Логотип
Проза

Хыял

Тик аның хыял канаты тиз киселде шул. Катнашучыларга конкурска барыр өчен яңа тимераяк һәм костюм кирәклеге турында әйттеләр. Аларны әти-әниләр үз акчасына сатып алырга тиеш икән. Башкалар моңа әллә ни игътибар бирмәсә, Гөлсемне салкын су белән коендыргандай булды...

– Әни, минем анда барасым килми, – дип шыңшыды Ясминә, теләр-теләмәс кенә курткасын киеп. – Бүген өйдә генә калыйм әле, ә? Рәсем ясыйм, тавышланмыйча гына утырам, әнием.

– Алай ярамый инде, Ясминә, – Гөлсем кызына усал караш ташлады. – Зур кыз бит инде син, киләсе елга мәктәпкә укырга керәсең. Бер башлаган эшне ташламыйлар. Зур үскәч, телевизордан күрсәтерләр үзеңне, чемпион булырсың!

– Минем чемпион буласым килми, әнием, Анда миңа кыен... – кызчык, еларга җыенып, иреннәрен бөрештерде.

– Ясминә! Булды, җитте! Тизрәк киен әйдә, соңга калабыз. Кайткач ясарсың рәсемеңне.

Кызчык дәшмәде. Тыныч кына киенде дә әнисе артыннан атлады.

«Эх, миңа мондый бәхет тәтесә, күкнең җиденче катында булыр идем», – дип, эченнән генә уйлап куйды Гөлсем, бозда шуган кызына сокланып. Булмады шул... Аның хыяллары чынга ашмас борын, боз өстенә бәрелеп, чәлпәрәмә килде.

...Гөлсем әбисе белән генә үсте. Әнисе Гөлсемне тапканда җан биргән. Әтисе шул ук елны яңадан өйләнгән. Гөлсемнең аны күргәне дә булмады. Акча белән дә ярдәм итмәде ул баласына, тартып-сузып әбисе пенсиясенә яшәделәр. Көннәрдән бер көнне телевизордан фигуралы шуучы кызларны күреп Гөлсемнең дә алар кебек буласы килде. Әбисенә дә бу турыда әйтте. Спорт мәктәбендә шөгыльләнү түләүле иде. Тик шулай да әбисе оныгының хыялына каршы килмәде. Соңгы акчаларын җыеп түгәрәккә язды, искерәк кенә булса да, тимераяк сатып алды. Ул көнне Гөлсемнең түбәсе күккә тиде! Тимераягын төнлә дә кочаклап йоклады.

Беренче тапкыр бозга аяк баскан көнен бүгенгедәй хәтерли Гөлсем. Таеп китеп, егылуын да онытмады. Тик бирешү кызның уенда да булмады. Башкаларны әти-әнисе көчләп диярек йөрткәндә, ул спорт мәктәбенә йөгереп килә иде. Тырышлыгы бушка китмәде – Гөлсемне тиз арада күреп алдылар, үрнәк итеп куя башладылар. Ел азагында инде ул үзләре төркемендә иң яхшы шуучы булды. Башка шәһәргә конкурска барырга тәкъдим иттеләр аңа. Өенә кош тоткандай очынып кайтты Гөлсем. Үзенең беренче урын яулавын күз алдына китереп, канатланып йөрде.

Тик аның хыял канаты тиз киселде шул. Катнашучыларга конкурска барыр өчен яңа тимераяк һәм костюм кирәклеге турында әйттеләр. Аларны әти-әниләр үз акчасына сатып алырга тиеш икән. Башкалар моңа әллә ни игътибар бирмәсә, Гөлсемне салкын су белән коендыргандай булды. Юк, әбисе бервакытта да акча кызганмады аңардан. Оныгы бәхете өчен соңгы тиенен бирергә дә әзер иде ул. Тик яңа тимераяк һәм костюм бәясен тиз арада җыю мөмкин түгел иде. Әбисе бурычка да эзләде ул акчаларны, тик файдасыз: тиз генә кайтара алмаслыгы билгеле булган карчыкка берәү дә бурычка акча бирергә теләмәде. «Борчылма, Гөлсем, бу юлы булмады инде, – дип, моңсу гына чәчләреннән сыйпады ул оныгының. – Алдан белмәдек бит. Тик син кайгырма. Тагын да әйбәтрәк шөгыльлән. Ә икенче елга алдан ук акча җыярбыз да, син чемпион булырсың! Күрсәтербез әле барысына да!» Кызчык дәшмәде. Сүзсез генә төне буе елап чыкты. «Үскәч, бай булам, күп итеп акча эшлим», – дип, үз-үзенә сүз бирде. Башкача спорт мәктәбенә аяк басмады…

Чынлап та, сүзендә торды Гөлсем. Мәктәпне яхшы гына тәмамлап, читтән торып укырга керде. Сессиядән кала, бөтен вакытын эшләп үткәрде. Үз алдына бер генә максат куйды ул: ничек булса да күп итеп акча эшләргә. Башлаган эшен ярты юлда туктатырга күнекмәгән Гөлсем, кибеттә эшләгәндә – иң алдынгы сатучы, кафеда иң мөлаем официант булды. Бер эштән дә тайчанмады – акчасын гына түләсеннәр. Үзен карап үстергән әбисен дә онытмады: соңгы елларда сәламәтлегеннән зарланган карчыкка иң әйбәт дарулар, санаторийга путевкалар алды.

Укуын тәмамлагач, зур гына фирмага эшкә урнаша алды Гөлсем. Акыллы, тырыш һәм үз дигәненә ирешү өчен бар көчен куйган кызны тиз арада күреп алдылар. Бер елдан инде ул бүлек мөдире булды, хезмәт хакы да күпкә артты. Теләгәнемә  ирештем дип иркен сулыш кына алган иде, ул ел аңа авыр кайгы алып килде – йөрәк авыруы әбисен алып китте. Үзе белән бергә эшләүче Хәмит ярдәм итте кызга хәсрәттән арынырга. Һәрчак кызның янәшәсендә булды, юатты, эш буенча сөйләшкән булып, авыр уйлардан арынырга булышты.
Шулай очраша башлады яшьләр. Бер күрүдә гашыйк булу түгел иде бу. Тик мондый кайгыртучан, яхшы күңелле егетнең тәкъдимен кире какмады Гөлсем. Хәмит чыннан да әйбәт ир булып чыкты. Яшь гаилә матур гына яшәп китте. Кызлары Ясминә тугач, тормышлары бөтенләй түгәрәкләнде.

Балачак хыялы турында бөтенләй оныткан иде инде Гөлсем. Беркөнне телевизорда каналлар күчереп утырганда очраклы гына фигуралы шуу буенча Дөнья чемпионатын күрсәткән вакытка туры килде. Шунда күңелендә нидер дөрләп кабынды хатынның. Икенче көнне үк спорт мәктәбенә барып барысын да белеште дә биш яшьлек кызын яздырып кайтты. Тимераяк, костюмнарның иң кыйммәтлеләрен алды. Үзенең теге вакытта шундый киемнәрне тотып карарга да мөмкинлеге булмавын уйлап, кызы өчен куанды.

Кызы Ясминә генә бу хәбәргә артык шатланмады. Беренче көннәрне, бозга басмас өчен, аяк терәп каршы торды. «Бәлки, курка торгандыр, өйрәнгәч бар да үтәр», – дип өметләнде Гөлсем. Тик вакыт үтү белән дә кызчыкта спортка мәхәббәт уянмады. Дөрес, бер ел эчендә шактый әйбәт кенә шуарга өйрәнде Ясминә. Укытучылары да мактый: тырышса, хәленнән килә, диләр. Тик менә бер дә тырышасы килми шул кызчыкның. Хәзер элеккеге кебек һәр тренировка алдыннан еламаса да, тимераякны күргәч, Ясминәнең күзләре Гөлсемнеке кебек янып тормый шул.

