Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

«Сагынмаган бер көнем юк...»

Булачак иремнең авылына юллама белән 1984 елда килеп төштем мин. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында белем алдым. Студент чакта практиканы да Теләнче Тамакта узган идем. Назыйф белән дә шул чакта танышып калдык...

Ләйлә ГАЛИМУЛЛИНА,
Чаллы

Булачак иремнең авылына юллама белән 1984 елда килеп төштем мин. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында белем алдым. Студент чакта практиканы да Теләнче Тамакта узган идем. Назыйф белән дә шул чакта танышып калдык... Чынлыкта, диплом алгач, эшкә Баулы районына китәргә тиеш идем. Диплом җитәкчем исә Сарман районында урнашкан бу хуҗалык белән турыдан-туры фәнни эш белән шөгыльләнә иде: мине эшкә Теләнче Тамакка җибәрү өчен ул да бик нык тырышты. Язмыш шулай хәл ителде... 

Практика узган булгач, бөтенләй ят җир түгел бит инде – хуҗалыкның экономисты булып эшли башладым. Егетем белән дә очрашабыз. Эчми! Тартканын белә идем, әмма тәмәке кабызып янәшәмдә бер тапкыр басып торганы булмады. Күренеп тора – тәрбияле... Тик сүзләрнең төрлесен ишетәм: «Ашыкма әле, әтисен кабатламасын», – диләр. Ярый әти-әниләр, туганнар еракта, алар бу проблемаларның берсен дә белми, сүзләргә катышмый. Үзем Назыйф белән очрашуымны дәвам итәм, үземнең йөрәк яна...

Безнең вакытта егетеңнең әти-әниләре белән алдан танышулар, аларга барып йөрүләр юк иде бит. Бер әбидә фатирда тора идем. «Бер кеше сүзенә дә карама, кызым!» – диде ул миңа. Вәсимә кайнанамның үткәннәре турында да беренче булып миңа ул сөйләде. Ә аның язмышы шундый гыйбрәтле... 

Бик авыр тормышта үскән ул. Әтиләре сугышка киткәндә аңа – 7, сеңлесенә 4 яшь була. Булачак кайнанама 10 яшь тулганда әниләре дә үлеп китә... Берсе сап-сары, берсе кап-кара ике кыз тома ятим калалар... Бергә тормыш иткәндә әни миңа боларны бер генә тапкыр сөйләмәде. Башта әниләренә нәрсә булганны кызлар аңламыйлар да. «Кешеләр безгә киләләр дә киләләр. Әнинең үлгәнен һаман да белмибез. Әйткән кеше юк бит... Ул арада кич җитте. Караватта яткан әнинең бер ягына мин, икенче ягына сеңлем ятты – икебез ике яктан кочаклап йокладык», – дип искә төшерә иде әни. Терәлеп торган күрше апалары – әниләренең якын дусты – бик изге җанлы була. Үзенең дә 6 баласы булса да, бөтен авыл белән киңәшеп, колхоз идарәсе белән сөйләшеп, кызларны балалар йортына ул тапшыртмаган. «Үзем карашырмын, үзем булышырмын», – дигән Әниләрнең исә аларны тәрбиягә алырлык бернинди дә туганнары булмый авылда... 
«Әнине күмеп кайтканнан соң, икенче көнне бригадир килде дә: «Әйдә, кызым, киен», – дип әйтте дә, мине җитәкләп алып китте. Кая алып барганын белмим... Сарык фермасына барып җиттек. Сарык караучы апа янына китереп бастырды да: «Менә сиңа ярдәмче алып килдем», – диде», – дип сөйли иде әни. Мәктәп, уку турында авыз ачучы да булмый! 3 нче класс баласын шулай итеп сарык карарга куялар. Аңа башка укырга туры килми. Исем-фамилиясен яза белә иде, билгеле. Шул көннән аның олы тормышы башлана. Үсә төшкәч, сыер фермасына күчә – сыер сава. 

Яшь чак бит – бер егет моңа сүз катып йөри башлый. Нәкь минеке төсле тарих: син аларда мәңге дә тора алмыйсың, барма, дип үгетлиләр аны. Тик сайлау мөмкинлеге булмый шул әнинең: тормышны күпме үзенә генә тартып барырга була? 

Кавышалар. Бөтенесе бер зур гаилә булып яши башлыйлар: кайнанасы, каенсеңлесе, иреннән аерылып кайткан апасы, аның ике баласы... Барысы да кечкенә генә бер йортта. Әниләр фермадан кайтып кермичә эшлиләр, ә алган хезмәт хакларын әтинең кияүдән аерылып кайткан апасы кулына кайтарып тоттыралар. Йортта бөтен акчаны ул тоткан. 

60 нчы еллар бу – инде ачлыклар күптән үткән. «Тамагым туйганчы ашаганымны хәтерләмим. Сыер савып, май ашаган булмады, мал суеп ит күрмәдем», – дип сөйли иде әни. 

Килен кешене шактый кыерсытканнар бу йортта. Кайнатам ул хәлләрне белеп, күреп торган: түзгән-түзгән дә бер көнне бер карарга килгән. Өй сала башлаган булган ул. Үзе бурап, түбәсен инде япкан, тәрәзәләре әле куелмаган була. Ноябрьнең салкын, карлы-бозлы яңгырлы бер көнендә, улларын күтәрәләр дә шул өйгә күченәләр алар. Бер тәүлек дигәндә мич чыгаралар. «Ун айлык баланы нинди чүпрәк бар, шуңа төрдек. Мине туганнарыннан кактырмас өчен барды әтиегез бу адымга», – дия иде әни. 

Шулай яшәп китәләр. Тагын бер уллары, аннан тагын бер кызлары туа. Дүртенчегә тагын бер кыз алып кайтырга җыеналар. Тик бала тапкан вакытта әнинең кинәт хәле начарая, кан басымы күтәрелә. Икесенең берсен сайларга кушалар: йә ана, йә бала, диләр... 

Булачак киленнең нәсел-нәсәбен тикшерү, белешү бик көчле иде ул вакытларда. Ә мине бу авылда беркем дә белми! Дөрес, хезмәттәшләрем барыбер азмы-күпме нидер әйтә алырлар иде. Әмма булачак кайнанамның минем хакта кемнәндер сорашуын ялгыш бер тапкыр да ишетмәдем. Шулкадәр тыйнак иде ул! Берәү булса, мин синең егетеңнең анасы дип күзгә туры карап торыр иде. Ә ул мине уңайсызламас өчен, урамда каршыма килгән чакларда да берәр тыкрыкка борылып кереп китә иде. Кара-каршы очрашкан вакытлар да булды, билгеле. Колхозда экономист булып эшлим бит: телимме, теләмимме колхозчылар белән барыбер аралашырга туры килә. Басуда күрешәбез. Әмма ул шундый тыйнак, әйткәнемчә, күземә бик чалынмаска тырыша. Ул үзен шулай тоткач, мин дә читенсенми башладым. 

Шулай итеп мәхәббәт җиңде! 

Тагын бер елдан без туйга итәргә ниятләдек. 
Мине бит инде сорарга барырга кирәк иде. Назыйфлардан алда үзебезгә – Әлмәт районы Абдрахман авылына кайтып киттем: әти белән әнине көйли торырга. Башта әниләр, әлбәттә, бик риза булмадылар. «Шундый еракка ничек җибәрик?» – диләр. 

Ниһаять, Назыйфларның мине сорарга киләсе көн килеп җитте. Әби урын өстендә ята иде инде. «Бар, йөгереп чык та, исәнме, әти, исәнме, әни, дип дәш», – ди. «Исәнмесез», – дип кенә күрештем. Чынлап торып якыннан беренче тапкыр күрүем бит әле үзләрен. Аннан әллә әти бирә, әллә юк әле.... Әти җиңел кеше – ул берәр нәрсә ычкындырса, кайнатам кире борылып кайтып китәргә дә күп сорамас. Белүемчә, ул да бик коры... 

Барысы да тыныч узды. Без гаиләдә биш бала, әле абый гына өйләнгән иде. Барыбер кыз баланың язмышын хәл итмичә булмый бит инде. Барысын да сөйләштеләр: туй, никах көнен билгеләделәр. 

Ул җәйнең июнендә атна-ун көн өзмичә яңгыр яуды. Һич туктамый! Назыйфлар урамы түбәндә урнашкан: башка җирдә аяк асты тиз генә кипсә дә, аларда әле көтәсе дә көтәсе... Ә юл юк! «Өйләренә кадәр машиналар ничек барып җитәр?» – дип, барыбыз да борчылабыз, кайгырабыз. Ә мин бер нәрсәне генә уйлыйм: килен булып төшкәндә ак күлмәгем пычранса, мәҗлес башланганчы аны ничек юып киптереп өлгерермен, дим. 

Алланың рәхмәте – яп-якты, матур көн булды!

Шундый матур итеп каршы алды инде мине әни. Әле һаман да: «Кайнанаң белән охшашкансыз», – дип әйтүчеләр бар. Мин дә аның кебек йомры хәзер. Ә ул вакыт аның иң матур, таза чагы иде. Ишегалдында йөздән артык кешегә табын әзерләгәннәр. Искиткеч зурлап үткәрделәр әти белән әни туебызны! Безнең якта мондый туйлар үткәрү гадәте юк та иде әле.

Килүгә икесенә дә «әти», «әни» дип дәштем. Күземне йомам да әйтәм, дип әзерләнеп тордым. Чөнки беләм: 15-20 ел бергә яшәп тә, әти-әни дип эндәшә алмаучылар бар. «Башта әйтмәгән идем, хәзер берничек тә үземне җиңә алмыйм. Мөнәсәбәтләребез дә әйбәт, матур да торабыз, тик ни апа дип әйтә алмый, ни исеме белән дәшә алмыйм. Беркем дип тә әйтим, бик авыр», – дип сөйләгән иде бер танышым. 

Туйлар узды. Мин колхоз эшеннән кайтып кермим. Печән, сенаж әзерлибез, ул арада урак өсте башланды. Өйдән иртәнге 5 тә чыгып китәм, басуда гына ашыйм. Элек шулай эшләү иде бит... Әнигә бөтенләй булыша алмыйм дисәм, иртән нәрәткә киткәндә өйдән сыерны куып алып китә идем. Сыерны исә ул миннән саудырмады. 

Мин килен булып төшкәндә, Назыйфның энесе дә армиядән кайткан иде инде. Димәк, тиздән ул да: «Өйләнәм», – дияргә мөмкин... Колхоз идарәсендә дә шулай уйлаганнар бугай. Беркөнне колхоз рәисе чакырып кертте дә: «Һаман анда тора алмассыз. Менә бер йорт бушый – шул өйгә чыкмыйсызмы?» – диде.
Көтелмәгән хәбәр булды бу... Ул өйнең ачкычларын алгач та, өч айдан артык әниләрдә яшәдек әле. Мин авырга узгач кына башка чыгып киттек.

Авырга узу дигәннән. Без шундый яшь идек бит әле – берни белмибез, аңламыйбыз. 

Мин кинәт тавык ите ашамый башладым. Килен булып төшүгә, беренче көнне үк: «Син тавыкның кайсы төшен яратасың?» – дип сорадылар. Мин, «канатын», дидем. Шул көннән башлап һәрвакыт канатын бүлеп бирәләр иде. Берзаман теге канатны ашамас булдым бит. Нигә икәнне дә белмим. Кайнанам: «Алайса менә боларын ашап кара!» – дип, әле ак итен, әле бүтәкәсен суза. Юк инде, якын да китерәсем килми! 
Почмак арасыннан кул юып чыгып килгәндә әни туктатты:
– Кызым, кияүгә чыккач була торган хәл инде. Син, мөгаен, узып йөри торгансыңдыр...

 

 Әллә ничек булып китте... Оялдым, ахрысы. Киңәшләшергә янәшәмдә әнием юк бит. Хәер, янымда булса да, аның белән бу темага мәңгегә сөйләшә алмас идем. 
– Кызым, тиздән сиңа учетка басарга кирәк булачак... 
Монысын да белми идем... Шул гап-гади бозау караучы миңа – югары белемле яшь хатынга юл күрсәтте. 

Шулай итеп, минем, дөресрәге, безнең тормышта яңа этап башланды. Мин бары тик алма гына ашый алам. Ә Назыйфларның үзләренең алмагачлары юк. Әни авыл буйлап миңа алма җыя. Тегеннән дә алып кайта, моннан да... Монысын ашап кара, тегесен, ди. Нишләргә белми инде... Миңа дип алып кайткан алмага өйдәгеләрнең берәрсе үрелсә, әни шунда ук туктата:
– Сез башка нәрсә дә ашый аласыз, Ләйләгә калсын, кагылмагыз, – ди. 
Алмаларны яшереп чемоданга ук тыгып куя. 

– Бәлки, синең ашыйсы килгән берәр әйберең бардыр, кызым? – дип, атлаган саен сорап торды ул. – Ашыйсы килгән әйберең булса, әйт, монда булмаса, Чаллыдан алып кайтырбыз. 
– Юк... – дим. 
Үзем шундый оялам. Бу мизгелләр шундый истә кала икән... 

Инде безгә башка чыгарга кирәк иде. 

– Әйдә, кызым, әйберләреңне әкренләп җыя башла, – диде әни. 
Суыткычыбыз, туйга салган диваныбыз бар... Барысын да җыйдык. Иң соңыннан зур табак кочаклап әни килеп чыкты. Теге зур табак эчендә миски, ике тәлинкә, ике калак, ике стакан, ике чәй калагы, ике шикәр савыты. Зур табакның кечерәге – коштабагы да бар. Бер чиләк, бер таба...
Шунда гына үзебезнең чынлап торып башка чыгуыбызны аңладым. Әни белән икәү кочаклашып еларга тотындык. 

– Тормышны менә шулай башлыйсың инде, кызым, – диде ул. – Үзебезнең ничек башка чыкканны сиңа сөйләгәнем бар, беләсең... Кара төндә, бер әйберсез... Ал боларны, кызым, рәхәтләнеп куллан. Яши-яши әле бөтен өең тулыр савыт-саба белән, бөтен әйберең булыр. Әлегә болары булып торсын... 

Аннан әни ястык, шуның өстенә тагын пар мендәр, юрган, матрас бирде! Мин ир-балага алай биргәннәрен белмим дә. 
– Безнең бар бит инде, әни! Болары кирәкмәс! – дим. 
– Юк, кызым, ал әле, – диде әни. – Гел сөешеп кенә тормассыз... Ачуланышкан көнегез дә булыр. Минем улыма: «Бар, минем юрганны ябынма! Матрасыма ятма!» – дисәң, ул кайда йоклар? 
Инде елашканны онытып, көлешә башладык. 

Шулай итеп ул безне башка чыгарып җибәрде. Аны боларга беркем өйрәтмәгән, әнкәеннән тәрбия алып үсмәгән бит ул. Шушыларга ничек башлары җиткәндер? Моның өчен дә мин аңа мәңге рәхмәтле! 

Аерым-аерым яши башладык. Аннан улыбыз туды. 

Без бала белән башта төп йортка кайттык. Әни фермада эшләсә дә, ашлар пешереп, бәлешләр салып каршы алды. Шундый көткән! Ишектән керүгә, баланы әнигә тоттырдым:
– Беренче оныгыңны кулыңа ал әле, әни! – дим. 

Әни бик йомшак күңелле иде: баланы кочаклап, еларга тотынды. 
– И-и, минем бәләкәй улым... Үсәр әле ул... «Әби, мин берүзем генә төштем!» – дип, әти-әнисеннән качып, безгә килә торган булыр әле ул! Мәктәпләрне тәмамлап, армияләргә китәр әле ул!.. 

Торабыз бала күтәреп, яшьләребезне агызып ишек төбендә. Мин вакытның шулкадәр тиз узасын ул чакта белми идем әле. Барысы да нәкъ әни әйткәнчә булды: үсте, «Әби, мин әниләрдән качып төштем!» – дигән очраклар да бер генә кабатланмады... Безнең балаларны бик яратты әни! «Бөтенесен дә яратам, әмма иң якыны Алмаз! Ул бит безнең беренчебез!» – дия торган иде. 

Авылда гадәт шулай бит: бөтен күрше-тирә әниләргә бәби ашы кертә башлады. Бәбигә исем дә куштырдык. 
Улыбыз бик тыныч, борчымый диярлек. Әмма мин ничектер үземне начар хис итә башладым. Бер күрше апа керде дә, миңа:
– Синең берәр җирең авыртамы әллә? – дип сорады. 
– Юк, бер җирем дә авыртмый. Хәлем генә юк... – дим. 
– Синең төсең яшел бит. Температураңны үлчәгәнең бармы? – ди. 

Үзе үк градусникны таптырып, үлчәргә дә куйды. 37,5 булып чыкты температурам. Бала табу йортында ук, тизрәк өйгә кайтасым килгәнгә, температурам булса да, градусникны селкеп төшергән идем шул... 
Тагын бер-ике көн узды. Мин инде ут янам. Врач чакырттылар. Ул чакта Теләнче-Тамакта участок больницасы бар иде. Гинеколог килде һәм, температурамны үлчәүгә, мине больницага алып китте. 15 көнлек балам әни кулында калды... 

Кан анализын алуга, бөтен больница аякка басты. Тик миңа беркем берни әйтми, аңлатмый. Күкрәкләремә шаулап сөт төште. «Өйгә кайтам, җибәрегез», – дип елыйм. «Баланы үзегезгә карарга туры килер», – дип, врач мине алып киткәндә үк әни белән иремә әйтеп киткән иде. Хәле әйбәт түгел, дип тә өстәгән булган икән... Ә минем бер җирем авыртмый... Күкрәгем шешә башлагач кына баланы алып килергә рөхсәт иттеләр. Миңа көне буе укол кадыйлар. Берьюлы сигезәрне! Система арты система куялар. Башта «Ашыгыч ярдәм» белән Чаллыга озатмакчы иделәр, аннан киңәшләштеләр дә, калдырдылар. 

Сәгатьләр буе система астында ятам: баланы кырыема салып имезәләр дә, кире караватка алып салалар. Үземә күтәрергә ярамый. «Нәрсә булды соң минем белән?» – дип аптырыйм. Әйтмиләр... Соңыннан гына белдем – «заражение крови» булган икән. Сепсис... Үлемнән бер адымда гына торганмын. Ничек курыкмыйча участок больницасында гына караганнардыр, белмим. 

Кайнанам иртән фермага эшкә йөгерә: барышлый миңа бер олау бала чүпрәге калдырып китә. Юган, үтүкләгән, ап-ак... Фермадан кайтышлый безнең төне буе юешләгән чүпрәкләребезне алып чыга. Кич белән бозау карарга барганда тагын бер олау бала искесе кертә, кайтышлый юасыларын алып чыга... 
Без шулай итеп 20 көн больницада яттык. Әни ул чакта миннән күбрәк кайгырды. Өйгә кайткач та, башта – һәр көнне, аннары атнага бер тапкыр барып кан анализы биреп йөрдем. Һәр көнне мунча ягып, баланы мунчада юындырды әни – минем кулыма да тидермәде. Шуңа нык та булгандыр улыбыз.

Бер кат тормышлар җайлангач кына үзебездә яши башладык. 

Әнинең фермага эшкә бара, кайта торган юлы безнең өй яныннан уза: һәр көнне безгә керә иде ул. Кочаклашып, бер-беребезгә матур сүзләр әйтешеп яшәдек дия алмыйм. Әмма үземнең әни еракта булгач, мин кайнанама чат ябыштым. 

Әҗәттә бик төгәл иде безнең әни. Үзебезнең балалар белән нигәдер үзебезне шулай тотмыйбыз. Ул исә миннән һәрвакыт сорап кына тора иде:
– Кызым, безнең арабыз өзекме? – дия иде. 
Һәрбер тиененә кадәр алып барды әни. «Синең миңа ике банка бирәсең бар», – дия иде ул. «Синең миңа бер 3 литрлы банка бирәсең калды әле»... «Мин сиңа календарь алып бирдем, кызым. Аның өчен кырык тиен бирәсең бар, онытмадыңмы?». Ул безне шулай яшәргә – әти белән әнигә салынмаска өйрәтте. Бу тормышта үзеңә генә ышанырга! Менә хәзер үзем таратам да, банкаларымны кире җыеп ала алмыйм. «Әбиегездән калган банкаларны ташып бетердегез», – дим балаларга. 

Нинди эшне эшләсәм дә, шуны ярата иде кайнанам. Өйдән 17 яшьтә чыгып киткән идем бит: тулай торакта яшәгәндә тормыш итәрлек нинди эшкә өйрәнәсең инде?! Әмма килен булып төшүгә әни мине почмакка бастырып куйды. 
– Синең боткаң тәмле була! 
– Синең токмачың нәзек – кабарып, матур булып пешә!
– Синең пылавың тәмлерәк! Тагын бер пешер әле...
– Син бәлешне әйбәт бөгәсең... Әйдә, бәлеш салыйк әле! 

 

Үземнең аш-суга артык оста түгел икәнемне беләм мин. Әмма хатын-кызны болай үсендерү аңа канатлар куя бит. Ул гомер буе шулай Коръән ашлары, туй, туган көннәрдә миннән табын әзерләтте. Килендәшем дә бик булган минем. Ярыша-ярыша эшли идек. Дөрес, кул аннары остарды. Әмма килгәндә, почмакка басып, олы гаиләне туендырырлык түгел идем. Әни исә мин пешергәнне үзе дә мактый-мактый ашады, өйдәгеләрдән дә мактаттырды. Плитә буеннан күптән курыкмыйм инде мин хәзер... 

Әйбер алгач, әнигә күрсәтәсе килә бит. «Әни, без телевизор алдык әле!», «Әни, яңа өстәл алдык!» – дип чакыра идек. Икәүләп күрергә киләләр. 
– Балалар, булу белән генә түгел... Куанычы белән булсын диегез! 
Әни һәрвакыт шулай кабатлый иде. Ул чакта бу сүзләрнең мәгънәсе уйланмаган, хәзер менә искә төшә. Чынлап та, булган бөтен әйбер куанычлы түгел икән. Яңа әйбер алган көнне сарык бәрәне булса да үлеп китә... «Әбиегез куанычы белән булсын дип менә нәрсә хакында әйткән икән! Сез дә шулай теләгез», – дим балаларга. 

Безнең әнигә – гап-гади авыл хатынына тирә-күрше генә түгел, бөтен авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлар, аларның балалары хәер китерә иде. Кайчан барып керсәң дә өендә ят кеше утыра. Иремнең: «Әни, син укый беләсеңме соң?» – дип сораганы булды. Ул бер дога да белми иде. Бу аны гаепләп әйтү түгел... «Бисмилламны әйтәм дә, үз сүзләрем белән кылам доганы», – дия иде. Бу хакта аңа хәер китерүчеләр дә белгәндер. Әмма хәерне теләсә кемгә биреп булмый бит аны, әнинең исә кулы җиңел иде. Ихлас иде ул! 

– Мин бүген бәлеш тыгам, килегез! – дип чакыра иде ул еш кына. Өеп-өеп тәбикмәкләр пешереп, эшемә китерә иде. Болай гына... Эчкерсез иде әни! Бик юмарт иде. 

Каенсеңлем кияүгә рус егетенә чыкты минем. Укуын ташлап ире янына Тольяттига китте – шунда яшәп калды. 
Бу хәлдән соң көне-төне елады әни. Сиксәненче еллар ахыры бу. Әни җинаятьче анасы сыман, кешеләр белән очрашмас өчен, эшкә башкалардан бер сәгать алдан бара. Кайтканда, караңгы төшкәнне көтеп, бөтенесеннән соң чыга. Юл буе елый-елый кайта. Оят бит! Кызы урыска чыккан! Җитмәсә, укуын ташлаган! Мондый оятны ничек күтәрергә кирәк?! 

Мин әнине шулкадәр жәллим! Тик ничекләр юатырга белмим. 

– Әни, тирә-күршеләргә кара әле, – дим берсендә. – Фәлән апаның кызы да урыста бит, бер дигән итеп торып яталар. Ә менә теге апаның кызы эстон егетенә кияүгә чыккан. Сокланырлык итеп яшиләр! Урыс та кеше бит инде, әни... Бу кадәр өзгәләнмә әле. Кызың фермада сыер саумый, авыл йортында утын ягып азапланмый... Кулга гына күтәреп йөрмиләр бит үзен! Эше бар, ашы бар. Бармагы саен алтын йөзек... 

Берничә көннән Назыйф кич белән кайтты да болай ди: «Син әнигә нәрсәләр әйттең? Ләйлә күземне ачты дип куанып утыра. Башларымны күтәреп, тар тыкрыклардан түгел, кеше йөри торган сукмаклардан йөри башладым, ди». Әни кешеләрдән җылы сүз көткән булган, күрәсең. Һәм аны мин әйткәнмен. 

Әнигә ирем белән икебез арадасында булган аңлашылмаучылыкларны сөйләми идем мин. Бер тапкыр гына әйтергә туры килде. 

Икенче балам белән авырлы чагым. Күбрәк эшләп ташладым бугай – башым авырта башлады. Дару эчтем дә яттым. «Үз хәлеңне белмәгәч, нигә икенчесен алып кайтырга кирәк иде? Дәваланырга иде башта», – диде шунда ирем. Күңелемә бик тиде бу сүзләр... Узып кына йөргән чагым булса бер хәл, инде декретка чыгар вакытым җиткән. Еладым инде – күзләр кызарды. Нәкъ шул вакыт әни килеп кермәсенме?! 

– Нәрсә булды, сөйлә! Нигә еладың? – ди.
– Болай гына... – дим. 
Кеше болай гына еламый бит инде. Ирем дә дәшми.

– Утырам, беркая да китмим, чәеңне дә эчмим... Сөйлә ни булганын! – ди әни.
Әйтергә туры килде... 

Әни ирем каршына басты да:
– Яңадан Ләйләнең күзеннән бер тамчы яшь чыгарсаң, үзеңә үпкәлә! – диде. 
Алдарак әйткән идем – аның бит бер баласы туганда үлә. Бала югалтуның ни икәнен белә иде әни... Ә ирем әнине бик хөрмәт итә иде. Ул аңа беркайчан авыр сүз әйтмәде, әйткәненә каршы төшмәде. 

Күрде инде, хәсрәтне дә күп күрде әни.

Сеңлесендә яман шеш таптылар. 63 яшендә китеп барды. Әнинең үзе карап үстергән бердәнбер сеңлесе иде бит ул... «Мин аңа бирнәләргә кадәр әзерләдем. Үземнең әле бернәрсәм юк иде...» – дип сөйли иде әни. Аны кияүгә биргәч кенә үзе тормышка чыккан ул. 

Ә иң зур хәсрәте – 35 яшендә каенэнем үлеп китте. Мотоцикл белән бәрелде. Ике баласы калды. Ул көннән соң әнинең тормышы тукталды инде... Яшәвенең яме дә бетте. 

Әнинең соңгы көннәре Тольяттида булды. Каенсеңлемә кунакка киткән иде. Инсульт... Каенсеңлем бик елады: «Сөйләшер сүзләр калды... Минем аркада бик хәсрәтләндең, гафу ит, дип, ничә көн әйтергә талпындым әнигә, булмады», – ди. Безнең тәрбия башка шул, андый йомшаклыкларны белмибез...

 Без дә әни белән бер-беребезгә рәхмәтләр әйтешә алмадык. Әти аңардан соң каңгырып ике ел яшәде. Ә кызы өчен тыныч күңел белән киткәндер әни. Кунакка барган саен аның өчен шатланып кайта иде ул. Кияүне дә якын иттеләр. Ә минем теге вакыт әйткән сүзләремне ул беркайчан онытмады: «Мин соңгы чиккә җитеп, җүләрләнәм инде дип йөргәндә әйттең син аларны», – дия иде. 
– Ул чакта күз яшьләремне юкка түккәнмен – хәсрәт булмаган әле ул... Улымны югалткач аңладым хәсрәтнең ни икәнен... Мин бу кайгыны үзем чакырып китердем, – дигәне булды аның. 

 Әни гел каз асрады. Көзгә каз суябыз егермешәр-утызарны. Ике-өч көнгә бүлеп йолкыйбыз. Әни соңгы көнне тәбикмәк пешерә. 30 литрлы савытта! Әмма ул җитми дә кала. Пешерә, майлый тора, балаларны йөгертә тора:
– Барыгыз, Флера апагызга кертеп чыгыгыз!
– Сания апагызга кертегез! 
– Монысы Хөррия әбиегезгә!.. 

Тәбикмәксез бер күршесе дә калмый. 
– Алар миңа җәй буе каз куышалар. Кемдер капканы ачып кертә... Кем судан алып чыгыша... – дия иде. 
Коръән ашлары үткәргәндә дә килә алмаганнарга шулай күчтәнәч илттерә иде балалардан. Аның пешергән ризыгы барысына да җитә иде. Мичкә алты бәлеш тыкмаса күңеле булмый иде аның. 

Әнине 26 апрель көнне күмдек. Яз бит инде. «Иң кызганганым – озын кышны үткәч китеп баручылар», – дия иде. Үзенә дә шундый язмыш язган булган... 
 Аны искә алмаган бер көнем дә юк минем. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лэйлэ апа....укыдым жылый жылый,укси укси... рэхмэт сузе генэ аз...йорэгемнэн кунелемнэн чыккан жылы хислэр рэхмэт сузе белэн генэ анлатып булмый???купме вакыт гомер жыелып килгэн сузлэр.....эниемне бик юксынам.....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бигрэк матур итеп язгансыз, рэхмэт, жылаыйча укып булмый.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шундый матур язма. Елый-елый укыдым. Әнә шундый гаиләләр, үрнәк алырлык әниләр турында күбрәк булсын иде. Рәхмәт!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик ошады! Рахмат!

          Хәзер укыйлар