Логотип
Яңалыклар

Пенсионер карчык 40 млн акча урлаган

Баулы районыннан 68 яшьлек Мөнәвәр Саматова финанс пирамида төзегән. Бу инде аның беренче генә алдавы түгел.


Баулы районыннан 68 яшьлек Мөнәвәр Саматова финанс пирамида төзегән. Бу инде аның беренче генә алдавы түгел.


Mash-Telegram каналы язуынча, пенсионер карчык 40 гаиләне кәкре каенга терәп калдырган. Моннан 17 ел элек мондый төр караклык белән шөгыльләнеп җәзага тартылган инде ул. «Элемтә инвестицион компаниясе»нә охшаш финанс пирамида төзи.  Кешеләрдән һәм компанияләрдән  нефть компаниясе акцияләре җыя. Шул рәвешле  ярты миллиард сум акча туплый. 2008 елда суд «инвестор»ны колониягә озата. 


Дүрт ел рәшәткә артында утырып чыкканнан соң ул кабат бәхетен сынап карарга ниятли. Кайдандыр  аңа акчаларын ышанып тапшырган кешеләрне  табып, бурычын Казан үзәгеннән фатирлар белән түләргә вәгъдә итә. Моның өчен клиентларыннан 1–1,5 миллион  сум өстәмә акча түләргә кирәклеген әйтә. Бер алданганнар кабат алдана. «Финансист» «Ветхое жилье» дигән ялган фонд төзи. Имеш, ул авыллардан республика башкаласына күчәргә ярдәм итәчәк. Фондка керергә теләгәннәр акча түләргә тиеш була. Ул 40 млн сум акча җыеп, аның бер өлешен туздырырга өлгерә.

Пенсионерны кабат кулга алып, зур размерда караклык кылганы өчен җәзага тарталар. Аның хәзер зыян күрүчеләргә 20 млн сум акча кайтарасы бар. Якын алты елда Саматова  колониядә утырачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар