Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

«Сез минем киленнәрем!»

Танышырга кайткач ук әни миңа «кызым» дип эндәште һәм шунда ук күңелемне яулап алды.


Танышырга кайткач ук әни миңа «кызым» дип эндәште һәм шунда ук күңелемне яулап алды.


Сабантуй бәйрәме иде ул. Ул вакытка булачак ирем Марсель белән бер ел очрашып йөргән идек инде. Мине бәйрәмгә Апаска танышырга алып кайтты. Бөтен туганнары кайткан иде. Бик җылы каршы алдылар мине. Ә мин куркып, борчылып кайткан булган идем. Кызлар тормышында дулкынландыргыч мизгелләр бит – яңа гаиләгә аяк басарга тора.  Әнинең күрешкәндә үк, яратып, «кызым» дип эндәшүе тынычландырып җибәрде, гомумән, күңелемә май булып ятты. Булачак гаиләмне шунда ук яраттым. Мин ул вакытта югары уку йортын тәмамлап, Казанда мәктәптә эшли идем.

Марсель белән интернет аша таныштык. Аның тел төбеннән туган төбәгеннән китәсе килмәгәнен аңладым. Егеткә карата мәхәббәтем шундый көчле (беренче караштан ук мәхәббәт булгандыр ул минем!), җитмәсә, танышырга кайткач Гөлфирә апаның җылы мөгамәләсе дә күңелемне яулап куйды, Апаска кайтырга риза булдым. Марсель – әти белән әнинең төпчек малайлары. Татарда төпчек бала төп йортта кала дигән язылмаган канун да бар бит әле ул. Менә шулай итеп мин инде ун ел төп йорт килене статустында яшим. Сөенеп яшим.


Апаска кайткач, 34 чакрым ераклыктагы бер авыл мәктәбенә укытырга урнаштым. Иртәнге алтынчы яртыда чыгып китәм, кичке дүрттә-биштә кайтам. Укытучы эше бик авыр хезмәт бит ул, җитмәсә, эше өйгə ияреп кайта әле. Юл йөрүе кыен булса да, күңелем тыныч булды. Өйдә әти-әни булгач рәхәт. Аларның ярдәмнәрен, терәкләрен беренче көннәрдән үк тоеп яшәдем. Шуңа эшкә тыныч күңел белән чыгып киттем, яратып эшләдем. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаштым. Бүген хезмәт баскычымда күпмедер югарылылыкка ирешкәнмен икән, моның өчен әти белән әнигә рәхмәтлемен. 


Күп кенә яшь киленнәр «әни» дип эндәшергә озак күнектем дип сөйлиләр. Мин андый кыенлык белән очрашмадым. Никахтан соң ук әни, дидем. Бер ялган юк, алар минем өчен үз әти-әнием кебек. Минекеләр еракта, еш кайта алмыйбыз. Ә әти белән әни һәр көн безнең белән. Әле бит алар ике кызыбыз – Дилә белән Зиләне дә карап үстерүчеләр. Бу сүзнең чын мәгънәсендә. Декрет ялында да озак утырмадым. Ике баламның яшьләре тулуга ук эшкә чыктым. Кызларны әти алып калды. Әти карап үстерде. Балаларны бер яшькә кадәр гел әни белән бергә юындырдык. Анна соң әни үзе мунча кертә башлады. Гел алар янында булгач, кызлар да «дəү əнием», «дəү əтием» дип кенə торалар. Безгə караганда әни белән әтине күбрəк яраталар кебек тоела әле. Юк, һич тә көнләшмим. Уема кергәне дә юк. Сөенеп кенә торам. Балалар өчен бик яхшы гына ул – янәшәләрендә әби-бабайлары булуы. Минем үземне дə əбием карап үстерде. Əти белəн əни һәрвакыт эштə булды. Әбием безгə бик дөрес тəрбия бирде. Эшлəргə өйрəтте, олылырга карата хөрмəт тəрбиялəде, кешеләр белән матур итеп аралашырга, ахыргы сүзеңә кадəр əйтеп бетермəскə, өйдəгесен урамга чыгып сөйлəп йөрмəскə... Минем балаларыма да дəү əнилəре шундый тəрбия бирер дип уйлыйм.

Əби тәрбиясе алганнар дөньяга башкачарак карый. Андый балалар кешелəрне ярата, тəүфыйклырак була дип əйтимме соң. Тирә-ягыгызга игътибар итсәгез, үзегез дә күрерсез. Әби тәрбиясе алган балалар мәрхәмәтлерәк кебек. Шуңа да татар халкында гаиләдә әби-бабай булу төп тәрбия баганаларының берсе булып торган. 


Ял көннəрендə дə эшкə чыгып китəргə туры килə. Балалар өчен мин тыныч. Нишлəп утыралар икəн, тамаклары ачкандыр инде дип уйлаганым да юк. Чөнки беләм: алар әти-әни белән. Яшь гаилә өчен аларның ярдәме бик зур ул. Дәрт-дәрман бар чагында җиң сызганып эшләп тә каласы килә бит. Балаларны караучылар булганда эштә инә өстендә утырган кебек утырмыйсың инде. Мондый рәхәт тормыш бары кайната-кайнана белән яшәүчеләр өчен генә ул. 
Әни гомере буе сəүдə системасында эшләгән. Лаеклы ялга күптән чыкса да, әле дә эштән туктамый. Күз тимәсен: балкып-янып тора ул. Бик актив, аралашучан һәм бик нык ачык безнең әни. Аңа һәрвакыт кеше арасында булырга кирәк. Әни эшләгән вакытта гына кибеткә килә торган үз клиентлары да бар аның. Кеше арасында йөргәч, үземне карыйм, өйдә утырсам әбигә әйләнәчәкмен, ди. Кайберәүләр өлкəнəя-өлкəнəя киемгə игътибар итми башлый. Бу сүзләр безнең әни хакында түгел. Ул безнең бик матур итеп киенеп йөрергә ярата. Безгә дә: «Матур итеп киенеп йөрегез, матур булыгыз. Сез бит минем киленнәрем!» – ди һәрвакыт. 


Безнең әни бик кешелекле, туган җанлы. Туганнар арасында авырлыклар килеп чыкса, дөньясын онытып ярдәм итәргә ашыга. Безгә, балаларына, беркайчан да беркемнән авыр сүз әйттерми. Әнинең ике улы, ике килене, дүрт оныгы бар. Миңа калса, ул барыбызыны да бертигез ярата. Барыбызны да! Улларым, киленнәрем дип бүлми ул. Балаларым, дип, безне бер йодрыкка җыеп тора. Килендәшем 18 яшендə ятим калган. Əнисез калуга, кияүгə чыккан. Əни аны үз кызы итеп тəрбиялəгəн. Əнисен алыштырган дисəм дə була. Бик еш кайталар алар. Бик дус-тату яшибез, балалар гел бергә. Әйткәнемчә, әни барыбызны да тигезли. Хәтта бүләкләрне дә бертөслерәк бирергә тырыша. Шуңа да аның янында үзебезне ким итеп сизгәнебез юк. Әни кеше шундый булырга тиештер инде ул. Әйтәләр бит: кайсы бармакны тешләсәң дә, авырта, чөнки үзеңнекеләр. Әни өчен дә без – аныкылар. Әти белән бәхетле гомер итүләре дә тормышында роль уйнамый калмагандыр. Бик матур пар алар. Менә инде 38 ел иңгә-иң куеп яшиләр. Әти белән әнинең мөнәсәбәте безгә үрнәк булып тора.

 
Ирем белән яши башлагач та күп нәрсәгә өйрәтте әни. Без, яшьләр, берәр нәрсә ошамаса, шундук кабынып китәбез. «Ашыкма, бергә утырып сөйләшегез, уртак тел табыгыз, фикерләшегез», – дип, әни кызуны баса иде. Яши-яши аңладым инде: чынлап та, гаилəне нык итеп тотар өчен иң яхшы ысул икəн ул. Бергə утырып карарлар кабул итү тормышны җиңеләйтә, үзеннән-үзе икең бер тарафка карап яши башлыйсың. Балаларга кагылышлы киңәшләрен дә гел истә тотарга тырышам. Гомер яшәгән кешенең киңәшен акылсыз гына аяк астына салып таптар. 


Без бит инде һаман дөнья куабыз: чабабыз да чабабыз. Күпвакыт балаларга вакыт та җитми, җитмәсә, орышып та алабыз. «Балаларыңны тыңлый өйрән», – ди әни. Нинди дөрес сүзләр! Тыңлый белү кирәк шул. Әлеге киңәшләре өчен генә дә әнигә зур рәхмәтле мин. Ул үзе дә һәрвакыт җайлап кына сөйли. Берәр эш килеп чыкмаса да, ник алай итмәдең, ник болай итмәдең дип әйткәне юк. «Ярар, икенче юлы башка төрле эшләрсең, килеп чыгар әле», – дип кенә әйтеп куя.
 Әни белән уртак тел табып яшәвемә сөенеп туя алмыйм. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Мин өлгермəсəм, ул миңа булыша, əгəр дə əнинең вакыты булмаса, мин тизрəк эшләргә тырышам. Безнең өйдә хезмəт бүленеше юк. Барысын да уртага салып сөйлəшəбез дә, аннары гына эшкә тотынабыз. Өйдә кемдер баш дип әйтеп тә булмый. Әйткәнемчә, барысын да бергəлəп хəл итəбез. Əйе, өлкəннәргə карата хөрмəт дигəн тəрбия безнең үзаңга салынган инде ул. Анысын истəн чыгармыйбыз. Ә алар үзегез ничек телисез, шулай яшәгез, диләр. Безгә үз тормышыбыз белән яшәргә, сайларга мөмкинлек бирәләр.

 
Шуңа да башка чыгу дигән уй башыбызга да килмәде. Апастан фатир алган идек, аны кире саттык. Иркен йортыбызны, безгә терәк булган әти-әнине ташлап чыгып китәсе килмәде. Ияләшенгән инде. Үземнең әти-әни янына берәр атнага кунакка барсам да, сагына башлыйм. Югыйсә әти-әни янында да рәхәт бит инде. Ә торган җир сагындыра, яшәгән йортка тарта күңел. Шулай матур яшəргə генә язсын. 


Килен кайнана туфрагыннан ярала, диләр борынгылар. Хактыр ул сүзләр. Мин үзем дә бик актив. Килен булып төшкәч, әнинең янып торуыннан шуңа да курыкмаганмындыр да. Икебез бертөрлерәк. Безне тышкы кыяфәт буенча да охшаш дип әйтәләр. Эшкə чыгып эшли башлагач, минем Гөлфирә килене икәнемне белгәч: «Әстəгъфирулла, сез бит бик охшагансыз. Кызы булган булса, нәкъ синең кебек булыр иде», – дип гаҗәпләнделәр хәтта. Ирлəр хатыннарын əнилəренə охшатып сайлый, дилəр. Бəлкем, безнең дə шундый очрактыр...


Быел ямьле сентябрь айларында әнигә 65 яшь тулды. Бу язмам аша әнигә иң изге теләкремне җиткерәсем килә. Иң мөһиме: исән-сау булсыннар. Әти белән тигезлектә яшәсеннәр иде. Башкалар турында кайгыртып, әни үз сәламәтлеге турында онытытып та җибәрә. Ниһаять үзен дә кайгыртып яши башласын иде. Әти белəн тигезлектә, безне сөендереп яшәсен иде. Хәзерге көндә ничек тату яшәсәк, алдагы көнннәрдә дә киңəшлəшеп, фикерләшеп, дус-тату яшәсәк иде. 
                                                                                                         

                                                                                                                                                                                         Гөлүсә ГАЛЛӘМОВА. Апас районы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар