Логотип
Проза

«Тормыш режиссеры»

Көзгедəн миңа томырылып карап торган кешене таныр өчен, күзлəремне йомдым. Юлəр, күз йомып, кеше танып була мени инде? Ачтым. Юк, үтерсəң дә, танымыйм бу кешене.

 

Көзгедəн миңа томырылып карап торган кешене таныр өчен, күзлəремне йомдым. Юлəр, күз йомып, кеше танып була мени инде? Ачтым. Юк, үтерсəң дә, танымыйм бу кешене. «Син кем?» дип, сорыйсы килə килүен, тик каһəр генə төшсен, эндəшеп булмый, тавыш чыкмый. Кем бу, күз буучымы, бурмы, йə булмаса берəр изгеме? Минем җəфаланганны сизепме, башка сəбəп белəнме, беренче булып ул эндәште: – Мин – синең “Тормыш режиссерың!” – Ә?! Тормышның да (җитмəсə минеке бит əле!) режиссеры буламыни? – Ник булмасын, син бит мине үзең тудырдың. Тукта, брат! “Тормышымның режиссеры” булганына ышанырга да риза, тик менə аны тудырганыма... Юк, юк, монысы инде була торган эш түгел! – Нəрсə? Мин сиңа хатын-кызмы əллə, тудыру эшлəре белəн шөгыллəнергə. Кем син, ничек минем көзгегə кердең? – димен, тавышыма шактый гына усаллык чаткылары кертеп. – Мин синең белəн шаярырга бала-чага түгел ич, – дигән була. Вәт, имансыз!

Полиция чакырыр идең, кесə телефоным кесəдə юк булып чыкты, җитмəсə, фатирда да берүзем генә булганына төшендем. Булды, болай булгач, мин әйтәм, бетте баш, калды муен серәеп!

Тегеңə күз салам. Тукта, тукта бу бəндə белəн без бер-беребезгә охшашып торабыз түгелме соң? – Әлбəттə охшашбыз, – ди бу, минем уйларымны укыгандай. Һəркемнең “Тормыш режиссеры” үзенə охшаган була, тик кайберəүлəр аны танырга гына телəми.

Инде əзрəк иялəштем димме, курку-аптырау хисе чигендеме, якынрак килдем. Әстəгъфирулла, күзлəр дə бертөсле, уң бит очында шул ук миң, килеш-килбəт тə бертөрлерәк, борын тучны минеке инде – ямшек! Вот, сиңа, мə!

– Ах, синмени əле ул институтның беренче курсында ук укуны ташларга ярдәм итүче, ничə ел йорт салдырып бетертмәүче! Тагын, тагын... – тагын бик күп булган һəм булмаган гаеплəрне тезəргə исəбем бар иде барлыгын, тик аякларым камырланып, идəнгə лып итеп утырдым да, күзләремне йомдым.

Бераз хəл кергəнен тойгач, инде бу “Тормыш режиссерым” дигəне югалгандыр дигəн өмет белəн, көзгегə карыйм. Шунда икəн, шельма, позициясен генə үзгəрткəн – ул да минем кебек, идəнгə җәелеп утырган. Хəзер, хəзер... Кулларым белəн нидер эзли башладым, берəр нəрсə килеп элəксə, көзгене бəреп, тегене челперəмə китерəм. Нəрсə, бер көзгелек кенə акча тапмас дисеңме мине?!

– Хамидулла, кулларыңны бутама əле шул кадəр, болай да бөтен караватны биләгәнсең!

Тукта, “Тормыш режиссерым” хатын-кыз тавышы белəн сөйли башлады түгелме соң? Җитмәсә, төрткəли.

Нəрсə булып бетте дисезме? Нəрсə булсын инде, хатынның шулкадəр төрткəлəвенə уянып киттем! Ул арада будильник та шалтырады. Мин төш белəн өн арасында буталган арада, хатын: – Йə, тор, нəрсə, иркəлəнеп ятасың сабый бала кебек. Марш душка! – дип, беренче маршрутыма “указание” биреп тə өлгерде.

“Тормыш режиссерым” белəн сүз көрəштереп азапланмыйм мин, җəмəгать, маршладым душка!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар