Логотип
Белгеч киңәше

Ялкаулыкны җиңәргә өйрәнәбез

«Бүген ялкаулык басты әле» – кайсыбызга гына таныш түгел икән бу сүзләр? Вакыт-вакыт барыбыз да ялкауланып алабыз. Ә менә ялкаулыкны ничек җиңәргә икәнен беләсезме? Белмәсәгез – өйрәтәбез.

«Бүген ялкаулык басты әле» – кайсыбызга гына таныш түгел икән бу сүзләр? Вакыт-вакыт барыбыз да ялкауланып алабыз. Ә менә ялкаулыкны ничек җиңәргә икәнен беләсезме? Белмәсәгез – өйрәтәбез.
 
1. Атналык план төзегез. Бүген нәрсә эшләргә җыенасыз, иртәгә, берсекөнгә – барысын да язып чыгарга гадәтләнегез. Эшкә ничә сәгать вакытыгызны планлаштыруны да языгыз, очрашуларның төгәл вакытын теркәп барыгыз. Һәм әлеге план һәрвакыт күз алдыгызда торсын. Күз күпме эш барын күреп торса, баш миенә «миңа ялкауланырга ярамый аңа вакыт юк» дип сигнал бирә. Бер көн эшләмичә ялкауланып ятарсыз, ике көн... ләкин өченче көнгә баш мие «булды, җитте, торырга вакыт» дип сигнал бирәчәк.
 
2. Эт булып арыганчы эшләмәгез, эш арасында тәнәфесләр ясап алыгыз. Арыганчы эшләгәч, организмның ял итәсе килә башлый, тик ул ялның ялкаулык «отпускы»на әйләнү ихтималлыгы зур. Шуңа күрә эт булып арыгач түгел, эш арасында да ял иткәләп алырга гадәтләнегез.
 
3. Гадәттә, зур эшкә алынасы килми йөрибез, ялкауланабыз. Ул зур эшне вак-вак мәсьәләләргә бүлгәләгез һәм берничә этапта башкарыгыз. Шулай иткәндә җиңелрәк эшләнәчәк.
 
4. Иртәнге ашны ашарга гадәтләнегез. Ул туклыклы (катлаулы углеводларга, клетчаткага, аксымга бай) да, тәмле дә булсын. Яхшы иртәнге аш белән башланган көн дә яхшы үтә, ялкауланып ятарга теләк калмый.
 
5. Контраст душ, саф һавада йөреп керү шулай ук ялкаулыкны җиңәргә булыша. Үзегезне мәҗбүр итеп булса да душ астына басыгыз яки урамга чыгып китегез, берничә минуттан энергия белән тулганыгызны сизәрсез.
 
6. Көнегез эш белән никадәр генә тулы булмасын, үзегез яраткан шөгыльләргә дә вакыт бүлеп бирегез. Мәсәлән, сез паркта йөрергә яки кафеда каһвә эчәргә яратасыз, ди. Ә бер генә минут буш вакытыгыз да юк: эш, эш, эш. Эшегезне калдырып торыгыз да паркка, кафега барып кайтыгыз, дусларыгыз белән очрашыгыз, кыскасы, җаныгыз теләгән нәрсәне эшләп алыгыз. Шул бер сәгатьне үзегезгә багышлаганнан сез бернәрсә дә югалтмыйсыз, киресенчә, энергия, көч алып кайтасыз һәм теге кичектерелеп торган эшләрне бик тиз эшләп атачаксыз.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар