Логотип
Проза

Киребеткән

Хикәя

 Мин бу хикәямне балачаклары узган гасырның җитмешенче елларына туры килгән яшьтәшләремә багышлыйм. Егерме беренче гасырда туган балалар безне аңлый алмас. Конфет кәгазьләре җыеп, аларны үзара алмашып мәш килгән, бакчадан матур чынаяк ватыгы тапканга яңа уенчык алганнан да ныграк сөенгән, көне буе урамнан кайтып кермичә, бурага атланып, койма башларында, түбә өсләрен-дә берсеннән-берсе кызык уеннар уйнап үскән балалар без. Туу белән русча мультиклар карап утырган, рус телен үз ана теленә караганда яхшырак белгән балалар безнең русча белми интеккәнне дә аңламас. Бервакыт кулыма мәктәп елларында язган җыр дәфтәрем килеп эләкте. Андый дәфтәр һәммәбездә бар иде. Истәлеккә дип, бер-беребезгә матур шигырьләр, җырлар яза идек анда. Җырларны радиодан ишетеп, тизрәк сүзләрен язып алырга тырышабыз. Радиодан ничек ишетәбез, шулай язабыз. Шаинскийның ул вакытта бик популяр булган «Голубой вагон» җырындагы «И упирается прямо в небосклон» дигән юлларны «И упирается прямо в небо слон», дип язып куйганмын. «Небосклон» сүзен каян белим ди инде мин? «Небо» сүзен ишеткән бар, «слон» да таныш сүз.

Ничә еллар шулай дип җырлап йөрдем бит әле.

Дүрт-биш яшьлек баланың үз-үзен тотышы, дөньяны күзаллавы, үзен бик тә кирәкле кишер яфрагы итеп тоюы, һәрнәрсәне үз дигәнчә эшләргә тырышуы, кирелекләре шулай калыр, үзгәрмәстер. Кеше күңелендә иң самими, иң бәхетле, иң сагынып искә ала торган еллар бит кл!

* * *
Мин йокыдан уянып чыкканда әби кече якта камыр белән маташа иде. Яратам да инде шул чи камырны чемчекләп кабарга! Кулымны сузуым булды, әби кулыма сугып җибәрде.

– Бит-кулыңны юмаган, чәч-башың тузган көе нинди камырга үрелү ди ул! Булмаганны! Әйдә бар, юынып кил башта.

Йокыдан торгандагы шат кәефем шул арада эреп юкка чыкты. Андый вакытта миңа әллә нәрсә була, гел киресен эшлисем килә башлый. Әби әйтә: «Эчеңә Киребеткән кереп утыра синең», – ди.
Битемә су тидергәндәй иттем дә, тагын өстәл янына килдем. Әби күрмәгәндә чеметеп кенә аласы иде камырын. Күрмәс сиңа, бар!

– Әнә, ясап куйган чәеңне эч тә, апаңа чәчеңне үрдер, йөрмә пумала баш булып. Аннары килерсең өстәл янына.

Минем чәч, дөрестән дә, йокыдан торганда каз бәбкәләрен куа торган пумала төсле була. Тегеннән, моннан тырпайган бөдрә чәчләрне сыпырсаң да, тарткаласаң да, тыңламыйлар. Шуңа күрә әби аларны дүрткә бүлеп, тыгыз итеп үреп куя.

– Апа үрмәсен, син үр! – дидем киреләнеп.
– Күреп торасың бит эшем бар икәнен, кулым камырлы, әтиләрең эштән кайтканчы өчпочмак өлгертәсем бар. Кичә бик әйбәт үрдерттең бит әле. Апа матуррак үрә дип, аңа үрдерткән булдың.
– Ә бүген син үр, апаның үргән чәче тормый, чыгып бетә, – дидем аның саен үҗәтләнеп.
– Киреләнеп торган буласың тагын! Болай да кая карарга белмичә, кырыкка ярылган чагым, – дип, әби ачу белән билемнән кыстырып алды да, җилтерәтеп кенә түрдәге урындыкка кертеп утырты.
– Зинһар, үр әле шушы баланың чәчен, – дип, гөлләргә су сибеп маташкан апага эндәште.

Минем эчемдәге Киребеткән инде уянып җиткән иде. Чыгып таймакчы идем дә, бу юлы апа эләктереп алды.
– Әйдә, утыр, матур итеп үрәм, – диде. 
– Юк, син матур үрмисең, – диде Киребеткәнем.
– Матур, дигән идең бит кичә, – диде апа, гаҗәпләнеп.
– Чишелеп бетте бит ул!
– Әйдә, бүген тыгызрак итеп үрәм. 

Апа чәчемне тарап, бер як толымны үреп бетергәндә, Киребеткәнем тагын башын калкытты. Апаның тасманы бәйләгәндә катырак кысып җибәрүе булды:
– Әл-ләй! Авырттырдың! Чәчемне йолкып бетерәсең инде, – дип, урындыктан төштем дә урамга атылдым.

Аякка сандалиларымны аннан-моннан эләктердем дә, урам аша чыгып, юлның икенче ягына йөгердем. Күтәртелгән таш юлның икенче ягында басу, юл буенда чәчәкләр үсә. Шул чәчәкләр арасына чүмәшеп, тыңлый башладым. Кемдер мине эзләп, арттан чыгып кычкырырга тиеш иде бит инде. Бер тавыш та юк. Мин әкрен генә башымны калкытып, юл аша үзебезнең капкага карыйм. Бер чыгучы да юк! Менә сиңа мә! Аларга мин кирәк түгел икән хәзер. Менә кайтмам да әле, елап эзләп йөрерсез аннары.

Әкрен генә юлның каршы ягыннан урам буйлап төшә башладым. Ике өйдән соң тыкрык. Шунда тукталдым. Койма буенда кичә генә сап-сары булып утырган тузганаклар бүген ак бүрек кигәннәр. Без аларны, «әбиме-бабаймы?» дип, өреп уйныйбыз. Тузганак өзәргә иелгән идем, яфракта утырган кара төрткеле матур кызыл бөҗәккә күзем төште.
– О, бабка-каробка бит бу!

Без аны кул артына куябыз да «бабка-каробка» дип такмаклыйбыз, аннары ул канатларын җәеп очып китә.

– Бабка-каробка,
Ули-ули-нә-нә,
Ти-ти, ти-ти, ди-ти,
Ку-ши-ти конфетки!

(Бабка-коробка,
Улети на небко,
Там твои детки
Кушают конфетки.)

Әй, әйтеп бетергәнне дә көтмәде, очып китте. Кызык булмады. Тагын эзләп карыйм әле.

Миңа бу сүзләрне Фәридә өйрәтте. Русча ул. Фәридә әтисенең биләсәпиденә утырып, стансадан безгә төшә. Ул русча әйбәт белә. Мин дә Фәридә белән әйткәндә бу такмакның бөтен сүзләрен дә беләм. Миңа бигрәк тә «конфетки» дигән җире ошый. Тәмле әйбер бит ул конфетки.

Кайвакытта әби Фәридә белән икебезгә биш тиен акча бирә дә, без кибеткә төшеп ирис конфеты алып менәбез. Икебезгә икешәр ирис тия. Аны әле озак итеп суырасы. Кемнең ирисы иң соңыннан бетә, шул җиңүче була.

Фәридә ул – хыйтырый, ирисын әллә нишләтеп тел астына яшерә дә, авызын ачып күрсәтеп, минеке бетте, дигән була. Мин суырып бетергәч, чыгара аннары. Ул гел шуңа күрә җиңүче була. Ачу килә инде.

Әһә, менә тагын бер бабка-каробка!

Күрше Нурия: «Нишләп бабка-каробка булсын, алтын камка бит ул», – дип, минем белән бәхәсләшә. Әнисе укытучы аның. Нинди алтын камка булсын ди ул! Алтын ул туган апаның балдагы төсле була, ялтырап тора. «Миңа да шундый балдак алып кайт әле», – дигән идем, апа: «Бик кыйбат тора ул», – диде.

 Әле беркөнне нәкъ алтын кебек ялтырап торган сары чыбык таптым да, бармакка балдак итеп чорнап куйдым. Күршедәге Һәдиягә:
– Кара, минем алтын балдагым бар, – дип мактанмакчы идем, аның исе дә китмәде.
– Әй, бездә андый чыбык дачурта, – дигән була. Балдакны салып болгадым. Болай да бармакны кысып, кызартып бетергән иде инде.

Һәдия белән күп вакыт бергә уйныйбыз. Безнең өйләр янәшә генә. Миннән кечкенә әле ул. Ә үзенең абый-апалары шундый зур. Абыйсы эштән кайта да Һәдияне күтәреп күккә чөя. Чыкылдый-чыкылдый көлә Һәдия. Эх, минем дә шундый дәү абыем булса, мине дә шулай күккә чөйсәләр, мин алай гына чыкылдамас идем әле! Үземнең абый миннән аз гына зур. Алай да беркөнне: «Мине күтәреп кара әле», – дигән идем, икәү бергә чак мәтәлеп китмәдек. «Авыр бит син», – дигән була абый.

Һәдиянең дәү апасы да бар, атна саен кунакка кайта ул. Һәдиягә гел тәмнүшкәләр, матур-матур әйберләр алып кайта. Ә беркөнне ул Һәдиягә шундый матур уенчык чокыр белән тәлинкәләр алып кайтты. Аларның матурлыгы! Чын шикелле инде менә: тоткасы да бар, матур чәчәкләр төшкән! Без тәлинкә, чокыр итеп уйный торган таш тәтәйләр түгел инде! Әле ул таш тәтәйләрне дә без чак табабыз. Берсендә, яз көне, таш тәтәй алырга дип бәрәңге бакчасына кереп, батып та калганым бар минем. Аяктагы бутый балчыкка кереп батты, аяк чыга, бутый – юк. Тартам, тартам – юк, чыкмый. Ялан тәпи салкын балчыкка да басасы килми. Үкереп елый башладым. Безнең өй тәрәзәсеннән бакча күренми. Ярый Һәдиянең әнисе күреп, чыгып алды.

Һәдиянең матур чокыры белән уйнап туймаган идем әле мин, әбисе ашарга чакырды. Мин берүзем матур чокырлар янында калдым. Шунда башка килде бит: «Туктале, чокырлар күп, Һәдия сизмәс тә, берсен үземә алыйм әле». Чокырны куфайка эченә шудырдым да, әкрен генә чыгып тайдым. Куфайка эчендәге чокыр бүксәне пешерә башлаган кебек тоелды. Чыгардым да, тагын әйләндерә-әйләндерә карыйм. Бигрәк матур шул! Тик менә хәзер кайда уйнарга инде моның белән? Әни күрсә? Йөрәгем «дерт» итеп китте. Минем әни ачуланса, шундый каты ачулана. Елатканчы. Берсендә әни әфлисун алып кайтты. Бер әфлисун. Барыбыз-га тигез өлешләргә бүлеп бирде. Абый өйдә түгел иде. Аның өлешен шкафка куйдылар. Мин үз өлешемне ашаганнан соң, абыйның өлешен алып карыйсы иттем. Юк, ашыйм дип түгел инде. Аныкы да шундый тәмле микән дип иснәп карадым, аннары телне генә тидереп карамакчы идем, әни, күреп, иманны укытты!

– Башка бервакытта да кеше өлешенә, кеше әйберсенә тимә! – дип тетмәне тетте.
Мин матур чокырны сыпырып куйдым. Тик эчемә инде әллә нинди корт кереп утырды. Тирә-яктагы бөтен нәрсә – миңа карап торган тәрәзәләр дә, баскыч төбендә битен юып утырган песи дә «карак кызый» дип әйтәләр төсле иде. Чү! Бетте баш! Әби чыга! Мин чокырны кабат куфайка эченә шудырдым да, кулым белән үземне кочакладым.

– Нәрсә монда чүмкәеп утырасың? Бар, карап кер әле, казлар кая икән? Су буена төшеп китмәсеннәр тагын, – дип, әби кереп китте.

Уф! Йөрәгем чыгып китә дип торам! Сикереп тордым да, урамга йөгердем. Һәдияләр капка төбенә җиткәч, кеше күрми микән дип карандым да, чокырны тиз генә капка астыннан аттым. Шундый рәхәт булып китте: сикергәли-сикергәли өйгә таба киттем, җырлый-җырлый капкадан кердем. Шулчак тагын әби тавышы ишетелде:
– Казлар шундамы? Анда-монда китмәгәннәрме?

Аһ! Казлар турында бөтенләй баштан чыккан бит!
– Тора, тора, шунда иделәр, – дидем мин ашыгып. Үзем тиз генә кире чыгып йөгердем. Урыннарында булсалар гына ярар иде! Әле дә ярый койма буена кунаклаганнар икән.

Бу эшем өчен мин бик озак үкенеп йөрдем. Шунда Һәдия белеп, әбисенә әйткән булса! Баш беткән иде. Аның әбисе шундый усал. Өйдәгеләрен дә трипакага бастыра ул! Минем әби шулай ди. («Трепак» дигән тыпырдап бии торган рус халык биюе барлыгын мин әле күптән түгел генә белдем.)

Берсендә миңа чак кына эләкми калды инде аннан. Без Һәдия белән кыш көне аларның лапас түбәсеннән карга сикереп уйный идек. Җәй көне шул тирәдә уйнаганда лапаска терәп куйган баскычка күз төште бит. 

– Кара әле, Һәдия, без кыш көне бу түбәдән сикереп уйный идек бит, име? Хәзер сикереп була микән? – дим.
– Була, нишләп булмасын, – диде дә, минем этеп җибәреп, баскычтан менеп тә китте. Мин бер-ике баскыч үрмәләгәнче, ул сикереп тә төште, акырып елап та җибәрде. Аның елаганын күргәч, мин менеп тормадым инде, тиз генә кире төштем дә өйгә шылдым.

Шул арада койма ярыгыннан әбисе Нәсихәттәйнең дуылдап, җил-җил атлап безгә кергәне күренде. Мин өй эченә кереп тормадым, бәрәңге бакчасында ызанга сузылып яттым, ярый әле бәрәңге сабагы хәйран озын, тынымны да чыгармыйм. Ишегалдында әби белән Нәсихәттәйнең кычкырышканы ишетелә.

– Кая качты әле теге денсез кызый! Иманын укытам хәзер, артын кычыткан белән пешеклим! Безнең Һәдияне лапас түбәсеннән сикерткән!
– Сикерткән дип, тотып атмагандыр бит инде, үзе сикер-гәндер, – ди әби, мине яклап.
– Камәрия сикерергә кушты ди бит. Кая үзенең башы җитсен аннан сикерергә. Үзе бер дә сикермәгән бит, чыгып качкан, юньсез! Табыйм гына менә, үзен дә сикертәм хәзер.
– Һай, Нәсихәттәй, кара син аны, ә! Сикерергә кушкан диген, ә! Ярар, ярар, хәзер табып үзем кирәген бирәм аның! Син бар, Һәдияңне карый күр, ул-бу булмасын тагын!
– Әйе, Алла сакласын, аягы сынган булмасын тагын! Болай гына калдырмыйм мин ул кызны!

Нәсихәттәй йөгерә-атлый чыгып китте, мин буразна арасында нишләргә белми ятам. Шулчак әби, каян күргән диген, аркамнан эләктереп, өстерәп торгызды да, кулындагы каз куа торган чыбыгы белән берне йомшак җиремә сыдырды. Күздән яшьләр чыкты инде, алай да түздем. Һәдиянең генә аягы сынмаган булса ярар иде.

Көне буе урамга чыгармады әби. Үземнең дә бик чыгасы килми иде инде. Нәсихәттәй очраса тагын. Күзем гел Һәдия-ләр капка төбендә булды. Һәдиянең аягы сынмады микән, врач килмәдеме икән, бик каты авырта микән, дип, эчем пошты. Төнлә төшемә Нәсихәттәй керде. Зур таяк тотып артымнан куа икән. Менә ул зур авызлы убырлы карчыкка әйләнде. Мине кабып йотам гына дигәндә, әни уятты:

– Чү, чү! Саташасың бит, балам! – дип, бисмиллалар әйтеп, башымнан сыпыргач кына бераз тынычландым.

Әл-ләй! Нәрсә аягымны әчеттерә, дисәм, кырмыска оясында басып торам икән! Әллә ничә кырмыска аягым буйлап үрмәләп маташа. Тыпырдап, кырмыскаларны аяктан кагып төшердем дә чүгәләп аларны күзәтә башладым.

Безнең әби детсадны «кырмыска оясы» ди. Минем бик тә детсадка йөрисем килә. Фәридә стансада детсадка йөри бит. Мине дә йөртегез әле детсадка, дигәч, әби:
– Нәрсә калган сиңа ул кырмыска оясында, – ди.

Шушындый була микәнни ул детсад? Кырмыскалар әле бер якка, әле икенче якка йөгерешәләр. Күземә алар чабышып уйнап йөргән балалар булып күренә башлады. Эх, мин дә балалар арасында чабып уйнап йөрер идем!

Әле беркөнне Фәридә миңа бер сикрит әйтте. Сикритне кешегә әйтергә ярамый икән. «Без детсадта мендәр белән сугышып уйныйбыз», – ди. Тәрбияче апалары чыгып киткәч, мендәр сугышы башлана икән. Апалары кергәндә тиз генә урыннарына ятып, йоклаганга салышалар ди. И кызыктым инде! Минем дә мендәр сугышы уйныйсым килде.

Өйдә мендәр белән уйнатмыйлар шул! Әби аларны күпертеп карават өстенә өеп куя да, өстенә матур челтәр яба. Кагылып кара син аңа! Бервакыт абый белән качышлы уйнаганда мендәр артына качкан идем, мендәр аз гына кыйшаеп кына китте, әби иманны укытты, «Өй туздырып ятмагыз монда», дип, урамга ук куып чыгарды. Ә апа белән без ястыкта йоклыйбыз, аны бөтенләй күтәрә торган түгел.

Фәридә детсадка йөрергә яратмый. «Мин лутчы синең кебек әби янында өйдә торыр идем», – ди. «Әйдә, алмашабыз, – дим. – Мин синең урынга детсадка йөрим, сездә торам, син бездә тор, дим. Фәридә риза да, әниләр риза түгел. «Нәрсәгә шулкадәр детсадка барасың килә соң?» – дигәч, «Русча өйрәнәсе килә», – дигән идем, әни: «Мин сине үзем өйрәтәм», – ди. 

«Ведро – чиләк, надо – кирәк, скорее – тизрәк» дигәнне тиз ятладым үзе. Әти әле мондыйны да өйрәтте: «Ипи – хлеб, мука – он, бүрек – шапка, шу – батун». Шу – батун дигәне кызык тоела. Батунның нәрсә икәнен беләм инде. Габидә апа кайвакыт стансадан алып төшкәли. Әби аны безгә телемләп кисеп бирә дә, сөт белән сыпыртабыз гына! Бер телемне кабып йотып, икенчесенә үрелгәндә, әби:

– Бигрәк шәп шуа бу батун, – диде кеткелдәп көлеп. Шуңа күрә «шу-батун» дигәннәрдер инде.

Сөт белән яңа пешкән ипи дә шәп шуа анысы. Әби пичтән чыккан ипине башта тастымал япкан мендәргә бушата. Аның исе! Әле аның исен, әби ипиләрне алгач, мендәрдә иснәп ятарга да яратам. Озак тора ипинең исе мендәрдә.

Ә инде яңа пешкән ипинең әби сындырып биргән кибән башының тәмлелеге! Кетердәп тора, ашап туйгысыз, сөтсез дә шәп үтә, сөт белән тагын да тәмлерәк! Көтү кайткач, сыер сауганда әни безгә кычкыра:
– Балалар, Камәрияү-ү, Кадерияү-ү, Ками-ил, кайсыгыз бар анда, сөт эчәргә килегез, – ди. 

Чокырларыбызны тотып тезелешеп басабыз. Сөт эчкән кешенең башы шәп эшли, ди әни. Чөмереп сөт эчкәндә ак мыек чыга. Аннары, кемнең мыегы зуррак, дип үлчәшәбез. «Кызлар мыеклы булмый инде», – дип, абый безне үрти.

Әллә нишләп эчем быгырдап куйды. Уф! Ашыйсым килә! Әһә! Минем ашыйсым килә, димәк, әти эштән кайтыр вакыт җитә! Шатланып, сикереп куйдым. Булды болай булгач! Мин әти каршысына төшәм. Әйтәм, бөтенесен дә әйтәм! Апайны да әйтәм, миңа камыр бирмәгән әбине дә әйтәм! Таш юлга чыктым да урам буйлап бар көчемә түбәнгә таба йөгердем. Әти эштән шуннан кайта безнең. Бер яктагы үргән чәчем лерт-лерт җилкәмә суга, чәчемнең үрмәгән ягы җил белән һавага кадәр күтәрелеп очып бара, анда эш юк, тизрәк әти каршысына төшәргә кирәк. Шулчак юлга чыгып барган апага килеп бәрелә яздым.

– Чү, матурым, кая чабасың болай? Мине чүт таптап китмәдең бит, – ди үзе дә бик матур апа, елмаеп. Күлмәгенең чәчәкләре бигрәк матур икән, янып торалар.
– Мин, мин... – дидем, сулышымны чак тигезләп.

Бер кулым белән тизрәк тузгыган чәчемне йомарлап тоттым.

– Әти каршысына төшәм.
– Кем соң синең әтиең?
– Шамил абый.
– Шамил абый кызымыни әле син? Сиңа ничә яшь соң?

Гадәт буенча дүрт бармагымны тырпайттым. Аннары гына исемә килеп:
– Шикәр алмасы өлгергәндә 5 яшь тула инде, – дидем.
– У-у-у, дәү кыз икәнсең бит инде син! Үзең әле һаман сандалиеңны да дөрес кия белмисең икән, чалыш кигәнсең бит, – диде апа көлеп.

Өстемә бер чиләк салкын су койдылармыни! Дерт итеп киттем. Кара инде син, ә! Сандалилар чалыш киелгән! Әйтәм аны бая йөгергәндә аяк чатанланып-чатанланып киткән иде. Иртә белән ашыгып чыгып йөгергәндә шулай эленгән инде ул. Шундый чакта чалыш сандал киеп басып тор инде! Кәефем бөтенләй кырылды. Теге апага ачуым килде, үзе дә шул арада күземә ямьсез булып күренә башлады. Әй, аның күлмәгенең дә төсе уңа башлаган икән инде, авызындагы бер теше дә кәкре икән.
– Минем аякка шулай җайлы, мин үзем чалышлап кияргә яратам, – дидем мин сер бирәсем килмичә.
– Ә-ә-ә, алай икән, ярар алайса, йөр инде аягыңны чалшайтып, – диде апа, көлеп. – Хәзер әтиең кайтып җитәр инде, юлда торма, йә машина бәреп китәр. Әнә безнең капка төбендә утырып тор, аннан юл әйбәт күренә.

Өйрәтеп торган була тагын! Машина бәреп китәр, имеш! Мин сукыр түгел лә, юлдан килгән машинаны гына күрмәскә! Бөтенләй кәефем кырылды. Җитмәсә, үтереп ашыйсы килә. Әбинең өчпочмагы да пешкәндер инде. Эх, янда Фәридә булсамы! Ул әллә нинди кызык нәрсәләр белә. Әни яңа күлмәк алгач мактанып киеп күрсәткән идем.

– Стиляга модная, асагамолодная, – ди. Үзе көлә. («Стиляга модная, а сама голодная» дигән сүзләрнең мәгънәсенә мин югары классларда укый башлагач кына төшендем.)
– Нәрсә дигән сүз соң ул? – дим.
– Күлмәгең матур дигән сүз, – ди Фәридә.

Миңа бик кызык тоелды. Берәр кешедә матур күлмәк күрсәм, мин дә шулай дим хәзер. Беркөнне Һәдиянең дә күлмәген шулай дип котладым. Ул сөенде инде. Ә менә Саниягә әйтеп харап була яздым. Сания зур кыз инде ул, минем абый белән бер класста укый. «Кара, мин нинди матур күлмәк киеп чыктым», – дип мактанып тора иде, аңа да шул сүзләрне әйттем:
– Стиляга модная, асагамалодная!

Сания йодрыкларын төйнәп өстемә килә башлады:
– Нәрсә дип әйттең, төеп атам бит хәзер!
– Күлмәгең матур дип кенә әйттем бит, – дим, еларга җитешеп.
Мине мыскыл итеп, әллә нинди такмак чыгарып торасың!

Борылып, тизрәк өйгә сыпырттым. Саниягә ышаныч юк, төеп тә атар. Шулай да Сания белән уйнарга яратам мин. Аларның янында бура бар. Сания үрмәләп шул бураның өстенә менә дә утыра.

– Мине дә өйрәт әле менәргә, – дим мин астан. Минем дә аның шикелле бурага атланып, аякларымны салындырып утырасым килә.
– Синең ботың кыска, ботың үскәч менәрсең, – ди ул. Әйе шул, Саниянең боты озын, йөгерә башласа, аны беркем куып тота алмый. «Ыштандырлы» уйнаганда тупны иң биеккә атучы – ул. («Штандер-стоп» дигән уен.) Койма башына менгәч, тотынмыйча да басып тора ала. Ул бернәрсәдән дә курыкмый. Чегәннәрдән дә, эттән дә, хәтта ата каздан да курыкмый. Ә минем иң курыкканым – ата каз. Мине ата каз талый язганы бар. Бибиләре чыкканчы ишег-алдында утырганда, барып аркасыннан да сыпыра идем югыйсә. Сөйләшә идем үзе белән. Бибиләре белән капка төбендә йөргәндә, бер бибиен алып яратыйм әле дип, яннарына килә башлаган идем, ысылдап куа башламасынмы ата каз! Үзе миннән дә зур булды, канатларын җилпи, муены әллә никадәр булып сузылды. Мин шыр акырып чабам. Ярый әби ерак түгел иде, ул аралап алмаса, ботымны тешләп өзә иде. 

– Һай, балам! Бибиләре чыккач, ата каз шулай усаллана ул, аның янына барырга ярамый. Шулай итеп бибиләрен саклый ул, – ди әби.
Кая ул яңадан ата каз янына бару! Мин аларны биш киламитрдан әйләнеп узам хәзер. 

Чү! Әнә әтинең аты күренә түгелме соң юлда? Ур-ра!

Әти мине күрми калмасын тагын дип, юл кырыена чыгып, чирәмгә чүгәләдем. Башымны иеп тезләремне кочакладым да, елаган рәвеш китереп, җилкәләремне селкетә башладым. Әти, һичшиксез, мине күреп, атын туктатачак та, килеп мине күтәреп алачак. Мин шул мизгелне көтеп ләззәтләнеп утырам. Арбада тагын кемдер бар, әти нәрсәдер сөйли, тик арба тавышы белән нәрсә сөйләгәне генә аңлашылмый. Дыңгыр-дыңгыр, дыңгыр-дыңгыр... 

Чү! Арба тавышы ерагая түгелме соң? Башымны күтәреп карасам, дөрестән дә, арба узып китеп маташа, әти мине күрмәгән! «Әти-и-и!» – дип кычкырдым һәм, бу юлы инде чын-чынлап акырып елый-елый, арбага таба йөгердем. Әти арбадан сикереп төште дә, каршыма килеп, күтәреп алды:
– Нәрсә булды? Ник елыйсың! Нишләп син монда соң?

Мин инде каушаудан ник төшкәнемне дә оныттым.
– Ни-и, апа... – дидем мин һаман үксеп.
– Апаңа берәр нәрсә булдымы әллә? – диде әти куркып.
– Юк, апа... мине.. – Апаның мине нишләткәне генә һич искә төшми бит!
– Нишләтте апаң сине? Кара инде, чәчләрең дә тузгыган.

Әти йомшак кына башымнан сыйпый. Әһә! Искә төште бит!
– Апа чәчтән тартты, каты итеп, – дим мин еламсыраган тавыш белән. Тик инде минем елыйсым килми, миңа әти алдында шундый рәхәт!
– И шул апаңны! Кирәген бирермен әле кайткач, – диде әти, ни өчендер теге абыйга күз кысып.

Ә миңа инде әти апаның кирәген бирсә дә, бирмәсә дә барыбер. Печән салган арбада әтигә сыенып кайтуымны башкаларга да күрсәтеп мактанасым килә. Күрсә дә исе китмәс инде Саниянең, аның да әтисе ат белән йөри. Ә менә Һәдия чыкса шәп булыр иде! Әһә! Әнә капкадан башы күренә. Шатланып, аңа кул болгыйм. Ә ул телен күрсәтә. Аның авызы кечкенә, теле күренми дә, авыз бөрештергәненнән генә тел чыгарганын аңлыйм. Әби аны «уймак авыз» ди.

Рәхәтләнеп көләм. Һәдиядән генә түгел, көләсе килгәнгә көләм. Ат туктагач, арбадан сикереп төшәм дә өйгә чаптырам. Өчпочмакның исе! Капка төбенә кадәр таралган.

– Әби, өчпочмак пештеме?
– Пеште, балам, пеште. Тик әтиең кереп җиткәнче, әйдә, чәчеңне үреп куйыйк. Өчпочмак та тәмлеләнеп торыр.

Карулашмый гына урындыкка барып утырам. Әби башта сөяк тарак белән пумалаланган чәчемне яза. Аннары ике кулына лач-лоч иттереп төкерә дә чәч үрергә керешә. Каты-каты итеп тартып толымга беркетә. Йөземне бераз чытсам да, түзәм инде, чөнки өстәлдәге өстенә чигүле ашъяулык япкан өчпочмак исе борынны иркәли, авыздан су китерә.

Күзем икенче бүлмәнең ишегеннән карап торган апага төшә. Ул ике бармагын маңгаена тырпайтып куйган да, мине үрти. Киребеткән кәҗә бәтие, янәсе. Ә үзе! Аның да чәче бөдрәләнеп маңгаена төшеп тора, ике бармагын мөгез итеп тә куйгач, чын кәҗә бәтиенә охшап кала. Мин кычкырып көлеп җибәрәм. Миңа кушылып апа да көлә. Безгә әби кушыла. Аның көлгәндә эче селкенә дә, минем арканы кытыклый, мин тагын да катырак көлә башлыйм. Өйдәге бөтен нәрсә көлә: ак тәрәзә пәрдәләре дә, шау чәчәктә утырган яран гөлләр дә, идәнгә җәйгән сырлы палас та көлә. Рәхә-ә-әт!

Фото: pikisuperstar на Freepik 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Камыр ашы пешерсан ойда кунелле!

    Хәзер укыйлар