Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Татарстанның халык артисты, җырчы, композитор, баянчы, көрәшче Вил УСМАНОВ тормышыннан кызыклы 14 факт

1. Кандыз елгасы буендагы Хансөяр авылында 1968 елның 18 мартында туа... 

1. Кандыз елгасы буендагы Хансөяр авылында 1968 елның 18 мартында туа. 

2. Бәләкәйдән үк велосипед җене кагылган: әтисе һәр җәй саен бер велосипед алып бирә торган була. 

3. Әтисе Нургали – балта остасы, көрәшче: улының көрәшче булуын тели. Әнисе Рәсимә алдынгы сыер савучы, матур җырлый: улының җырчы булуын тели. 

4. Беренче класстан соң беренче тапкыр Сабантуй мәйданына көрәшкә чыга. 

5. Әтисенә Сабантуйда бүләк ителгән гармунда үзлегеннән уйнарга өйрәнә. 

6. Сигезенчедән соң Әлмәт физкультура техникумына укырга керә. 

7. Техникумда укыганда гитарада уйный башлый, авыр атлетика һәм татарча көрәш белән шөгыльләнә. Курсташлары белән якын-тирә авылларда концертлар куеп йөри. 

8. Унҗиде яшендә Баулы Сабантуенда абсолют батыр кала, иңенә зур тәкә салып кайта. 

9. Яңа Чүте мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли. Татарча көрәш түгәрәге оештырып җибәрә. 

10. Баулыда спорт комплексында – тренер, мәдәният йортында баянчы булып эшли. 

11. Иң беренче җыры – «Юлымда синең эзләрең». Аны Зәйнәб Фәрхетдинова башкара. 

12. «Ак чәчәкләр», «Яланаяклы кыз» фильмнары өчен җырлар яза. 

13. ТАССРның 100 еллыгына багышланган проектта катнашып, Татарстан районнарына багышлап 15 ләп җыр иҗат итә. 

14.  Ике кызы бар: Гөлнар һәм Гөлгенә 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрәк сөйкемле ир егет башыңны югалтып гашыйк булырсың!!!

    Хәзер укыйлар