Логотип
Яңалыклар

Кабат атыш

Пермь Дәүләт милли тикшеренү университетына студент һөҗүм иткән.


Пермь Дәүләт милли  тикшеренү университетына студент һөҗүм иткән.


 Һөҗүм оештыручы 18 яшьлек студент Тимур Бекмансуров. Ул  үзенең социаль челтәрләрендә һөҗүм оештырырга нияләвен язган булган. Фикерләре башка колумбайнерларныкы кебек үк: аны беркем яратмый, ул әйләнә-тирәдәгеләрне, үзен  күралмый  һәм юкка чыгарырга тели.  Ул университетка   корал тотып бара һәм килеп керүгә үк ата башлый. «Студентлар икенче каттан тәрәзәдән сикергәннәр, аудиторияләрдә бикләнеп утырганнар»,– дип хәбәр итә «Mash» телеграм-каналы. Университетка барган вакытта ул урамда да кешеләргә аткан дигән хәбәр дә бар.


 Беренчел мәгълүматларга караганда, һөҗүм вакытында 8 кеше үлә, 19 кеше тән җәрәхәтләре ала. Утлы коралдан атучыны кулга алганнар. Ул юридик факультетның беренче курсында укыган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар