Логотип
Яңалыклар

Әбиләр чуагын сагынган идегезме?

Килми инде дип кул селтәгән идегезме? Килә икән бит!

Килми инде дип кул селтәгән идегезме? Килә икән бит!

 

Салкын,  яңгырлы сентябрьнең дә безне сөендерәсе көннәре бар икән әле. Алдагы атна уртасыннан, соңарып булса да, әбиләр чуагы башлана - чын алтын көз тантана итәчәк! Синоптиклар коры кояшлы көннәр, алтын сары яфраклар, зәңгәр һавалар белән ымсындыра. Табигатьнең иң матур чагы көтә безне. Яңгырлар тукталып торуның сәбәбе - Татарстан аша антициклон уза икән. Атмосфера басымы күтәрелә, ә температура нормадан артмый. Болар хакында КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итә. Табигатьнең алтын көз дип аталган шушы кыска гомерле мәленә сокланып калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар