Логотип
Сәхнә һәм язмыш

«Ул кеше мине буйсындырсын» 

Җырчы Илсия Бәдретдинованың гаилә турында уйланулары

Җырчы Илсия Бәдретдинованың гаилә турында уйланулары 

 

Иң зур үкенечем: гаиләмне саклап кала алмадым. 


 
Ир белән хатын бәхетле булмаган гаиләдә бала бәхетле була алмый. 

Ир белән хатын аерылыша. Хатын-кыз сынмый ул. Җиде баласы булсын, җидесен дә киендерә, ашата, аякка бастыра. Ир кеше күп очракта юкка чыга.  

 

Тик торганнан гаилә җимерелми. Анда ир дә, хатын да гаепле. 

 

 Минем әби әйтә иде: «Тауга менгәндә генә авыр дип уйлыйсыңмы әллә? Төшәсе дә авыр. Мәтәлеп - мәлеп, төшәсе анда» 

 Мин баламны түгел, ул мине тормышка өйрәтә

 

Дөньяда ике нәрсәне үзгәртеп булмый: берсе – хис, икенчесе – үлем. Бөтен нәрсәмне бирәм, йөрәгемнән алып атыгыз бу кешене, дип күпме елама, китми ул йөрәктән. Үлем дә шулай. Бер генә минутка озынайтыгыз әле гомеремне, бар малымны бирер идем дисәң дә, үлем язган минутында якадан килеп тота.  

 

Бүгенге көндә статистика буенча бер иргә җиде хатын туры килә. Бу ирләр санына барысы да керә: эчкечесе дә, наркомыны да, авыруы да...  

 

Ярты Казан ыжгырып тора торган хатыннар ялгыз яши.  

 

Хыялым – яңа гаилә корып, матур кыз үстерү.  

37 яшемдә мине генә көтеп яшәгән, гаилә тарихы булмаган кеше белән кушылырмын дип уйламый. Бу – әкиятнең аръягы.  

 

Мин буйсына ала торган, бик хөрмәт иткән кеше булсын ул. Миннән көчлерәк кеше. 

 

Артымнан йөрүчеләрнең 99 проценты өйләнгән кешеләр. Бер проценты – миннән күпкә яшьрәкләр, йә башка сәбәбе бар.  

Минем улым бар. Мин сайлаган кеше улымны да якын итәргә тиеш. Улым да аны ярата алсын. 

 

Просто хатын-кыз буласым килә

 

Фикерләр Илсия Бәдретдинова катнашындагы төрле әңгәмәләрдән язып алынды.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ну так нормально хыяллар .

    • аватар Без имени

      0

      0

      Илсоя синнэн кочлерэк ирлэрне кайдан гына табасы икэн?анын ин кочле дигэнедэ сина килеп суз кушарга курка торгандыр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Үз поездыңнан төшеп калмаска идең.

        Хәзер укыйлар