Логотип
Проза

Өянкеләр сере 3

Көннәр үтә торды. Мин бу дөньяда Илсаф исемле кеше барлыгын онытырга, сабыема беркайчан да әтисе турында сөйләмәскә ант иттем.

Халидә ГАЛИМОВА

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/oiankelar-sere

                            http://syuyumbike.ru/news/proza/oiankelar-sere-2 )

Башта үлепләр Илсафтан хәбәр көтсәм, тора-бара мин аны күралмас хәлгә килдем. Бу бигрәк тә үземнең авырлы икәнемне белгәч башланды. Яшьлек, тәҗрибәсезлек булгандыр инде, үземдә ниндидер үзгәрешләр сизеп, апама ачылганда балама җан кергән иде инде. Ул заманда яшь кыз балага бу хәлнең башка сыймаслык, күтәрә алмаслык кайгы икәнен син, ахирәткәем, аңлыйсыңдыр инде. Авыр башы бигрәк тә мескен ата-анага төшәсен чамалап, апа белән бу хәлләрне беркемгә дә белгертмәскә булдык. Бу якларда ирсез бала тапкан хатын-кызга бигрәк тә көн юк. Яшисем килмичә, үз-үземә кул салырга йөргән чакларым да булды. Апама рәхмәт, бөтен авырлыкны үз өстенә алды.

Гомергә ялган сөйли белмәгән башы белән, гөнаһка бата-бата, бөтен халык алдында минем «үз ягыбызда калган иремнең авариягә очрап үлеп китүен» елый-елый сөйләп йөрде. Йөз төрле хәйлә табып, эшкә дә урнаштырды. Укуымны ташларга туры килде. Бер көн яшәрлек хәлем дә, теләгем дә калмаган минутларымда яхшы сүзләре белән күңелемне юатты, яшәргә көч бирде. Яшьлегем белән аның бу изгелекләрен аңлап та бетермәгәнмендер. Ул булмаса, бала табу йортыннан кайткан көннәрдә, балам авырып киткәндә, кесәмдә бер тиен акча булмаганда, ниләр кылыр, ничек яшәр идем?! Әгәр дә теге дөньяда очраша алсак, аякларын үбеп, рәхмәт әйтермен, Ходай язса. 

Көннәр үтә торды. Мин бу дөньяда Илсаф исемле кеше барлыгын онытырга, сабыема беркайчан да әтисе турында сөйләмәскә ант иттем. Тик көннәр үткән саен, апам да, мин дә аңлый бара идек: килер бер көн, кызым миннән аның хакында сорамый калмас. Ни дип җавап бирермен? Өстәвенә, авылдан да хат саен үлеп сагынуларын, әгәр бу җәйгә кайтмасам, үзләре булса да киләчәкләрен әйтеп язалар. Мин ике ут арасында яндым. Көннәрдән бер көнне апама ияреп, безгә олы яшьләрдәге бер апа керде. Мин аларга өстәл әзерләдем дә, кызым янына кереп киттем. Теге хатын киткәч, апам сүз башлады:

– Үскәнем, күңелеңә авыр алмый гына тыңла әле мине. Үзем унбер ел ялгыз, башта баламны күмдем, аннан – иремне. Бу дөньяда бер таяныр, бер ышыкланыр кешең булмаудан да яман хәл юк. Күпмедер гомерең бала белән юанып үтәр. Тик ничек кенә булмасын, үзеңне гомерлек ялгызлыкка дучар итмә. Аннан, сабыйга да ата назы кирәк ул. Мин сиңа начарлык теләмим, ирексезләп нидер кушмыйм. Менә бу минем белән кергән апаңның килене бәбәйдән үлеп китте. Нарасые ятим калды. Болар бик тәртипле, бик хәлле нәселдән. Уллары да бик акыллы бала. Сине килгәннән бирле күреп, ошатып йөриләр. Менә инде үзләре дә шундый хәлгә дучар булгач, сине улларына хатынлыкка сорап килгәннәр. Әллә ризалык бирәбезме? Мондагы хәлләрне беркем дә белми бит әле. Ичмасам, кардәш-ыру каршында йөзебез якты булыр иде. Син – ир хатыны, балаңның атасы булыр иде... 

Мин ни дип тә җавап бирә алмадым. Хәлемнең аянычлыгын үзем дә көннән-көн аңлый идем. Инде Илсафтан тәмам өметемне өздем. Эчендә җаны булса, бер хәбәр бирер иде.

Икенче көнне теге апа улы белән килде. Зурлап, күчтәнәчләп килделәр. Ошаттыммы мин Уразны, юкмы, хәзер исемдә түгел. Тик сабыемны кулына алып, ике битеннән үпкәнен күргәч, йөрәгемдә каткан боз кисәге эреп киткән кебек булды. Күпме хыялландым бит мин, төшләремдә саташып хыялландым, кайчан да булса бер Илсаф килеп керер дә, Гөлназымны кулына алып, шушылай битләреннән үбәр дип. Чынлап та, хакым бармы минем баламны ата назыннан мәхрүм итәргә? Шулай итеп, мин үткәнемнән, мәхәббәтемнән ваз кичеп, ике сабый хакына, белмәгән, яратмаган кешегә кияүгә чыктым. Калганын беләсең, күпмедер вакыттан соң авылга хат юллаганда кияүгә чыгуымны, «игезәк бала табуымны» яздым. 

Җибәргән хатларыңда Илсафның институтка кергәнен, әнисенең шул ук көздә район үзәгенә күчеп киткәнен, күпмедер вакыттан соң Илсафның өйләнгәнен ишетүеңне язган идең.

Соңгы кат авылга кайткач, җиңгәй сүз иярә сүз чыгып, аның «бик тә зур кеше» булуын, тик авылга кайтып күренгәне юклыгын сөйләп узган иде. Әгәр дә авырып китеп, каршыма Газраил килеп басмаса, мин бу хатны язмас та идем. Инде улыбыз күп еллар чит илдә. Сирәк кенә хатлары килеп тора. Уразымның, авыр туфрагы җиңел булсын, озакламый яннарында булырмын. Бу жирдә бердәнберем, инде үсеп җитсә дә сабыем, Гөлназым кала. Дусларыбыз, туганнарыбыз күп күбен, тик заманнар үзгәреп килә. Читләргә китәр дә, каберемне дә, илен дә, җирен дә онытыр сыман. Илсафка булган үпкә-ачуларымны да еллар күмеп китте инде. Әгәр дә адресын тапсам, үзем дә хат язган булыр идем. Тик вакытым аз калып бара. Аннан, гаиләсе белән ыгы-зыгы килеп бетәр дип уйлыйм. Хәтимә, хатымны алганда, бәлки, гәүдәм җир куенында булыр, тик җаным тынычлык табалмас. Авыр йөк салам өстеңә, анысын да беләм, ни эшлим, сер сыяр кешем юк. Барып чыкмаса, сүзләремнең гайбәт булып авыл буйлап таралып йөрүен теләмим. Хәтимә ахирәтем, Гөлназ Сабантуйга авылга кайтачак. Бу минем гозерем, шуңа иманым камил, үтәми калмас. Шуңарчы Илсафны табып, күреп сөйләш. Кире какмаса, баламның җанын рәнҗетерлек булмаса, очраштыр шуларны. Бу минем сиңа соңгы үтенечем, үти күр! Хуш, бәхил бул. Гомер буе сагынып, юксынып яшәгән туган якларыма, өянкеләргә соңгы сәламнәремне тапшыр...» 

Хатны укып чыкканда, Илсафта адәм төсе калмаган иде. Гүя ул Диләгә ияреп, аның белән бөтен тормыш юлын үтте. Әнисенең таң белән ашыктыра-ашыктыра Казаннан кайткан җизнәсенә утыртып җибәрүен дә, аның Диләне өнәп бетермәвен дә, институтка керү белән өс-башыңны карый тор, дип, үзен авылга җибәрми җизнәсе янына эшкә урнаштырулары да... Барысы да хәтердә яңарды. Диләгә бирүен үтенеп, әнисенә адресын калдырды ул. Тик Казанга килүгә, тормыш аны суга төшкән йомычка кебек бөтереп алды. Авыл малае өчен шау-шулы тормыш бераз куркыныч та, шулай ук искитмәле кызыктыргыч та иде. Иң исе киткәне – җизниләренең затлы җиһазлы дүрт бүлмәле фатиры, шәһәр читендәге дачалары иде. Апасы көн-төн колак төбендә тукылдап торды:

– Алмам, менә болар берсе дә күктән төшмәде. Абыең белән яши башлаганда утырырга урындыгыбыз да юк иде. Барысын да үз көчебез белән җыйдык! 

Үз көчләре белән кайчан, нәрсә җыйганнардыр, анысы Илсафка караңгы, тик хәзерге көндә бар әйберне дә аларга машина белән китереп кенә биргәннәрен ул күреп тора. Җизнәсе зур склад мөдире. Аңа баш иеп, гозерләнеп, шәһәрнең килмәгән кешесе юк. Илсафны укырга кертү дә, соңрак эшен табып, кирәкле кешеләр белән таныштыру да, фатир алып бирү дә – барысы да җизнәсенең эше булды. Килгән беренче көннәрдә, Диләне сагынып, кире авылга кайтырга җыенуын күргәч, ул аңа бер генә сүз әйтте:

– Бар, кит. Тик инде кире килсәң, мин сине җитәкләп йөрмәм. Авылда шул сарбаеңа өйләнеп, колхозда көтү көтәрсең...

Юк, көтү көтәсе килмәде Илсафның. Җизнәсе кебек «Волга»га утырып, матур костюм-чалбар киеп, галстук тагып йөрисе килде аның. Ә Диләгә килгәндә, җизнәсе дөрес әйтә: дөньяда хатын-кыз бетмәс. Әнә, кайчаннан бирле бер хат-хәбәре дә юк. Димәк, яратуы шулчаклы гына булган. Илсаф көннән-көн бөтен гаепне Дилә өстенә өя барды. Икенче елны Сабантуйга авылга бөтенләй башка Илсаф кайткан иде инде. Тик шулай да аның әле күңелендә Диләне күрү теләге бетмәгән иде. Җизнәләре алып кидергән өр-яңа костюмын, ялтырап торган ботинкаларын киеп, ул авылларына китте. Бу вакытка аннан инде күчеп киткән әнисе аны бер куану, тәкәбберлек белән озатып калды. Авылда ул Диләнең кияүгә чыгып, инде балалары туганын ишетте. Ачудан, гәрьлегеннән кемнеңдер тал кискәндә калдырган иске балтасы белән өянкедә үзе язган исемнәрен чапкалады да, туганнарына да кереп тормыйча, кайтып китте. Шул китүдән яңадан авылга аяк басмады. Күп еллар Дилә исеннән чыкмады аның. Аерыласы төнне кочагыннан чыгалмыйча: «Илсаф җаным, ташлап китмә мине, мин бары синеке генә. Бергә булмасак, бу дөньяда яши дә алмам», – дигән сүзләре исенә төшеп йөрәген телгәләде. Җаны кузгалган саен, ул сөяркәләре янына китеп, хәмер парларына, сатулы мәхәббәткә күмелеп кайта иде. Акчаң булса, ун Дилә яныңда биеп тора миндәй ир-атларга, дип, үз-үзен аклап-мактап юаныч тапты. Җизнәсе зур гына түрәнең чибәр булмаса да, югары белемле, яхшы машинасы, зур фатиры булган бирнәле кызы белән таныштыргач, ул артык баш ватмады. Үлеп кемне дә ярата алмасын белә. Аңа хәзер югары үрмәләргә кирәк. Ә булачак бабасының киң җилкәсе өскә күтәрелергә иң яхшы баскыч иде. Кәләше аннан берничә яшькә зуррак булып, ул да төшемле урында эшли иде. Барга барны кушсаң, бай була, ди. Алар беренче көнне үк иркен тормыш башлап җибәрде. Яшьтәшләре тулай торакта, бер бүлмәле фатирда интеккәндә, Илсаф иркен өч булмәледә яшәде. Кемдер трамвай көтеп зарыкканда, ул җинел машинада җил тузгытып үтеп китте. Вакыты җиткәч, зур оешма җитәкчесенә әйләнде. Өч бүлмәле фатирны ике катлы коттеджга, «Волга»ны иномаркага алыштырды. Файдалы дуслар, кирәкле танышлар күбәйде. Тик гомер үткән саен, Илсаф күңел бушлыгын ныграк тойды. Чынлап карасаң, дус дигәннәре кирәкнең кыйбаты юк, дип йөрүче бер төркем куштан, йә булмаса, алдыңда елмаеп, артыңда көнләшеп йодрык күрсәтүчеләр булып чыга. Хатыны белән беренче көннән башланган салкынлык гомер буе дәвам итте. Тора-бара аңлашылды, яраткан кешесенә ачу итеп чыккан булган аңа хатыны. Илсаф аның өчен һәрвакыт бер авыл мужигы булып калды. Ходай бу ике салкын җанга бала бирергә кызганды, ахыры. Институтны бетереп, үзенә ошаган һөнәр буенча эшкә кереп кайтуга, аны җизнәсе җилтерәтеп урынына утыртып куйды.

– Инженер зарплатасына әллә кая барырсың... Әнә, сату-алу хәзер бар дөньяда. Сөйләшенгән, киңәшенгән, иртәгә үк бер кибетне кабул итәсең!

Бер мәсьәләне дә үзе хәл итәргә өйрәнмәгән Илсаф каршы килә алмады. Кемнәргәдер баш иде, ялагай елмайды, көйләде. Әкрен генә бу тормышка җайлаша барды. Еллар үткән саен дәрәҗәсе күтәрелде. Хәзер инде ул баш ими, аңа иеп киләләр. Тормыш аны шулай вакытында тыңлый белергә, вакытында дәшми калырга, дошманыңа да дусларча елмая, кирәк чагында иң акыллы сүзләрне үзеңнеке итеп сөйли белергә өйрәтте. Әнә шулай кемдер тарафыннан язылган рольне гомер буе уйнады да уйнады Илсаф...

Туган авылында тап булган бу хат бөтен дөньясын астын-өскә китереп ташлады. Яшьлек сердәшчеләре – өянкеләр янында очраган фәрештәдәй Гөлназ аның үз кызы булып чыга түгелме соң?! Уйларын кем белән уртаклашырга белмичә, ул як-ягына каранды. Хәтимә апасы ашыга-ашыга сыерлар сава, малларын көтүгә куа. Ул үзенә юлланган амәнәтен булдыра алганча тапшырды. Казанда зур гына урында эшләүче улы аркылы Илсафны таптырды, авылга кунакка чакырттырды. Гөлназны да каршы алды, тик икесен очраштыра гына алмады. Илсафның башына уйлар төште дип, тормыш туктап калмый...

Затлы ак чалбарының тузанга буялганын да күрмичә, ул урамга атлады. Аяклары үзеннән-үзе таныш өянкелеккә алып китте. Илсаф «үзләренеке» дип йөргән агач төбенә килеп утырды, башын тотып, кемдер түгеп киткән күз яшьләредәй чык коелган үләнгә егылды. 

– Йә бер Ходай, кирәк идеме мине ничә еллар адаштырып йөртергә?! Күзләремне иртәрәк ачып булмадымыни?! Гомер буе яраткан кешемне, газиз баламны, туган-тумача, чын дусларымны, карт өянкеләремне нәрсәгә алыштырдым мин? Кемне яраттым, кем мине яратты? Кемгә ярдәм кулы суздым? Акчага сатылдым, акчага табындым... Ә бит барысы да башкача була ала иде. Мине үстергән туган авылым, синең өчен берәр яхшылык эшләдемме мин?! Ә бит булдыра ала идем. Барысы өчен дә мине Ходай бер мизгелдә хөкем итте. Гомер буе үз балам булуын теләдем. Күземә генә чалындырды да, юк итте. Таба алырмынмы мин аны? Үлгәнче бер «әти» сүзен ишетерменме? Ни өчен яшим мин бу дөньяда, кем алдында тезләнеп гафу сорыйм?!. 

Авыл көтүен алып китеп барган карт көтүче өянкелектә ап-ак костюмм-чалбарлы, галстуклы, төскә-биткә дә ару гына берәүнең җиргә ятып үксеп-үксеп елаганын күреп, беразга туктап калды. Ир-ат, карт өянкене кочаклап, нидер сөйләнә, кемгәдер эндәшә иде. Көтүче бу хәлне кичәге бәйрәм шаукымыдыр дип юрады да, Сабантуй мәйданы буйлап таралган сыерлары артыннан кузгалды. Бары тик карт өянкеләр генә, әллә соңга калып тәүбәгә килгән бу адәм баласының зарларын тыңлапмы, әллә үзләренең ничә еллар саклаган серләрен сөйләпме, әкрен генә шаулаша иделәр...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар