Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Рольләрем белән яшим...

Яңа бинада яңа тормыш белән яши башлаган Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрындагы яшьләр труппасы – үзе бер дөнья. Алар калыплашмаган, күзләре янып тора, һичшиксез, талантлылар. Югары дәрәҗәдәге профессиональ спектакльне сәхнәгә чыгарыр өчен йокламыйча, ашамыйча эшләргә әзерләр. Шуларның берсе – театрның визит спектакле «Кәҗүл читек»тә, гомумән, соңгы елларда чыккан күпчелек премьераларда төп рольдә уйнаган уйчан фәлсәфә иясе – Булат Гатауллин.

Яңа бинада яңа тормыш белән яши башлаган Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрындагы яшьләр труппасы – үзе бер дөнья. Алар калыплашмаган, күзләре янып тора, һичшиксез, талантлылар. Югары дәрәҗәдәге профессиональ спектакльне сәхнәгә чыгарыр өчен йокламыйча, ашамыйча эшләргә әзерләр. Шуларның берсе – театрның визит спектакле «Кәҗүл читек»тә, гомумән, соңгы елларда чыккан күпчелек премьераларда төп рольдә уйнаган уйчан фәлсәфә иясе – Булат Гатауллин.

 

 


Булат, син – Казан егете. Рус балалар бакчасына йөргәнсең, аннан соң рус мәктәбендә укыгансың. Ә үзең татарча камил сөйләшәсең?
– Сере бик гади аның: өйдә бары тик татарча сөйләштек. Безне беркем дә татарча гына сөйләшегез, русча сөйләшмәгез дип үстермәде. Өйдә үз телебездә сөйләшү – язылмаган, әйтелмәгән бер канун иде. Без гаиләдә өч бала үстек, үзара да бары татарча гына сөйләштек. Телебез сакланып калуга каникулларны авылда уздыру да тәэсир итми калмагандыр. Апас районы Сатмыш авылына дәү әнием белән дәү әтием янына кайта идек. 


 Ничек уйлыйсың, актер булып китүеңә нәрсә сәбәпче? 
– Сәнгать әһелләре дөньясында үсмәдем, әмма тирә-ягымда сәнгатьне яратучылар иде. Җәй көне авылда кичләрен капка төбендә концерт куя идек. Бөтен авыл җыела. Дәү әти гармунда уйный, дәү әни белән әнием җырлыйлар, мин биим. Бик күңелле иде ул вакытлар. Мәктәптә укый башлагач биюгә йөрдем, музыка мәктәбендә балалайка сыйныфында укыдым. Шуңа күрә сәнгать буенча китүем дә бик табигый. Җитмәсә, абыем да театр училищесын тәмамлаган иде. Өйдә көләбез инде: «Апа самолет төзи, без сәхнәдә җырлап йөрибез», – дип. Тугызынчыны тәмамлауга, музыка көллиятеме, әллә театр училищесымы дигән сорау алга килеп басты басуын. Мин театрны сайладым, чөнки ул барысын да берләштерә: бию дә, җыр да, музыка да анда... 


 Син театрда инде дүртенче сезон уйныйсың. 20 дән артык роль тудыргансың. Ә визит карточкаң – «Куян Эдвард». 
– Мин – бик бәхетле актер, чөнки рольләрем төрле, үземне яңача ачкан режиссерлар белән эшлим. Актер өчен моннан да зур куаныч юктыр. Әйе, Куян Эдвард миңа ябышып калды шул. Ул минем беренче премьерам, беренче зур ролем. Бөтен актерның да беренче роле шулай янәшәсендә йөриме икән ул?! Минеке һәрвакыт үзем белән. (Көлә.) Бу ролемне бик яратам. Башта ничек елап укыган булсам, хәзер дә сәхнәдә елый-елый уйныйм аны. Дөрес, өч ел элек булган Эдвард-Булат белән хәзерге Эдвард-Булат – икесе ике төрле. Ул вакытта тормыш тәҗрибәм дә булмаган, рольне тоемлап кына эшләгәнмендер. Бер ел эчендә остазым Тәслимә апа (Тәслимә Хәләф – Татарстанның халык артисты. – Г. Ч.), дәү әнием белән дәү әтием вафат булды. Аларны югалту мине тетрәндерде. Актер бит ул тормыштагы яраларын сәхнәгә алып менә. Хәзер миңа ул рольне уйнавы авыррак. Элек без аны көнгә өчәр тапкыр уйный идек, хәзер бер спектакльдән соң да бик озак һушыма килә алмый йөрим... Эдвардны уйнап чыкканнан соң, биш минут стенага терәлеп басып торам. Сәхнәдә чыгып бетмәгән эмоцияләремне – күз яшемне чыгарып бетерәм. Шуңа да карамастан, бик яратып уйныйм. Уйнаган саен үскәнемне аңлыйм. 


Спектакльләрдә син, нигездә, йә үсмер егетне, йә баланы уйныйсың: «Кәҗүл читек»тә – Миңнегали, «Мио, минем Мио»да – Мио, «Озын-озак балачак»та – Кендек... Бу рольләр күңел халәтеңә туры киләме? 
– Кыяфәтем дә шундыйрактыр инде. (Тыйнак кына елмая.) Миңа беркайчан да үз яшемне бирмиләр. Күңел халәтем дә шундыйдыр. Һаман бала роле бирәләр дип кимсенгәнем юк. Образларым яшь булса да, аларның эчке дөньялары бик бай. Шулай да берәр явыз образ да уйнап карыйсым килә. Әле барысы да алда!


Хыялда йөрткән ролең бармы?
– Бөтен теләгем – оста режиссер белән югары дәрәҗәдәге профессиональ спектакльләр чыгару. Әгәр дә образ мине яңа яктан ача ала икән, теләсә нинди роль уйнарга алыначакмын. Эзләнә торган рольләр ошый. Бу образны йөз тапкыр тудырганым бар, хәзер уйныйм да чыгам, дип эшләү миңа кызык түгел. Авырлыклар яратам. (Елмая.) Мин – идея кешесе!


Булат, син Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында халык театры режиссеры курсында укыйсың. Димәк, киләчәктә Булат Гатауллиннан спектакльләр караячакбыз. 
– Тәслимә апа: «Режиссер – үсеп җиткән актер», – дип әйтә иде. Килешәм. Минем әйтер сүзләрем бар. Алдагы көннәрдә куелыр, Алла бирса. 


Кариев театры репертуарында бер актер берничә роль башкарган спектакльләр байтак. Актер өчен бу бик авырдыр?

– Җиңел түгел, әмма спектакльне яратасың икән, ул авыр булып тоелмый. «Хикмәт әкиятләре»ндә, мәсәлән, барыбыз да берничә рольгә керәбез. Йөгереп керәбез дә тиз генә костюм алыштырабыз. Әле бит соңга калмыйча, музыка тактына туры китереп, сәхнәгә чыгып җитешергә дә кирәк. Ардыра, әмма ул рәхәт ару. 


Булат, син театр белән янып яшисең. Телеңдә – гел спектакльләр, театр, труппадашларың...
– Без барыбыз да шулайдыр. Театр бит ул ансамбль. Бөтенебез бер тарафка карап эшләмәсәк, спектакль барып чыкмый ул. Соңгы елда куелган спектакльләр ансамбльле, шунысы сөендерә. Ничә ел «Тантана»да «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә җиңү яулыйбыз. Бу шәхси җиңүгә караганда, күпкә көчлерәк сөенеч. Кариев театры – минем йортым. Башка театр турында хыялланмыйм да. Тәслимә апага рәхмәт. Ул сәхнәне яратырга, бөтен җаныңны биреп эшләргә өйрәтте. 


 Булат, ә кызлар...
– (Көлә.) Кызлар күп инде ул, әмма күңелемә ятканын тапмадым әле... Шәхси тормыш хәзергә икенче урында...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар