Логотип
Яңалыклар

Танылган режиссер Владимир Меньшов вафат

Берничә буын яраткан «Москва слезам не верит» киносы режиссеры Владимир Меньшов вафат булды.


 Берничә буын яраткан «Москва слезам не верит» киносы  режиссеры Владимир Меньшов вафат булды.


Бүгенге иртә югалтулардан башланды. Иртән Камал театры артисты Хәлим Җәләлов, бераз соңрак Россия кинорежиссерының үлеме турында хәбәр иттеләр. Икесе дә бер буын кешеләре, бер эпохада иҗат итүчеләр. 


Владимир Меньшов һәм аның хатыны танылган актриса Вера Алентова  коронавирус белән авырып хастаханәгә эләккән иде.  81 яшьлек режиссер әлеге авыруны башта җиңелчә генә кичерә, әмма соңрак хәле авырлаша. Аны хастаханәгә салып, ясалма сулыш алдыру аппартына тоташтыралар.  Бүген иртән 9:30 да табиблар пацентның үлемен хәбәр иттеләр.  Вера Алентова хастаханәдән әле чыкмаган.


Владимир Меньшов 1939  елда Бакуда туа. МХАТ мәктәп-студиясен тәмамлаган актер-режиссерның йөздән артык рольләре бар.  Режиссер буларак иң популяр филмьнары «Любовь и голуби» һәм «Москва слезам не верит». Соңгысы «Чит телдәге иң яхшы кино» номинациясендә  «Оскар» ала.

Фото: РИА НОВОСТИ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар