Логотип
Яңалыклар

Тагын авыр хәбәр...

Бүген иртән авыр хәбәр килеп иреште... Татарстанның халык артисты, юмор остасы, озак еллар Г.Камал театры артисты булып эшләгән Рәшит Шамкай вафат.

Бүген иртән авыр хәбәр килеп иреште... Татарстанның халык артисты, юмор остасы, озак еллар Г.Камал театры артисты булып эшләгән Рәшит Шамкай вафат.

Рәшит абый халкыбыз күңеленә кызыклы рольләре, үткен сүзләре, мәзәкләре, комик рольләре аша үтеп кергән шәхес. 

"Ат карагы" спектаклендәге Гыйльметдин роле, "Хуҗа Насретдин"дәге Дәрвиш, "Казан егетләре" спектаклендәге Мөбарәк образларын тамашачы һәрвакыт яратып кабул итә иде.

Рәшит абый  хатыны Суфия ханымның туган авылы - Арча районы Түбән Ор авылында җирләнде. Авыр туфрагың җиңел булсын, Рәшит абый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар