Логотип
Яңалыклар

Диктант язабызмы?

3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр алтынчы халыкара «Зур этнографик диктант» мәгърифәтчелек акциясе узачак.

3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр алтынчы халыкара «Зур этнографик диктант» мәгърифәтчелек акциясе узачак. Ул, гадәттәгечә, Халыклар  бердәмлеге көненә багышланып, онлайн-форматта www.miretno.ru сайтында уздырылачак. 
Диктантны Россиядә яшәүче һәркем яза ала. Текстлар рус, инглиз, испан, кытай телләрендә булачак. Биремнәр 3 ноябрь көнне Зур этнографик диктантның рәсми сайтында куелачак. Беренче 20 сорау – диктантның гомумфедераль өлеше, икенче өлеше Россиянең һәр субъекты өчен уникаль булачак. 
Барлык биремнәрне дөрес эшләгән очракта 100 балл җыярга мөмкин. Диктант язу вакыты – 45 минут. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар