Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Гөлназ Сәфәрова матурлыкны һәм яшьлекне ничек саклап калуы турында сөйләде

Безнең организм витаминнарны ризыктан алса да, кайвакыт микроэлементлар дефициты барлыкка килергә мөмкин. Гөлназ Сәфәрова үзе эчә ала торган витаминнар исемлеге белән бүлеште.

 

Безнең организм витаминнарны ризыктан алса да, кайвакыт микроэлементлар дефициты барлыкка килергә мөмкин. Гөлназ Сәфәрова үзе эчә ала торган витаминнар исемлеге белән бүлеште. 

Алдан ук әйтик, кеше эчә дип, витаминнарны эчәргә ярамый. Анализларны тапшырып, организмга нәрсә җитмәгәнен белеп кулланырга кирәк аларны.

1. Omega3

2. Витамин В

3. Спирулина

4. Магний

5. Цинк (ай саен бакыр белән чиратлаштырырга)

6. Кара тмин мае (бодай үсентеләре согы белән чиратлаштырып эчәм)

7. Д витамины кадатам (аена бер укол)

8. Коллаген

Омега3 – тукымалар өчен төзелеш материалы, ул иммун системасын ныгыта, баш мие эшчәнлеген яхшырта һәм гомумән организм өчен файдалы.

В витамины барлык системалар һәм органнар эшчәнлегендә катнаша, ашкайнату һәм нерв системасы эшчәнлеген нормальләштерә.

Спирулина – ул суүсем. Аны кабул итү кәефне яхшырта, йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый, кандагы шикәр күләмен нормальләштерә, кан басымын киметә.

Магний артык арудан саклый.

Цинк мускуллар һәм иммунитет өчен файдалы.

Кара тмин мае сәламәтлекне сакларга булыша.

Д витамины – яхшы иммуномодулятор.

Коллагенны һәркем, хәтта бала көткән хатын-кызлар да эчә ала. Ул безнең организмга бик кирәк: тулаем иммунитетны ныгыта, йокыны, бит тиресен яхшырта, чәчләр, тырнаклар өчен бик файдалы.

Витаминнар темасы кызык булса, комментарий языгыз. Бу темага киңрәк тукталып сөйләшербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар