Логотип
Проза

Лифт

Һәм ул ничек болай гамьсез итеп рәхәтләнеп көлә ала?! Ул бит елап калган иде! Ул бит Фәрит өчен суларга сикергән кеше! Кая шул мәхәббәт! Елмаюлы-күз яшьле, рәнҗү-нәфрәтле мәхәббәте кая Фәридәнең? Һәм Фәридәме соң бу хатын? Башын артка чөеп, бер кайгысыз көлеп торган хатын «аның» Фәридәсеме? Елый-елый Фәриткә ябышырга, гаепләргә, талашырга тиеш иде бит ул. Ә ул исәр кеше кебек көлүен белә...

Бу подъездда берәр вакыт лампочка янар чак булырмы? Алма исе аңкыган карлы һавадан соң – нәкъ язын ачкан баз: шундый ук караңгы, шундый ук тынчу!
Әһә, өлгерә ала! Ябылып бетә язган яктылык тасмасына ботинка табаны куелды. «Яктылык» гүелдәп яңадан ачылды.
– Сезгә кайсы катка? 
Лифттагы хатын дәшмәде.
– Сезгә кая, дим?
Нинди сәер хатын! Чукракмы, әллә? Бәй, Фәридә түгелме соң бу?
– Фә-ри-дә..?!
Читлеккә эләккән кыргый җанвардай, ир лифттан чыгарга мәтәләнде. Өлгерәлмәде. Тимер тартма ыкы-тыкы килеп, югарыга менеп тә китте. Фәрит, гасабиланып, биш саны сугылган төймәгә басты. Төртүе булды – нәрсәдер «дөп» итте, һәм лифт туктап калды.
Ах, кадалгыры! Тфү! Көйсезлеген белә торып! Пычагыма кирәктеме кузгалгач төймәгә басу. Хәерсез! Кая диспетчер төймәсе? Әһә, менә! Ым-шым юк. Кабер тынлыгы. Дөмеккәнме әллә диспетчер?! Ярсып ишекне төйде. Үкчәсе белән типте. Кесәләрен капшады – ишекне каерырлык бернәрсә дә юк. Сумкада кием-салым белән азык-төлек кенә. Бармаклары белән тимер ишекләрне як-якка аерырга маташты. Төелгән, сугылган, тибелгән, каерылган, әллә нинди ямьсез сүзләр ишеткән ишек ыжламады да.
– Җитәр инде, Фәрит... Бәйрәм көн бит бүген. Төнге өчтә кем ишетсен...
Ярсуына чыдый алмый, ир пычрак идәнгә чүгәләде. Маңгаен ышкыды, чигәләрен уды. Тирләгән бүреген салды. Нинди кысан! Нинди тарлык! Туктале... Кесә телефонының төймәләре пипелдәде. «Сезнең очрак безнең компетенциягә керми... Тынычлык саклагыз. Иртән чыгарырлар». Эт ялкаулары! Көнең пожарник белән милициягә калмасын!
Тәк... бүген ял көне, өстәвенә бәйрәм. Сәгать төнге өч. Иртәнге алты-җиделәргә кадәр күпме вакыт! Кая, элек лифтерларның телефоннары язып эленгән була торган иде. Язылган булган, тик саннар өстенә сагызмы, әлле нәрсә чәпәп куйганнар. Дүрәк, аэропортка туры бармыйчани. Иртәнсез бу тимер капчыктан котылу юк болай булгач, ярый ла самолетка өлгерә алса!
Ичмасам, кем белән туры килде! Нигә кирәк инде бу очрашу? Онытылган иде бит инде. Уңган иде бит яралар. Өч ел... Хәзер тагын башланачак елау-рәнҗеш сүзләре, аны булган-булмаган гөнаһларда гаепләү. Хатын-кызга гына хас вакчыллык, тискәрелек... Уннарча, йөзләрчә кат кабатланган сүзләр... Агулы сүзләр кабинаның тынчу һавасында чагар корт иләве сыман бөтерелә. Аларны Фәрит тән тиресе белән сизә кебек. Чиркандыргыч тынлыкта уйлар безелди, нәфрәтле, рәнҗүле, үпкәле, агулы уйлар... Ир, тыны куырылып, изү төймәләрен ычкындырды. Башын як-якка боргалады. Бугазына сарылган күзгә күренмәс ятьмәне өзәргә тырышып, муенын сыпырды.
Тынлык. Бер сәгать үттеме, икеме. Юк, нибары утыз биш минут. Ничек озак үтә вакыт...
Йоклаганга сабышыргамы? Әмма гаҗизлеге, көчсезлеге шул дәрәҗәгә җиткән иде – кинәт кычкырып көлеп җибәрде. Гаҗизлекнең соңгы чигендә шулай өчнең берсе генә кала бит: йә еларга, йә җырларга, йә, барсына кул селтәп, ахмакларча көләргә генә...
Фәрит шунда гына Фәридәгә күтәрелеп карарга җөрьәт итте. Көлү кытыгы кинәт сүрелде. Аягы оеган иде, торып басты. Иңсәсе белән стенага сөялде. Каш астыннан гына тагын хатынга карады. Нинди үзгәргән ул! Өр-яңа кыйбатлы тун. Яшьләр генә кия торган ультрамодалы бүрек. Әллә нинди ялтыравык сумка, итек. Крокодил тиресеме? Чәчен сап-сарыга манган. Лифтның тонык лампочкасы яктысында ике алкасы ялтыр-йолтыр килә.
Каян болай яхшы итеп киенәлгән? Берәрсен тапты микәнни? Юкса, нишләп бу кадәр үзгәргән ул? Ят, шомлы, көчле тойгы. Көнләшү шулай була микәнни? Моңарчы көнләштеме ул? Юк. Ул үзе көнләштерде. Аның үзен яраттылар. Көнләшеп. Ярышып, аның өчен көрәшеп. Шуны онытканмы Фәридә? Мөмкин түгел! Аны, Фәрит чаклы Фәритне шулай җиңел генә, ансат кына онытырга!
Һәм ул ничек болай гамьсез итеп рәхәтләнеп көлә ала?! Ул бит елап калган иде! Ул бит Фәрит өчен суларга сикергән кеше! Кая шул мәхәббәт! Елмаюлы-күз яшьле, рәнҗү-нәфрәтле мәхәббәте кая Фәридәнең? Һәм Фәридәме соң бу хатын? Башын артка чөеп, бер кайгысыз көлеп торган хатын «аның» Фәридәсеме? Елый-елый Фәриткә ябышырга, гаепләргә, талашырга тиеш иде бит ул. Ә ул исәр кеше кебек көлүен белә.
– Нәрсә булды сиңа, Фәридә?
Хатын көлүеннән шып туктады. Сумочкасыннан көзге, челтәрле кулъяулык алды. Тиз-тиз йөзен күздән кичерде, озак көлүдән бәреп чыккан яшь бөртекләрен киптерде. Лифт эчен кыйбатлы хушбуйның затлы исе күмеп китте.
 – Сөрмәм аккан дип торам...Куркыттың ла...
– Бу вакытта нишләп йөрисең син? Каян кайтып киләсең?
Каушап төшәргә тиешле хатын, кыланчык яшь кызлар кебек, иңбашын сикертте.
– Моны... син сорыйсыңмы? 
Фәриткә җан кереп китте. Юк, югалмаган элекке Фәридә. Яңа кием кигән кебек, яңа ымнар, яңа сүзләр артына гына яшеренгән ул. Сиздермәскә тырышса да, элекке шикчел, гарьчел Фәридә – менә ул! Борынының сул як канатындагы кечкенә көрән миңе дә шул ук әнә... Шул миң сәбәпче булган иде танышуларына да. Студент ашханәсендә бер өстәл артына туры килделәр. Каршысындагы җыйнак, килешле гәүдәле, елмаеп кына торган кызга сүз кушты: «Сезнең бу миңегез үзегезнекеме, әллә сурәтен генә төшердегезме?» Ап-ак йөздә әллә каян күзгә ташланып, чекрәеп тора иде шул. «Прокатка алдым», – дип җаваплаган иде яшь Фәридә... Әмма соңгы бер елда элек сөйкемле күренгән миң иң күрәлмәгән нәрсәгә әверелде. Әрләшә башладылармы – Фәритнең күз карашы шул ноктага кадаклана да куя. Әйтерсең лә, киерелгән борын канатындагы миң – бөтен зәһәрнең, усаллык, ачу-шикнең анасы... Әйтерсең лә, гаепләүле, тиргәүле, рәнҗүле сүзләр Фәридәнең кечкенә авызыннан түгел, җәһәннәм тишегедәй күренгән шул миңнән чәчелә. Һәм аны берничек тә томаларлык түгел, аңардан нибары качып кына котылып була ала иде кебек...
– Аптыраганнан әйтәм инде. Кара төн уртасында... Мин Сергейларга килеп ятам. Иртәнге унда самолет.
– «Ярый инде без туйга барабыз, ә бу халык кая бара икән», дисеңме?– Тагын көлә. Фәритнең ачуы килә башлады. Кызык, элек аның Фәридәгә ачуы килми иде. Арыган, туйган, җиләгән, башны алып качасы килгән чаклар күп булды, ләкин болай ярсытмый иде.
Кырык яшьлек олы хатын! Исәр кебек шулкадәр көлмәсә! Авыз күтәреп! Килешмәгәнне! Әллә... акылына зыян килгәнме моның? Булмас димә. Теге чакта, бозлы Дим суына сикергәч тә, шикләнгән иде аны...
Хәтердә моннан өч ел элек үткән көн яңарды.
– Менә хәзер син барысын да беләсең...
Әле генә иренә гаепләү сүзләре яудырган Фәридә гаҗәпләнеп туктап калды. Чит-ят кешене күргәндәй, күзләрен зур ачып, иргә текәлде. Фәрит туктарга җыенмый иде:
– Синең үзеңнең башлавың әйбәт тә булды. Мин әйтергә кыймый йөри идем. Бу хәбәрне абыең нәрсәгә алыштырды? Әбинең өенә үзе генә хуҗа булырга тырыша иде, мөгаен, култамгаңны алгандыр. Йә, ярар, анысы минем эш түгел. Хәзер безгә алдагы көнне уйларга кирәк. Ничек яшәүне дим... Мин аны... яратам бит, Фәридә... Җибәр син мине! Бозылышмыйк та, талашмыйк та. Фатир сиңа кала. Малайларга акча җибәреп торырмын. Алиментка биреп мәшәкатьләнмәссең. Зурлар бит инде, берсе биштә, берсе җидедә укый. Ә... аның... ул... Кыскасы, тагын ике айдан... безнең... балабыз туарга тиеш... Без... мин... ул... Ул элекке иреннән аерылды инде...
Агарынып киткән Фәридәнең авызыннан бер генә сүз чыкты:
– Ә мин?!
Чыгып та йөгерде. Ярый артыннан чыктылар. Бакчалары Дим буенда гына иде. Тоткан да сикергән ярдан. Апрель ае. Елга тулып боз ага. Үпкәсенә салкын тиеп, ике ай ятты. Ул савыгып чыккан көнне Фәритнең кызы туды. Ике ут арасында бәргәләнеп йөрде-йөрде дә, китте ир...
Шулчак тыштан ниндидер шау-шу ишетелде. Сыра исе, тәмәке исе аңкып китте. Фәрит, сикереп торып, лифт ишеген дөмбәсләде. Яшь-җилкенчәк көлешеп, сүгенделәр дә, баскычка таба киттеләр бугай.
– Ах, хәсрәт... Ах, кем уйлаган! – дип сукранды Фәрит. – Нинди шөребе кырылып чыкты микән моның?
Хатын дерт итеп китте. Елмаюы сүрелде. Стена буйлап шуып төшеп чүгәләде. Иңендәге сумочкасын идәнгә сыпырып ташлады. Маникюрлы нечкә бармаклары белән йөзен каплады.
– Фәрит... Фәрит, туктале, дөпелдәмә әле шулхәтлем. Барыбер ишетмиләр. Кемгә кем кирәк... Кил әле, утыр әле. Түзәлмим. Мин башкача түзәлмим. Сөйлим. Әйтмәм, юри әйтмәм дигән идем сиңа! Тик ул – синең дә улың бит... Безнең Вадимның колагыннан шөреп таптылар бит...
Ир көлде:
– Бәй нигә, бала-чагамыни ул! Колагына теләсә нәрсә салып йөрмәсә.
– Эчтә бит ул. Баш эчендә. Урта колакта диимме, әллә кайда инде, баш мие янына ук килеп җиткән.
– Нәрсә эшләп! Кайчан?! – Ир җилтерәтеп хатынны аягына бастырды. – Нигә әйтмәдең миңа? Вадимны мәктәптә ике ай элек кенә күрдем бит, менә дигән иде.
– Җибәр!– диде хатын салкын итеп. – Миңа кычкырырга бер хакың да юк синең.
Ирнең бармаклары язылып китте:
– Гафу...
Икәүләп тагын идәнгә чүктеләр.
– Әйтәм ич, сиңа белдерәсем килмәгән иде. Шулкадәр каткан иде күңелем. Тәүдә тегене... синең... тегене барып өзгәләрдәй булдым. Ике балалы ирне аздырган кеше якты дөньяда яшәргә лаек түгел, дидем. Аннан күрәлмавым сиңа күчте. Баштарак, беренче елны көткән идем, кайтырсың иде кебек. Кайтмасыңны аңлагач, кояш сүнгәндәй булды. Син дип яшәгәнмен. Синнән башка дөньяда беркемне, бернәрсәне күрмәгәнмен дә, белмәгәнмен дә. Синнән башка бер ай, кая бер ай, бер көн торалмам, акылдан шашармын кебек иде. Әмма синсез дә яшәп була икән бит! Дөньяның кендеге син түгел икән! Сүрелдем. Тынычландым. Килде бер көн: мин яңа тормыш башларга карар иттем. Ышанасыңмы, укырга кердем, әйбәт эш таптым. Баштанаяк медицина тикшерүе үттем. Балаларны да йөрттем. Һәм шунда, очраклы гына, Вадимны рентгенга төшерделәр. Аның сөйләшүе мәзәгрәк иде бит, беләсең инде. Рентген сурәтен караган табиблар егылып китә язганнар: аермачык булып металл шөреп күренеп тора ди! Тутыгып беткән булган. 
Фәрит, кашларын җыерып, нидер хәтерләргә тырышты:
– Исеңдәме? Тулай торакта чакта!
 – Исемдә, – диде хатын, борынын тарта-тарта. – Онытырлыкмыни! Заводта яртышар ел эш хакы түләмиләр. Ипи белән сөткә дә интегәбез. «Коры» сөт алып, сөтне «ясап» эчә башладык. Көн дә камыр ашы пешергән булам. Син үзеңнең эшеңне ачарга уйладың. Эш дип инде, гәзиткә белдерү биреп, телерадиоаппаратура төзәтә башладың. Өйдә, ягъни бүлмәдә. Вадим тәпи генә киткән иде әле анда... Өстәл тулы, идән тулы вак-төяк деталь, шөреп...
 – Их! Их, Фәридә...
 – Өзгәләмә үзеңне, Фәрит. Барысы да яхшы булыр, язган булса. Операция уңышлы үтте, диделәр. Иртәгә чыгарырга тиешләр.
 – Коточкыч! Нигә миңа әйтмәдең? Нигә син моны бүген генә сөйлисең миңа?
– Ә син минем белән сөйләшкәнең булдымы? Ярый, балаларны мәктәпләренә барып күреп йөргәнсең. Ярый, акчасын салып тордың. Ә минем хәлем белән кызыксындыңмы берәр? Ни дисәң дә унбиш ел бергә яшәгән кешеләр түгелме без?
– Шундый хәл килеп чыккач, әйтмиләр димени инде. Үпкә кайгысымы...
 – Мин сиңа үпкәләмим. Шулай язган, шулай тиеш булган, Фәрит. Син гаепле түгел. Һәм... синең башкага китүең кирәк булган. Элекке җай белән яшәсәк, хастаханәгә йөрү уйга да кереп чыкмаячак иде. Һәм ул чакта – уйлавы да куркыныч. «Бәхетегез бар икән, соң булуы да мөмкин иде», – диде профессор.
– Даруга-нигә акча кирәксә...
– Син җибәргән акчалар ярап куйды, – диде Фәридә, аны бүлеп. – Ансына рәхмәт...
– ...Үзең ничек? – Озак кына тынлыктан соң Фәридә сүз башлады. – Әллә нишләп ябыккансыңмы, арыгансыңмы... Син элек болай түгелиең...
Ир йөзен чытты. Үзе дә белә. Өстендә юл киемнәре, чыгып киткәндә кырынырга да онытылган. Чәчтарашка керергә дә өлгермәде, Мәскәүдә керермен дигән иде. Эш күп. Тәгәрмәч эчендәге тиен кебек йөгерәсең дә йөгерәсең. Яңа партия товар килде дип шылтыраткач, чыкты да китте юлга. «Шәхси предприятие хуҗасы» дисәң, «О-о!» диләр. Белмиләр аның нинди йөк икәнен. Һәр нәрсәне контрольдә тотарга кирәк. Үзе юкның күзе юк. Үзең йөрмәсәң, партиясе белән брак җибәрергә дә күп сорап тормыйлар.
– Кызың үсәме?
Ирнең йөзенә төс кереп китте.
– Өч яшь тула инде. Балалар бакчасына путевка сөйләшеп кайттым кичә.
– Кемгә охшаган?
– Суйган да каплаган Артурның бәләкәй чагы. Шундый ук бөдрә чәчле, туп кебек түгәрәк. Бәләкәйдә мин дә шундый булганмын бит. Исеңдәме, Артурны «бөдрә туп» дип ирештерә идек.
 – Ике яшендә ябыкты да куйды кинәт. Инфекционныйга эләктек бит, шуңардан соңмы... Әле шул чакларны хәтерлим дә, һушларым китә. Без өчәүләп хастаханәдә ятабыз. Син көн дә тавык шулпасы ташыйсың. Ничек өлгергәнсеңдер? Машина да юк чак. Акчага интегеш. Мин декретта. Күрше бокста яткан хатынга тәрәзәдән көн дә әллә нәрсәләр ташыйлар. Ә безнең, исеңдәме, алманың эчен кырып балага ашатып, үзебез кабыгын ашаган чаклар булды.
– Машина алган көн хәтереңдәме?
– Теге кызыл зәпәрәйнеме? – Икесе дә көлеп җибәрделәр.
 – Шуны бәйрәм итәргә бөтен туган-тумачаны җыеп табын кордык. Әкәмәт. Җизниләр куна калды. Бүлмәнең идәне – кильки консервасымыни – шып тулы, басарга урын юк! Машина юабыз, янәсе...
 – Шул елдан хәлләнеп киттек тә инде. Ваучерларга алган акцияләрне сатып, фатир өчен пай түли алдык.
– Оя корган ике кош сыман җыйдык та җыйдык, өйдек тә өйдек...Һәм бер «матур» көнне син шул ояны ташлап, башка ояга очтың да киттең... Байлык сәбәпче булуымы? Дәүләкәндә филиал ачам дип, юлдан кайтып керә белмәдең. Җәяү йөрсәң, акча капчыгың буш булса, хатын-кызның исе дә китмәс иде әле үзеңә!
– Ул чакта әллә нәрсә булды безгә... Көн дә елаш, көн дә талаш... Абыең гаепле. Ул әйтмәсә! Син дә инде, шул хәбәрне ишетү өчен, үз өлешеңнән, васыять милегеңнән баш тарткансың. Ул әйтмәгән, син белмәгән булсаң... Бу көннәргә төшмәс тә идек.
– Беркем дә гаепле түгел, Фәрит... Әйттем бит, беркем дә... Димәк, шулай тиеш булган. Болай без тагын бер-беребезне гаепли башлаячакбыз. Абый әйткәндә кызың туарга тиеш иде бит инде. Туасы җан булган, димәк... Шул җилкеткән сине... Минем үткәннәрдә казынасым килми, гаеплеләр эзлисем килми. Бер янган утка кабат төшәсем, кабат янасым килми! Син соң ничек? Әйбәт яшисезме хет? Бәхетлесеңме?
Бу сорауны үз-үзенә дә бирергә курка иде ир. Аның бу хакта уйлаганы, уйларга теләгәне дә юк... Тормыш агамы бер көйгә – ага. Ә ул – шул агымдагы бер йомычка. Инде дөнья да бераз җайланды кебек. Ул яшәгән тормыш кемдер өчен буй җитмәс хыялдыр әле, бәлки. Бәхет – байлыкмы? Үзеңне бәхетле хис итүме? Яңа гаилә, яңа мөнәсәбәтләр өр-яңа бәхет китерер кебек иде... Әле менә лифтка кереп, төймәгә баскандай, ул да үзенчә «бәхет» дип язылган төймәгә баскан иде югыйсә. Ялгыштымы? Тәүге тойгылар, дулкынланулар сүрелде дә, бөтенесе тагын үз җаена төште. Тагын шул ук гадәти көндәлек, шул ук мәшәкатьләр, вак-төяк. Кайчандыр Фәридә белән бергә үтелгән нәрсәләр... Инде кабатланган, таныш нәрсәләр. Лифтны иртән тәк тә төзәтерләр. Ә ул? Җаны теләгән, җаны эзләгән бәхетне таба алырмы?
– Ә син? Син бәхетлеме, Фәридә?
– Минем бәхетем мәхәббәттә иде. Мәхәббәтем син идең. Ләкин минем яратуым сине бәхетле итә алмады бугай. Һаман сиңа тик яхшылык теләдем. Һәм шул хакка мәхәббәтемне сүндерергә карар иттем. Ә бит сине югалтсам, бер көн дә яши алмам иде кебек. Яшим бит менә... Барына канәгатьмен.
 – Син шундый үзгәргәнсең...
 – Беләм...
 – Берәр кемең бармы?
 Хатын туп-туры аңа карады: 
– Бу синең өчен шулай мөһимме?
Ир өске иренен тешләде. Сәгатенә карады. Алты тулган. Кыңгырауга басты. Шул ук мизгелдә диспетчерның яшелле-зәңгәрле тавышы яңгырап китте.
– Че там у вас?
Бер-берсенә карадылар да тагын кычкырып көлеп җибәрделәр.
Ярты сәгать үткәч, тоткынлыктан котылдылар. Өченче белән дүртенче кат арасында туктаган лифт кабинасыннан өченче катка сикереп төштеләр һәм... уңайсызланып туктап калдылар.
 – Сергейны мәшәкатьләп тормыйм инде, туры аэропортка китәм, – диде ир. – Болай аларга тукталгалыйм мин. Сиңа очрамас өчен, Дәүләкәннән төнге электричка белән йөрергә тырыша идем. Елына өч-дүрт очыла Мәскәүгә... Тәки күрештек...
 – Белә идем инде, Сергейның хатыны белән сөйләшеп йөрибез бит.
– Ярый, Фәридә, хуш... Кайткач, Вадимның хәлен белешермен әле.
– Туктале, – диде хатын. – Шулай китәсеңмени? Әйдә, юынып чык. Чәй эчәрсең. Артурны күреп чыгарсың... Уянгандыр инде...
Кинәт әллә нишләп китте ир. Җәйге челләдә яуган җылы йомшак яңгыр сыман, күңеленә рәхәт бер хис кереп тулды. Сагынулы якты моңлы, мөлдерәмә бер хис... Яшьлекне юксыну, шушы Фәридәгә ихлас гашыйк булып йөргән беркатлы чакларны сагынумы... Кайчандыр күңелгә тулган булган, аннан сиздерми генә ташлап киткән тансык хисне тоеп, аны танып, шуңа өр-яңадан гашыйк булумы...
Дулкынлануын басарга тырышып:
– Лифт беләнме? – дип шаярткан булды.
– Әйдә! – диде яшьлегендәгедәй шаян һәм уенчак Фәридә.
Алар тагын лифт төймәсенә төрттеләр. Янәшәдәге икенче «тимер тартма»ның ишекләре ыржаеп ачылып китте.Тонык ут, күз кыскандай, сүнә-кабына җилпелдәп алды.
Кермәделәр тегеләр. Караңгы баскычка чыгып, җәяү генә менеп киттеләр. Урау булса да, юл яхшы, дигәннәрдерме...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар