Логотип
Яңалыклар

Без – җиңүче!

Күптән түгел «Иң күп укучы төбәк – 2023» Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды.

 Россия китап берлеге аны Россия Федерациясенең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән бергә үткәреп килә. Һәм менә быел конкурсның җиңүчесе һәм «Россиянең әдәби флагманы» дип Татарстан Республикасын атадылар. Бу җиңү белән бергә Татарстан 2024 елда фестиваль-форумны үзендә уздыру мөмкинлегенә дә ия булды. 

Татарстанга бу җиңүне исә Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе оештырган проект алып килде. Проект кысаларында язучылар белән күпләгән әдәби очрашулар уза, яшь укучыларга китапларны балалар учреждениеләрендә, шәһәрнең төрле киңлекләрендә бирү оештырыла. «Күчмә китапханә» уздырган чараларга 165 мең мәктәп укучысы җәлеп ителгән. 

Китап уку безнең төбәктә менә шундый яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Басма китап белән кызыксынучылар көннән-көн арта. Бу, әлбәттә, барыбыз өчен дә зур горурлык!

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар