Логотип
Проза

Шайтан кайда яши?

Хикәя

 Хикәя


   Әлфия кычкырып елап җибәрде. Аш бүлмәсендә иртәнге чәйгә куеласы  кайнар коймак тулы тәлинкә идәнгә төшеп чәлпәрәмә килде. Әмма Фәния карчыкта иңде коймак кайгысы калмаган иде. Оныгы шулкадәр нык кычкырып җибәргән икән, димәк, шайтан шомлыгы нидер кылган аңа. Шундый уй аның аякларын йөгертеп диярлек оныгы янына алып чыкты. Тик оныгына берни булмаган. Исән-имин ул. Хәтта тәпиләрен дә юрган астыннан чыгармаган килеш чәчләрен аралап утыра. Фәния карчык көненә ничәмә-ничә әйтә торган «Сөбеханалла»сын  тагын кабатлады.
– Сөбеханалла, бәбчегем. Шундый да калын толымнарыңны үзең тарыйсың бит! – дип, Әлфиянең аркасыннан сөеп алды. Оныгының калын толымы эчендә буталып калган тарагын, әлбәттә, күреп өлгергән иде иңде ул.
– Кызым, әллә шайтан чәчеңне  тартып авырттырдымы? – дип, оныгының күзләренә генә карап, чәчләреннән сыйпап сөйде. Оныгы исә, әле генә акырып елаганын онытып, елмаеп ук җибәрде һәм һич көтмәгәндә әбисеннән теге шайтан турында сорады:
– Әбием,  минем чәчемнән тарткан шайтан кайда яши ул?
   Әбисе инде Әлфия кулындагы таракны  үзенең җыерчыклы кулларына күчергән дә, җай гына  оныгының чәчләрен аралый-аралый, шул сорауга җавап эзли.
– Шайтанмы, кызым, – ди  дә бераз уйланып торгандай итә. Аннары шайтан турында үзенең белгәннәрен оныгына сөйли башлый. – Шайтан ул, кызым, дөньяның иң мәкерле нәҗесе. Ул гел адәмнең җанына кереп урнашырга тырыша һәм керә дә. Адәм җанында ихтыяр көченең урыны буш булса...
    Әлфия инде  әбисенең кулларына ук тотынып утырган, курка ул шул шайтан дигән нәрсәдән һәм тагын сорап куя:  
– Әбием, миндә ихтыяр көче бармы ул? 
Фәния карчык тамчы да икеләнергә урын калдырмаган тавышы белән: «Әлбәттә, бар, кызым, – ди, – син бит минем кызымның кызы!
Әлфия инде әбисенең кочагына ук кереп оялаган, уянгандагы кирелеген бөтенләй исеннән чыгарган. Әбисенең җылы куенында аңа шайтан да  куркыныч түгел. Шундый рәхәт тә!
– Әбием, миңа синең белән шундый да рәхәт, – ди, Әлфия һәм әбисенең кулларыннан алып, аш бүлмәсенә әйди. Аның  коймак белән чәй эчәсе килә.
 Фәния карчык ни-нәрсәнедер исенә төшерергә тырышкандай урынында таптанып алды да:
– Ярар, кызым, коймак белән чәй эчәрбез, Аллаһы боерса, – дигән сүзләре белән аш бүлмәсен таба китте. 
Әлфия дә  «әһ» дигәнче  юынып, аш бүлмәсенә килеп керде һәм аптырап калды: әбисе әллә елап утыра инде?  Бәбиләр генә, нәниләр генә елыйдыр дип уйлый иде ул. Ә монда әбисенең йөзен каплаган куллары буйлап күз яшьләре агып төшкән... Кыз, әбисен юатырга теләп, бар көченә аңа таба талпынган иде, таеп егылып китте. Өстәвенә, терсәгенә таянып торыйм дигәндә, беләгенә нидер кадалды да кан бәреп чыкты. Тик Әлфия авыртуны сизми дә кебек: чөнки әби кадәр әбисе елап утырсын да... Әлфия канаган кулын артынарак яшерә төшеп, әбисенең алдына килеп тезләнде: «Әйт, әбием, кем тиде? Ник елыйсың?» – дип, әбисенең кулларын үзенең нәни учларына алды.
– Шайтан, балакаем, шайтан  юлдан яздырмакчы. Әнә, чәй эчәргә дигән майлы коймакларымны кулымнан төшертеп җибәргән, мәлгун, – диде дә үзе дә Әлфиясен кочаклап алды.
   Әлфиянең җәрәхәтләнгән бармагы сулкылдап авырта башлады, һәм кыз нәрсәгә абындым соң мин дип, идәнгә күз салган иде, аптыраплар калды: шулкадәрле дә тәмле хуш исле, күпереп торган майлы коймаклар, идәнгә сибелеп, бихисап тәлинкә ватыклары белән буталган икән бит. Төшенде кыз: ул майлы коймакларга таеп егылган, ә тәлинкә ватыклары аның беләген яралаган икән бит. Менә хәзер чәй эчәргә дип пешерелгән коймаклар ич инде болар... Әлфия  яралы кулын  әбисенә күрсәтмәскә тырышыбрак кына юыну бүлмәсенә узды. Аннан себерке, идән чүпрәге алып чыгып, бүлмәне тәлинкә ватыкларыннан арындырды, идәнне сөртеп чыкты. Әбисе оныгының эшеннән канәгать калып, уйланып торды да:
– Аллага шөкер, үстең инде, кызым, йорт эшләрендә булышчым син минем, –дип, оныгын аркасыннан сөеп куйды. Аннары тагын өстәл тирәсендә кайнаша башлады. «Сабыр итик, калган камырымны гына ишлим дә, яңа коймаклар да  пешәр хәзер, шайтанның сүзен сүз итеп булмый бит инде, рәхәтләнеп чәй эчәрбез Аллаһы боерса», – дип сөйләнә-сөйләнә коймак туглый башлады.
     Әлфиянең кулы да авырта, әбисе әйтмешли, җаны да сызлый бугай. Кирәк бит, ул шайтан күренми-нитми генә әнә нинди явызлыклар кыла ала икән.
Яңа коймак әзер булганын озак кына көтәргә туры килде. Әлфия әбисенең җыерчыклардан гына диярлек торган кулларына карап, теге шайтан турында уйланды: нинди икән ул?  Ак төстә түгелдер  инде. Явыз көчләр кара-караңгы була бит. Коймак тулы  тәлинкә әбисенең кулыннан төшеп киткәч, сикереп-сикереп биегәндер дә әле. Ул телевизордан күргән кара көчләр, кешеләргә начар булса, чынлап та сөенәләр бит. Начар малайларны кызларның чәчләрен тартырга да шулар котыртадыр. Әлфиянең  күз алдына ямьсез, бик ямьсез булып килде ул шайтан. Залга чыкты да кулына төсле каләмнәр алды Әлфия һәм  шул шайтанның сурәтен ясый башлады. Абау! Бигрәкләр котсыз икән лә ул хәшәрәтләр. Әнә ул, кулына коймак тулы тәлинкә тоткан әби артында басып тора. Әмма әбисенә якын килә алмый, чөнки  Әлфиянең әбисе иманлы, ягьни алдашмый, эшчән, чиста, тәмле телле, гел яхшы гамәлләр генә кыла торган кеше. Андыйларга шайтан  якын да килә алмый ди.Тик явыз – явыз инде ул. Шайтан башка кеше тавышы белән кычкырып җибәрә ала, абындырып ега, хәтта канлы яралар да ясый... Ап-ак кәгазь битендә –коточкыч ямьсез шайтан. Кемгә явызлык кылырга ниятли инде ул? Әбигәме? 
– Тукта! – дип кычкырып җибәрде Әлфия, – син бит әбиемне минем тавышым белән кычкырып каушаткансың! – Әлфия шайтанның  ачык авызыннан әбисенең колагына кадәр тавыш дулкыннары ясады. Менә – әбисе. Нинди әйбәт бит аның әбисе. Кыз үзе ясаган әбисе сурәтен бармак бите белән генә сыйпап алды.  Менә әбисе кулындагы тәлинкә... Ул бит шайтан Әлфия тавышы белән кычкырып җибәргәч, әбисе кулыннан төшеп киткән. «Әгәр мин кычкырып елап җибәрмәгән булсам, шайтан минем тавыштан файдалана алмас иде». Күңеленә килгән бу уй аңа бик  дөрес уй булып тоелды. Кыз тиз генә урыныннан торып әбисе янына чыкты.
– Әбием, – диде ул, кулындагы рәсемгә күрсәтеп, – әгәр мин кычкырып елап җибәрмәгән булсам, шайтан явызлык кыла алмаган булыр идеме?
– Соң, әлбәттә, кызым... бик вакытлы чыктың, коймак та әзер... Үзен күргәч шайтан да чыгып качкандыр, – диде рәсемгә күз төшергәч. – Бигрәкләр дөрес күргәнсең, балакаем! Шул кирәк ул мәлгунга!
Әби кызны кочаклап алып алдына ук утыртты.  Аннары: 
– Юк, кызым, берни кыла алмас иде, әгәр син кычкырып еларга теләвеңне җиңеп, сабыр итсәң, ихтыяр көчеңне эшкә җиксәң, шайтанның эзе дә калмас, таркалып җилгә очар  иде. Синең җаныңда ихтыяр көче урыны буш булса, шунда шайтан керә дә оялый бит инде, – дип аңлатты.
       Әлфия янә үзенең җанына мыскыллы елмаюы белән кереп баручы шайтанны  күз алддына китерде һәм әбисенә тагын теге соравын бирде:
– Әбием, миндә бармы ул ихтыяр көче?
– Булмыйча! Син хәтта кулыңны пыяла кискәч тә кычкырмыйсың, еламыйсың! Бар ул синдә ихтыяр көче, бар! Начарлык ихтыяр көче җитмәгән җирдә үрчи. Яхшылыкка гел сәбәп итәргә кирәк, кызым, – диде дә кап-кайнар коймакларны Әлфиянең алдынарак этәрде.
                        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар