Логотип
Яңалыклар

Газ белән сак бул!

Россиянең төрле шәһәрләрендә газ белән бәйле фаҗигаләр килеп чыкканнан соң, быел газ җиһазларын һәм төтен морҗаларын тикшерү эшенә җентекләбрәк керештеләр.

Бу яңалык Татарстанга кагылмый анысы, чөнки бездә газ плитәләрен, газ казаннарын болай да елга бер килеп тикшереп китәләр иде. Россиядәге гамәлдәге законнар буенча, моңа кадәр 3 елга бер тикшерү каралган булган, быелдан соң ел саен тикшерәчәкләр.

Газ белән эш иткәндә җиһазларның төзек булмавы куркыныч тудырса да, үлем белән бәйле фаҗигаләр күбрәк төтен морҗаларының эшләмәве, өйгә сөрем газы таралу белән бәйле. Андый очраклар газ белән бәйле хәлләрнең 70 процентында күзәтелә икән. Шушы елның 3 аенда гына да сөрем газы белән агулануның 39 очрагы теркәлгән.

Газ колонкасы куелган күп фатирлы йортларда һава суыру тишекләрен томалау яки плитә өстенә урнаштырылган суыргычны шушы тишеккә ялгау сөрем газының морҗадан китмичә, фатирга чыгуына китерә ди белгечләр. Сөрем газының исе юк, һәм ул артык күпкә китсә, кеше аңын югалта, баш мие эшләүдән туктый.

Дөрес янганда газ зәңгәрсу-шәмәхә төстә, тавышсыз һәм өскә үрләми яна. Әгәр дә газ саргылт-кызыл төскә кереп, өскә үрләп, сөремләнеп яна икән, димәк, ул тулысынча янып бетми, сөрем газын чыгара. Газ тулысынча янып бетсен өчен, өйгә саф һава кереп торуы кирәк.

Комфорт белән яшисебез килә икән, билгеле бер таләпләрне үтәү таләп ителә. Үзбелдекләнеп, газ җиһазларын рәтләү, алыштыру зур фаҗигаләргә китерүен беләнбез. Җаваплылык үз гаиләбез алдында гына түгел, күршеләребез алдында да бит.

 

Газ белән бәйле сорауларыгыз булса: «Газпром трансгаз Казань» оешмасының халык һәм вакытлы матбугат белән эшләү бүлеге телефоны: 8 (843) 273-26-23; 221-32-31;

сайт адресы: kazan-tr.gazprom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар