Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Легендар Лановой арабыздан китте...

Легендар актер Василий Лановой коронавирустан вафат... Ил өчен кайгылы бу хәбәрне Лановойның хатыны актриса Ирина Купченко хәбәр итте: «Василий Семенович үлде», – диде ул. 

Легендар актер Василий Лановой коронавирустан вафат... Ил өчен кайгылы бу хәбәрне Лановойның хатыны актриса Ирина Купченко хәбәр итте: «Василий Семенович үлде», – диде ул. 

Аларның икесенә дә ел башында Covid-19 диагнозы куела. Артистларның өлкән яшьтә булуын исәпкә алып, тиз арада хастаханәгә салалар. Лановойга операция ясыйлар, ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Ул бер тапкыр клиник үлемне кичерә инде. Хәле авыр булуга карамастан, табиблар актерның гомерен саклап калу өчен көрәшә, савыктыруга өметәнә. Әмма рәхимсез авыруны җиңә алмыйлар...

СССРның халык артисты Василий Лановой безгә йөзләгән рольләре аша таныш, кадерле. Аны эпоха символы дип йөртәләр. Ватанны ярату, ил тарихы белән горурлану, патриотик хисләр аның рольләрендә дә, үзенең яшәү рәвешендә дә чагыла. «Павел Корчагин», «Алые паруса», «Война и мир», «Семнадцать мгновений весны», «Офицеры»... Күп, бик күп ул тудырган образлар! Безнең күңелләрдә ул мәңгегә сынмас-сыгылмас офицер образында яшәр!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар