Логотип
Проза

«Шайтан таягы»

Авылда шаянлыгы, шул ук вакытта хәйләкерлеге белән даны чыккан Гобәй абзыйның өч кызы бер-бер артлы кияүгә киткәч, моңа кадәр «кияү» дип дәшәргә күнегелмәгән тел, бераздан бу сүзгә ияләшеп китте. Хәзер Гобәй абзагызның телендә шул бер сүз – кияү балакайлар!

Авылда шаянлыгы, шул ук вакытта хәйләкәрлеге белән даны чыккан Гобәй абзыйның өч кызы бер-бер артлы кияүгә киткәч, моңа кадәр «кияү» дип дәшәргә күнегелмәгән тел, бераздан бу сүзгә ияләшеп китте. Хәзер Гобәй абзагызның телендә шул бер сүз – кияү балакайлар! 
– Кияү балакайлар кайтырга тиеш әле!
– Кияү балакайларны озаттык! 
– Кияү балакайлар күчтәнәче әле монысы!
– Кияү балакайлар булышып китте... 
Гобәй абзый белән Галимә түтинең иркен, мул тормышлы йортлары да: «Кайтыгыз, рәхәтләнеп ял итегез, булышыгыз, сыйланыгыз», – дигән кебек, әллә кайдан үзенә чакырып тора шул! Алар ни дисәң дә, дөньяны көтә белделәр: нәкъ менә ачкыч белән йозак шикелле. Чиләгенә күрә капкачы булмаса, авылдашларыннан бер баш аерылып та тормаслар иде, бәлкем. Малны да күпләп асрадылар, умарта да тоттылар. Җиләк-җимеш бакчасы турында әйтерлек тә түгел. Хуҗалыктан килгән табыш өстенә, хезмәт хакы да бар бит әле. Берсе колхозда баш хисапчы булып эшләсә, икенчесе – сатучы. Шулай булгач, иптәшкәем, мондый шартларда да баемасаң, гөнаһлы булырсың. 
Бер-бер артлы үсеп, буйга җиткән кызлары да кияүләрнең шәпләрен эләктерде! Өчесе дә затлы нәселдән, тәрбияле, укымышлы. Кече кияүләре Кәбир генә кала малае булып чыкты, калганнары, нәкъ үзләре кебек – авылныкылар. Уңды Гобәй абзагыз, кияүләреннән уңды! 
Кәбиргә дә мәгәр, тел-теш тидерерлек түгел. Кала малае булса да, бер дә тик тора белми. Ай саен атасыннан, ягъни Гобәй абзыйларның кодасыннан калган «Москвич»ы белән кайтып төшә дә, киткәнче шуның белән мәш-мәшәрә килә! Кайткан саен шул машинасын сүтеп кормаса, күңеле булмыйдыр инде, күрәсең. Инде сүтү-җыю эшләре иртәрәк бетсә, яшелчә-җимешләргә сибәргә әзерләп куйган зур чиләктәге суның төбенә төшкәнче «тимер атын» юарга керешә. Бигрәкләр чисталык-пөхтәлек ярата инде. Дәваханәдә эшләве дә килешкән, әйтик. Хуҗалыктагы эшләрдә булышмаса ни! Ул кадәр җир җимертеп эшләрлек эшләре юк, үзләре дә әле картаеп беткән әби белән бабай түгелләр. Кулдан килгән кадәр барысын да үзләре маташтыра, Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән генә аермасын. Менә озакламый бәрәңге алыр вакыт җитә, аннан каз өмәләре, сугымнар. Вәт, андый чакларында ярдәм әзрәк кирәгер. Шәт, кияү машинасы белән бераз булашмый торыр мужыт, иншалла! Аннан бит әле, төптәнрәк уйлап карасаң, әллә ничәнче елгы «сазаган» кияү дә түгел, эп-эсвежий – быел Яңа ел бәйрәмнәрендә генә туйлары булды. 
Гобәй абзый болай артык юмарт булмаса да, Галимә түтинең саран булмавы аркасында, үлчәүләр тигезләшеп кенә тора. Ягъни, мәсәлән: «Быел бал юк, мичкәләп ташырлык булмады», – дип, Гобәй абзый сөйләнеп торган арада, Галимә түти балаларына юк балны «мичкәләп» таратып өлгерә. Гобәй абзыйның: «Чия быел үзебездән артмас», – дигәне, Галимә түти телендә башкачарак яңгырый: «Шөкер, әле сораучы булса, сатырга да җитә».
Юк, алай бик бетереп ташламыйк әле абзыйны да. Алай дигәч тә, мин язганча да, сез уйлаганча да түгел. Әнә, күрәсезме, шәп-шәп атлап, кияүләре белән кар базыннан теге айны җыйнаулашып җыеп кайнаткан җир җиләге кайнатмаларын ташып маташа. Кызлары: «Әткәй, әллә үзегезгә калдырмагансыз да инде, бик күп алып чыккансыз?» – дигәч кенә, чынлап та шулай булуы ачыклана. «И-и, әтәгез шундый инде ул, юмарт», – дип, Галимә түти юкә чөен кага-кага, берничә банка җиләк кайнатмасын янәдән кар базы авызына илтергә куша. Инде бу вакытта, язганымча, Кәбирнең дә эшләре төгәлләнүгә табан. Ул да авыл күчтәнәчләре белән тулган багажнигын ябарга чамалап тора. Район үзәгендә яшәгән ике кызы белән кияүвенә авыл аша үткән автобуска гына чыгасы. Аларның да сумкалары күптән әзер, шыплап тутырылган. Күзләрне бераз яшь тамчылары да чылатып ала, бигрәк тә кызларның әти-әни нигезеннән аерылып китәселәре килми: кияүгә чыккач туган нигезнең кадере тагын да ныграк арта икән, күңел күзләре ачыла. Ниһаять, Галимә түти белән Гобәй абзыйның: «Күмәк эш үрчемле булыр дигәндәй, бәрәңге алган вакытны чамалап кайтырсыз инде», – дигән сүзләре белән озату-аерылышу миссиясе тәмамланып, капка төбе тынып кала.
Шулай көннәр – төнгә, төннәр көнгә матур гына ялганып барган кичләрнең берсендә төп йортта шундыйрак сөйләшү була. 
– Карале, карчык, мәйтәм безнең Кәбир кияү авылга кайткач, бер дә эшләргә таба түгел кебек. Синеңчә ничек?
– Әлләче, мин аның артыннан күзәтеп йөриммени, каян белим? 
– Менә мин исемә төшереп-төшереп карыйм да, ышто-то искә төшмирәк тора.
– Синең хәтер белән минем хәтер инде, ташка үлчим кебек хәзер.
– Ул кадәр бетереп ыргытмәле, карчык, пенсиягә чыкканга нибары биш кенә ел бит әле.
– Башымны юк белән катырмале, сөйләнеп утыртып, чәемне суытып бетердең. Суык чәйнең аның ни рәхәте!
Башка кешене белмим, ну Гобәй абзый карчыгы кызып китсә, шаян сүз кыстырып абыстановканы «суытып» җибәрергә күп сорамый. Бу аның тавыш-гауга яратмавыннанмы, әллә хәйләкәрлегеннәнме, белгән юк. Иң мөһиме – нәтиҗә! 
– Карчык, башны юк белән катырып буламыни, клей белән генә катырып була ич!
Булды, булды гына, әттәгенәсе! Әнә Галимә түтиегез дә көлеп җибәрде: Гобәй абзыйга да сүзне дәвам итәргә җай килде. Тагын ниләр турында сөйләшкәннәрен, укучым, мин үзем дә калганын ишетмәдем, шуңа күрә ачуланмагыз, сезгә дә җиткерә алмыйм.
Бәрәңге алуны быел халык иртәрәк башлады. Сентябрьнең беренче көннәрендә үк кар күренү дә бераз куркытты бугай. Галимә түти белән Гобәй абзый да кешедән калышмады, билгеле. Ялт иттереп балалары да җыелышты. Нурания белән Кәбир әлеге дә баягы теге егерме еллык «Москвич» белән җомга кичендә үк кайтып төштеләр. Бәхеткә каршы, шимбә иртәсе җанга бик мәслихәт кенә булып ятып тора: кояш җәй белән ярышкан кебек кыздыра, күктә бер генә болыт әсәре дә юк. Әйтерсең, атна башында кар бөтенләе белән яумаган. Галимә түти өмәгә кайтучыларны сыйларга аш-суны әзерләсә, Гобәй абзый көрәк-чиләк, капчык кебек әйберләрне кайгыртты. Көрәкләр саны – кияүләренчә, чиләкләр саны – кызларынча иттерелеп, бәрәңгелек ягына чыгарылып куелган иде. 
Кызлар савыт-саба юып, өстәлне җыештырган арада, ир-атлар ындыр ягына чыга тордылар. Бәй, кая соң әле Кәбир кияү?! Гобәй абзый көрәкләрне калган ике киявенә тоттырды да ишек алдына китте. Ни күрсен, тегесе машина сүтеп маташа! Гобәй абзыйның теле аңкавына ябышты. Нишләсен инде, бераз таптанып торды да, кул селтәп, яңадан бәрәңгелек ягына атлады.
Төштән соң да, рәхмәт төшкере, кече кияүнең эше каты булды – машинасын ашыкмый гына, бөртекләп юа башлады. Нураниясенең: «Үзем юам, син бәрәңге казыш», – дигәненә: «Нишләп мин хатынымнан машина юдырырга тиеш әле, инвалид түгел ич мин», – дип кенә елмайды.
Хуш, бәрәңгеләр алынып, мунчалар керелеп, бәлешләр ашалып, балаларны озатыр сәгатъ тә сукты. Гадәттәгечә, алып китәргә мулдан әзерләнгән күчтәнәчләрне урнаштыру процессы башланды. Кәбир дә, гадәттәгечә, «Москвич»ының багажнигын киң итеп ачып куйды: «Бу юлы бәрәңге дә булгач, сыймаганнарын кабинага куярмын – урын җитәрлек». Тик нишләптер күчтәнәчләр салынган сумкаларны берәм-берәм Гобәй абзыйның «Жигулие»на гына төяделәр. Аннан ул машина ачкычын олы киявенә бирде дә: «Бу юлы бәрәңге дә алып китәсегез булгач, автобуста җәфаланып йөрмәсеннәр, машина белән китсеннәр дип, әниегез белән атна башында ук киңәшләшеп куйган идек. Зур эштән коткардыгыз, рәхмәт! Юкка әйтмиләр бит, тик торганга шайтан таягын тоттырган, дип. Үзегезгә йорт-бакчалар җитештергәнче, рәхим итеп, булганын алып китәрсез, иншалла! Хезмәт яратканга берни дә жәл түгел».
Юлда Кәбир – хатыныннан: «Бабай нинди шайтан таягы турында сөйләде ул, аңлап бетмәдем?» – дип төпченә башлаган иде дә, Нурания (әтисе кызы шул!): «Әллә, үзем дә аңламадым», – дип кенә җаваплады. Буш кул белән әтиләренең фатирларына килеп кергәндә генә барып җитте төпчек кияүгә шайтан таягы! 
Менә шулай хәйләкәр Гобәй абзый төпчек киявен акылга утыртты. Алдагы кайтулары каз өмәсенә туры килгән иде. Кәбир бабасы янында: «Нәрсә эшлим?» – дип, бөтерелеп кенә торды. Шулай булгач ни, хезмәтенә күрә – хөрмәте дә! Бабасы зерә дә юмарт аның. Калага китәргә җыена башлагач, элеккечә күчтәнәчләр дә, кичә суелып, тазартылган казлар да багажникка әйбәт кенә кереп утырдылар.
Инде Кәбирнең үзенең кыз биреп, бабай булганына да ярты елдан артык. Кияүләре авыл малае – бик уңган-булган. Бабаларының шәһәр читендәге йортларына кунакка килгәндә дә, кул кушырып утырмый. Хәер, әгәр киресе булса, Кәбирнең Гобәй бабасыннан откан менә дигән тәҗрибәсе бар – тик торганга шайтан таягын тоттырган!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар