Логотип
Яңалыклар

Камил хәзрәт Сәмигуллин кабат мөфти итеп сайланды

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Диния Нәзарәтенең чираттагы Корылтае булып узды.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең чираттагы Корылтае  булып узды. 
«Казан-Экспо» үзәгендә узган VIII корылтайга республикабызның шәһәр һәм районнарыннан 1500 имам җыелды. Корылтай эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты һәм чыгыш ясады. 
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтиятнең соңгы дүрт  елдагы эшчәнлеге өчен хисап тотты. 
Татарстан мөселманнары Камил хәзрәт Сәмигуллинны кабат мөфти вазыйфасына сайлады. 
«Имамнардан эшләрен намус белән башкарганнары һәм нәзарәткә яхшы терәк булганнары, миңа кабат республика мөфтие вазыйфасын ышандырганнары  өчен Аллаһ разый булсын! Россия мөфтиләре, фикердәшләрем, көрәштәшләремә дә Корылтай алдыннан катлаулы көннәрдә миңа җиткергән җылы сүзләре һәм киңәшләре өчен рәхмәт», – дип яза ул үзенең инстаграмындагы битенә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар