Логотип
Проза

Лабиринт

(хикәя)


 
 (хикәя)


 Нәкыя белән Хәлилнең олы уллары Илдар бәләкәйдән техникага тартылды. Нәни кулларына беренче уенчык машинасы эләгү белән, шуны кочаклап йоклап китәр булды. Урамга чыкканда түгел, мунчага гына да уенчык машина-тракторсыз бармады. Балачактан техника Илдарны сихерләде. Кыз баланың курчакка, ир баланың тимер-томырга тартылуы гадәти күренеш, шулай да Нәкыя улының техникага бу хәтле берегүенә гаҗәпләнеп бетә алмады. Хәтта мәктәпкә барганда да Илдар сумкасына бәләкәй булса да уенчык машина сала иде. Урамнан узган трактор яисә машина күрсә, Илдарның ушы китә иде. Балачактан Илдар башта велосипедын, аннары әтисенең мотоциклын һә дигәнче сүтеп корды. Бик иртә машина йөртергә өйрәнде – әтисенең бер туган Әнәс абыйсы бу башлы малай өчен үз машинасын кызганмады. Аяклары педальгә дә җитми иде әле малайның. Руль артыннан үзе чак күренә чукынчык малай! Буйга тизрәк үсәр өчен Илдар, баскетбол кәрзине сыман нәрсә әтмәлләп, шуңа туп ташлап, сикерә, йөгерә башлады. Унөч-ундүрт яшендә ул машинаны менә дигән итеп йөртә иде инде. Җитмәсә төзелешен, эче-тышындагы һәр шөребенә хәтле яхшы белә. Катлаулы күнегүләрне Илдар үзеннән үзе өйрәнде. Әнәс абыйсы үзенең “Җигулиенда” “сигезле” фигурасын юньләп үтә дә алмаган чакта Илдар бу катлаулы хәрәкәтне машинаны арты белән йөртеп тә үтә ала иде инде. Илдарга, ягъни авыл “инструкторына” машина йөртергә өйрәнүчеләр чиратка тезелгәч, Әнәс абыйлары машинасын бик бирми башлады. Ни дисәң дә, бензины да көннән көн кыйбатлана, машинасы да бушка килмәгән. Шулай да яшь “инструктор” машиналы, ләкин әлегәчә хокуксыз, таныклыксыз агайларны ярыйсы гына йөртергә өйрәтте.


 Хәрби хезмәткә хәтле күпме теләсә дә, Илдар әлбәттә үзенә машина сатып ала алмады. Беренчедән, хокугы юк. Икенчедән акчасы. Срогын тутырып хезмәттән кайтып керүенең беренче көнендә үк Илдар әти-әнисенә машина турындагы хыялын ачты. Кайтып бераз ял иткәч тә район үзәгенә барып машиналар көйләткән сервиска эшкә урнашты. Тик егерме чакрымдагы район үзәгенә дә нәрсәгәдер утырып барырга кирәк. Бергәләп утырып киңәштеләр дә, Нәкыя белән Хәлил улларына кредитка машина алып бирергә булдылар. Тотылган булса да, ярыйсы гына машина да табылды. Шатлыгыннан башы күккә тигән Илдар машина йөртү курсларында укып таныклык алды. Аңа түләргә дә Нәкыя бурычка керде. Яп-яшь, тап-таза егет үзе эшләр, үзе түләр дип уйладылар. Илдар да бурычын үзе түләячәгенә әти-әнисен ышандырды. Тик тормышлар без хыялланганча гына барса икән!


 Гадәттәгечә улын иртән эшкә чыгарып җибәргән Нәкыя өй эшләре белән мәшгуль булды. Менә бит! Бәләкәйдән мавыккан техникасы инде улының тамагын туйдыра да башлады. Бите-күзе күренмәслек булып мазутта буялып йөрүләре юкка булмады баланың. Аллагашөкер, эшли торгач, хокук алырга укыган өчен булган бурычын түләп тә бетерде диярлек. Ике-өч ел да үтмәс, машина хакын да түләр. Шундый уйлар белән Нәкыя кече улын мәктәпкә җыйды. Телефоны шылтырагач, улыннан бушый алмаган әни кеше кызы Гөлинәгә алырга кушты. Тик, тавышы калтыранган кызның телефон трубкасын төшереп җибәрүен күреп, нидер булганын аңлады. Нидер булган! Ире беләнме, улы беләнме нәрсәдер булган! Гаебе бар сыман карашын аска төбәп, Гөлинә әнисенә бер-ике генә сүз әйтте: “Абый... юлда...” Өсләренә әз-мәз кием ташлап, кышкы көнне Әнәс абыйларына чыгып йөгерделәр. Алар олы юлга барып җиткәндә, кара-каршы бәрелешкән ике машина янында юл хезмәткәрләре нидер үлчи, ашыгыч ярдәм кешеләре карда утырган ике ят кешегә ярдәм күрсәтеп азаплана иде. Нәкыя бәрелүдән карарлыгы калмаган машина эчендә рульгә башын салып утырган улы янына йөгерде. Тик Илдар белән бергә эшкә киткән, имгәнешкән иптәш малайлары аның юлын бүлде: “Нәкыя апа, соң инде...” Нәкыя аларны ишетмәде, улын тартып чыгарырга, ясалма сулыш ясарга маташты. Чынлап та соң икәнен, улына ярдәм күрсәтеп булмаячагын бәхетсез ана тиз аңлады. Үзен кысып тоткан Гөлинәсенең кочагыннан чыгарга бәргәләнде. Соңрак уштан язган ананың үзенә ярдәм кирәк булды... Фаҗига килеп чыккач кына, ниһаять, юл тазартучы трактор да күренде – һәләкәтнең сәбәбен белдермәслек итеп, юлны кырып-тигезләп китте.


 Бала кайгыларын күтәрүне андый кайгыны күргәннәр генә тулысынча аңлый аладыр ул. Баласын югалткан Нәкыянең дә канатлары каерылды. Очып кына йөргән хатын шуышыр хәлгә җитте. Кызлардан да үптермәгән егерме яшьлек улың иң ваемсыз, иң бәхетле саналган чагында караңгы кабергә кереп ятсын әле! Аның бит әле балалыктан да чыгып җитмәгән чагы иде! Әллә нигә балачактан шул машина дип хыялланды. Шул машина аның башына да җитте. Нинди үкенечле булды аның болай мавыгуы! Кайлардан түземлек аласы да ничек яшисе! Хәлил кайгысын аракы аша басарга тырышса, Нәкыя үзен юатырлык чара таба алмады. Унбиш яшеннән авылда “Инструктор” кушаматы беркетелгән, башкаларны машина йөртергә өйрәткән, кагыйдәләрне яхшы белгән Илдарның үз гаебе белән юлда бәрелеп үлүе, икенче машинадагы юлчыларның яралануына сәбәпче булуы башка сыймаслык хәл иде. Юл хезмәткәрләре бар гаепне үлгән балага тактылар да куйдылар. Кышкы юлның тоташ бозлавык булуы да, өстән кар катыш яңгыр сибәләп торуы да, юлларның тазартылмаган булуы да исәпкә алынмады.


 Һәлакәтнең, күрә торып, нәкъ шул юлларның тазартылмавы аркасында килеп чыгуы Нәкыягә дә, күпләргә дә ачык иде. Монда Илдарның яшьлеге дә, тәҗрибәсезлеге дә сәбәпле түгел. Яшь булса да тәҗрибәсе бар иде Илдарның. Тик моны ничектер исбатларга гына кирәк иде. Нәкыя киңәшеп карады да улының исемен аклар өчен көрәшергә булды. Адвокатларга эш кирәк иде, ахры. Тиз ризалаштылар. Эшнең уңай бетәсен алдан ук вәгъдә иттеләр. Ә Нәкыя аларга ышанды. Түләр өчен күп итеп бурычка акча алды.
 Кирәкмәс иде Нәкыягә улы хакына әҗәт упкынына сикерергә, кирәкмәс иде. Суд нинди карар чыгарса да, газизен кайтара алмаячагын белә иде. Шулай да, бурычка батып булса да, судлар аша булса да улы белән аның арасын өзелер-өзелмәс җеп бәйли иде кебек. Улының эше артыннан йөргәндә, Ул бар, янда гына иде кебек... Тик ана кеше үзенең артыннан ирен дә, балаларын да әҗәт базына суырганын аңламады. Иртә җитлегә, олыгая барган кызы Гөлинә әйтеп караган иде аңа банктан бурыч алганда, айнытырга тырышып караган иде: “Әни, кирәкми, алма кредит! Барыбер абыйны кайтара алмаячаксың!” Ире дә бу дөньяда хаклык юклыгы турында кисәткән иде. Ә Нәкыя беркемне дә тыңламады. Керереңнән алда чыгырыңны уйла. Бурыч алганда бигрәк тә! Тик кемне дә булса тыңларлык, ни дә булса аңларлык хәлдә түгел иде Нәкыя. Аңа иренең һәм кызының дәгъвалары улыннан аеруга тиң тоелды. Илдарының эшен кузгатып, соң булса да аның өчен нидер эшли алуы җанына бераз җиңеллек өстәгән кебек булды. Эшнең уңышлы барып чыгачагын ышандырган адвокатларга түләргә булган бурычлары өстенә бер-бер артлы кредит алды. Бер суд инстанциясендә барып чыкмагач, өстәрәк торган икенчесенә, өченчесенә гозер белән бардылар. Акча беткәч, Нәкыя Уфадагы апасына китте. Анысы бурычка бирүен бирде, тик күңелендәге шик-шөбһәсен әйтми калмады: “Сеңлем, тукта. Җиңә алмаячаксыз сез. Юкка гына түгәсең бу хәтле көчеңне дә, акчаңны да...” Ә Нәкыя беркемне дә ишетмәде. Улы хакына ни дә булса эшләсә, аңа бераз гына җиңелрәк кебек иде. Ул боларны улы хакына эшләде, аның хакына чыгалмаслык бурыч базына баштанаяк чумды. Әйтерсең дә Илдары өчен ни булса да кылса, ул һаман да аның янында, алар белән бергә. Нәкыя үзен шулай алдады. Кыска гомерле баласын ана кеше үзеннән җибәрәсе килмәде.


 Башта, адвокатлар белән киңәшкәндә, Нәкыягә алар һичшиксез җиңеп чыгар, улын аклар кебек тоелды. Әнә бит аның файдасына күпме дәлилләр: бәләкәйдән үк тәҗрибәле осталарча машина йөртүе, күпме кешене өйрәтүе. Аннары, юл фаҗигасы булган көнне яңгыр катыш кар явып торуы, юлларның тоташ бозлавык булуы иң зур дәлил түгелмени?! Тик суга батучы саламга тотынгандай Нәкыя ябышкан бу дәлилләр суд әһелләренә әллә ни тәэсир итмәде. Яшь егетнең үлемен, юлларның бозлавык булып, атнадан артык чистартылмавы белән бәйләргә теләмәделәр. Юл хәвефсезлеге өчен җаваплы түрәләр судан коры чыкты. Судлар чыгарган карар буенча, бар гаеп Илдарның үзенә йөкләнде. Моңа хәтле түрәләр белән алышуның ни икәнен белмичә яшәгән Нәкыя һәм Хәлил юкка йөрүләрен танырга мәҗбүр булдылар – дөньяда булмаган хаклыкны табармын димә! Иңнәренә ишелеп төшкән кайсы хәсрәтләре зуррак та, ир белән хатынны бөккән ике зур хәсрәтне салып үлчәрлек бизмәннәр бармы икән бу дөньяда?! Әлбәттә бала кайгысын берни белән үлчәп тә, чагыштырып та булмый. Тик шул хәсрәт өстенә түләп булмаслык бурыч таулары да өстәлгәч, ничек яшәргә дә, кайдан түземлекләр алырга?!


 Бәла үзе генә йөрми. Берникадәр вакыттан район үзәгендәге хезмәт урынында янгын чыгып, хатын эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Себергә вахтага чыгып киткән Хәлил, бары тик чирен көчәйтеп, өч айдан астма белән кайтып керде. Инде алар бөлүнең аръягына чыктылар. Мал саткан әзме-күпме акчалары бурыч түләргә китә барды. Хәлил тиенле генә эш тапса да, кешегә ялланып эшләде. Кул эшләренә оста Нәкыя бәйләп, тегеп сатыштырган булды. Хәтта әнисе карчыкның пенсиясе дә бурыч түләргә китте. Тик күпме генә тартмасыннар-сузмасыннар, тапкан табышлары бик тә әз, бурычларын капларлык түгел иде шул. Ә банк коллекторлары ике бәхетсезгә көннән-көн ныграк басым ясый тордылар. Бердәнбер йортларын тартып алу белән куркыта башладылар. Кеше кайгысына керү банкның эше түгел. Аның бар белгәне табыш. Бурычка алгансың икән, син аны бишләтә-унлата түләргә тиеш! Синең канлы күз яшьләрең беркемне дә кызыксындырмый. Акча даулап килеп җиткән банк хезмәткәрләреннән Нәкыя белән Хәлил кая яшеренергә белмәде. Телефон номерларын алыштырулары да бик ярдәм итмәде – яңа номерны белү банк өчен чишеп булмаслык мәсьәләме соң инде! Бер кредитын ябарга Нәкыя икенчесен алды. Анысын ябарга тагын алды. Тик аннан гына бурычы кимемәде, ә үсә генә барды. Аз кайгыны аш баса, күп кайгыны дус баса − мондый чакта ярдәм кулы сузарлык дуслары да калмады Нәкыя белән Хәлилнең. Нишлисең, беркемгә дә үпкәләп булмый. Авылда тормыш көтүе беркемгә дә җиңел түгел. Башына ишелеп төшкән бу хәсрәтләрдән ни тере, ни үле килеш йөргән Нәкыя өйдәге ике баласының ничек үскәнен дә күрмәде диярлек. Гөлинәсе үзаллы булды, энекәшен дә күбесенчә ул үстерде кебек. Ата-анасының нинди зур бәлагә тарыганын белә торып, Гөлинә алардан үзенә артык игътибар таләп итмәде. Киресенчә, бары белән канәгатьләнде: ике туган апаларының киемен киде, булганын ашады. Тын гына йорт эшләрен алып барган, энекәшен карап үстерешкән кызы да булмаса, Нәкыя нишләр иде икән? Җитмәсә мәктәптә дә укуы яхшы гына бара. Язмышы аңа бу баланы иң авыр чагында ярдәм итәр өчен, таяныр өчен биргәндер, ахры. Нәкыя кызының кай арада үсеп җитеп, кай арада укырга кергәнен дә, анда ничек укыганын да юньләп белмәде диярлек. Ә әти-әнисенең бердәнбер таянычы Гөлинә тырышып укыды да, кара эш дип тормады, эшләде дә − кичләрен ике урында идән юды. Әти-әнисеннән ярдәм көтәрлеге юк. Барысы да тик үзеннән генә тора. Фармацевтка укып бетергәч тә эшкә урнашты, идән юууын да ташламады. Гөлинәгә үрмәләп булса да, шуышып булса да, ничек тә һөнәр алырга, кеше булырга кирәк иде. Әкренләп кыз максатына ирешә барды. Тик менә әнисенең генә, бала кайгысыннан ялгышып, кире чыгарлык юлы булмаган хәвефле лабиринтка кереп адашуы куркыта. Чыгар иде Нәкыя ул очсыз-кырыйсыз, карурмандай караңгы һәм куркыныч лабиринттан, бик тә кире чыгар иде. Тик кергән сукмакларын югалтты шул. Капкынга капты. Хәзер үзе дә ни кылырга, кая барырга белми. Улы хакына судлар, банклар белән бәйләнеп, ике баласын, ирен, үзен нинди хәлгә төшерәчәге турында уйламады. Ә Нәкыянең, Хәлилнең хәле чыннан да мөшкел иде. Язмышлары аларга сынау артыннан сынау өя торды. Икесе дә эшләреннән язган, муеннан бурычка баткан ир белән хатын ничек яшәргә дә белмәделәр. Хәер, өйдә төпчек уллары булмаса, яшәргә теләкләре булыр идеме икән?


 Соңгы чиккә җитеп өзлеккән гаиләгә ярдәм көтмәгән яктан килде. Шушы ябык кына гәүдәле, кечкенә буйлы кызыннан коткару килер дип һич тә уйламаган иде Нәкыя. Ана буларак, баласына булыша алмаган өчен үзен гаепле тоя иде. Бер кайтканда Гөлинә әнисенә банк кәгазьләрен сузды һәм кочаклап алды: “Әнием, кайгырма яме ул хәтле. Синең кызың – мин бар бит әле. Бергә-бергә түләп бетерербез бурычны ничек тә. Менә шактый гына өлешен түләдем дә!” Нәкыя белән Хәлил дулкынланудан әйтер сүзләр тапмадылар... Ашап эчкәндә дус яхшы, кайгы килгәндә үз яхшы! И балакай! Яшь кенә көеңә ата-анаңның өсләренә өелеп төшкән зур бәлане күтәрешергә көч таптың. Кайгыларны сүз белән генә түгел, гамәлең белән бүлешәсең. Кай арада балалыгыңнан чыктың да, кай арада атаң-анаңа терәк булырлык үсеп җиттең! Вакыты җитсә дә, тормышка чыкмыйча, үз ояңны кормыйча, ата-анаң өчен акча җыйдың. Үз бәхетең хакына якыннарыңны бәладән коткарырга алындың. Ышанам, балакаем, ышанам, бу хәтле мәрхәмәтле бала үз бәхетен тапмый калмас! Үз кайгыма бирелеп, мин бит синең барлыгыңны да оныткан идем инде. Шушы кайгыларны бергә күтәрерлек, авыр чакта таянырлык терәк булып үсеп җиткән бит балакае. Кай арада? Нәкыя белән Хәлиф, хәсрәтләреннән кара көеп, кайгыларыннан башка берни күрми, ә бәлки күрергә дә теләмичә, башларын иеп көн күргән арада аларга ныклы таяныч булырлык кызлары үсеп тә җиткән ләбаса! Улын югалту ачысы үтмәсә дә, җанына бераз гына җиңеллек, өмет иңде Нәкыянең. Кайчандыр ул үз иреге белән кереп адашкан карурмандай кара лабиринтның бер очы күренде сыман. Авыр хәлдә калып, тормышта адашкан ата-анасын алдан акыллы кызлары – Гөлинәләре җитәкләде. Ә башкача булуы мөмкинме соң? Шатлыкта бергә икән, димәк кайгыда да бергә. Шул чакта гына аны җиңәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар