Логотип
Проза

Өянкеләр сере 2

Ничә еллар кузгатмаган бу авыр истәлекләрне нигә исенә алып, гел таныш түгел кызга чишелеп китте соң әле ул?

Халидә ГАЛИМОВА

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/oiankelar-sere)

Илсаф тагын әллә нишләп китте. Кем соң бу сәер кыз? Күп булса, егерме яшьтән өстәрәктер. Тик бөтенләй хәзерге кызларга охшамаган. Киеме дә бик үзгә, артык тыйнак. Сөйләшүе дә басынкы, акыллы. Шул ук вакытта нәрсәсе беләндер үзенә тартып тора. Күрешкәннәренә күпме генә, ә Илсафның кыз яныннан кузгалып китәсе килми. Шуңадырмы, ул өзелгән сүзне үзе ялгап җибәрде:

– Әйе, бу өянкеләр чынлап та бик күп сер саклыйдыр. Беләсегез килсә, яшь чагымда мин дә килеп аларга иң яшерен серләремне сөйли идем...

Ничә еллар кузгатмаган бу авыр истәлекләрне нигә исенә алып, гел таныш түгел кызга чишелеп китте соң әле ул? Кирәк түгел. Гомеренең шушы мизгеленә җитеп, Илсаф бер генә фикергә килде: бу дөньда яшәр өчен, һәрвакыт аякта басып калыр өчен ике әйбер генә кирәк: байлык һәм власть. Башкасын сатып та алып, тартып та алып була. 

– Кызык, ә Сезнең нинди серләрегезне белә инде бу өянкеләр? 
– Хәзер аларны искә алуның кирәге юк дип уйлыйм.

– Бәлки, Сез хаклыдыр. Тик менә беренче тапкыр кайтканда миңа бер сигез яшьләр тирәсе иде. Әнием мине шушы өянке янына алып килде. Бер әйбер бик истә калган: өянкегә юнып кемнәрнеңдер исемнәре язылган иде. Әнием шул исемнәрне бармаклары белән сыйпап үкси-үкси елады. Мин аларны укырга тырышып карадым, тик кемдер аларның өстеннән балта белән чапкалаган иде.

Илсафның өстенә салкын су сипкәндәй булып ките. Юк, моның булуы мөмкин түгел! Нигә соң әле авылга кайтып аяк басмас борын, язмыш якасыннан алып, аны үткәне каршысына китереп бастыра? Илсаф, ирексездән, өянке кырына килеп басты.

– Менә күрәсезме, ул эзләр әле һаман да бар. Әйтерсең лә башта кемдер өянкегә уеп исемнәрен язган, ә аннары кемдер аларны юнып ташлаган...

Чынлап та, сакланган икән бит. Укырлык аңларлык түгел, тик Илсаф андагы исемнәрне бик яхшы хәтерли.

– Әниегезнең исеме ничек иде? – дип сорады ул үз тавышын үзе танымыйча.
– Замира. Без күп еллар читтә яшәдек. Әбиемнәргә кунакка кайтсак, әнием шушы авылга килми калмый иде. Монда аның туганнары яшәгән. Әни бу турыда бик аз сөйли иде. Үткәннәрен, яшь чагын сораштыра башласаң, эндәшмәскә әйләнә, шуңа аны борчымас өчен, тора-бара бөтенләй сорашмас булдым.

Юк, ул түгел. И беткәнмени өянкегә исем язып йөргән халык? Җинел сулап, Илсаф сүзен дәвам итте:

– Кая шулчаклы ашыгасыз инде сез, гүзәл кыз? Чынлап та калыгыз, бүгенгә генә...
– Юк, мөмкин түгел, минем иптәшем Төркия кешесе. Без бөтенләйгә шунда күчеп китәбез. Ул якта, белгәнегезчә, ир ни әйтсә, хатын шуңа күнә.
– Ай-һай, бер дә ирдән дер калтырап торган хатынга охшамыйсыз.

Гөлназ тагын челтерәп көлеп җибәрде:
– Анысы дөрес. Ирем мине өзелеп ярата. Сүземнән чыкканы юк. Без институтта беренче курстан бирле дус идек. Аны әнием дә бик яратты. Ә китүемнең төп сәбәбе – иремнең әтисе авырып киткән. Шуңа вакытыннан алда кузгалырга булдык. Ярый, Илсаф абый, сау булыгыз. Сезгә сөйләп эчемне бушаттым. Ә өянкеләр миңа серләрен ачмады инде. Белеп булмый, бәлки сезгә сөйләрләр. Хәтимә апа алдында минем исемнән гафу үтенегез. Кич белән кереп утырам дип сүз биргән идем. Болай булгач, булмады инде...

Гөлназның сүзләрен дөресләгәндәй, кесәсендә телефоны шалтырады. Ул аны алып, Илсаф аңламаган телдә кем беләндер сөйләште. Аннары күзләре белән мәйдан ягына карап, кемнедер эзләп тапты да кул болгап чакыра башлады. Ул арада аларның янына ялтырап торган чит ил машинасы килеп туктады. Гөлназ күзләрен тутырып тагын бер тапкыр Илсафка карады да, кулын изәп, машинага кереп утырды. Ком тузанын туздырып машина китеп барды. Озак карап торды аларга Илсаф. Күңелнең әллә кай төшен кузгатты бу кызый. Юк, чибәрлеге белән түгел. Илсафның үз гомерендә нинди генә хатын-кыз күргәне булмады. Соңгы елларда бигрәк тә. Дөньяның дилбегәсе безнең кулда дип йөргән Илсаф кебек ир-егетләр кайда гына булмасын, саунадамы, банкеттамы, чит илдәме, дингез буендамы – яннарында озын сыйраклы яшь бер гүзәлне ияртми йөрмиләр инде. Тик бу кызны алар белән берничек тә янәшә куя торган түгел. Мондыйлар сөя һәм сөелә белә. Бу дөньяда бармак белән генә санарлык калган шушы затлар булганга бу җирдә мәхәббәт әле яшидер. Андый зат Илсафка бер генә очрады. Очрады да, бөтенләйгә китеп югалды. Карале тәмам иләсләндем бит, дип уйлап куйды Илсаф, мәйданга атлый-атлый.

Ул килеп җиткәндә мәйдан инде таралып килә иде. 

– И апаем, югалттым бит мин сине. Әйдәгез, кузгалыйк, яшьләр алар төнгә хәтле гүләйт итә. Әле кич утырабыз, Алла бирса. Кеше белән буталып, синең белән серләшергә дә вакыт тапмыйм.

– И Хәтимә апа, әле синең сөйләр серләрең дә бармыни миңа?

Илсаф, көлә-көлә, аны яратып, үз итеп кочып алды:
– Ачуланма инде, яме, мин бераз гына тегеләр янына барып киләм, – диде ул баядан бирле үзен көтеп торган колхоз председателенә күрсәтеп.
– И апаем, ике ут арасында утырам болай да, сөйлисе сүзем кеше әманәте бит!

Хәтимә апаның күзләрендә яшь ялтырап китте. Ул баядан бирле башын боргалап, кемнедер эзли иде. Чарасызланып, тагын як-ягына карады да болай диде:

– Аңлыйм, алар белән утырасың килгәнен дә аңлыйм. Тик озак торма, зинһар. Мин кунакларымны сыйлап, көйләп бетерүгә, кайтып җит, яме. Сүзем бик җитди.
– Ярар, Хәтимә апа, бер-ике сәгатьтән үзем китереп тапшырырмын, – дип, председатель Илсафны машинага күтәреп диярлек утыртты. 

Бер киткәч тиз генә кузгалып буламы соң инде! Сыгылып торган өстәлләр, дәртле җыр, бию... Хәмер парларына кушылган мактау сузләре... Болар барысы да Илсафның башын әйләндереп, күңелен алгысытып җибәрде. Бик яхшы белә ул үзен ни өчен мактаганнарын. Аның алдында күп ишекләр ачылганын, күп проблемаларны җиңел генә чишә алганын беләләр. Куштанлык дип аталган бу хәлне күп тапкырлар күрсә дә, бүген ничектер барысын да чын күңеленнән кабул итәсе килде, чөнки ул туган авылына кайткан иде. Юк, алай гына да түгел, бүген ул Гөлназ дигән бер сихри, чиста, гүзәл затны очратты. Кич буе күз алдыннан китмәде кыз.

Хәтимә апаларга кайтып туктаганда сызылып таң атып килә иде. Илсаф, кеше-караны уятмыйм, дип, капканы әкрен генә ачып, ишегалдына үтте. Шулчак, бөкрәеп, ишек төбендә утырган Хәтимә апаны күреп сискәнеп китте.

– И Алла, ни эшләп йокламыйсың, апа? Соң, мин җүнсезне көтәләрмени?
– Йокы кайгысымыни миндә! Хәзер теге дөньяларда да тынычлык таба алмам инде. Ничек күзләренә күренермен дә, ничек җавапларын тотармын? Соңгы әманәтен дә үти алмадым бит. Никләр кайтып күренү белән сөйләмәдем?! Никләр икегезгә дә барысын да ярып салмадым?! Үзегез теләсә нишләр идегез. Хәзер бөтенесе минем өстемә өелде дә калды. Ни хәлләр итим, киткән бит, киткән. Кереп тә тормыйча киткән...

Хәтимә апа шул сүзләрне тезде-тезде дә, алъяпкычы белән битен каплап, үксеп елап җибәрде. Көтелмәгән бу хәлдән Илсаф бераз телсез калды, айнып ук китте.
– Туктале, Хәтимә апа, ни булды, нинди әманәт? Ни сөйләргә тиеш идең? Кем киткән?

Тик әрнеп үксү көчәйде генә. Үзенең барыбер нидер аңлата алмасын чамалап, ул кесәсеннән дүрткә бөкләнгән берничә дәфтәр бите чыгарып бирде. Укый башлауга, Илсаф аның Диләнең үләр алдыннан Хәтимә апага язган соңгы хаты икәнен аңлады. Баштарак бу хатның миңа нинди катнашы бар дип уйлап куйса да, ахырына җитәрәк чүт аңын җуймады. Мәрхүмә калтыранган куллары белән ахирәте, яшьлек дустына соңгы серен, еллар, чакрымнар аша соңгы үтенечен язган иде:

«...Хәтимә жаныкаем, башка ышанып тапшырыр кешем юк. Сине бәләкәй чактан ук беләм. Яшь чагымда дустым, сердәшчем булдың. Илсафка булган саф мәхәббәтемнең шаһиты да син идең. Күп еллар араны өзми хат алыштык. Син бик күп әйбердән хәбәрдар булдың. Тик ничек кенә булмасын, мин сиңа соңгы серемне ача алмадым. Инде үлем түшәгенә яткач, кеше бу дөньяга бөтенләй икенче күз белән карый башлый икән. Гомеремнең соңгы мизгелләре җиткәнен җаным-тәнем белән сизәм. Шуңадырмы, мәңге гафу итмәс кешеләремне дә кичерәсем, гомерем буе саклап килгән серемне ачасым килә. Бу хәлләрне китап итеп язарлык булса да, инде минем хәлем дә, вакытым да калмады. Син акыллы, изге күңелле кеше, барысын да аңларсың дип ышанып калам. Хәтереңдәдер, Илсаф, берни анлатмый, Казанга китеп югалгач, ничә көннәр үземә урын тапмый йөргәнемне. Елый идем дә сиңа керә идем... Инде башка чара тапмагач, йөз суымны түгеп, кайтып китәсе көнне мин аның әнисе янына бардым. Капка кырыеннан да үткәрмичә әйткән сүзләре һаман да исемдә: 
– Апаем, син инде Илсафны оныт. Аның хәзер үз юлы. Үзем гомер буе авылда чиләндем. Алла бирса, улымны аяк атлатып кайтарып та йөртмим, авыл кызлары белән бәйләндермим дә. Аның язмышы да, насыйбы да – шәһәрдә. Берүк башын бутап йөри күрмә. 

Ничек абыйларга кайтып җиткәнемне белештермәдем. Шул кичне үк авылыбызга кайтып киттем. Өметемне өзми Илсафтан хәбәр көттем, килмәде. Шул чакта кунакка Ташкент ягыннан әниемнең олы апасы кайткан иде. Минем кая барып бәрелергә белми йөргәнемне карап торды да:

– Үскәнем, әйдә үзем белән. Теләсәң – эшләрсең, теләсәң – укырсың», – дип, үз куллары белән әйберләремне җыйды, әти-әнинең ризалыгын алып, мине үзе белән алып китте... Ул вакытта миңа барыбер иде. Өзелеп яраткан, бөтен барлыгымны, мәхәббәтемне, яшьлегемне биргән кешенең мине шулай кинәт ташлап юкка чыгуы тәмам исәрләндерде. Апага ияреп, ул кая алып барса – шунда барам, ни кушса – шуны эшлим. Пропискага керү мәсьәләсен хәл итә алмагач, апа хәйләгә тотынды. Миңа үзенең үлгән кызы Замира таныклыгы белән паспорт алып, шул исем белән укырга да, пропискага да кертте. Еллар узды, мин үзем дә чын исемемне авылга кайткач кына искә төшерә идем. 

(Ахыры: http://syuyumbike.ru/news/proza/oiankelar-sere-3)

Изображение от freepik

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар