Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Гөлназ Батталова “След” сериалында төшү серләрен сөйләде

Җырчы, Yuki төркеме продюсеры Гөлназ Батталова тамашачыларны гаҗәпләндерүен дәвам итә. Әле кайчан гына ул ТНТ каналының “Золото Геленджика” тапшыруында җиңеп кайткан иде. Инде хәзер аны “След” сериалының бер сериясендә күрү насыйп булды. Гөлназ тамашачыларны тагын ни белән шаккаттырмакчы? Тырыш кыз белән әнә шул хакта сөйләштек.

Җырчы, Yuki төркеме продюсеры Гөлназ Батталова тамашачыларны гаҗәпләндерүен дәвам итә. Әле кайчан гына ул ТНТ каналының “Золото Геленджика” тапшыруында җиңеп кайткан иде. Инде хәзер аны “След” сериалының бер сериясендә күрү насыйп булды. Гөлназ тамашачыларны тагын ни белән шаккаттырмакчы? Тырыш кыз белән әнә шул хакта сөйләштек.

 

Гөлназ, Сез бер урында гына таптана торган кеше түгел. Берсеннән-берсе кызыклы проектларда катнашасыз. ТНТ каналының “Золото Геленджика” тапшыруында җиңеп, 2 миллион сумнан артык акчалата бүләккә ия булган идегез. Сер булмаса, акчаларны нинди максатларга тоттыгыз?  

– Мин, чынлап та, бер урында гына таптана торган кеше түгел. Һәрвакыт зур булмаган адымнар белән алга барам. Минем өчен бер урында таптанмау, үсү мөһим. Әгәр “Золото Геленджика” кастингында катнашмаган булсам, аны бервакытта да отмаган булыр идем.

Ул вакытта мин тормышымда нәрсәнедер үзгәртергә, ниндидер могҗиза булуын теләдем. Бездән бик күп нәрсә тора. Ниндидер уңышка ирешү өчен ни дә булса эшләргә кирәк. “Золото Геленджика” тапшыруында катнашып, иң зур бүләкне оту да пандемия елында бик зур уңыш иде. 2 млн. 300 мең сумны мин чынлап да алдым. Акчаларны ничек тоту буенча үз планнарым бар иде, әлбәттә. Бер өлешен иҗатка, яңа җырлар яздыруга, костюмнар тегәргә тоттым. Акчаларның бер өлешен эшләргә салдым. Һәм, әлбәттә, туганнарыма бүләкләр алдым. Чөнки миңа бүләкләр бирү бик ошый.  

“След” сериалында да төшкәнсез икән. Бу вакыйга кайчан һәм ничек булды? Популяр сериалда төшү сезгә нәрсә бирде? Бер генә сериядә төштегезме? Гомумән, моңа кадәр Сезнең фильмда төшү тәҗрибәгез бар идеме?  

– Мин профессиональ актриса. 2016 елда ГИТИСны тәмамладым. Һәм, әлбәттә, бу юнәлештә дә алга таба үсәргә телим. Җырчы буларак уңышларга, куелган максатларга ирешсәм, актриса буларак бу юлны башлыйсы, узасым бар әле. Монда да уңышларга ирешәсем килә. Әйе, “След” сериалы – минем өчен дебют булды. Моңа кадәр рекламада гына төшкәнем бар иде. Үземә капма-каршы роль уйнау бик кызык булды. Мин анда “Дипломатическая неприкосновенность” дип аталган бер сериядә төштем. Һәм ул сериалдагы төп рольләрнең берсен башкардым. Төшерү мәйданында әйтеп бетергесез атмосфера хөкем сөрде. Сериалда уйный торган төп актерлар бик рәхәт кешеләр булып чыкты. Хәтта бер өлешендә Галина Рогозина ярдәм дә итеп җибәрде әле. Моңа бик нык күңелем булды. Кинога быелның гыйнварында төштек. Ул унбер көн дәвам итте. Җаваплы кешеләр миңа үзләре чыктылар. Кастинглар да узып тормадым. Шалтырату белән үк тәкъдимне кабул итеп алдым һәм очрашуга очтым. Димәк, бу юнәлештә беренче адым ясалды дип уйлыйм. Бик күпләр карады. Шалтыратулар, «смс» хәбәрләр бик күп кабул иттем. Гомумән, шуңа игътибар итәм: соңгы елда миңа танышларымны, дусларымны телевизор экраннары каршына берничә тапкыр җыярга насыйп булды.  

 

       
– Бәлки, тагын нинди дә булса проектта катнашкансыздыр?  

– Әлегә зурдан кубып әйтерлек яңалык юк, ләкин, Аллаһы боерса, киләчәктә булыр дип уйлыйм.  

Шулай да без Сезне беренче чиратта җырчы буларак беләбез. Иҗади эшчәнлегегездә нинди яңалыклар бар?  

– Әйе, мин бу юнәлештә дә эшчәнлегемне дәвам итәм. Күптән түгел генә “Ишет сүзләремне” дип аталган җырым чыкты. Җырлар язуны дәвам итәм. Узган ел альбомым дөнья күрде. Быел миңа 30 яшь тула. Шул уңайдан тагын бер альбом чыгарырга планлаштырам. Планнарым зурдан. Иҗат буенча да, продюсер буларак та.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар