Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Замирә Рәҗәпова сезнең сорауларга җавап бирә

Сорау: Әтиегез турында бер дә сөйләмисез... Җавап...

 

Сорау: Рульгә утыру тарихын көтеп калам сездән.
Җавап: Праваны мәктәптә укыганда ук алдым. Хезмәт дәресендә мәҗбүри укыттылар. Рульгә 13 ел элек утырдым. Чөнки җәяүләп һәм трамвай белән генә дөнья артыннан куып тотып булмый башлады.

Сорау: Сезнең бит 3 кесарево?
Җавап: Әйе, минем өч балам да – «кесарята».

Сорау: Тагын табарга планлаштырасызмы?
Җавап: Хәзер безнең бераз башка планнар. Инде туган балаларга: Тәрбия, Белем, Күчемсез милек бирәсе бар. Һәм тагын максималь рәвештә мәхәббәт һәм игътибар!

Сорау: Аяз үз әтисе, аның туганнары белән аралашамы?
Җавап: Әйе, әтисе белән аралаша.

Сорау: Әтиегез турында бер дә сөйләмисез...
Җавап: Соңгы тапкыр 39 ел элек күргән кеше турында ни сөйлим икән?!

Сорау: Әтиегез исәнмени сезнең, Замирә?
Җавап: Исән дип уйлыйм.

Сорау: Элеккеге ирегезнең әнисе белән аралашасызмы? Һәм, гомумән, туганнары белән? Алар сезгә булышамы?
Җавап: Кызганыч, Фәритнең әнисе без аерылышканчы ук үлде. Ләкин безнең мөнәсәбәтләр бик яхшы иде. Шулай ук туганнары белән дә. Туганнарының мине үпкәләткәнен хәтерләмим. Хәзер инде без чит кешеләр. Ярдәмгә мин мохтаҗ түгел, Әлхәмдүлилләһ.

Сорау: Башка шәһәргә күчәргә планлаштырмыйсызмы?
Җавап: Казанны үлеп яратабыз. Күчәргә уйласак, ул Питер булыр!

Сорау: Инстаграмдагы үпкәләтерлек сүзләр өчен елаганыгыз булдымы?
Җавап: Менә хә-ә-ә-зер! Ә көлгән чаклар булды! 

Сорау: Тормышта хаталарыгыз булдымы?
Җавап: Хаталар юк! Бары тормыш сабаклары гына!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Артык hавалы. Тапшыру алып барган да, татарча авыр сойлэшкэн кебек кылана))). Рус сузлэрендэ грамматик хаталар куп.

    • аватар

      НГүзәл

      0

      0

      Тыйнаклыкка ни җитә?!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Миңа бик ошый Замирә.Тыныч кына әңгәмәдәшенең хәленә кереп сөйләшә,матур итеп үзен тота.Мин рәхәтләнеп карыйм аның тапшыруларын.Исән -сау булып эшләсен,уңышлар телим.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Чак кына ябыгырга киряк,медийный кеше бит.Матур, моляем, акыллы,унган.

          Хәзер укыйлар