Логотип
Сәхнә һәм язмыш

«Матур сүзгә саран мин»

Халыкның аңа булган мәхәббәте әллә нинди дәрәҗәле орден-медальләрне, абруйлы исемнәрне алыштырырлык. Гасырлар узса да онытылмаслык рольләре белән ул үзенә һәйкәл куйган кеше. Аның «Американ»дагы Искәндәре, «Әлдермештән Әлмәндәр»дәге Әҗәле, «Банкрот»тагы Сираҗетдине, «Хуҗа Насретдин»дагы Хуҗасы, «Сөясеңме, сөймисеңме?» спектаклендәге Карты һәм тагын йөзләгән рольләре тамашачылар күңелендә озак еллар яшәячәк образлар.

Әҗәл диюгә үк сүзнең Равил ага Шәрәфиев турында булуын аңладыгыз, әлбәттә. Татар театрының легендасы, ТАССР һәм РСФСРның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Татарстан алдындагы казанышлары» һәм «Дуслык» ордены кавалеры Равил аганың апрель аенда туган көне. Бу язмабыз аның туган көненә бер бүләк булса, аны яраткан тамашачылары өчен дә шулай ук сюрприз булыр дип уйлыйбыз.
 

ТАМЫРЛАР. Әти ягыннан бабам Шәрә­фетдин, әбием Шәмсевафа. Шәрә­фетдин­нең әтисе Сәйфетдин булган. Әнинекеләр – Сибгатулла бабай белән Мәмдуха әби. Үземне белә башлаганда алар исән түгел иде инде. Кызганыч, әби-бабайлар янында үсмәдем. Мин моны бәхетсезлегем, дим. Аларның яратуы бөтенләй башка бит ул. Һәрхәлдә, үземнән чыгып әйтәм моны. Үз балаңа караганда да җылырак буласың оныкларга. Ә миңа ул җылылык әби-бабайларымнан да, әнидән дә эләкмәде. Әни начар булганга түгел, чоры шундый иде: балаларны иркәләп утырырга вакыты да, мөмкинлеге дә булмады. Әтине дә хәтерләмим диярлек. Миңа 3 яшь булганда сугышка алалар аны. Анда зур батыр-лык күрсәтә әти. Бу хакта фронт газетасында бер майор мәкалә дә язып чыга. «Сын татарского народа Шарафутдинов Шигабутдин» дигән ул язма безгә дә килеп ирешкән. Ләкин анда әтинең фотосы юк. Фотога төшергән булганнар аны, газетага бас­тырмаганнар гына. Ул вакытта абый да фронтта, аңа бу фотоны ничектер җибәргәннәр. Соңыннан без аны зурайттырдык. Шул майорга гомер буе рәхмәт укыдым: безгә әтине кайтарды. Ахырдан ни өчен фотоны газетада бастырмаганнарын да аңладым: әти анда орден-медальләрен тагып төшмәгән. Шундый зур батырлык кылган кешенең ничек инде орден-медальләре юк дип әйтмәсеннәр, дигәннәрдер. Ни өчен орденын такмаганын да аңлыйм. Аның батырлыгы орденлык кына булмаган. Безнең әти илле немецны әсир төшерә. Берүзе! Кулына бер автомат тоткан килеш! Бу бик зур батырлык. Әтинең тавышы бик «громовой» була аның. Авылның бер башында кычкырса, әни ул кайтышка капка ачып тора. Ишегалдына ат белән чаптырып кы-на кереп китә. Әтинең холкы шундый. Миндә дә әти холкы. Аның бер тапкыр «Хенде хох!» дип кычкыруына илле немец коралларын ташлый. Бер кеше шулай курыкмыйча чыгып кычкыргач, моның артында тулы бер батальон, бәлки әле полк торадыр дип уйлаганнардыр. Ә анда беркем юк. Кулына автоматын тоткан бер әти генә! Язалар: Равил Шәрәфиев фәлән ди­ләр, төгән диләр. Язсалар иде минем әтием турында! Менә ул лаек. Ә мин кем, аның белән чагыштырганда мин беркем дә түгел.
Җор булган әти, аның әнисе Шәмсевафа да җор телле булган. Алардан менә миңа күчкән.
Әти әнине кияүдә килеш алып кайта бит. Сибгатулла бабай хәлле кеше була (елына өч ат суя идек, ди иде әни), әти ярлы. Кызын ярлы кешегә бирәсе килмәгәндер инде, башка егеткә бирә. Әти ат җигеп бара да әнине алып китә. «Кияүдәге хатынны алмасаң, кызлар беткән идеме?» – дип әйтәләр аңа. «Ун кызыгыз бер Доһага тормый», – ди әти. Әни Шәмседоһа исемле иде, Доһа дип йөрттеләр. Шулкадәр җайлы кеше иде ул. Беркем белән сүзгә килмәс, беркемгә ачуланмас. Миңа әнинең холкы күчкән булсамы? Миннән дә рәхәт яшәгән кеше булмас иде.
Безнең нәсел озын гомерле. Әтинең ике апасы йөзгә кадәр яшәде. Сугышта калмаса, әти дә яшәгән булыр иде. Холкым авыр булмаса, мин дә йөзгә кадәр җитә алам. Ләкин алай озак яшисем килми.
 

БАЛАЧАК. Берүзем үстем. Әти белән бер абый фронтта, бер абый белән апа мәктәптә. Әни көне-төне фермада... Сарык бәрәннәре белән өйдә үзем генә. Балачактан ялгызлыкка күнектем. Шуңа күрә әле дә күп кеше җыелган җирне яратмыйм, миңа андый җирдә авыр.
Бала вакытта гел өйдә генә ятканмын сыман. Күңелсез иде. Урамга чыгып уйнаганнарымны да хәтерләмим. Кыш көне бер дә чыкмадым бугай, кием юк бит. Җәйләрен дә истә түгел. Бер генә мизгел күңелдә калган: җәй көне тау битеннән җиләк өзеп капканымны беләм. 4-5 яшьләр булгандыр инде анда миңа, авыл янындагы тауга җиләк җыярга алып бардылар.
11 яшьләремдә кулыма акча тоттырып, бездән сигез чакрымдагы рус авылына бер пот он алып кайтырга җибәргәннәре дә истә. Урман аша барасы, елганы да кичәргә кирәк иде. Өйләргә керә-керә, он алып кайтканымны хәтерлим. Балачактан нык булдым. Әни мине
3 яшемә кадәр имезгән. Үзе белеп эшләве булмагандыр, нык булып үссен дип, Аллаһы Тәгалә аның башына үзе шулай салгандыр, дим.
Берзаман сугыш бетте. Сугыш вакытында әти минем фотоны сораган булган. Кайда анда фотоларга төшү? Кәгазь битенә кулны гына төшереп җибәргәннәр.
Әти сапер була. Берсендә аларның танкларын тупка тоталар. Әти танкта яна. Бер айга өйгә кайтырга рөхсәт бирәләр. Әти кайтмый. Битләре нык янган булгандыр, шул килеш безгә күренәсе килмәгәндер. Әтине бик яратам да, аңа үпкәм дә бар... Аның да миңа үпкәсе бардыр. Польшада җирләнгән ул. Янына барып булмады... Исән кайтса, әти ул минем ише генә булмас иде. Татарның бер батыры булыр иде. Мин аны үземнән бик зурга саныйм.
 

УКУ. Уку миңа җиңел бирелде. Хәтерем әйбәт, укытучының сөйләгәнен истә калдырып барам. Мәктәптә дә, Мәскәүдә укыганда да шул хәтерем булышты. «Биш»легә генә укыдым димим. «Ике»ле алганым да булды. Мәскәүдә укыганда бары бер дәрестә булмадым, шул дәреснең темасы имтиханда эләкте бит! «Ике»ле куйдылар, билгеле. Арифметикадан да алгаладым. Хисап белән дуслык булмады никтер... Аның каравы, инглиз теленнән җиде «биш»ле алдым. СССР гимнын инглиз теленә тәрҗемә иткәннәр. Беркем ятлый алмый шуны. Ә миңа бер укып чыгу җитте. Тагын ике генә ел инглизчә уку эләксә, шатырдатып шул телдә сөйләшкән булыр идем. Төшемдә дә инглизчә сөйләшә идем мин.
Иң яраткан укытучым тарихтан укыткан Габдулла абый Яруллин булды. Аны барыбыз да ярата идек. Мине сәнгатькә якынайткан кеше дә шул Габдулла абый: концертлар куйдыра иде безгә. Мин биим, шигырьләр сөйлим. 14 яшемдә «биш»кә генә укыган бер малай белән мине Казанга башкорт театрының спектаклен карарга алып барды ул. Берсе «Баҗалар» дигән спектакль иде, икенчесен хәтерләмим. «Баҗа­лар»да уйнаган Хөсәен абый Кудашевны бик ошатып калдым шунда. Шулкадәр чибәр, яшь! Соңыннан без аның белән дуслар булдык. Ул да минем кебек авантюралар ярата торган кеше иде. Икебез дә баш ияргә яратмыйбыз, икебез дә турысын әйтә торган...
Унны бетергәч, укырга барырга кирәк. Без, авыл баласы, кайда нинди уку йортлары барын кайдан белик. Шул авыл хуҗалыгы институтын беләбез инде. Мин дә шунда барырга булдым. Беренче имтихан химиядән.
Ә мин аны белмим. Дөресен әйткәндә, химия укытучысы үзе дә бик белеп бетерми иде бугай аны. «Ике»ле куеп чыгардылар. Казаннан үзебезнең Олы Солтан авылына кадәр Шәле, Күн урманнары аша җырлый-җырлый кайтып килә идем, авыл советы председателе очрады. «Ничек, Равил?» – ди. «Ике»ле! – мин әйтәм. «Менә әйбәт булган! Клуб мөдире кирәк иде, шунда эшләрсең», – ди. Бер ел клуб мөдире булып эшләдем.
Шул вакытта агрофакка әле ярый алмадылар, дим. Аллаһы Тәгалә миңа башка юл, башка язмыш язган. Клуб мөдирләренең семинарына бардым. Тегендә бер кәгазь ята: Щепкин училищесының татар студиясенә укучылар җыялар. «Менә минем урыным кайда!» – дип, теге кәгазьне түш кесәмә салып куйдым. Ул әле дә театр музеенда саклана.
Русча уку куркытмады мине. Рус классикларының китапларын укып үскәнгә, русчам әйбәт иде. Шулай да Мәскәүгә бару авыл кешесе өчен зур вакыйга. Балык Бистәсеннән пароходка утырып киттем. Пристаньга абый ат белән илтеп куйды. Нәрсәгәдер елыйсым килә. Авылдан китәм бит. Кесәмнән кулъяулыгымны чыгарган идем, билетны да шунда тыккан булганмын, очты да китте. Мәскәүгә җиткәч, чыкканда билетны тикшерәләр. Ярый, штраф түләтмәделәр тагын, чыгардылар. Билетның өске палубадан очып киткәнен бәлки күреп тә калган булганнардыр.
Имтихан биргәндә Ширияздан абый Сарымсаков сорый: «Карале, Равил, син ачулана беләсеңме ул?» – ди. «Ю-у-ук, – дим. – Бер дә ачуланганым юк». Дөрестән дә, безнең әни дә ачулана белми иде. Малайлар белән дә бер тапкыр да ачуланышкан да, якалашкан да булмады. «Йәле, ачуланып күрсәт әле», – ди Ширияздан абый. Бөтен ачуымны җыйдым да: «Чыгып китегез моннан барыгыз да!» – дидем. Ул инде черки безелдәгән кебек, бик мәзәк килеп чыкты. И көлде Ширияздан абый. Шулкадәр матур, ягымлы итеп көлә иде ул. Бер яшь кенә артист та бар иде, ул килеп: «Ширияздан абый яратты сине, алырлар!» – диде. Башка биремнәрне яхшы башкарган идем: Муса Җәлилнең «Кичер, илем» шигырен, Шолоховның «Поднятая целина»дагы Щукарь карт монологын сөйләдем.
Мәскәү чоры – тормышымның иң бәхетле чоры. Затлы укытучылардан белем алдык, күбесе элеккеге дворяннар иде. Хәзер андый укытучылар юк инде алар.
 

УҢЫШ. Театрга без 1961 елда кайттык. Сәхнәгә тиз генә кереп киттем димим. Мине халыкка таныткан спектакль – «Американ», мин шуннан соң популяр булып киттем. Әле дә аны хәтерләүчеләр очрый. Бигүк олы яшьтәгеләр дә түгел әле алар. Үзем өчен рольләр сорап алганым булмады дисәм, бер тапкыр сораганмын икән. Җиңүнең 40 еллыгына Леонид Леоновның «Ябырылу» әсәрен куйыйк, дидем Марсель Сәлимҗановка. Укыган ул бу әсәрне, ошаткан. «Анда бер тискәре персонаж бар, яхшы роль ул, шуны уйнарсың», – ди. Минем Федор ролен башкарасым килгән иде. «Ул рольне мин соңрак та уйный алам, Федорны уйныйсым килә», – дидем. Марсель аны Ринат Таҗетдиновка дип билгеләгән булган. «Ринат та уйнасын, икенче состав белән дә уйнап була бит», – дигәч, Федор роленә мине билгеләде. Мәскәүдә дә күрсәттек без аны. Леонов рәхмәт әйткән иде шунда.
Күпләр өчен мин «Әлдермештән Әлмәндәр»дәге әҗәл булдым. Мине халыкка шушы ролем якынайтты. Ләкин аңа сөенмим, чөнки яхшырак, көчлерәк рольләрем дә бар иде. Әҗәл роленә мин үзем башка артистны – Сәлим Мифтаховны билгеләүләрен сораган идем. Ул театрдан китеп барды да әҗәл миңа калды. Мин режиссер кушканча гына уйный торган артист түгел. Гомумән, артист режиссер өйрәткәнне генә көтеп утырырга тиеш түгел. Мин һәрвакыт үземнән дә өсти идем. Әҗәлнең образын да үзем уйлап чыгардым. Күзләр урынына кара чокырлар ясап куям, борынны да каплыйм, имеш, баш сөяге генә калган. Мәскәүгә баргач, укытучым әйтә: «Равиль, почему ты нос закрасил? Его ведь все равно видно», – ди. Шуннан соң борынны капламый башладым. Киемнәрне дә үзем уйлый идем. «Американ»ны уйнаганда эче шакмаклы бер костюмымның эчен тышка әйләндердем дә, шуны кидем. Чып-чын американ булдым да куйдым!
Театрда эшләгән 63 елда йөздән артык роль уйналган. Гастрольләргә күп йөрдек. Авыллардан кайтып та кергән булмады. Фәнис Яруллинның «Әнә килә автомобиль» спектаклен бер елны 300 тапкыр уйнаганбыз! 
Урта Азиядәге гастрольләр бик рәхәт булып истә калган. Ике ай җәннәттә яшәп кайтабыз: җылы, җиләк-җимеш мулдан, бер таяк шашлык 25 тиен генә тора.Спектакльләр аншлаг белән уза торган иде анда.
Авылларга чыккан гастрольләр дә ошый иде миңа. Килеп урнашабыз да, болынга, су буйларына чыгып китәм. Аннары, һәр клубта штангалар була иде элек. 55 килодан күтәрә башлап, бер җәйдә 90 килога кадәр җиткергән идем.
 

МӘХӘББӘТ. Раушания белән театрда таныштык без. Мин – өйләнмим дип йөр-гән кеше идем. Ул да кияүгә чыкмыйм дигән булган. Әнинең мине бик өйләндерәсе килде.
«И улым, кешедән оят, өйлән инде», – ди иде. Раушаниягә тәкъдим ясадым. «Сәламәтлегем дә бик әйбәт түгел», – дип, тәкъдимемне шундук кабул итмәде әле ул. «Әй, минем генә гомергә җитәрсең әле», – дигән идем, менә быел апрель аенда гаилә коруыбызга 53 ел була. Раушания гомер буе минем өчен яшәде. Мин бит йомшак холыклы кеше түгел. Ризыкның да тәмлесен яратам. Кире әйткәннәрен дә сөймим. Аз гына кире сүзгә дә кәефем китә. Раушания әнигә охшаган. Аның шикелле үк йомшак холыклы, җайлы, тәмле куллы. Безнең әни дә ризыкны тәмле пешерә иде. Авылда берәр бәйрәм булса, ипи-күмәчләрне гел аннан пешерттеләр. Театрдан бер кечкенә генә бүлмә алуга, әнине үземә алып килдем. Аны тынычлыкта яшәтәсем килде. Әни мине 17 ел тәрбияләде. Соңыннан мин дә әни белән 17 ел бергә булдым. Раушания белән килен-кайнана булып җиде ел дус-тату яшәделәр.
Мин матур сүзләргә бик саран кеше. Раушаниягә дә әллә ни кадер күрсәттем дип әйтә алмыйм. Мактауны да сирәк әйткәнмендер. Ләкин бер нәрсәне әйтә алам: яратмаган кеше белән яши алмаган булыр идем. 53 ел бергә яшәгәнбез икән, димәк, яратканмын. Озак яшәгәч, ул кеше инде синең үзеңә әйләнеп беткән була. Үзеңне ничек яратмыйсың?!
 

ДУСЛАР Балачакта без дүрт дус идек: Фәрзетдин, Хатыйп, Рифкать, мин. Гадәттә, авылда малайлар сугышалар, якалашалар. Ә безнең андый нәрсә булмады. Арабызда иң булдыклысы Фәрзи иде. Борча шикелле, эшчән. Без дүртебез дә әтисез, шуңа якын булганбыздыр, күрәсең. Аннан күрше авылдан Зәйниев Хәким Абдуллович дигән дустым бар иде. Колхоз председателе. Минем өчен бик күп яхшылыклар эшләде ул. Иртәрәк китте. Кызганыч, дусларымның күбесе иртәрәк китте.
Училищеда бергә укыган артистлар белән дә баштарак дус булдык. Безне укытучыларыбыз шулай өйрәтте: театр ул шундый җир, бергә укмашып яшәмәсәгез, сезне берәм-берәм йотачаклар, диделәр. Яши-яши, дуслыклар бераз кимесә дә, яшь вакытта дуслыгыбыз көчле иде. 
 

АКЧА. Рәхәтләнеп тотарлык зур акчаларны беркайчан да алганым булмады дисәм дә ялган булмас. Укыганда бераз стипендия ала идек. Җитәрлек түгел инде ул. Соңгы елны гына «именной» стипендия билгеләделәр. Анысы 60 сум. Кайтканда ике стипендияне бергә бирделәр дә шуңа яшел төстәге бер костюм алдым. Озак киеп йөрдем әле мин аны, чөнки театрда эшли башлагач та оклад шул 60 сум гына иде. Ярый ул вакытта радиода, телевидениедә чыгыш ясаган өчен түләделәр. Хәзер радиода җыр җырлыйм дисәң, үзеңә түләргә кирәк бугай. Аннары русчадан дубляжда да катнашабыз, акмаса да, тама инде бераз.
90 нчы елларда бигрәк тә авыр булды. Безгә генә түгел, Мәскәү артистларына да түләмәделәр ул чорда. Мине ул елларда концертлар белән йөрү коткарды. Безнең «Биш татар» дигән төркемебез бар иде. Җырчылар белән дә гастрольләргә чыккан булды. Берзаман театрда миңа роль бирми башладылар. Әй әйбәт булды: вакыт күп, шул «Биш татар» белән чыгабыз да китәбез. Винера Ганиева белән дә йөрдек, Гали Ильясов, Зөһрә Сәхабиева, Зөһрә Шәрифуллина белән дә… Илһам Шакиров, Таһир Якупов белән йөрү бәхете дә эләкте. Илһам Шакиров белән ике тапкыр гастрольгә чыктым.
 

МАВЫГУ. Бакча яратам. Яшелчәләр үстерәбез. Иң яратканым – кабачки. Аннары чәчәкләр яратам. Яраннар үстерәм. Күп иде яраннарым, кешеләргә дә өләшә идем, әллә кул киттеме, начарландылар әле, икесе генә калды. Җиз әйберләр җыя торган гадәтем дә бар иде элегрәк. Тәрәзә-ишек тоткалары, келәләр... Җиз сама­вырым да бар, җиз подносларым, җиз тәлинкә, табаклар... Ни өчендер җиз әйбер яратам. Хәзер алай җыймыйм инде. Күбесен тараттым да. Ул җиз әйберләр белән йорт та бизәрлек булмады, тәрәзә тоткалары да хәзер башка төрле. Күршедә бер яшь артистыбыз бар. Йортын салгач, аңа бирермен, дим.
Табигатьне яратам. Бакчабыз Югары Осланда. Елга аша кырга, тауга чыгып китәм. Чыкмый калга-ным сирәк була. Шунда чыксам, бөтенләй башка кеше булып кайтам. Һавалары ук бүтән анда, дала һавасы.
 

БАЛАЛАР. Бер кыз белән бер ул үстердек. Балалар турында күп сөйләргә яратмыйм. Сәнгать юлыннан китмәделәр, үз эшләре белән шөгыльләнәләр. Мин аларга шул юлдан китегез, бу юлдан китегез димәдем. Һәркем үз юлын үзе сайларга тиеш дип уйлыйм. Оныгымны опера җырчысы итеп күрәсем килгән иде килүен, ошатмады. Операда бит анда эмоцияләр шулкадәр көчле. Театрда миңа темпераментлы, көчле эмоцияләрне күп уйнарга туры килмәде. Югыйсә эмоцияләр миндә дә көчле иде. Нишлисең, бер генә артист та үзе теләгәнне уйнап бетерә алмый торгандыр инде ул.
 

КУРКУ Бик куркак идем мин балачакта. Җеннәрдән дә куркам, идән ярыгыннан чыга торган салам аяк, ут күздән дә куркам. Әле тагын зират яныннан узарга, аннары иске мунчалардан...
Мәктәптә укыганда бер дустым бар иде. Концерт куярга әзерләнеп, репетициядән соң гына кайтабыз. Ул бездән өске урамда тора. Кайтканда иске мунча яныннан узарга кирәк. Шунда җитәрәк, мышный башлый. «Мунчадан куркасыңмы әллә?» – дим. «Әйе шул, малай!» – ди. Мин үзем дә куркам, шуңа моның хәлен аңлыйм. «Син мунчаны узып киткәнче, керми торам», – дим. Курыксам да, үзем авантюрист тагын. Берсендә ак җәймә алдым да, иске мунча янында абыйның йөргән кызы белән (аннары җиңги булды) кичке уеннан кайтканын көтеп тордым. Болар мунчаны узуга, җәймәне ябынып, елгага таба төшеп киттем. Җиңгинең борылып каравы булды, мине күреп чырыйлап кычкырып җибәрүе булды. Элдерделәр генә урамга. Өрәк күрдек, диләр. Андагы кешеләр, нинди өрәк булсын, Тавык Равиле төшеп киткән иде, шул булгандыр, диләр. Безнең кушамат Тавык иде.
 

ҮЗЕМ ТУРЫНДА. Бервакытта да беркемгә баш имәдем, куштанланмадым. Ул миңа комачаулады да, ләкин шулай булмасам, мин үзем булмас идем. Имтихан биргәндә, нинди рольне уйный алмас идегез, дип сорадылар. Ялагайларны, дидем. Турысын әйттем, кайчагында катырак та әйткәләдем. Шулай булса да, театрда яшәдем. Театрда кирәк булганга миңа тимәделәр.
2024 елның июлендә «Сөясеңме, сөймисеңме...» спектакле белән соңгы тапкыр сәхнәгә чыктым. Спектакльдән соң тамашачы алдына чыгып: «Бу соңгы спектаклем иде. Мин театрдан китәм», – дип саубуллаштым. Тамашачы алкышлап озатты. Матур итеп китә белү – үзе бер эш. Театр матурлык ярата.

Фото: Гөлнара Сәгыйева

Теги: татар артистлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    1978 елда январь аенда безне унынчы класс укучыларын колхоз жэй коне яхшы эшлэгэн очен Казанга жибэргэн иде, шунда Галиаскар Камал театрында "Элдермештэн Элмэндэрне" караган идек ушыбыз китеп,эле дэ 50 елга якын вакыт утсэ дэ,жыелышканда Равил абыйларнын спектаклен искэ тошерэбез. Исен-сау булып,тынычлыкта, булганына шокер итеп,булмаганны узебезчэ тырыштырып ,якыннарыбыз белэн матур итеп яшик. Равил абыйга ныклы исенлек телим. Уфадан Зэмия Исламовна,узем дэ инде пенсиядамын,41 ел рус теле хэм эдэбитен укыттым

    Хәзер укыйлар