Логотип
Яңалыклар

«Ак роза» күргәзмәсе

Халыкара фашизмга каршы көнне Казанда антифашистлар хәрәкәтенә багышланган «Ак роза» күргәзмәсе ачылачак.

Халыкара фашизмга каршы көнне Казанда антифашистлар хәрәкәтенә багышланган «Ак роза» күргәзмәсе ачылачак.

«Ак роза» күргәзмәсе Германиядә Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында фашизмга каршы көрәшкән студентлар батырлыгын күрсәтәчәк. Экспозициянең авторлары Мюнхен вакыйгалары турында һәм Муса Җәлил турында да сөйләячәк. «Ак роза» активисты Александр Шморель Муса Җәлиль кебек фашистлар тарафыннан үлемгә хөкем ителгән.

«Ак роза» хәрәкәте тарихы якты һәм бик кыска булган.

Экспозиция немец һәм рус телләрендә эшләнгән. Монда Өченче рейх оешкан елларда Германия яшьләренең хәрәкәтләре, төркемнең төп катнашучыларының язмышы, өч студент-антифашистның Көнчыгыш фронтта булуы, «Ак роза» эше һәм немец юстициясе турында мәгълүмат тупланган.

«Белая роза» күргәзмәсе Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Смоленскида, Брянскида, Омскида, Иркутскида һәм башка шәһәрләрдә инде булып кайтты. 9 ноябрьдә – Халыкара фашизмга каршы көнне һәм Россиядә Германия елы үтүне истә тотып, экспозиция Казанда ачылачак.

Оештыручылар: «Ак роза» фонды (Мюнхен шәһәре), «Евразия» (Оренбург шәһәре) һәм «Счастливые истории» (Казан шәһәре) хәйрия фондлары, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе.
 
«Евразия» фонды директоры Игорь Храмов Муса Җәлилнең легендар «Моабит дәфтәрләре» китабын тәкъдим итү белән күргәзмә ачылышында чыгыш ясаячак. Шулай ук җыелучыларга «Подпольщики. В логове зверя» фильмы күрсәтеләчәк.

Чара 10:30, 9 ноябрь көнне Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә (Пушкин ур., 86 нчы йортында) узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар