Логотип
Яңалыклар

Хатын-кызларыбызның яклаучысы иде...

Тарихның асылын белгәннәр китә, кызганыч...

Тарихның асылын белгәннәр китә, кызганыч...

Күренекле тарихчы, хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче татар галимәсе, Ш. Мәрҗани премиясе лауреаты Бондюг кызы Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова кичә 83 яшендә бакыйлыкка күчте. Бүген аны туган җирендә – Менделеевск районы Бәзәкә авылында соңгы юлга озаталар.

Альта Мәхмүтова – XIX йөз ахыры – XX йөз татар тарихының күп яңа битләрен ачкан галимә ул. Революциягә кадәрге татар мәктәпләре, җәдидчелек, хатын-кызлар хәрәкәте, патша хөкүмәтенең милли сәясәте тарихы, татарның танылган хатын-кызлары тарихы... Аның «Вакыт инде, без дә торыйк...» дигән очерклар җыентыгы нәкъ менә хатын-кызлар хәрәкәте формалашуга багышланган. «Һәр тугрымда ким түгелбез ирләрдән без...» дигән бүлектә, мәсәлән, «Дөньяви белем юлында татар хатын-кызлары», «Гыйлем алсак, иң галимнәренә тиң без...», «Сорбоннада белем алган Сара» дигән мәкаләләре, "Нигә төшсә төшсен, куркып юлдан кайтмыйк" бүлегендә Буби кызлар мәдрәсәсе, Ләбибә Хөсәения, Фатиха Аитова турында язмалары бар. «Анда гали зат зур хатынлар бар...» бүлеге укучыларга Зөһрә Акчурина Гаспралы, Фатыйман-Фәридә, Мөхлиса Бубый, Маһруй Мозаффария кебек асыл кызларыбыз турында сөйли...

Альта Мәхмүтова үзе дә милләтебезнең гыйлемле һәм зыялы кызы иде...

Фото: https://tt.wikipedia.org/wiki

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар