Логотип
Яңалыклар

Мәктәптә туклануга бәйле «кайнар элемтә» ачыла

Иртәгә, 2 февральдә, Татарстанда балаларны мәктәпләрдә кайнар аш белән тәэмин итү буенча  «кайнар элемтә» эшләячәк.

Иртәгә, 2 февральдә, Татарстанда балаларны мәктәпләрдә кайнар аш белән тәэмин итү буенча  «кайнар элемтә» эшләячәк.  Әлеге чараны депутат хатын-кызларның «Мәрхәмәт–Милосердие» берләшмәсе оештыра. Әти-әниләрнең сорауларына шушы берләшмә депутатлары һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппараты белгечләре җавап бирәчәк. 

«Хатын-кыз игътибары» дип аталган мондый «кайнар элемтә»ләр уздыру республикабызда инде бер гадәткә әверелде. Хатын-кыз депутатларга моңарчы да гаиләдә көч куллану, көнкүреш конфликтларын кисәтү, хатын-кыз сәламәтлеге, хатын-кызның эш урынында хокуклары бозылу һәм башка проблемалар белән мөрәҗәгать итүчеләр булган. Бер генә мөрәҗәгать тә җавапсыз калмаган. 
Балаларның мәктәптә туклануына бәйле сорауларны кабул итүче «кайнар элемтә» 2 февральдә иртәнге уннан кичке бишкә кадәр эшләячәк.
Телефон: 8 (843) 236-00-71; 8-9393-453-750.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар