Логотип
Татар гаиләсе

Әби-бабайлы йорт

– Әйдәгез, әйдә, түрдән узыгыз, бәлеш пешеп чыкты, чәй кайнаган! Татар гаиләсе кунакларны әнә шулай каршы ала. Әле ишек тоткасыннан кулыңны алырга өлгермисең, инде чәйгә чакыралар. Кунакчыллык, киң күңеллелек билгесе ул. Өендә тынычлык тантана иткән тырышларның һәрвакыт табыны мул, һәрвакыт әзер була. Кукмара районы Зур Сәрдек авылында Шәфигуллин-Фәтхуллиннар гаиләсе безне менә шулай елмаеп-көлеп каршы алды. Бер өйдә нигә ике фамилия яшиме? Хәзер белерсез.

 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Сөембикә» журналының уртак проекты

(Кукмара районы Зур Сәрдек авылында Шәфигуллин-Фәтхуллиннар гаиләсе)

– Әйдәгез, әйдә, түрдән узыгыз, бәлеш пешеп чыкты, чәй кайнаган!

Татар гаиләсе кунакларны әнә шулай каршы ала. Әле ишек тоткасыннан кулыңны алырга өлгермисең, инде чәйгә чакыралар. Кунакчыллык, киң күңеллелек билгесе ул. Өендә тынычлык тантана иткән тырышларның һәрвакыт табыны мул, һәрвакыт әзер була. Кукмара районы Зур Сәрдек авылында Шәфигуллин-Фәтхуллиннар гаиләсе безне менә шулай елмаеп-көлеп каршы алды. Бер өйдә нигә ике фамилия яшиме? Хәзер белерсез.

Килеп керүгә, туп-туры мул итеп әзерләнгән табынга утырдык. Юлдан килгәнсез, сусагансыздыр, дип, Гөлүсә безгә чәй хәстәрли башлады.

– Каһвәгез юкмы? – дибез фотограф Аня белән. Юлга чыгарга дип иртүк торгач, йокы ачылып бетмәгән, машинада бәлүләп баргач, кабат күзгә йокы төште, каһәр.

Бар, әлбәттә. Ренат, матурым, әйдә, сыйла әле кызларны, – ди Гөлүсә.

Ренат җәһәт каһвә ясарга кереште. Минем өчен бик ят булган бу күренешкә аптыравым күзләремә чыккан, күрәсең.

– Бездә каһвәне гел Ренат ясый. Аның нык тәмле була инде. Каһвәсен дә, шикәрен дә артык та, ким дә салмый. Мин алай ясый да белмим, – диде Гөлүсә миңа елмаеп.

Чынаякларны безгә суза-суза, Ренат сүзгә кушыла:

– Безнең бит көн кофе-таймнан башлана. Ул инде традиция. Иртән торып маллар карап керәбез дә, икәү, сөйләшә-сөйләшә, каһвә эчәбез. Көнгә планнар төзибез, башкарырга тиешле эшләрне барлап чыгабыз, малайларның хәлләре ничек икән дип бер сөйләшеп алабыз, шунда яшьлек хатирәләре дә искә төшә. Башланасы көнгә шулай көч алабыз. Шулаймы, матурым?..

Без көлешеп алабыз. Чәйләр ясап куелгач Гөлүсә белән Ренат Фәтхуллиннарның төпчек малайлары Азат читтә генә утырган җиреннән юкка чыга. Әбисе белән бабасын чәйгә чакырган икән. Рафил абый белән Гөлфәрүз апа, үз бәяләрен белеп, әкрен генә атлап, җайлап кына өстәл артына килеп утыра. Азатның урыны – алар уртасында. Әби белән бабай малае икән! Өстәл башында – бу нигезнең хуҗасы, гаилә башлыгы Рафил абый. Өйдә кем баш дип сорагач, бөтенесе бер сүздән иң өлкән кеше, диделәр. Сизелеп тора, өлкән кешегә хөрмәт бик зур бу өйдә.

Өлкәннәр

Рафил абый белән Гөлфәрүз апаның бергә яшәүләренә инде 54 ел булган. Күрше авылдан килгән яшь математика укытучысына кичке мәктәпкә укырга йөргән Рафил күз сала да башкаларга бирми. Бу нигезгә килен итеп алып кайта. 45 ел буе кайнана белән яши Гөлфәрүз апа. «Әнине бөтен кеше усал, ди иде. Булгандыр, гомер буе тол яшәгән, балаларын ялгызы аякка бастырган хатынга усал булмыйча ярамый, әмма мин аның ул сыйфатын сизмәдем. Бөтен өй эшләрен ул карады. Минем гомер мәктәптә үтте. Икешәр смена укыта идек. Әни булгач балаларым өчен күңелем тыныч булды. Мин бит дүрт кыз табып, шуларның берсен дә юындырган кеше түгел. Гел әни мунча кертте. Ничекләр чыдагандыр?! Биләмгә йөрмәде, гайбәт сөйләмәде. «Үзегез табасыз, кирәк икән миннән киңәш сорагыз, киңәш бирәм, әмма бер эшегезгә дә кысылмыйм», – диде. Һәм шулай итте дә. Мәктәптә дә киленнәргә әйтә идем: «Кайнанагызны хөрмәт итегез. Өегездә булган чүпне тышка чыгармагыз. «Ул шундый, ул мондый», дип сөйләп йөрсәгез, бу сүзләр, күпереп, үзенә барып җитәчәк. Ничек кенә булса да, әйбәт дип әйтегез», – дидем. Ныклы гаиләнең сере шул инде аның: хөрмәт булсын. Хәзер менә без әни урынында калдык. Киңәш бирәбез, кулдан килгәнчә ярдәм итәбез».

Тыныч кына утырган Рафил абый да сүзгә кушыла:

– Сеңлем, элек өлкәннәр балаларны бик дөрес тәрбияләгәннәр ул. Минем әттә (әти сүзен шулай әйткәннәр бу якларда) иртә вафат булды, нәнә гел эштә иде. Безне әби тәрбияләде. Ашарга әзер булса да, әни кайтканчы өстәлгә утыртмады. Безнең гаилә гел бергә утырып ашады. Табын – гаиләне ныгыта. Табын артында сөйләшәсең, бүлешәсең... Хәзер дә шулай – өйдәгеләр җыелышып бетмичә өстәлгә утырмыйбыз. Бездә кичен иң соңгысы булып Азат кайта. Азатны көтеп утырабыз. Шулай гадәтләнгән инде.

– 54 ел бергә яшәгәнсез. Аерылам дигән вакытларыгыз булмадымы? – дип сорыйм өлкәннәрдән. Югыйсә җавабын да белеп торам. Рафил абый бик тыныч, сүзен нык итеп әйтә белә торган ир-ат. Гөлфәрүз апаның да ирен хөрмәтләп торганы күренә. Табынга ни китерсәләр дә, иң элек Рафил абыйга куя, аннан соң гына үзенә ала. Бу хөрмәт тә, кайгыртучанлык та түгелме соң?

Рафил абыйның сүзе ирләрчә, кыска булды. Хатынына карап: «Моннан башка тормышымны күз алдына китерә алмадым!» – диде

– Бөтен барлыгым, бөтен гомерем шушы. Бер сүз әйтмәде, ормады-сукмады. Шофер булып эшләде. Эшендә дә гел алдынгы булды. Фотосы районның Почет тактасында дүрт ел эленеп торды. Иң әйбәт шофер булды. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бирделәр, – дип, тиз генә ирен мактап ташлады Гөлфәрүз апа.

«Моны, бу, шушы» гомер яшәгәннәр генә бер-берсенә әнә шулай дип эндәшә ала. Бу күренеш татар гаиләләрендә генә очрый. Әлеге сүзләр өлкәннәр авызыннан ниндидер бер җылылык, ярату белән әйтелә. «Кадерлем, җаным, матурым» димиләр, аларның үз җылы сүзләре. Сыналып сынмаганнар, кыенлыкларны, суны бергә кичкәннәр генә шулай сөйләшә ала.

Яшьләр

Ап-ак яулыгын татарча бәйләп куйган Гөлфәрүз апа белән кара бәрхет түбәтәйле Рафил абый Аняны да рухландырды. «Шундый матур утыралар, фотога төшерим әле», – дип, эшен башлады. Шуны гына көткәннәрмени: әби белән бабай башларын бер-берсенә куйды, бер-берсенә карап елмаеша башладылар. Без залга күчеп яшьләр белән сөйләшеп утырдык.

– Ренат, син – шәһәр егете. Ничек авылга кайтырга булдың әле? Җитмәсә, «теща» янына, – дим, уенын-чыгын бергә кушып.

– Теща белән кияү турындагы хәлләр байка гына, анекдот. Тормышта алай буладыр дип уйламыйм. Әйе, авылга кайткач, «йортка кергән», «килмешәк» дигән сүзләрне күп ишеттем, әмма үпкәләмәдем. Беренчедән, шәһәр егете булсам да, авылны яраттым. Кечкенә вакытта: «Авылга күчеп кайтып китик», – дип, әти белән әнине гел аптырата идем. Хәзер мин – монда, сеңлем Балтач районында яши. Шәһәр кызы булса да, ул да авылга кайтты, маллар асрап, сыерлар сава. Икенчедән, Гөлүсәне яраттым. Ул хисләр әле дә сүнмәде, шөкер. Рәхәтләнеп яшибез.

– Ренатның апасы безнең авылга кияүгә чыккан иде. Ул шуларга кунакка кайткач таныштык. Безгә 18 яшь иде. Аны армиягә озаттым. Ренат кайткач өйләнештек. Ул вакытта медучилище тәмамлап Казанда эшли идем. Чаллы педагогика институтында читтән торып белем алам. Фатир арендалап яши башладык. Әти авырып киткәч, ярдәм итәргә авылга кайтырга кирәк иде. Без бит дүрт кыз, төп йортта калырга малай юк. Бергә утырып сөйләштек тә, Ренат белән күчеп кайтырга булдык. Ул вакытта әби дә исән иде әле. Ренат аны күтәреп кенә йөртте. Бездә һәркемнең үз эше. Шәһәрдән кайткан вакытта малны әти белән әни карый иде. Кушканны гына эшләдек. Хәзер ишегалдындагы эшләр безнең өстә. Буыннар алмашуы шулдыр инде ул. Безнең әби белән әнинең тату яшәү сере дә шундадыр, мөгаен. Әни гел тыштагы эшләрне эшләде, әби өйдә булды. Алар өстәл янында гына очрашалар иде. Безне әби тәрбияләде, эшкә өйрәтте. Шәл бәйләдек, тегү тектек. Безнең малайлар да эшләп үсте. Шуңа да малларны да бетермәдек, нәрсә икәнен белсеннәр, дидек.

– Балаларны эш белән тәрбияләү кирәк, – дип сүзгә кушылды безнең янга чыгып утырган Гөлфәрүз апа, бабасы белән әбисе уртасына сыенган Азатны сыйпый-сыйпый. Эш балаларны бозмый. Тәртипсезләнергә башка вакыты калмый аның. Олы оныгыбыз Булат та гел бабасы тирәсендә булды. Әле менә армиягә киткәнче бабасы белән икәүләп алмагачлар утырттылар.

–– Бабай димәгән бер минутлары да юк, шөкер, – ди Рафил абый. – Менә монысы да мәктәптән: «Бабай, мин кайттым!» дип килеп керә. Иртән дә «Бабай, мин киттем», – дип саубуллашып чыгып китә. Шушы инде хөрмәт. Аннан да бүтән хөрмәтне күз алдыма китерә алмыйм.

Балалар

Ренат белән Гөлүсәнең өч уллары бар. Олысы Булат армиядә. Бик горурланалар. Әле генә ефрейтор булган. Уртанчысы Самат Казанда политехник көллияттә укый. Спортчы. Азат дүртенче сыйныфта. Җырчы ул. Төрле бәйгеләрдә катнашып, лауреат исемнәре алган. Рөстәм Насыйбуллин кебек булам, ди. Төпчек икәнен белә: әле әбисе кочагында, әле әтисе алдына менеп утыра. «Әби белән бабай мине өйдә көтеп торалар. Аларны бик яратам. Әби әле миңа математикадан өй эшләрен эшләргә булыша. Аңлата», – ди ул.

– Әбиең дога өйрәтәме соң? – дип сорыйм. Беләм, әбиле өйдә дога булмый калмый. Йоклар алдыннан миңа да әбекәй догалар өйрәтә иде. Ә алар гомер буе онытылмый.

– Өйрәтә. Әле мәчеттәге лагерьда дога укып, бәйгедә дә җиңдем, – ди Азат.

– Бабасы белән мәчеткә дә йөри әле ул, әйеме, улым, – дип сүзгә кушыла әбисе. – Аллага шөкер, балаларыбыз иманлы. Ел саен корбан чалдырабыз. Бөтенесе җыелышып ашка кайта. Кияүләр бабай белән мәчеткә баралар. Күңелле бит. Бабай белән икебез дә намазда. Әле ул мәчеттә азан да әйтә. Тавышын бик яраталар. Балалар дога укып юлга чыгуның нәрсә икәнен белә. Менә минем улым да җыр буенча конкурсларга барганда юл буе дога укып барам, ди. Иман кирәк ул тормышта. Булат та армиядә гает көнне: «Безнең бүген изге бәйрәм. Мәчеткә барып хәер бирим әле», – дип, командирыннан сорап, Екатеринбург буйлап мәчет эзләп, хәер салып кайткан. Әй шатландым инде. Еракта ата-ана кадере, тел, дин кадере тагын да арта шул.

Бу өйдә ярату, хөрмәт яши. Яратуны күрсәтә белү дә талант. Кышын гына бөтенесенә берәү ул Азат. Җәй җитсә, күбәяләр. Гөлфәрүз апа белән Рафил абыйның башка кызларының балалары, Ренатның сеңелләре кунакка кайта. Күп җыела алар. «Бер елны бәйрәмгә 36 кеше җыелдык. Безнең ишекләр һәрвакыт ачык. Туган-тумача бик күп», – дип сөенә Гөлфәрүз апа. Азәрбайжаннан кадәр кайтсалар да, безнең өйдә татарча сөйләшәләр. Кайткан оныклар да русча сөйләшә башласа: «Без аңламыйбыз», – дибез. «Бала гаиләдә татарча сөйләшеп үссә, ул татар телен гомерендә дә онытмый», – ди өлкәннәр.

– Татар гаиләсендә балалар әтигә «әти» дип, әнигә «әни» дип эндәшергә тиешләр, – ди Ренат. – Без шулай үстек. Иптәшләр руслар иде, аларга карап, бервакытта да: «Мама, папа», – димәдем. Балалар үз динен, үз милләтен хөрмәт итеп үссен. Үзләренең татар булуы белән горурлансын. Без бит бик эшчән, булдыклы халык.

– Малай тәрбияләү бик җаваплы да. Булачак гаилә башлыгы бит ул. Нык тормыш алып бара, акча таба, аны тота, хатыннарына йомшак була белсеннәр. Хатынны – хатын урынына, әти-әнине әти-әни урынына куяр өйрәнсеннәр иде. Моны бары тик үзебезнең үрнәк аша гына бирә алабыз, – ди Гөлүсә ирен куәтләп.

Гөлүсә Зур Сәрдек балалар бакчасында мөдир булып эшли. Ренат: «Мин төнге директор», – дип көлә. «Ренатсыз эшем бармас иде, бөтен ир-ат эшен ул башкара», – ди Гөлүсә, ире янында эшләгәнгә куанып. Аңа бар яклап ярдәм итәргә генә тора. Ренат күптәнге хыялын чынга ашырырга уйлагач та, теләктәшлек белдерә. Менә биш ел инде кыяр үстерә алар. Бакчаларында мич ягып җылытыла торган зур-зур теплицалар бар.

– Кыяр үстерү – минем хобби. Акча өчен түгел бу кәсеп, күңел хакы өчен, – ди Ренат. Аның күзләре очкынланып китә. – Әйдәгез, байлыгымны күрсәтәм, – дип, ябулы бүлмәнең ишеген ача. Ә анда өстәл тулы яңа шыткан кыяр үсентеләре.

– Менә бу минем дөнья инде, – ди аларга су сибә-сибә йөргән Ренат. – Тиздән теплицага чыгарып утыртачакбыз. Воронеждан махсус заказ белән шөпшәләр кайтартам. Ә бу сортларны үзебез ясадык. Алар... – Ренат сортлар, тәрбияләү турында тулы бер лекция укыды безгә. Күренеп тора, яратып үстерә, бөтен күңелен биреп. Хатыны аңа карап елмаеп басып тора. Горурланып! Аның ире бит!

– Башта балаларыгызны үстереп очырткансыз, хәзер оныкларыгызны. Моңсу түгелме?– дип сорыйм китәргә җыенганда мөлаем Гөлфәрүз ападан.

– И балам, очыртып җибәрү җиңел түгел инде. Олыгаябыз бит. Кайтканнарын күрербез микән дип тә уйлыйбыз. Тормыш шулай инде ул. Башкача була да алмый. Баланы оядан очыртып җибәрү өчен тәрбиялибез. Бәхетләре генә булсын.

Безне озатырга бөтенесе бергә чыктылар. Янып торган кызгылт сары ихаталары янында алар аеруча бәхетле күренде. «Кызлар, безгә җәй көне кайтыгыз әле. Язарга түгел, ял итәргә. Бездә җәен бигрәк күңелле», – диләр...

Җәй... Йорт яныннан әкрен генә елга ага. Таллыкта сандугачлар чутылдап куя... Кызгылт сары ихаталы йортта әби белән бабай әкрен генә ахшам намазына җыена, Гөлүсә белән Ренат бер-берсенә серле караш ташлап, теплицаларында кайнаша, Булат белән Самат тырыша-тырыша әтиләре кушкан эшне башкара, елга аша салынган күпердән велосипедына атланган Азат уеннан кайтып керә. Бу нурлы өйдә тагын бер көн тәмамланып килә. Алар мал артыннан да кумый, кемгәдер нәрсәдер расларга да тырышып яшәми, гайбәт тә сөйләми. Аларга үз тормышлары кадерле, аларның үз юллары, үз дәвамчылары бар. Һәр татар гаиләсе әнә шулай яшәсә, бу дөньяда бәхетлеләр, итагатьлеләр тагын да артыр иде.

Фото, видео: Анна Арахамия

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар