Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Артистлар арасында дуслык: кем кемне якын итә?

Артистлар арасында дуслык була аламы? Кайсы җырчы кем белән дус һәм аның нинди сыйфатларын хөрмәт итә? Без шул хакта белештек.  



Артистлар арасында дуслык була аламы? Кайсы җырчы кем белән дус һәм аның нинди сыйфатларын хөрмәт итә? Без шул хакта белештек.  


Гөлназ Сәфәрова:   
– Эстрадага бер чорда килеп кергән кешеләр белән дуслар без. Ландыш Нигъмәтҗанова, Ләйсән Гыймаева, Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Раяз Фасыйхов, Айрат Ильясов.  Айрат белән аеруча нык якын дуслар. Егет белән кыз арасында дуслык була алмый, дигән кешеләргә мин курыкмыйча: “Була ала!” – дип әйтә алам. Чөнки Айратны мин иң яхшы дус егет дип саныйм. Хәер, мин аның хәтта егет дип тә аермыйм. Ул миңа “подружка” кебек. Безнең бик якын дусларыбыз җыелышып сөйләшә торган ватсап төркемебез бар. Аның оешуына быел 10 ел булган. Алда әйтеп киткән дуслардан тыш, анда тагын Илдар Әхмәтов һәм Илназ Баһ бар. Элек без һәрдаим очраша, аралаша идек. Дөрес, хәзер очрашулар сирәгәйде, ләкин дуслыкны бик хөрмәт итәбез һәм беренче урынга куябыз. Безнең уйлар, шаярулар бер төрле. Шаярышып, бер-беребездән көлсәк тә, үпкәләмибез, аңлыйбыз. Чөнки без чын, үзебез булып кала беләбез. Ә чын дус сине ничек бар, шулай кабул итә белергә тиеш. Гаиләләребез булса да, бер-беребез белән бик тыгыз элемтәдә торабыз, һәрчак аралашабыз. Шушы компаниядән чыгып та, чын дуслык була ала, дип әйтә алам.    


Дилә Нигъмәтуллина
– Альбина Апанаева белән без абитурада танышкан идек. Имтихан тапшырырга килгәндә үк бер-беребезне күреп алып, ике арада якынлык сиздек. Һәм шуннан бирле чын дуслар булып яшибез. Бу вакытлардан 21 ел узган инде. 
Беренче чиратта, дустыңны ничек бар, шулай итеп кабул итә белү кирәк. Чөнки һәр кеше – аерым бер дөнья. Шушы еллар эчендә Альбина белән безнең арада да сүзгә килүләр дә, ачуланышулар да булды. Ләкин мондый чаклар һәрвакыт аңлашу белән тәмамлана. Чөнки без бер-беребезне гафу итәбез, аңлыйбыз. Башкача булмый. Икенчедән, гафу итә белү. 
Альбина – бик үзенчәлекле кеше. Мин аңарда бик хөрмәт итә торган сыйфатлар ул – җиңел булу, русча әйткәндә “легкая на подъем”. Берәр идея туса, беркайчан миңа каршы килми. Һәрчак ярдәм кулы суза. Без бер-беребезгә кирәк һәм терәк. Менә шуны икебез дә аңлый һәм тоя. Башкалардан аңа карата начар сүз ишетсәм дә, мин гел аны якларга әзер торам. Чөнки ул минем канга сеңгән. Ул – минем кеше. Альбина миңа балам кебек якын. Мин аны ничек бар, шулай кабул итәм. 
Без Альбина белән күрешкәч, ул гел иң беренче очрашуны искә төшерә. Мин аны үзем хәтерләмим дә. Ул: “Син кыска итәктән, чәчләреңне ике “койрык”ка җыйган идең. Авылдан килгәнлегең әллә кайдан күренеп тора иде”, – ди. Белмим, никтер ул безнең беренче очрашуны шулай истә калдырган. Альбина үзе шәһәр кызы бит. Танышканда русча гына сөйләшә иде. Бергә яшәгән елларда татарча җырларга, сөйләшергә өйрәнде.           


Айгөл Бариева:  
– Без Лилия белән концертлар вакытында танышып, аралаша башладык. Аннан соң дуэтлар яздырып, бергә программалар төзедек. Тора-бара гаиләләребез белән йөрешеп, аралашып яши башладык. Дуслыгыбызга 15 елдан артык инде. Мин Лилияне ничек бар, шулай кабул итәм. Дуска үпкәләмәү, аның серләрен саклый белү мөһим. Дуслар арасында кара көнчелек булырга тиеш түгел дип саныйм. Ак көнләшү булырга мөмкин. Бер дусның икенчесе артыннан ияреп бару теләге булу да бик яхшы. Һәм ул әйбәт сыйфат. 
Лилия бик тырыш, сабыр, мәрхәмәтле, ярдәмчел кеше. Ул кешеләрне ничек бар, шулай кабул итә ала. Һәм, әлбәттә, мин аны дүрт бала әнисе буларак бик хөрмәт итәм. Ул үз көче, үз тырышлыгы белән максатларына ирешеп бара. 


Резидә Шәрәфиева
– Ир-ат белән хатын-кыз арасындагы дуслыкка ышанам. Минем ир-ат дусларым күп. Алар арасында бик якыннары да бар. Равил Галиев белән дуслыгыбызга 20 елдан артык. Элек гел бергә эшләдек. Хәзер дә аралашып яшибез. Ул – Чаллыда, мин Казанда яшәсәк тә, иҗади тандемыбызны таркатырга сәбәп тапмадык. Равилнең хатынын да, балаларын да хөрмәт итәм.   
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар