Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Әнинең шифалы куллары

Бала табу йортыннан өйгә алып кайтып  салганнар сабыйны. Яшь әни елый, өйдәгеләрнең берсе дә баланы ачып карарга кыймый, ди. Яңа туган баланы каршы алу, беренче ярдәм күрсәтү дә әни җаваплылыгында бит. Әни баланы сүтеп җибәргән дә, нарасыйга күз салуга: «Бу бала яшәячәк әле!» – дигән.

Булачак ирем Илназ белән очрашып йөргән вакыт кына әле. Йөреп кайтырга дип Казан үзәгендәге паркка чакырды. Автобустан сөйләшә-сөйләшә төштек. Шунда, кызыксынып, әнисенең исемен сорадым. «Аля», – диде. «Аля?» – дим, гаҗәпләнеп. «Әйе, Алевтина», – дип, тулы исемен әйтә. «Алевтина? Хәсәншәех исемле чын татар авылында яшәүче әниең Алевтинамы?» – дип аптырыйм. «Ие», – диде дә, кызу-кызу атлап алга китте Илназ. «Бетте, борылып та карамас инде миңа», – дип уйлаган, күрәсең. Ярар, Алевтина булгач, Алевтина инде, дидем дә, артыннан куып җиттем. 

Әйе, иремнең әнисе – булачак кайнанам милләте белән татар хатыны түгел иде. Чуашстанның бер авылында туып-үскән ул. Бала чакта ук әтисен югалткан. Алевтина әнине һәм аның сеңлесе Люся апаны әби берүзе үстергән. Тормыш итәргә, балаларны үстерергә кирәк булгач, җаен табып, кызларын еш кына бер әбигә калдыра торган булган. Әби үзенә җайлы итеп, баланы гел култык астына кыстырып йөргән. Шул хәлдә баланы еш йөрткән, күрәсең, әнинең умыртка баганасына зыян килгән. Бу хатаны төзәтер өчен берничә операция кичерергә туры килгән аңа. Табиблар булдыра алганча ярдәм иткәннәр, ләкин арканы тулысынча төзәтә алмаганнар. 

Шуңадырмы, әни булачак һөнәрен медицина белән бәйли. Фельдшерлык дипломы алган яшь белгечне практика узар өчен Татарстанга җибәрәләр. Арча районындагы саф татар авылы Хәсәншәехкә килеп кергәндә гомергә шунда  каласын башына да китермәгән Аля. Татар авылы, ә әни фәкать чуашча һәм русча гына аралаша. Кешенең моң-зарын аңлар өчен авыл җирлегендә эшләүче фельдшерга тел белү никадәр мөһим икәнен аңлатып торасы юк инде. Бөтен дәва, диагноз кую  кеше белән аралашудан башлана бит. Сүз дә дәва, диләр... Эшли башлаганда әнинең мондый мөмкинлеге дә булмаган. Бары тик төгәл диагноз, кирәкле дарулар... «Хәрәкәтләр, ымнар белән аңлаша идек», – дип искә ала ул. 

Белеме генә түгел, күңел күзе дә булгандыр яшь фельдшерның. Авылда бик яраталар аны. Әнине йортка керткән әби дә яшь белгечне ничек тә бер яхшы татар гаиләсенә урнаштырып  калырга тырыша. «Шәисламныкылар бик ипле гаилә, шуларның малайларына күз сал әле», – дип, күңеленә беренче оеткысын салып куя. 

Өй хуҗасының юраганы юш килә, Аля әтиебез Зиннур белән таныша. Авылга килгән яшь белгечнең татарча белмәве әтигә киртә тудырмый. Әни дә инде авыл кешесе белән аңлашырга өйрәнә, телне ота башлый. Әти алты балалы гаиләдә үскән. Шәислам бабай белән Өммәһани әбинең төп йортта каласы уллары була ул. Ни хикмәт, Чуашиядән килгән чит милләт кызын килен итеп үз йортларына төшерүгә әнисе каршы булмый (Шәислам бабай инде гүр иясе була ул вакытта). Мөмкинмени? Аля – бердәнбер кызларының иң якын дусты, ахирәте дә икән бит әле! 

Кайнанасы белән бик ипле яшәп китә алар. Авыл җирендә фельдшер бик хөрмәтле, дәрәҗәле кеше. Һәркемнең йомышы төшә бит аңа. Шуңа күрә Өммәһани әби дә аерым хөрмәт белән карагандыр килененә. «Әни, өчпочмак ашыйсы килә», – дип, эшкә китсәм, кайтуыма өстәлдә кайнар өчпочмаклар көтә иде, дип сөйли әни, кайнанасын искә алып. Балалары Зөлфәт белән Илназ тугач та, үзем карыйм, дип, әнине эшкә җибәргән.
Фельдшерның эше бетми торганнардан. Зары булган авыру кеше көн дими, төн дими, йомышы төшүгә әнинең ишеген шакый. Эштәме ул, өйдәме... Шуңа әнинең тизрәк эшкә чыгуын кичектерү мөмкин дә булмагандыр. 

Бер тапкыр да әнинең үз эшен авырсынып искә алганын белмим. Төрле вакытлар булгандыр. Лаеклы ялга чыккач та ярдәм сорап килгәннәр әле аңа. Үзе дә әле мин килен булып төшкәч тә, авыру кешеләрне – ирле-хатынлы бер гаиләне сиделка булып карап утырды. Яшь вакытында булган бер хәлне сөйләгәнен әле дә онытмыйм. Күршедә яшәүче бер апа бәби тапкан. Казанда табиблар баланы өметсез дигәннәр. Бик кечкенә булып туган кыз бала яши алмаячак, янәсе. Бала табу йортыннан өйгә алып кайтып  салганнар сабыйны. Яшь әни елый, өйдәгеләрнең берсе дә баланы ачып карарга кыймый, ди. Яңа туган баланы каршы алу, беренче ярдәм күрсәтү дә әни җаваплылыгында бит. Әни баланы сүтеп җибәргән дә, нарасыйга күз салуга: «Бу бала яшәячәк әле!» – дигән. Һәм шулай булган да. Көченнән, тәҗрибәсеннән килгәнчә ярдәм итеп, әни бәләкәчне карарга булышкан. Хәзер шул бала – Гөлназ апа үзе әни инде, ике бала үстерә, сау-сәламәт яшәп ята. 

 Бала табу вакыты җиткән, йә көтмәгәндә тулгагы башланган хатын-кызларны хастаханәгә озатучы кеше дә әле ул авыл фельдшеры. Хәзер әйтүе генә җиңел... Элек юллар начар иде, икешәр трактор белән юлга чыккан вакытлары да булган. Берсе батса, икенчесе тарта. Кышкы буранда барып җитә алмыйча, юлда бала таптырганы да булган әнинең. Барысын да җиренә җиткереп эшләгән, нарасыйга дөньяга аваз салырга ярдәм иткән. Авыл җирендә эшләүче фельдшер сәламәтлек сагындагы белгеч кенә түгел, авылдашларының бөтен серен сыйдыручы кеше дә әле. Ир белән хатын арасында тавыш чыкса да, кемнең гаиләсендә нинди генә вакыйга булса да, әни ярдәмгә ашыга... 

Элек эшләп йөргән чакларын бик сагынып искә ала ул: «Өйләгә кадәр пунктта эшлибез, өйләдән соң авыл буйлап авыруларның хәлен белергә чыгып китәбез. Авыручылар булмаса, олы яшьтәге әби-бабайларның хәлен белешеп, бер йөреп кайта идек», – дип сөйли.
Мин килен булып төшкәндә, әни гел татарча гына сөйләшә иде инде. Чуаш теле белән татар теле бер-берсенә аваздаш, күп сүзләр охшаш, бик тиз өйрәндем яңа телне, ди. Үзләре өйләнешкәч, Өммәһани әбине Чуашстанга кунакка алып барганнар. Ике кодагый – икесе ике милләт вәкиле – уртак телне тиз тапкан. Кунакка чуаш әбиләре дә җыелган булган. Чын «тутар» әбисен күреп, бик сокланганнар. «Әнине тотып-тотып карадылар», – дип искә ала ул очрашуны әти. Татар көе куеп, Өммәһани әбине биеткәннәр дә әле. Әнә шулай салынган дуслык күперен әле дә суытмыйбыз. Хәзер ике араны без берләштереп йөрибез. 

Безнең әни бер татар әбисеннән дә ким түгел! Коръән ашлары уздырганда да чакыралар аны. Яулыкларын бәйләп, матур киенеп, рәхәтләнеп ашка барып утыра. Матурлыкны бик ярата! Килен бирнәсен алып килеп, төп йортны киендереп куйган көнемнән үк аңладым инде мин моны. Яңарып калган өйне, минем бирнәне мактап туя алмады ул. Матурлыкка мәхәббәте каян килгәнен дә беләм. Үзе матурлык тудыручы чөнки. Хәсәншәех авылында әни теккән киемнәрне кимәгән кеше сирәктер. Күлмәкләр генә түгел, куртка, пальтоларга кадәр теккән ул. Хәзер андый киемнәр тегүгә алынмый инде. Алай да кызыбыз Инзилә әбисенә йомыш алып кайтып кына тора. Мәктәп өчен аяк киеме капчыгы, урындык киезләре тектерә. Киемен тегеп бирәсе булса да, Аля әбисен көтә. Алар икесе уртак телне бик җиңел табалар. Ялларга кайтып та әбисе янында тәмле ризыклар пешерергә өйрәнеп килә Инзилә. Ә иң яраткан уртак шөгыльләре – кибеткә йөрү! Аля әбисе кызы, дип шаяртабыз Инзиләне. Юк кына әйберне дә күреп, мактап ала әни. Авылга кайткач, «ай, матур булган», «ай, тәмле булган», «ай, бигрәк яхшы булган» дип кенә тора ул, кайсы эшкә тотынсам да. Төрле салатлар ясарга, тозларга бик ярата әле. Элегрәк мин аның никадәр банка япканын күреп гаҗәпләнә идем. Хәзер үзем дә шундый: кышка дип әзерләгән салатлар әнинекеннән ким булмый!

Үзендә ике малай булгангадырмы, мине кызы кебек кабул итте ул. «Синең кебек кызым булса иде», – дип еш әйтә миңа. Мөнәсәбәте дә малайларга кебек түгел. Илназ белән Зөлфәт абыйның берәр җирләре авыртса, бик хафаланмый да кебек. Егет кешеләр бит, үтәр әле! Ә менә мин авырый башласам, аеруча мәрхәмәт күрсәтә. Кичектермичә дәвалый башлый, кызгана. Сызлаган урынга мазь сөртсә дә, башка төрле эшли аны әни. Куллары ук шифалы. 

Әни пенсиядә булса да, киңәш сорап килүчеләре җитәрлек. Мин әнине шундый вакытта күзәткәнем бар. Шулкадәр йомшак сөйләшә ул авырулар белән, үзе бик сабыр. Тыңлап тора, сорауларын бирә дә, аннары киңәшләрен әйтә. Әнә шундый кешелекле булганы өчен яраталар, хөрмәт итәләр аны авылда. Шул якларын үземә дә өлге итеп алдым. Ә алар «Фәнзилә шулай әйтте», «Фәнзилә шулай кушты», «Фәнзилә ничек әйтсә, шулай» дип кенә торалар, һәрвакыт минем фикергә колак салалар. 

Гомеренең күп өлеше Татарстанда узса да, әни үз туган ягын бик сагына. Анда аның бертуган сеңлесе Люся апа яши. Җай чыккан саен аларга кунакка җыенып чыгып китәбез. Әлегә үз оныклары юк, шуңа күрә безнең балаларны оныклары кебек яраталар. Кунак итеп, бүләкләр алып, күңел ачтырып, күчтәнәчләр белән озаталар. Беркайчан да милләт аермасы, тел аермасы дигән каршылыкны тойган булмады. Әле дә Хәсәншәех авылына килеп, әни шул вакытта ук салынган дуслык сукмагы буйлап атлыйбыз. Бер гаилә булып...

Фәнзилә ВӘЛИЕВА.
Питрәч–Арча.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фэнзиля бик матур язган сын, бар сузен дорес, Аля апанын бик яраттылар,аларга кайсан кеше озелмэс иде кеше кереп чыгып тора иде олысыда, кечеседэ??

    Хәзер укыйлар