Кызларының зарлануын ишетеп, беркөнне Хәмит тә Гөлсемне уеннан кире кайтармакчы булып маташты. «Бала теләми икән, нигә аны ирексезләргә? Башка түгәрәкләр бетмәгән бит», – диде ул. Тик Гөлсем алай тиз генә бирешмәячәк. Ясминә кечкенә әле, үзенең ни теләгәнен аңлыймыни ул. Үсеп, чемпион булгач, үзе үк рәхмәт әйтәчәк!..

– Гөлсем Рәшитовна! Сезне мөмкинме? – кисәк кенә яңгыраган тавыш хатынны уйларыннан бүлдерде. Ясминәнең тренеры икән. Кызын коридорда көтеп утырган Гөлсем урыныннан торды.

– Әлбәттә. Ни булды, Мария Семёновна? Бар да әйбәттер бит?

– Берни дә булмады. Киләсе атнада алты яшькәчә балалар арасында шәһәр конкурсы була. Соңгы вакытта Ясминә үзен яхшы яктан күрсәтте. Әгәр конкурста катнашучылар исемлегенә кертсәк... Сез каршы түгелме?

– Юк, әлбәттә. Нинди каршы булу.
– Тик... Ясминә катнашырга теләми бугай. Без башта балаларның үзләреннән сораган идек. Теләк белдерүчеләр арасында Ясминә юк. Сез аның белән сөйләшеп карагыз әле.
Ярар, Мария Семёновна, сөйләшермен. Бик тели ул катнашырга, азрак ояла гына.

                                         * * *
Гөлсем Ясминәне өйгә кайтыр алдыннан уенчыклар кибетенә алып барды. Теләгән уенчыгын алганнан соң, балалар кафесына туңдырма ашарга керделәр.

– Кызым, тренерың сине мактады бүген, – дип сүз башлады Гөлсем. – Башкалардан күпкә әйбәтрәк шуа, диде. Мин синең белән горурланам!

Кызчыкның мактау сүзләренә исе китмәде. Сүзсез генә туңдырма ашавын дәвам итте.

– Тиздән зур конкурс була, диде тренер апаң. Син катнашасыңдыр бит?

– Юк, – диде Ясминә олыларча катгый итеп.

– Нигә, кызым? Анда җиңсәң, беләсеңме, мин сиңа нәрсә бүләк итәм?

– Миңа бернәрсә дә кирәкми, әни. Мин бүген егылып кулымны авырттырдым. Башка бармыйк әле анда, ә?

– Кая, күрсәт әле кулыңны, – Гөлсем кызының кофтасын күтәрде. – И-и-и, алай гына була инде ул, кызым. Каты авыртамыни?

– Хәзер юк. Анда вакытта авыртты. Тик мине кызганасы урында, дөрес эшләмәдең дип орыштылар…

Ясминә күпме генә карышса да, үзенекен итте Гөлсем: конкурста катнашырга күндерде кызын. Үзе дә, эшләрен тизрәк тәмамлап, кызына көч биреп торырга җыенган иде дә – ашыгыч рәвештә компаньоннар белән очрашуга барырга туры килде. Ничек кирәк, шулай тиз-тиз килешү төзеделәр дә, спорт сараена ашыкты хатын. Тик ярты юлда бөкегә эләкте. «Ясминә чыгыш ясаган вакытка өлгермим бугай инде», – дип борчылды Гөлсем, нигәдер өметләнгәндәй як-ягына каранды. Тик каршыдагы машиналар бик акрын кыймылдады.
Шулчак Гөлсемнең телефоны шалтырады.

– Алло!

– Исәнмесез! Бу Мария Семёновна иде әле, Ясминәнең тренеры. Ясминә... – трубкадагы тавыш өзелде.

– Ни булды кызыма? Алло! Ал-ло!

Берни дә ишетелмәгәч, Гөлсем номерны яңадан җыйды.

– Ни булды Ясминә белән? – дип кычкырды ул трубкага.

– Тынычланыгыз, зинһар, – диде тренер, – чыгыш вакытында Ясминә уңайсыз егылды. Тик хәле алай ук куркыныч түгел, борчылмагыз. Аягын имгәтте бугай. Аны «Ашыгыч ярдәм» белән алып киттеләр.

– Кайсы хастаханәгә?

Бераздан елаудан шешенеп беткән ана хастаханәгә йөгереп керде. Юлда очраган табиб аңа барысын да аңлатты, күз яшьләрен кызына күрсәтмәскә кушты. Ясминәнең аягы сынган булып чыкты.

– Сөяк ике җирдән сынган, бер-ике көн күзәткәннән сон өйгә кайта алачаксыз. Берәр ай гипста булырга туры киләчәк кызыгызга, – диде табиб. – Тик сез борчылмагыз. Балаларның сөяге тиз ялгана, бер айдан соң янәдән йөгереп йөриячәк. Тимераякта шууны гына ким дигәндә өч-дүрт айга кичектереп торырга туры килер.
Гөлсем күз яшьләрен сөртте дә Ясминә янына ашыкты.

– Әнием, мин җиңә алмадым, ачуланма, – диде кыз, күзләрен Гөлсемгә төбәп. – Мин юри түгел. Аягым тайпылып китте. Анда шундый күп кеше иде. Мин курыктым…

– Әй, кызым, ачуланаммы соң... Исән-сау терел генә тизрәк, – Гөлсем кызын кочагына алды. – Хәзер мин тиз генә өйгә кайтып киемнәреңне, уенчыкларыңны алып киләм. Тагын ниләр кирәк, кызым? Нинди тәмлүшкәләр алып килим?

– Ашыйсым килми, әни. Альбом белән фломастерларны гына алып кил. Минем бүлмәдәге өстәл тартмасында алар.

– Ярар, кызым, мин хәзер. Тиздән әтиең дә килеп җитә.

Өенә кайтып, кызының фломастерларын алыйм дип, өстәл тартмасын ачкан Гөлсем аптырап китте. Тартма төрле төстәге рәсемнәр белән шыплап тулган иде. Хатын аларны алып, берәм-берәм карый башлады. Азрак җитешсезлекләр булса да, алты яше яңа тулган бала өчен рәсемнәр бик матур иде. Зур кеше ясаган диярсең. Үзләре бер-берсенә охшамаган. Юкка гына курчак урынына буяулар сорамый икән бит кызы – булачак рәссам үсеп килә түгелме соң? Күңеленә килгән уйдан Гөлсем үзалдына елмаеп куйды. Ниһаять, ул барысын да аңлады. Үзенең балачак хыялын кызына көчләп таккан икән бит Гөлсем! Ясминәнең көн саен диярлек: «Әни, кара нинди рәсем ясадым», – дигән сүзләренә игътибар да итмәде. Моннан соң ул бервакытта да кызының теләкләренә каршы килмәс. Теләсә – рәсем ясаучы, тели икән – биюче булыр. Исән-сау гына булсын!

Фотог: https://ru.freepik.com/free-ai-image/scene-from-care-job-with-young-child-patient-being-take-care_138373782.htm#fromView=search&page=1&position=34&uuid=38fe4e96-fd15-4b0c-a6b3-e5335913f464&query=%D0%BC%D0%B0%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D1%8C%D0%BA%D0%B0%D1%8F+%D0%B4%D0%B5%D0%B2%D0%BE%D1%87%D0%BA%D0%B0+%D0%B2+%D0%B1%D0%BE%D0%BB%D1%8C%D0%BD%D0%B8%D1%86%D0%B5+%D1%81+%D0%BC%D0%B0%D0%BC%D0%BE%D0%B9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар