Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 

Җырлый башласа тавышына, моңына мөкиббән китәсең. Ниндидер бер серлелек бөркелә үзеннән. Әдәп-әхлаклы серлелек. Сүзем – Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган җырчысы Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН хакында... 

Татар эстрадасында тагын шундый тыйнак җырчы бар микән? Юктыр! Тәрбияле, ипле, затлы булуы җырларында да чагыла. Хәтта балачак самимилеге дә чыгып бетмәгән кебек үзеннән. Ә фикерләве исә моның нәкъ киресен сөйли. Әти-әнисе, туганнары өчен җаваплылык алып һәрвакыт ярдәм итәргә тырышуына сокланасың. Җырлый башласа тавышына, моңына мөкиббән китәсең. Ниндидер бер серлелек бөркелә үзеннән. Әдәп-әхлаклы серлелек. Сүзем – Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган җырчысы Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН хакында. 

 

Син – моң шаһзадәсе. Ә үсмер чагыңда озын бормалы көйләрне яратып бетермәгәнсең. Сәхнәдән исә нәкъ шундый җырлар башкарып, тамашачы мәхәббәтен яуладың! 

– Без кечкенә чакта әни ашарга пешергәндә гел озын көйләр көйләп йөри иде. (Уйланып.) Андый җырлар һәрчак моңсу, сагышлы була. Октябрьский музыка училищесына җырларга дип түгел, ә аранҗировка ясау серенә төшенергә, баянда уйнарга өйрәнергә дип бардым. Шул чорда Филүс Каһиров озын көйләр суза башлады. Аның җырлавын ишеткәч, ул көйләрне бөтенләй башкача кабул иттем. Җырлыйсым килә башлады, өйрәндем. Мин Филүскә бик рәхмәтле! 

Аңа кадәр бер дә җырлаганың юк идеме

Әни клубта эшләгәч, кечкенәдән сәхнәдә үстек без. Юк, җырламадым. Мин тискәре идем, җырлата алмадылар. Гел аппаратура тирәсендә чуалдым. Әтигә охшап техника яратам.  
Ә менә абый җырлый иде. Күрәсең, канда булгандыр: берзаман мин дә шул дөньяга кереп киттем. 

Әниең Розалия ханым белән иҗатташ дуслар да икән сез. Әнә бит, ул язган җырлар да сиңа популярлык китерә. Авторы әниең булган яңа җырларны да ишетәчәкбезме әле

– Әни бик тыйнак, үзенә тәнкыйть белән карый торган кеше. Эстәрлетамак мәдәни-агарту техникумын тәмамласа да, үзен профессионал дип исәпләми. Ә ул язган җырларны халык аеруча ярата. Бер җыр яздырыр өчен айлар буе үгетлим мин аны. Быел да шулай, ялына торгач, берничә җыр иҗат итте. Яздырган бөтен җырларымны иң элек әти белән әнигә җибәрәм. Алар инде вак иләк аша үткәрә. Әти техник ягына игътибар итә, әни мәгънә ягына бик талымлы. Менә шундый гаилә инде без. 

Син әле яшь, ә үзең инде ике тугандаш республиканың атказанган артисты исеменә лаек булдың... 

– Башкортстанның атказанган артисты исемен бирү турында хәбәр килгәндә без гаилә белән юлда идек. Барыбызның да күзләренә яшь килде бугай. Бер елдан соң Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә дигән сөенечле хәбәрне ишеткәндә дә әти-әни янымда иде. (Елмаеп.) «Яхшы хәбәр бар», – дигәч, әнинең беренче соравы: «И улым, әллә өйләнәсеңме?» – булды. Бу исемнәр минем өчен бик кадерле. Аларны сорап алмадым. Исем алыр өчен кайберәүләрнең ниләр кыланганын күреп, исем артыннан йөрмәячәкмен, дип үземә сүз биргән идем. 

Ришат, Татарстан һәм Башкортстан синең өчен

– Туган ягым Башкортстан – горурлыгым. Ул мине һәрвакытта кочак җәеп каршы ала. Татарстан дан-шөһрәт биргән, мине дөньяга таныткан икенче өем. Аңа бик рәхмәтлемен. Монда яшәгәнемә шатланып бетә алмыйм. Гомумән, ике республиканы бүлеп карамыйм. Алар минем өчен бертуган агайлар кебек. 

Бер әңгәмәңдә 45–50 яшьләрдә сәхнәдән китәчәгеңне әйткәнсең. Сәхнәсез тормышыңны күз алдына китерә аласыңмы

– Һәрвакыт гастрольләрдә – чегәннәр кебек йөрибез бит. Яшь барган саен, күңел өйгә тарта икән. Спорт белән шөгыльләнәсем, балалар тәрбиялисем килә. Продюсерлык үзәге ачу хыялым бар. Яшь җырчыларга ярдәм итәр идем. 

Социаль челтәрләрдәге үз битеңне бик тыйнак алып барасың. Язылучыларыңа «Тормышыңны бөтен нечкәлекләре белән түкми-чәчми халыкка җиткерү урынымы инстаграм?» дип сорау биргәнсең. Ә үзең ничек җавап бирер идең

– Социаль челтәрләрдә дөньяны сугышсыз гына яулап алып була. Тик анда затлылык икенче планга күчкән. Әйткәнемчә, кара пиар куллану минем өчен түгел. Иң элек кеше ни әйтер дип уйлыйсың. Мин, гомумән, чак кына соңрак туган. Иртәрәк яшисе кеше булганмындыр. Хәзерге җәмгыятьтәге кыйммәтләрне аңлап бетерә дә алмыйм кебек. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә бары иҗатым гына минем... Кызганыч, сәхнә белән социаль челтәрләр буталып бетте. Акча культы, интернет халык зәвыгын бетерде. Мондый темплар белән барсак, кешелеклелек, яхшылык, игелеклелек дигән сыйфатлар онытылырга мөмкин. 

Сәхнәдәге зыялы Ришат белән тормыштагы Ришат аерыламы

– Озын бормалы җырлар башкаргач, тамашачыларым мине бик җитди кеше дип кабул итә, ахрысы. Тик тормышта алай ук җитди түгелмен. (Көлә.) Шаярулар, уен-көлке, юмор яратам. Кечкенә чакта бик очынчык бала идем. Бу сыйфатым өчен яратып кына шелтәләп тә алалар иде. Тәрбияне үзгәртеп булмый. Әти-әниләр мине менә шулай тыйнак булырга өйрәткәннәр инде. 

Шулай да шәхси тормышыңа кагылышлы сорау бирми кала алмыйм. Әниең генә түгел, без – тамашчыларың да көтәбез бит инде, Ришат. Гаилә кору мәсьәләсен әйтәм... 

– (Тыйнак кына елмаеп.) Эшне, иҗатны аякка бастыргач кына өйләнермен дигән максат куйган идем. Бар да җайланды кебек. Хәзер үзем дә өлгердем. 

 

ВИДЕО «Ничек бар — шулай». Ришат Төхвәтуллинhttps://youtu.be/7YKAHNpG-dw

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Егет кешене күп кызлар ярата , концертына агылачак .Озак " мин егет " - диеп йөрер әле Ришат .

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ин яраткан жырчым.Телевизорда Ришатнын жырларын тапшырсалар, бар эшемне ташлап залга йогереп чыгам.Балалар да кунектелэр,тиз бул,дип,чакыралар.

      Хәзер укыйлар