Логотип
Икенче ашлар

Шартан әзерлибезме?


Шартан – чуаш халкыының милли ризыгы. Итле ризык. Озак пешә, әмма озак саклана да. Салкын көйгә дә, кайнар көйгә дә бик тәмле. Элегрәк аны мичтә пешерә торган булганнар, хәзер, билгеле инде, газ мичендә генә пешерелә.

Кирәк:

бәрәннең ашказаны – 500 г;

бәрән ите – 2 кг (бәрән ите урынына сыер ите дә ярый);

сарымсак – 10 г;

дәвнә яфрагы (лавр);

тәменчә тоз-борчы.

 

Эш барышы:

Бәрәннең ашказанын юып, эчен тышка әйләндерәләр, тагын яхшылап юалар. Аннары кайнар суда пешекләп, лайласын кыралар, тагын яхшылап чайкыйлар (хәер, авыл кешесе моны ничек эшләргә икәнен болай да яхшы белә).

Итне зур булмаган кисәкләргә турап, вакланган сарымсак, тоз-борыч, дәфнә яфрагы салып, яхшылап болгаталар.

Әзер ашказанына шушы итне тыгызлап тутыралар да, авызын шпагат җебе белән ныгытып бәйләп куялар. Ул туп кебек түгәрәк, тыгыз булсын.

Тышкы яктан яхшылап тоз ышкыйлар, бәйләнгән авызын аска каратып, табага салалар да, 3-4 сәгать буена 280 градустагы мичтә пешерәләр. Шартанның тышкы ягы кызара һәм табага агып чыккан шулпасы кайнап бетә.

Аннан температураны 150 градус кына калдырып, тагын 10-12 сәгать буе пешерәләр.

Инде шартан әзер. Аны кайнар килеш тә, салкын килеш тә табынга бирергә мөмкин.

 

Әгәр дә инде озаграк саклыйсы булсагыз, шартанны кабат мичкә тыгып, башта 1,5 сәгать, аннары тагын суытып (ләкин суыткычта түгел), янә 1 сәгать пешерергә кирәк. Менә шушылай пешкән шартан салкынча урында бозылмыйча бик озак саклана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар