Логотип
Татар гаиләсе

«Шоколад кирәкми, яңа китап алып кайт...»

Әнием, миңа китап йә «Ялкын» журналы алып кайтырга онытма, яме. Ә Дилиягә – «Салават күпере»... 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Әгерҗедә яшәүче Закировлар гаиләсе)

Әнием, миңа китап йә «Ялкын» журналы алып кайтырга онытма, яме. Ә Дилиягә – «Салават күпере»... 

17 яшьлек улы Илнар әнисен иртән эшкә әнә шулай дип озата.

Бәләкәй чакта да эшкә йә Ижауга җыена башласам, Илнарым да, Дилиям дә, башка сабыйлар кебек, яңа уенчык йә шоколад түгел, татарча яңа китап алып кайт диләр иде, – ди Әгерҗедә яшәүче Резидә Закирова.

Аптырап калмадыгызмы? 

«Балалар хәзер китап укымый, планшеттан, телефоннан аерып булмый», дип зарланган заманда, шәһәрдә шулай татар китабын «егылып» укучы балалар бармы әле диярсез. Бар икән, бар, җәмәгать...

Китап уку гаиләбезнең «чире» инде ул. Үзем дә, балаларым да һәр кич китап укымыйча йокларга ятмыйбыз. Еш кына китапны өчебез чиратлашып кычкырып укыйбыз. Китап укымасак, тамак туймаган кебек тоела. Йоклар вакыт җиткәч тә: «Тагын бер битен генә укыйм инде», – дип китапка ябышып яткан чаклары еш була Дилиямнең, – ди Резидә. – Ә татар китабына мәхәббәт укытучы, шигырьләр язучы әниебез Асиядән килә. Без бәләкәй чакта хәзерге кебек балалар өчен матур бизәлешле татар китаплары бик булмады. Китапханәче апа: «Тагын нинди китап бирим икән инде, укымаганың калмады бит», – дия иде. Үзем әни булгач, китап «чирем»нең балаларыма да йогуына сөенеп туялмыйм. Интернетсыз булмый инде, алар да замана балалары бит. Әмма икесе дә телефон корбаннары түгел. Телләре ачылганчы ук мин аларга татарча китаплар укый башладым. Дилиябез биш яшендә бик йөгерек укый иде. Яраткан китапларыннан барыбызга да рольләр бүлеп биреп, кычкырып укыта башлады.

Менә шулай балаларында кечкенәдән татар китабына мәхәббәт уяту да бу гаиләне татар җанлы итәдер инде. Сер түгел, бүген шәһәрдә яшь татар гаиләләрендә сабыйларның туган телдә сөйләшүен ишетү, татар китаплары укулары – сирәк күренеш. Ә бу гаиләдә рус мәктәбендә укучы ике баланың да авызыннан рус сүзен ишетмәссең. 

– Дилиябез балалар бакчасына йөри башлагач, өйдә рус сүзләрен кыстырып сөйли башлады. Әтиләре: «Кызым, без бит урысча аңламыйбыз», – дип кат-кат кабатлый башлагач, ата сүзе законга әйләнде. Авызыннан рус сүзе чыгу белән әтисенә карый да, тизрәк татарчага төзәтеп куя йә миннән сорый иде, – дип искә ала Резидә ире Илдар белән яшәгән елларын. 

Дилиянең телгә осталыгын, бик күп татар телендәге шигырьләрне чатнатып яттан сөйләвен мин дә авыз ачып тыңладым. Мине генә түгел, балалар белән очрашуга килгән сүз остасы, язучы Алмаз Хәмзинны да шаккатырган иде ул чагында биш яшьлек Дилия. Кыз, артист абыйсының сөйләвен авызын ачып тыңлап торды да, кул күтәреп: «Минем әбием дә шигырьләр яза, сөйләп күрсәтимме?» – дип торып баскан иде. 

– Дилиябез тәпи киткәннән бирле биергә дә, җырларга да ярата. Район күләмендәге бәйрәмнәрдә, фестивальләрдә призлы урыннар яулый. Хәзер сәнгать мәктәбендә скрипкада уйнарга өйрәнә. Фортепианоны да бик ярата. Әтисе исән чакта ук төрле сценарийлар уйлап чыгарып, кичләрен барыбызга да рольләр бүлеп, бәйрәмнәр оештыра иде, – дип хатирәләргә бирелә Резидә. 

...17 яшьлек Илнар белән 10 яшьлек Дилиянең әтисез калуларына да биш ел инде. Әмма гаиләдә аны искә алмаган, әтиле чакларын сагынмаган көннәре юктыр, мөгаен. Әниләре: «Хәзер әтиегезгә бездән дога гына кирәк», – дип балаларын мәрхүмнәр рухына дога кылырга да өйрәткән. 

Әйе, язмыш каты сынады бу яшь хатынны. Улы берничә операция кичергәч тә табиблар ананы әллә ни сөендермиләр. Резидә моның белән һич тә килешергә теләми, ничек тә Илнарын кул таягына булса да таянып йөрергә өйрәтү өмете белән яна. Әгерҗедән 50 чакрым ераклыктагы «Чекерил» тау комплексында шундый диагнозлы балаларны хәрәкәтләнергә өйрәтү өчен «Хыялдагы чаңгы» проекты буенча авыру балалар белән махсус шөгыльләнүче тренер барлыгын ишетә. Һәм Илнарны шунда алып китә. Баштарак таксида барсалар, тиздән иреннән калган җиңел машинасын үзе йөртә башлый. 

– Чаңгыда махсус күнегүләрнең беренче уңышлары җиңел генә бирелмәде улыма. Аның кечкенә генә адымнар ясый башлавына да ничек шатланганымны белсәгез иде... – ди Резидә чын күңелдән сөенеп.

Резидә Закирова: «Дилиябез балалар бакчасына йөри башлагач, өйдә рус сүзләрен кыстырып сөйли башлады. Әтиләре: «Кызым, без бит урысча аңламыйбыз», – дип кат-кат кабатлый башлагач, ата сүзе законга әйләнде. Авызыннан рус сүзе чыгу белән әтисенә карый да, тизрәк татарчага төзәтеп куя йә миннән сорый иде».

Күнегүләр вакытында күп тапкырлар егылып, бөтен көчен җыеп, тешләрен кысып булса да көч-хәл белән яңадан торып басулары, әнисенең улын гел алга барырга, чигенмәскә өндәүләре нәтиҗәсез калмый. Моннан тыш, Резидә улын Можга шәһәрендәге дәвалаучыга да йөртә. Илнарның бүген кул таягы белән хәрәкәтләнеп, икенче каттагы фатирыннан урамга чыгып, якындагы кибеткә барып кайта алуы – ана белән баланың зур җиңүе бит ул. Тугыз ел буе өйдә генә белем алган яшүсмернең узган ел беренче тапкыр мәктәпкә барып аттестат алуы Илнар өчен генә түгел, якыннары өчен дә зур бәйрәм була. Хыяллары зурдан егетнең. Сарапул шәһәрендәге инвалид балалар өчен ачылган колледжда программист белгечлеге алу теләге белән яна ул. 

– Киләчәктә җиңел автомобиль йөртергә өйрәнеп, әниемне, Асия әбиемне, сеңлемне утыртып, әти-әниемнең туган авылы Шаршадыга кайтып йөрисем килә, – ди Илнар. 

Синең өчен өзелеп торучы көчле рухлы, татар җанлы әниең булганда хыялыңның тормышка ашачагына иманым камил, балакаем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар