Логотип
Яңалыклар

Архангельск өлкәсе хатын-кызлар депутатлар – шаһит

Архангельск өлкәсе хатын-кызлар депутатлар палатасы әгъзалары Татарстанга эш визиты белән килде. Кунаклар «Казан» Гаилә үзәгендә булды. Алар күз алдында башкалада яңа гаилә туды һәм яңа туган казанлыга документ тапшырылды.


Айсылу һәм Тимур Гыйльмановлар гаилә төзергә матур дата сайлаган. 2024 елның дүртенче аеның дүртенче көне. Аларны әниләре таныштырган. Бер ел очрашып йөргәннән соң яшьләр чәчләрен чәчкә бәйләргә булганнар. Айсылу классик туй күлмәге түгел, ап-ак никах күлмәгеннән. Мондый күлмәктән ЗАГСка килүен кәләш милли традицияләргә хөрмәт йөзеннән кигәнен әйтте. Яшьләр – дини кануннарны да саклап яшәүчеләр. Алар инде никах укыткан. Айсылу белән Тимурның гаиләләрен теркәүне дә милли йолаларны искә тотып уздырдылар. Архангельск өлкәсеннән килгән кунакларга хәтта килен төшерү йоласын да күрсәттеләр. Яшь парларны Дәүләт Думасы депутатлары – Гаиләне яклау, ата-ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Елена Вторыгина һәм профильле комитет әгъзасы Татьяна Ларионова котлады. Татьяна Ларионова яшьләргә кайсы районга телиләр, шунда экскурсия оештырырга вәгъдә бирсә, Архангельск кунагы үзләрендә көтеп калуларын әйтте. 


25 мартта Хисамовлар гаиләсендә өченче малай туа. Ләйсән белән Марсның олы уллары Сәмиргә 4 яшь тула, икенче уллары Салихка ике яшь. «Яшь чактан ук зур гаилә турында хыяллана идем. Аллаһы Тәгалә кемнәрне бирде, шуңа риза булдык», – ди әни кеше. Әтиләре исә дүртенчегә кыз алып кайтабыз, ди. «Һәр туган бала үз ризыгы белән туа ул, ди алар. Татьяна Ларионова исә халыкта булган гыйбарәне искә алып, аларга дүрт малай һәм бер кыз теләде. Депутатлар яңа туган Россия гражданинны котлап бүләкләр тапшырды. 
 

 


25 мартта Хисамовлар гаиләсендә өченче малай туа. Ләйсән белән Марсның олы уллары Сәмиргә 4 яшь тула, икенче уллары Салихка ике яшь. «Яшь чактан ук зур гаилә турында хыяллана идем. Аллаһы Тәгалә кемнәрне бирде, шуңа риза булдык», – ди әни кеше. Әтиләре исә дүртенчегә кыз алып кайтабыз, ди. «Һәр туган бала үз ризыгы белән туа ул, диләр алар. Татьяна Ларионова исә халыкта булган гыйбарәне искә алып, аларга дүрт малай һәм бер кыз теләде. Депутатлар яңа туган Россия гражданин котлап бүләкләр тапшырды. 
Фото: Анна Арахамия 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар