Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Җандаш. № 2.

Башы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/tvorchestvo-chitateley/?id=4848

Бүген район үзәгендә сабантуй. Иртәнге ун тулып китүгә дүртәүләшеп шунда киттеләр. Тамаша  башланганчы  балаларына тау итәгендә  урнашкан юрталарны күрсәтеп чыгарга булдылар. Шул таба китеп кенә баралар иде,   гармун тарта-тарта каршысына килүче таныш йөзне  күреп, Гөлсирин шып туктап калды.  
— О-о-о, кемне күрәм? Гөлсиринкәем, синме бу? Болары кемнәр, синекеләрме?
— Минекеләр, Йөзбикә апа, минекеләр: ирем Илнар, кызым Илнара, улым Азамат.
— И-и-и, бәләкәчләрең үсеп беткәннәр икән инде.
—Бала-чага тиз үсә бит инде ул Йөзбикә апа. Син дә маладис, әнә, сабантуйга ямь өстәп йөрисең. Гармуныңның тавышын әллә каян ук танып алдым.
— Үземне белә-белгәннән бирле сабантуйга килми калганым булмады минем. Безнең колхозның юртасына кергән  кунакларның һәммәсен  гармун уйнап каршы алу белән грамун уйнап озату гомер буе минем өстә булды.  Мин шул фәләнешәр сәгать буе гармун тартып, кеше күңеле күреп торганга була безнең колхозның юртасы ел да  беренче урын ала бит инде ул. Үәйт. Йөзбикә булмаса,  шиш алырлар иде беренчелекне, — диде дә Йөзбикә, уң кулының баш бармагын  янәшәсендә торганнары арасыннан чыгарып күрсәтте.
— Йөзбикә апа,  костюмың бигрәк килешле. Әллә клубыгызга яңа костюмнар кайтардылармы?  
 — Кайтардылар ди  сиңа!.  Үз акчама тектердем. Узган җәйдә Дүртөйлегә ерак кына бер кәрдәшемнең улының туена барган идем. Чын мари туе ясап шаккаттырдылар бит болар мин сиңа әйтим. Соңгарак калып туй мәҗлесенә барып керсәм, кәләш белән  кияү күзнең явын алырлык мари милли киемнәреннән түр башында утыралар. Кәләшенекен кем белсен, кияү егетенең милли киеменә күз кызыкты бит малай. Кайда тектергәнен ничекләр генә сорарга икән дип, чак түзеп утырдым. Мәҗлестән соң, җаен туры китереп, кияү егетеннән сорадым. Аннан костюмын кәләшенең апасы тегеп биргәнлеген, аның да шушы туй мәҗлесенә кайтканлыгын  белдем. И сөендем тегүченең дә туйга кайтканлыгын белгәч. Шундук янына барып теләгемне әйттем. Үлчәмнәремне алып китте дә, унбиш көн дигәндә тегеп тә җибәрде. “Йошкар-Ола-Уфа”  автобусыннан үзем чыгып алдым. Алты меңгә үк төште малай. Төшсә ни, авылда аны алты  меңгә түгел, уналты меңгә дә тегеп бирүче юк. Акча — пүчтәк бит ул,  вак мәсьәлә,  ә күлмәк — гомерлек. Түшендәге чигүләрен кара син аның, чигүләрен. Шыр ефәктән генә чигелгән бит. Оста булгач, үзебезнең мари орнаментларын кара ничек килешле итеп чиккән. Күлмәкне беренче тапкыр кигәч, саласы да килмәде малай. Киттем чыгып урам әйләнергә. Каршыга очраган берсе:”Зерә дә шәп булган бит күлмәгең. Эссе тәнеңдә тузсын инде!” дип тел шартлаттылар. Үземә дә ошады бу күлмәгем.  “Яшем җитмеш бишкә җитеп бара. Үлә-нитә калсам,  шушы күлмәктә җирләрсез”, — дип туган-тумачага да, күрше-күләнгә дә алдан ук әйтеп куйдым.
— Кая әле үләргә сиңа, Йөзбикә апа,  гармуныңда уйнарга да уйнарга әле. Гармун уйнап  күңелләрне ачарга.
— Сиксәнне куганда гармун тартып йөреп булмас инде апакаччаем.
— Һи—и,  Йөзбикә апа, син дә уйнамагач,  кем уйнар соң ул гармунда? Яшьләргә хәзер гармун бар ни дә, юк ни...

Бу сөйләшү  Гөлсирин  белән Йөзбикәнең икесенә генә  кызык булганлыктан, улы түзмәде:
— Әни,  әйдә анау карусельдә әйләнәбез, — дип кулыннан тарткалый башлады.
— Ярар, сезне  тоткарламыйм.  Кара әле, Гөлсирин,  минем турдагы мәкалә басылган артык гәзитең юкмы ул синең?  Артыгы булса, почта белән җибәр әле шуны.   Иван дус укырга дип алып киткән иде,  Маринасы  кемгәдер шуның белән әйбер төреп җибәргән кәһарең. Истәлеккә берәр гәзит калсын иде димен.
— Ярар,  Йөзбикә апа, карармын,  я почта белән  салырмын, я китереп китәрмен. Сабантуйлар күңелле узсын,  быел да беренче урын алырга язсын, — дип,  Йөзбикә апасы белән саубуллашып, ире белән балалары артыннан атлады Гөлсирин.
 
* * *
Теге чакны күңеле булсын өчен генә “Ярар,  алма вакытында килермен”,  дип киткән  иде, инде менә Йөзбикә апасы  алмага  чакырып та ята. Алтынга тиң  вакыт жәлрәк тә соң инде жәллеккә. Бармасаң да бер кыен. Олы кешенең күңеле кителүе бар. Шулай уйлап, күчтәнәчкә бер кап чәй белән җиләк кайнатмасы алып,  Гөлсирин машинасына чыгып утырды.
Төптәнрәк уйлап карасаң,  кем инде  ул аңа Йөзбикә: якын кешесеме, туганымы, авылдашымы? Берсе дә түгел. Ә кем соң алай булгач?  Җандашымы? Нәкъ шулай: җандашы — җанына якын кешесе ич ул аның!
Тыштан караганда бик аралашучанга охшаса да,  Гөлсириннең күңеле дә  мең йозакка бикләнгән. Ул  йозаклар бик сирәкләргә — ачкычын таба белгәннәргә  генә ачыла. Кызык, кайсы ягы белән Йөзбикә апасы аның күңеленә ачкыч  таба алды икән?  Беркатлылыгы,  ихласлыгы, гадилеге беләнме?  Шулайдыр. Башкалар кебек ясалма — алдыңда бер, артыңда икенче төрле булмавы беләндер. Гөлсириннең күңеле нәкъ шундый кешеләрне генә кабул итә дә инде.
Көчле беләкле, назлы йөрәкле Йөзбикә  апасы күз алдына килеп басуга Гөлсирин  үзалдына елмаеп куйды. Җандашы белән очрашу мизгеле аның үзенең күңелен дә язгы кояш нурларыдай иркәләп җылыта башлаган иде инде.
 
* * *
Йөзбикә Гөлсиринне  капка төбенә үк чыгып каршы алды һәм туп-туры алма бакчасына алып кереп китте. Гөлсирин җирдә — яшел чирәм өстендә тәгәрәшеп яткан кып-кызыл алмаларны күреп аһ итте.
Йөзбиккә апасы шундук  каршына дүрт чиләк алма китереп утыртты.
—  Боларын ындыр артындагы алмагачтан  үзем җыйдым. Ә монысын — йорт кырындагысын сиңа калдырдым. Җыеп рәхәтлән әйдә, диде дә: — Мә әле, апаем,  ашап кара әле Йөзбикә апаңның алмасын, — дип Гөлсирингә,  җирдән сайлап алып,  бер кып-кызыл алманы тоттырды. —  Кырык биш ел  элек әнкәй утырткан алмагачлар  болар. Алмадан кайнатма белән  сут эшләп  мәш килә иде әнкәй җаным. Мин генә аның ише эшләрне яратып бетермим. Әле дә ярый  изге күңелле күршеләр бар. Алар эшләп кертә кайнатма белән сутны. Бушка түгел инде түгелен. Мин үзем, мәсәлән, акча түлим дисәләр дә моның ише эшләрне эшли алмыйм.  Натурам андый түгел. Яшьрәк чакта апаның чигү чигәргә өйрәтеп җәфалаганы да  бик җиткән миңа. Апаны тыңлыйм дип, чигү чиккән булып утырып, менә бу бармакларымны энә белән аз чәнечмәдем мин. “Чигү чигәр өчен яратылган мени инде минем  менә бу бүрәнә юанлыгындагы бармаклар. Җәфалама инде апакаем, зинаһарлар өчен. Чигәсең килә икән — үзең чик, миңа тия күрмә”, —  дип зар елагач кына чак туктады апа. Башка бу эшкә кыстамады, —  дип алма җыйган арада  Ташкентта яшәүче апасын  исенә төшереп алды Йөзбикә.
 Шулчак койма ярыгыннан күршесе башын тыкты да:
— Мо, Юзбика , поен пытенат? Таатар-влаклан олмам шалатет?
— Уке мутым ит ойло, Маруся! Тудо мыйын йолташем, лишыл йолташем, умылышыч?!
- Ончыза тудым, сай йолташым муен....  
(Тәрҗемәсе:Нәрсә, Йөзбикә,  баеп киттеңмени? Татарларга алма таратасың?
— Таратса ни,  анда синең ни эшең бар? Дус бит ул минем,  якын дус, белдеңме?
 — Харап икән. Әйттем исә кайттым, —  дип китеп барды да, бераздан тагын әйләнеп килде һәм:
—  Йөзбикә,  кирәк булса, минекен дә җыегыз. Барыбер әрәм булып кына ята, —  диде.
— Үзебезнеке дә бик җиткән, —  диде Йөзбикә бая әйткән сүзеңә дә хәтерем  калды әле дигәнне белдереп.)

Сөйләшә-сөйләшә ике капчык алма җыйдылар Йөзбикә белән Гөлсирин. Чыгып киткәндә Йөзбикә коймага таба ымлап: — Мактанып та  алыйм әле. Быел зерә дә күп эш эшләп ташладым бит әле. Менә бу коймаларны да үзем койдым, аламагачны да үзем кәртәләп алдым, бер машина утынны да ярып өйдем, —  диеп куйды.
“Нишләмәк кирәк, ялгыз башы булгач,  бөтенесен дә үзенә эшләргә туры килә инде”,  дип уйлап куйды Гөлсирин эченнән генә. Нәкъ шул чакта кылт итеп исенә төште. Бәй, алып килгән күчтәнәчләрен Йөзбикә апасына бирергә оныткан  икән ләбаса ул.
— Мәле, менә бу күчтинҗәләрне  өеңә кертеп куй әле, Йөзбикә апа. Мин кайтыйм инде, алманы да эшкәртәсе бар, — дия башлаган иде, Йөзбикә апасы:
— Өйгә  керәбез әле. Чәй эчермичә кайтарып җибәрмим, — диде.
 Өйгә керде дә, аһ итте Гөлсирин.  Теге килүендә өендәге тәртип болай ук түгел,  фотога төшергәндә  күлмәк белән чалбарын да шкафтагы кием боткасыннан чак эзләп тапкан иде. Ә бүген бар җирдә пөхтәлек-чисталык.

Гөлсириннең шаккатып өй эчен күзәтеп торуын Йөзбикә дә сизеп алды:
— Әйтсәм әйтим инде, син киләсе булгач Унабикәдән җыештырттым өйне. Акча биреп эшләттем. Акча биргәнне кем яратмый инде: идәнне дә ялт итеп юып чыкты, шкаф эчен дә тәртипкә китерде. Ялгызым гына  яшәсәм дә, өйне бик тәртипт тота алмыйм шул. Ярый әле  Унабикә бар дөньяны тазартып чыгарга, —  дип Йөзбикә куе итеп сөтле чәй ясап бирде:
— Курыкмый эч. Сөте үземнең  кәҗәнеке, —  дип өстәп куярга да онытмады. Кәҗә сөтенең файдалы икәнлеген белә, бик белә  Гөлсирин. Үзенең дә кәҗә алырга уе бар барлыгын. Тик ирен генә ризалата алмый. Ә Йөзбикә апа, маладис, кәҗә тота. 75 яшькә кадәр нык булуының сере дә шунда — кәҗә сөте эчүдә түгел микән әле?
— Нәрсә, барабызмы камырлыкка,  вакыт ягың ничек? — дип сорады Йөзбикә чәй эчкән арада.
- Вакыт бар инде ул барлыгын: ир — эштә,  балалар әнидә.
- Шулай булгач, әйдә, киттек.
Машина янына чыксалар, алмалы ике чиләк тора. Кем китерде икән?
—  Марусядыр. Бая әйткән сүзләре өчен кыенсынып китергәндер. Башта — әйтә,  соңыннан гына уйлый торган бер начар гадәте бар инде аның. Ал, әйдә, ал. Ризыктан өстен булма. Иртәгә ял, эшкәртерсең әле.  
 
* * *
Авылны чыгуга уңга борылырга кушты Йөзбикә. Уң якта —  калын урман ышыгында күл җәйрәп ята. “Йөзбикә апаның балык кармаклый торган күле шушымы икән?”  дип уйлап та өлгермәде Гөлсирин, юлдашы:  
— Балык шәп чиртә монда, — дип күлдән карашын алмыйча гына әйтеп куйды.
— Балык та тотасызмыни? —  дип кызыксынды Гөлсирин килешли мари карты белән сөйләшкәнен Йөзбикә апасына әйтмичә генә.
— Тотмый буладимени? Көн дә иртән барам. Иртән зерә дә шәп чиртә бит ул балык.
— Ул кадәр балыкны нишләтәсез  инде, Йөзбикә апа?
— Һи-и-и, сөйләп торган буласың тагы? Балыкка хуҗа табылмый димени? Беразын —  кыздырам,  беразын — киптерергә куям, беразын күршелергә кертәм. Табан балагы тәмле була бит ул.  “Мәгез, кызыдырып ашагыз”дип кертеп бирсәң, берсе дә “кирәкми” дип тормый. Аз-маз гына күчтәнәче дә эләгә шунда. Тукта, кая барарсың? Менә монда — сулга борылырга кирәк бит.
 Алар сулга борылып кереп киттеләр дә, басу юлы буйлап, ерактан күкселләнеп күренеп торган әрәмәлеккә таба юл тоттылар.
— Эх, ямьле дә вакыт инде байткә, — диде Йөзбикә апа уңышы җыелган басулардан карашын алалмыйча. Аннары бераз уйланып барды да дәвам итте: — Шушы басуларда үтте бит инде минем гомер, шушында яшьлегем үтте, их! Эштән туктаганыма ике дистә елдан артык вакыт үтте инде минем. Үтүен үтте, тик әле дә басу ягында трактор гүләгән тавышны ишетсәм, күңелләрем җилкенеп куя. Андый чакларда түзмим, басу ягына карый чыгып китәм. Шунда барып,  сәгатьләр буена трактор тавышын тыңлап кайтам. Авылдашларым да беләләр инде  бу гадәтемне. Иртән торып  урамга чыксам,  “Балыкка киттеңме, трактор тавышы  тыңларгамы?” — дип шаярткан булалар. Эх, бар иде бит яшь чаклар, яшь чаклар,  җиләк чаклар! И-и-их!  Менә, килеп тә җиттек, —  диде Йөзбикә бер чокырлы урынга барып чыгуга. Аннары машинадан төште дә,  ике кулын кош канаты кебек җәеп:
—  Сау гынамы,  басукаем? Менә килдем сиңа тагын.  Көттеңме тугры дустыңны-Йөзбикәңне? — дип сорады.
Басу аңа берни дип тә  җавап бирмәде. Бары тук башаклар гына: “Без дә көттек. Килдеңме?” дигәндәй талгын җил уңаена җай гына тибрәлеп куйдылар. Йөзбикә түзмәде, күкрәк түреннән чыккан калын тавышы белән басуны яңгыратып җырлап җибәрде:
Ерактан яшел күренә
Уҗым басукайлары.
Тал тибрәткән былбыл кебек
 Аяк басукайлары. Их-ма-а!
— Йөзбикә апа, туктама, әйдә, тагын берне генә җырла инде.
- Биек тауга менәр өчен
Дагалы атлар кирәк.
Гомер юлын узар өчен
Шәпдин-шәп дуслар кебек!

Гөлсирин үзалдына елмаеп куйды, бу җырны Йөзбикә апасы фәкать аңа багышлап кына җырлаганын ул  сизеп-белеп тора иде.
Йөзбикә җырлап бетерде дә:
— Булды, җитте. “Тагын җырла” дип авызыңны да ачма. Җыр җырларга түгел, камырлык җыярга килдек: шуны онытма. Менә шушында — куш наратлар үскән җирдә генә булырга тиеш  камырлык агачлары. Ялга туктаган чакларда гел шушында камырлыктан авыз итәргә төшә идем. Чак кына астарак — чокыр эчендәрәк ул. Әйдә,  шунда таба төшеп карыйк әле. Ияр минем арттан!
Әйтергә дә оят инде, шушы яшенә җитеп камырлык җыйганы юк иде Гөлсириннең. Быел да җыясы түгел иде. Узган көздә бер спортчыдан интервью алганда: “Сез үз яшегезгә караганда бик яшь күренәсез? Нәрсәдә икән моның сере?” — дип сорыйсы итте. “Спорт белән шөгыльләнүдә һәм камырлык төнәтмәсе эчүдә” дип җаваплады әңгәмәдәше. Шул сүз кереп калды бит күңеленә. Шуңа  быел үзе дә камырлык җыеп карыйсы итте.  Бәхетенә менә камырлыгы да табылды. Йөзбикә апасына рәхмәт инде. Кара инде әнә, якын туганына ярдәм иткәндәй, ничек тырышып йөри.
— Җый менә шушыннан. Берсен дә калдырмый җыйсаң —  хәзер тулар чиләгең. Мин анау башкарак — Кырынтау буенарак барып килим әле. Шул тауда элек бер камырлык агачы үсә иде. Тапсам, сызгырырмын яме. Эндәшү белән килерсең, —  диде дә, як-ягына карана-карана, кырынаеп торган тау ягына таба атлады. Шуннан кисәк кенә борылды да:
— Берүзең генә курыкмыйсыңдыр бит? — дип сорады.
Балтачта яшәгән бер ахирәте безнең урманнарда аюлар күренә башлады,  дип сөйләп торса да, безнең якларда  да андый җәнлекләр юкмы  икән дип бераз шикләнсә дә, бу хакта Йөзбикә апасына әйтеп тормаска булды Гөлсирин:
— Юк, юк курыкмыйм. Берәр нәрсә килеп чыкса монау агач башына  менәм дә китәм, — дип шаяртып җавап бирде.
Бик ырамлы эш икән ләса бу камырлык җыю дигәннәре. Күз тимәен, кызылт-коба төстәге камырлыклар  бик эреләр.. Пешүләре дә җиткән. Кулда сытылып-изелеп торалар. Тик менә энәләре генә казалып, кулны авырттыралар. Анысына гына түзәргә була. Аның каравы, кыш буе камырлык төнәтмәсе эчеп рәхәтләнәчәкләр һәм бер дә чирләмәячәкләр! Шулай уйлап Гөлсирин камырлыкны тагын да кызуырак җыярга кереште.
— Ф-ю-ю-ю! Ф-ю-ю-ю!
Тукта, кош сайрыймы, әллә Йөзбикә апа сызгырып тавыш бирәме дип, Гөлсирин сагаеп калды. Тиз генә тирә-яктагы агачларга күз салды. Кош-фәлән күренмәгәч,  колагын тырпайтыбрак, тавыш килгән якка игътибарын юнәлтте.  Шулчак  Йөзбикә апасының:
— Фю-ю-ю-ю! Гөлсири-и-ин, кил монда, машинаң белән кил, камырлык агачы  таптым, — дип кычкырганы ишетелде.

Гөлсирин чиләген тутырып бетереп тормады, Йөзбикә апасы  чакырган урынга китте.
Кырын тау башында ялгызы гына үсеп утырган агачтан бер чиләк камырлык җыйдылар. Йөзбикәсе, җиләк-җимеш җыю эше минеке түгел дип,  агач кәүсәләрен иеп торды, Гөлсирин ашыга-ашыга җимешен җыйды. Сөйләшеп сүзләре бетмәде.

Рәхәт, бик тә рәхәт иде Гөлсирингә бу апа янында. Аның, “к“ хәрефен катырак итеп әйтеп, ара-тирә йомры-йомры сүзләр кыстырып татарча сөйләшүен  тыңлау үзе бер рәхәт иде.
—  Йөзбикә апа,  әрәмә кадәр әрәмәлеккә килеп бер җыр җырлап кайтып китмәсәң, язык булыр ул. Әллә тәвәккәллисеңме? —дип куйды Гөлсирин өченче чиләк камырлыгы тулып килгәндә.
- Кит, адәм көлер?
—  Нинди адәм заты булсын монда? Син дә,  мин генә бит Йөзбикә апа. Җырла инде, ә, ялындырма?
— И салпы якка салам кыстыра беләсең дә инде, туганкаем. Җырламас җирдән җырлардай итәсең —  дип, киң күкрәге белән иркен итеп тын алды да җырлап та җибәрде Йөзбикә:
Биек тауга менәр өчен
Дагалы атлар кирәк.
Гомер юлын узар өчен
Шәпдин-шәп дуслар кирәк.

- Әйдә, тагын берне Йөзбикә апа?
- Марича җырлыйммы соң?
- Давай, давай.

Изе каек, чэбэр каек
Люмит күзе калачы.
Толат гөнат, башке кает,
 Кунам тулот калачы.
— Хәзер  шуны татарчага да тәрҗемә итеп җырла инде. Ни турында җырлаганыңны   аңламадым бит.
— Бәләкәй чыпчык, матур чыпчык
Исемең ничек, әйт әле?
Гармун тартып яныбыздан
Тик бер генә үт әле...
Нәрсә, күңелең булдымы, кайтабызмы әле?
— Кайтырбыздыр инде, Йөзбикә  апа,  әнә бит кояш та баерга итә. Нәфсемә була җыйдым да җыюын, ничекләр генә эшкәртеп  бетерермен икән инде бу кадәр җиләк-җимешне?
 — Эшкәртерсең, эшкәртерсең, курыкма, яшь бит әле син. Яшь чакта эштән куркып торалар димени?
 
* * *
— Йөзбикә апа, әйт әле, тормыштан канәгатьме син? — дип сорады Гөлсирин басу юлы буйлап Красный Октябрьгә таба җилдергәндә.
— Канәгать булмыйча.  Пенсиям килеп тора, өем бер дигән,  сөйләшергә-серләшергә менә синең кебек дусларым-җандашларым бар.
Җандаш...  Кара әле, кара,  Йөзбикә  апасы да бая аның күңеленә килгән сүзне кабатлый түгелме соң? Шулай итә шул. Ул да Гөлсириннең үзенә җандаш икәнлеген тоя.
Шулай уйлап  үзалдына елмаеп куйды Гөлсирин. Рәхәт, бик рәхәт иде аңа бу мизгелдә. Җаны җылыда коена иде. Җир йөзендәге  бөтен кешеләр дә  Йөзбикә  апасы кебек  ихлас  һәм гади булып тоела иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар