Логотип
Проза

Өянкеләр сере

Илсаф килеп төшкәндә, мәйдан ару гына кызып бара иде.

Халидә ГАЛИМОВА

Илсаф килеп төшкәндә, мәйдан ару гына кызып бара иде. Машинасын кая куярга белми як-ягына каранып торганда, кемдер авылча шапылдатып җилкәсенә сукты.

– И апай, көттердең дә. Без инде кайтмый икән дип, мәйданга чыгып киткән идек. Ярый Хәтимә апаң очлы күз күреп алды. Тәки эзләп башың катар иде, – дип, җизнәсе сөйләнә-сөйләнә ике куллап күреште дә Илсафның машинасын куярга урын күрсәтте, аннан ай-вайга карамыйча туган-тумача утырган якка әйдәде. Алар, халыкны ера-ера, мәйданның икенче башына уздылар. Илсаф, башын як-якка борып, танышларын эзләде, танымаса да, җизнәсенә ияреп, кемнәргәдер сәлам бирде. Иң беренче аларны каршы алырга олы башын кече итеп Хәтимә апасы килеп басты:

– Ну, апаем, быел да кайтмасаң, үлеп, җеназама да чакырмам дип тора идем инде. Кара син аларны, әллә кем булдылар да куйдылар. Ничә еллар бит киткәнегезгә. Олы кеше булдым дигәч тә. Хәтимә апаңа бик эләкмәгән, бәләкәй чагындагы сыман ыштаныңны төшереп, артыңны да кычытканлармын әле...

Бу өтерсез-ноктасыз сүзләр белән ничә ел җыелган сагынуын, үпкә-сагышын, күзеннән атылып чыккан күз яшьләрен яшерергә теләдеме ул, әллә беренче очрашу мизгелләренең кыенсынуын бетерергә тырыштымы, ничек кенә булмасын, инде аның катырак булса да ягымлы тавышы ничектер тиз арада бер-берсенә булган читләшүне бетереп ташлады. Китте бер-бере белән күрешү, кочаклашу, хәл белешү... Бераз вакыт узуга, Илсаф үзен бертөрле тыныч, рәхәт, бәхетле итеп сизде. Әйтерсең лә ул кире бала чагына, аны яратып, үз итеп, һәрчак ярдәм кулы сузарга торган беркатлы, ачык куңелле туган-тумача, күрше-күлән, авылдашлары янына кайтты. Уйлап карасаң, бу чынлап та шулай бит. Нигә соң әле ул бу рәхәттән үзен ничә еллар мәхрүм итеп торды соң?! Илсаф моның төп сәбәбен инде онытып та бетерде, бетерә алмаганын вакыт дигән көрәк белән күңелнең иң ерак почмагына илтеп күмде. Юк, бу бәхетле минутларда нидер казынып йөреп булмый. Бүгенге көнне бөтен туганнарын шатландырып, район җитәкчеләренең чакыруларын аяк астына салмыйча, Илсаф Фатыйхович Сабантуйга кунакка кайтты. 

Ул арада мәйдан кызганнан-кызды. Кыр батырларын, алдынгы савымчы, терлекчеләрне мактадылар, кемнәргәдер бүләк бирделәр. Китте бала-чага көрәше, егетләр бил алышты, берәүләре йомырка кабып йөгерде, аркан тартыштылар... Кайтып җиткәнен күреп алып, аны кемдер трибунага чакырып утыртты. Бер яктан, үзенә карата игътибар, хөрмәт бик ошаса да, икенче яктан, Илсафка кинәт кенә үз тирәсендә купкан шау-шу өчен бераз кыенрак та булып китте. Тик андый хәл озакка бармады. Трибунада утыручылар әллә кем түгел, кайберәве кайчандыр үзе белән уйнап үскән, кемедер бер мәктәптә укыган булып чыкты. Берничәсе генә Казаннан, ут күрше Башкортстаннан килгән кунаклар иде. Тик алар белән дә тиз генә уртак тел табылды, трибунага менгән кеше белә инде ул янына каравылчы Гыймайны да, кунних Ибрайны да утыртмасларын.

 Кояш бу могҗизаларга карап арыды бугай, әкрен генә баю ягына авышты. Сабан туе мәйданы өстенә рәхәт бер тымызык кына һава таралды. Илсаф белә-белгәннән бирле алар авылында Сабантуй кич авышып – көтү кайткач кына башлана. Иртәнге якта бөтен теләгән кеше күрше авылларга, район үзәгенә барып, җыен карап кайтып, бераз хәл алып, эшләрен карап, мал-туарын урнаштырып, ашыкмый гына Ык буендагы яланга агыла. Көннең иң рәхәт вакыты, караңгы төшеп килә. Көн буе кызган җир бар җылысын кире җиһанга тарата. Әйтерсең лә син чирәмдә утырмыйсың, ә әниләр түшәгән киң ястыкка әвешкәнсең. Ә күк шундый биек, шундый тыныч. Илсаф, үзен биләп алган уй-хисләргә уралып, урыныннан кузгалды. Артыннан сикереп торган колхоз председателен ишарә белән генә урынына утыртты да, мәйдан читенә атлады. Шактый тапталып өлгерсә дә, биек булып күтәрелгән чирәмне ерып, яр читенә юл тотты. Их, малай чагың булсын иде дә, хәзер менә бу кәттә чит ил ботинкаларын салып ташлап, бәбкә үләненнән бер йөгереп узсаң иде! Илсаф хәтта ботинкасы аркылы чирәмнең йомшаклыгын, үзенә генә хас рәхәт салкынлыгын тойган кебек булды. Юк, ярамас шул, кырыкның өстенә басып килгән, олы гына оешманың җитәкчесе, депутат Илсаф Фатыйховичка яланаяк йөрү килешмәс. Үз уйларыннан үзе көлеп куйды. Кара инде, бу авылның әллә бер сихере бармы соң? Үз гомерендә күпме эшләр башкарып, тир түгеп, бөтен ил халкын туйдырып, бу дөньяга күпме җырчы, шагыйрь, укытучы, врач, тагын күпме санап бетермәслек һөнәр ияләре үстереп биреп тә, бер холкын үзгәртмичә, мактанмыйча, масаймыйча, килгән-киткән беренә җылы сүзен табып, гел юк заманында да сөтсез булса да чәен эчертеп, хәер-фатыйха теләп калган авыл халкы. Ни өчен синнән читкә киткәч шулхәтле үзгәрәбез дә, кайтып, урамыңа аяк басуга, нәкъ шул синнән чыгып киткән 17 яшьлек малай-шалайга әйләнәбез икән без, ә, авыл?!

Уйларына, бетмәс-төкәнмәс хатирәләргә чумып, Илсаф әкрен генә атлады да атлады. Менә инде мәйдан да читтә калды. Аяклар үзеннән-үзе аны карт өянкеләр янына алып килде. Йөз яшәр колач җитмәслек бу агачлар ниләр генә күрмәде икән үз гомерләрендә, кемнәрне генә ботакларын изәп озатып калмады да, кайтканнарын күреп, шатланып, шаулашып каршы алмады икән?! Алар, авыл сакчылары кебек, олы юл кырыена тезелгәннәр дә бар нәрсәне күздән үткәреп, әкрен генә басып торалар. Илсаф, килеп, берәм-берәм өянкеләрне капшап чыкты, кытыршы кайрыларын куллары белән сыйпап иркәләде, аннан, яшь чагындагы кебек, колачын җәеп берничәсен кочаклап карады. Әйе, элеккечә иңләп булмаслык икән өянкеләр. Туктале, ә теге, аларныкы дигәне исәнме соң агачның? Күңелнең инде искә алмыйм дип күмеп куйган хатирәләр почмагы әллә нишләп дертләп куйды. Юк, китәргә кирәк моннан. Болай да ничә еллар саташты бит ул шушы өянкеләр белән. Күзен йомып йокыга ятуга, шул агачлар арасыннан Дилә килеп чыга иде. Килеп чыга да, үпкәле күзләрен аңа төбәп, берни дәшми аларның өянкесе янына барып баса. Илсаф Диләгә таба омтыла, тик аяклары атламый, кычкыра, тавышы үзеннән ерак китми. Кара тиргә батып ничә тапкыр төнлә сикереп торып утырганы булды. Шул вакытта атналар буе йокысыз калып йөри иде ул. Ах, бу азгын күңелне, инде барысы да күптән онытылды, искә дә кермәс дисәң, авылга аяк басуга ук бөтенесе кичә генә булган кебек яңарды да куйды менә. Әллә шул хатирәләрдән качып ничә еллар кайтмадымы соң Илсаф? Әйе, шулай булды бугай шул. Качу – эзләүдән һәрвакыт җиңелрәк шул ул.

 Уйларга чумып, ул Дилә белән безнеке генә дип йөргән өянке янына килеп басты. Кара, нәкъ шул килеш. Үзгәрмәгән дә дисәң була. Тик бераз еллар басканмы, әллә җил-давыллар игәнме, читкәрәк тайпылып, янтаеп киткән. Хискә бирелеп, Илсаф өянкене сыйпап алды. Шул чакта куллары кемнеңдер кулына орынып китте. Уфалла, әллә саташа инде? Күп еллар кабатланмаган чире әллә кире кузгаламы? Әнә бит, өянкенең артында аңа туп-туры карап Диләсе басып тора. Илсафның кинәт кенә тез буыннары калтырап, аяклары тотмас булды. Теле аңкавына ябышты, йөрәк күкрәккә сыймый кага башлады.

– Абый, абый, дим, әллә куркыттым инде? – йөзләгән кыңгыраулар чыңлап җиргә сибелдемени, өянкеләрне сискәндереп, кычкырып көлгән тавышка Илсаф бераз аңга килеп, каршысындагы кызның өрәк түгел икәненә бераз төшенә башлады.

– Абый, гафу итегез инде. Болай куркытасымны белсәм, күрү белән эндәшкән булыр идем.

Зәп-зәңгәр күзләрен кысып, сары чәчләрен тузгытып, кыз тыела алмыйча көлде.
– Мондый олы абыйны бу хәтле йөрәксез дип белмәдем бит...

Илсаф нидер әйтергә кирәк икәнен аңласа да, кызга карап сүзсез тора бирде. Нәрсә бу, сагыну галәмәтеме? Каршысында торган кыз нәкъ Дилә бит. Еллар үтеп, инде йөз чалымнарын да оныттым, дип йөрсә дә, ул ялгыша алмый: Дилә бит бу, Дилә! Ул арада кыз, көлүеннән туктап, бераз сәерсенеп карап торды да, китәргә борылды:

– Сау булыгыз, абый, бу тиклем кеше куркырлык икәнемне белсәм, Сабантуйга чыгып та йөрми идем. Апамнарның мунчасында гына качып утырган булыр идем...

Үзенең тәмам ялгышканын аңлап, исен җыеп, Илсаф көчкә телгә килде:
– Юк, сез мине гафу итегез. Кеше-кара бар дип башыма да килмәгән иде. Шуңа гына бераз аптырап калдым. 
– Ярый инде, гаеп икебездә дә икән, әйдәгез, танышыйк, исемем – Гөлназ була. Сабантуйга туганнарыма кунакка кайттым.

– Әйе, заманалар үзгәрми икән. Без яшь чагында да иң матур кызлар кунак кызлары була иде. Мин Илсаф абыең булам. Ни өчен әле шундый гүзәл кыз мәйданда егетләрнең күзен кыздырып йөрисе урында, ялгызы өянкелектә адашып йөри? 

Шул чакта кызның әле генә балкып торган күзләре ничектер сүнеп, йөзе караңгыланып китте. Баягы чытлыклыкның эзе дә калмады. Ул башта китәргә уйлап читкә атлады. Аннан, туктап, бераз сүзсез калды. Бермәлгә тынычланган сыман булган Илсафның йөрәген тагын кысып алды. Карале, ошаса да ошый икән кеше кешегә. Хәтта башын кырын салып торуларына чаклы Дилә бит! Кыз, борылып, әкрен генә өянке кырыена килеп басты да моң түгелеп торган күзләрен Илсафка төбәп сүз башлады.

– Әгәр вакытыгызны жәлләмәсәгез, сөйли алам. Барыбер инде мәйданга барып тормам. Бу авылга минем өченче генә кайтуым. Шуңа әллә ни танышларым да юк. Ә менә кем беләндер сөйләшәсем бик килгән иде. Сез миңа чит кеше, ә чит кешегә серләреңне сөйләү җайлырак, чөнки ул сине белми дә, яңадан күрми дә.

Кыз, туктап, кире өянкегә якынрак килде, аннан Илсафның үзен игътибар белән тыңлавын күреп, дәвам итте:

– Мин әниемнең соңгы әманәтен үтәргә дип килдем бу өянкеләр янына. Үлгән чагында кулларымнан тотып, ике үтенечен әйтте. Берсе – бернигә карамый Сабан туена авылга кайтып, шушы өянке төбеннән бер уч балчык алып килеп, каберенә салуымны. Икенчесе – ахирәте Хәтимә апага кереп, соңгы сәламен тапшыруны. Инде икесен дә үтәдем.

Кыз тынып калды. Илсаф бу күңелсез тынлыкны бозарга теләгәндәй, әйтеп куйды:

– Мин дә бит Хәтимә апаның кунагы. Димәк, кич белән бер табында утырасыбыз бар.

– Мин үзем дә берәр кич кунып китәрмен дип кайткан идем дә... Тик планнар үзгәреп тора. Булачак ирем бер-ике сәгатьтән килеп алам дип шалтыратты.

– Шулай инде ул, чибәр кызлар күреп гашыйк булырга өлгермисең, аны кияүләре алып кача, – диде Илсаф тагын шаяруга күчеп. – Калыр идегез, бер кич сагынганнан әллә ни булмас, иртәгә килер.

– Юк шул, булмый. Үзем дә кайткан кебек тә булмадым. Хәтта менә өянкенең дә серен аңлый алмадым...

Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/oiankelar-sere-2

Изображение от freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Давамын каян укып бетерергэ

    Хәзер укыйлар