Логотип
Яңалыклар

«Болгар радиосы» картлар йортында

Май башында "Болгар радиосы" хәйрия акциясен игълан итте. Һәрбер теләгән кеше картлар йортында тәрбияләнүче әби-бабайларга гигиена кирәк-яракларын, бүләкләр алып килә алды. Бу көннәрдә радио хезмәткәрләре Буа, Апас, Тәтеш җирлегенда урнакашн картлар йортына барып кайтты. 

Өлкәннәр радио хезмәткәрләрен шатлыклы күз яшьләре белән каршы алды. Радио исеменнән әлеге җирлеккә "Болгар радиосы" алып баручысы Дилбәр Фәиз, программа директоры Резедә Нигъмәтуллина һәм "Яңалыклар" хезмәте җитәкчесе Айнур Әхмәтов барды.
Мондый акцияне «Болгар радиосы» дүртенче тапкыр оештыра. «Моңа кадәр балалар йортына, акылга зәгыйфьләр дәваханәсенә йөри идек. Быел картлар йортына барырга булдык. Күбесе балалары булып та картлар йортында тәрбияләнә. Бу күңелне әрнетә торган күренеш. Монда тәрбияләнүче һәр кеше үз язмышын сөйләргә ашыкты. Елый-елый хатирәләре белән бүлеште. Үзебез дә күз яшьләрен тыя алмадык... . Яшәү шартларына килгәндә, әлбәттә алар барысы да яхшы, дип сөйли. Тик аларның күзләре сагыну, үпкә, сагыш белән тулы иде. Шунысы йөрәкне әрнетә ", – ди Дилбәр Фәиз.

Радиотыңлаучылар китергән бүләкләрен әби-бабайларның кулына тапшыруны сораганнар. Әлеге үтенечне үтәп һәр өлкәнгә бүләкләр өләшкәннәр. Картлар язмышларына битараф калмаган һәркемгә олы рәхмәтен белдерде.
 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар