Логотип
Проза

Кайнана

Җилкәләрне терәштек. Кайнанам көянтәне, «дыңк» иттереп, минем иңгә күчерде. Сыгылдым да төштем.

Төшкә туктар алдыннан бүлмәгә бик чибәр бер кыз килеп керде дә:
– Маһи апа, мин кияүгә чыгам бит! – дип, сүзен әйтеп бетермәс борын, көләргә дә тотынды.

Маһи апа дигәне бу сүзгә:
– Уфф! – дип, көрсенеп җавап кайтарды. – Син дә ике аягыңны бер кунычка тыгып куясың икән. Әле сиңа карыйдырыем да ваемсыз яшьлегем белән очрашкан сыман буладырыем...– Бераздан ул, зур эшкә ниятләгән кеше күңеленә вәсвәсә салырга ярамаганлыкны абайлап, сүзне икенчегә борды. – Ир булмакчың кем соң? Үзеңне аңлардай нәрсәме?

– Маһи апа, җаныем! Анысы нинди булса да, кешегә үпкәләмәм, үзем тапкан. Мин синнән башка нәрсә сорамакчы идем... Син, Маһи апа, бераз әйткәлә миңа, ул гаилә тормышы дигәнен ничегрәк башлап җибәрергә соң?

Маһиның күзләрендә очкыннар уйнаклап алды.
– Ә-ә! – диде ул. – Ярар, ярар, акыллым, киңәш сорый белүеңә рәхмәт. Ниме соң, э-э... атасы-анасы бармы ир булмакчыңның?
– Ба-ар. Әтисе дә, әнисе дә бар.
– Бик әйбәт. Алай булса, син эшне кайнанаң белән дуслашудан башла!
– Без бит бергә тормыйбыз, Маһи апа. Алар – авылда, без калада...
– Җүләр син! Калада түгел, җәһәннәм чокырында яшәсәң дә, ана белән бала арасына кыл да сыймый. Бел шуны. Тыңлап тор!

Янында чибәр кыз утыруын гүя онытты Маһи. Карашлары бухгалтерия бүлмәсенең бөтен бер стенасына уелган киң тәрәзәсе аша күренеп торучы якты Идел өстенә төбәлде. Иреннәре сизелер-сизелмәс кенә елмая, сүзләре дә, үзалдына сөйләнүче кешенеке кебек, ишетелер-ишетелмәс кенә чыга.

– Диплом алган елны өйләнештек без. Ул – инженер, мин – финансист. Туйлар узып, берәр ай чамасы икәү генә яшәгәч, авылга кайтып төштек. Кулларыбызда – портфельләр, эче тулы –китап. – Маһи, кеткелдәп, көлеп җибәрде. – Кайнанам, җанкисәгем, үзенең гомер буе җыйган яулыкларын, сөлгелекләрен, тартма-тартма чәйләрен, исле сабыннарын: «Килен бүләге!» –ди-ди, тирә-күршеләргә таратты да бетерде, һәр авылның үз әттәхияте дигәндәй, боларга килен төшсәң, үзеңне күреп чыгарга килгән һәр кешегә танышу-туганлашу бүләге бирергә тиеш буласың икән. Мин авыз ачып тик торам. Кайнанам гөлдер-гөлдер килә. Капкадан күренгән һәр кешене чәй янына чакыра.

– Әйдәле, уз, утыр! Килен күчтәнәчләреннән авыз ит! – ди.
Чәй эчүчеләре шаярталар: «Җимешне ничәшәрне салыйк?» – диләр.
– Санап тормагыз! Килен бә-әк күп итеп алып кайткан, әлһамделиллаһ, юмартка охшаган, учлап-учлап салыгыз, учлап!

Үзе, бичаракаем, мүкәләп карават астына кереп китте дә бер әрҗә тартып чыгарды. Эчендәге җимеше егерме кило булыр!
 – Мә, килен, – ди, юып-юыш табынга өсти тор!

Чәй эчүчеләр мине мактый: «Яшь килен алып кайткач, чишмә суы да ширбәткә әйләнгән!» – диләр.

Минем чишмәгә төшәргә уйлап та караганым юк иде әле. Икенче көнне иртүк кайнанам уята:

– Әйдәле, килен! – ди. – Кеше-кара күргәләгәнче, чишмә юлын күрсәтеп меним!
Сикереп тордым. Кайнанам чиләк-көянтәне үзе күтәргән.
– Бир, әнкәй! – дим. Өлкәннәргә авыр күтәрергә ярамаганны беләм.
– Юк, юк, – ди. – Төпчек улымның күз тегеп көтеп алган хатыныннан чиләк-көянтә күтәртәмме соң?!

Чишмәләре бакча коймасы артындагы тау астында гына икән. Агач улак буйлап ага-ага инешкә барып тоташа. Инешенең аргы ягында – урман. Тирә-юньдәге хозурлыкка хәйран калып, кайнанамны онытып ук җибәргән идем, үзе эндәште.

– Сорап йөдәткән идең, мә инде, килен, – ди. Ул чиләкләрен көянтәдән алып тормыйча гына тутырган да икән инде.

Җилкәләрне терәштек. Кайнанам көянтәне, «дыңк» иттереп, минем иңгә күчерде. Сыгылдым да төштем.

– Әллә өстенә үги ана яфраклары салыйкмы? – ди кайнанам. – Чайпалдырырга ярамас бит сиңа, авыл кешеләреннән яхшы түгел.

Улак суында чайкаткан яфракларны мөлдерәмә тулы чиләкләр өстенә тезеп куйдык.

Тау менәбез. Көянтәм сыгыла, аннан бигрәк билем боргалана. Унбиш литрлы чиләкләр авырлыгыннан гәүдәм әле уңга, әле сулга түнеп китә.

Чиләкләрне болдыр өстенә куйгач: «Уф!» – дип, кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым. Кайнанам әйтә:

– Ачуланма инде, килен! – ди. – Бик авыр икәнен дә белдем, авылда сине мактап сөйләсеннәр өчен юри кызу алып кайттым. Тырышлыгың җирдә калмас, менә күрерсең. Без су буенда чакта Габделһадиеңны әтиегез урманга алып киткәнгә охшый, өйдә юклар. Кайтып кергәнен карап тор: йөзенә бу нур каян кунды икән дип аптырама, авыл кешеләре синең уңганлыгыңны мактаган булырлар.

Ашыгып кереп чоландагы чыбылдык эченә көйләнгән ятагыбызны карадым – төтен күк җәелеп йоклап калган Һадиемнан җилләр искән.

– Кызык сездә, әнкәй, – дим. – Тамаша кебек яшисез! Миңа авыл карчыкларының мактау сүзе пычагымамы соң? Һади нинди дип тапса, мин шундый булам инде. Син миңа шул 
төпчек улыңның күңеленә үтеп керер юлларны өйрәт!

– Һай, рәхмәт яусын, килен, – дип, кайнанам тагын да ачыла төште. – Улымның җаен табарга теләвең бик шәп, тик Габделһадиемның алдан әйтеп куйган сүзе бар. Әле өйләнергә рөхсәт сорый кайткач ук, кырт кисеп әйтте: әни, диде, алдан ук килешик, соңыннан ачуланышып йөрергә калдырмыйк. Маһисәрвәрем белән ике арага керәсе булма! – диде.

Эчемнән генә уйлыйм, ярый, дим, мондый килешү төзегәннәрен белдергәч, башкасыннан да буш итмәс әле. Таң суыннан самавыр куеп җибәрдем. Чәй янында кайнанамның теле тагы да чишелә төште.

– Габделһадига сиздерәсе булма! – дип, кисәтеп куйды да улының килешмәгән якларын саный башлады. Үзе мине дә читкә какмый, гел күңелне күреп тора. – Син, килен, аны миннән яхшырак та беләсеңдер, – дигән була. – Габделһадиның өйдән чыгып киткәненә сигез ел да биш ай да егерме көн. Мин аның холкын атасыныкына охшатып кына чамалыйм. Габделһадием кечкенәдән – тач атасы. Холык дигән нәрсә сигез елдан соң түгел, сиксән сигез елдан да үзгәрми ул. Әнә, атагыз, яше туксанга авышты, башында бер бөртек чәче калмады: пеләшендә бал кортлары таеп егыла, ә холык дигәне ник бер мыскалга үзгәрсен! Артына без белән чәнчесәң дә, артыгын кымшанмас. Иртән сораган сүзеңә җавапны кичен көт. –
Кайнанам, кеткелди-кеткелди, яшь чакларындагы бер хәлне сөйләп бирде.

– Берсендә күршебездә янгын чыкты. Төн уртасы. Бөтен дөньяны ялкын чолгаган. Кычкырам: «Тор, сиңайтәм, – дим. – Янабыз!» Әкрен генә кузгалды бу. «Чалбар кайда?» – ди. Бирдем. Мин инде өйдәге ярты әйберне бәрәңге бакчасына ташып бетереп килә идем, бу тагын сорый: «Карале, янгын сүндергәндә, бусы юешләнеп әрәм булыр, искерәк чалбар бир әле!» – ди.

Көлә кайнанам. Мин дә: «Ярый әле безнең өй агач түгел!» – дип, сөенә-сөенә көләм.

Кайнанам үз сүзен сөйли бирә.
– Чуртның юлыннан юырт, дигәндәй, минем бик исем китеп тормый, – ди. – Йоклап ята бирә, мин сикереп торам да самавырга ябышам. Үзеннән алда торучы булса, атагызның йөзе ак җәймә күк яктыра. «Һай, уңганым син минем! – ди. – Һай, ул вак-вак адымнарыңны тыңлап ятуларның рәхәтлеге! Һай, ул самавырың кайнап чыкканны ишетеп торулар! Һай, ул коймагыңның чыжлаулары!..»

Кайнанамның сүзе кинәт пышылдауга күчте.
– Улымның хатыны булганың өчен түгел, сердәшем итеп әйтәм: кызганма бер ярты сәгать йокыңны! Иртәрәк то-ор! Ут үрләт! Бүлмәгә аш-су исе чыгар! Габделһади сорый-нитә калса, мин әйткәнне сиздерә күрмә!
– Юк, юк, әнкәй, шикләнмә!
– И-и, килен, күңелемә бик ошап торасың әле! – Кайнанам капка ягына күз салып алды да, – болай булгач, тагын бер серне чишим әле, – диде.

Колакларымны торгыздым. «Ну, мин әйтәм, болай булгач, Һадиның бөтен хикмәтләрен белеп бетерәм, дим. Иртәләрен кашын ник җыерып йөрүен дә сиздем. Мин аның алдан торып чәй кайнатуын көтеп ята идем бит!»

– Икенче серем шул: минекеләр ашарга бик яраталар, рәхмәт төшкерләре. Мин менә илле биш ел буе атагызның күңеле булсын дип пешерәм. Кайчагында, ачуым чыгып, әйткәләп тә куям. Әле беркөнне чәй янында мактана бу. «Минем гомер, карчык, көрәшеп узды, ди. Аклар белән көрәштек, кунтрлар белән көрәштек, наданлыкка каршы, кулакларга каршы, фашистларга каршы көрәштек. Әле хәзер дә дә ялкаулыкка, эчкечелеккә каршы көрәшәбез», – ди. Түзмәдем. «Ник, мин әйтәм, иң мәгълүм көрәшеңне телгә алмыйсың?» – дим. «Анысы ни тагын, сиңайтәм?» – дигән була. «Соң, мин әйтәм, карчыгың тезеп куйган табын каршына утырып, өрәңге тамырыннан юнып ясалган кашыгыңны күтәреп ачлыкка каршы көнгә ничә тапкыр көрәш ачасың?» – дим. Көлә, хәерсез!

Әй ашап та куя инде. Тәмле ризыклар тезелгән матур табыныңны күрсә, җаннары рәхәтләнә. Габделһадие да шул. Күңеленә үтеп керим, дисәң, әвәл өстәлеңә ашъяулык яп, кыстый-кыстый сыйла үзен! Киленкәем, берүк мин әйткәнне белдерә күрмә, бәхил түгел...

Маһи апа, яшь килен чактагы истәлекләр тәэсиренә бирелеп, тынып калган иде, чибәр кыз: «Ниме соң, Маһи апа, әби әйткәннәрне сынап карамадыңмы?» – дип, сорап куйды.
– И-и, синдәге баш миндә юк дип беләсеңме? Сынамаган кая! Тыңлап тор!

Беренче серләшүебез, урманга киткән Һади белән кайнатам кайтып, урта җирдә бүленде. Һадига туры карарга да кыймыйм, аның хакында сөйләшкәнне сизәр кебек. Ул, җүнсез, гел минем тирәдә чуала. Әткәйдән уңайсыз, читкә тайпылам. Барыбер җаен тапты теге:
чоланда нидер эзлән маташа идем, артымнан шым гына кергән бу. Куенына алды да:
– Маһисәрвәрем! – дип күкрәгенә кысты.

– Кит әле! Әткәй, әнкәй күрер! – дигәнемне ишетмәгәндер дә, мөгаен, атылып чыгып та китте. Сөякләрем зыңлавы, колагымда кайнар сулышы гына сизелеп калды. Исемә кайнанам әйткән сүзләр килеп төште. «Мөгаен, авыл карчыклары минем хакта хуплау сүзе ирештергәннәрдер».

Уй килде миңа. Калага кайткач, кайнанамның башка киңәшләрен дә сынап карарга булдым. Уянып китәм дә юрган астыннан шуып чыгам, песи кебек кенә басып кухняга узам, иртәнге чәйгә кайнар ризык әзерлим. Табынга тезәрлек аш-су рәтләгәч, үзем дә бизәнеп алам. Зал ягыннан: «Быз-з-з» иткән тавыш ишетелә. «Әһә, торган. Кырына!»

Һадием юынган арада, табынны тезеп өлгерәм. Сары майда кызып алтынсу төскә кергән бәрәңгене читенә роза чәчкәсе төшерелгән бик нәфис тәлинкәнең уртасына чүмәлә кебек иттереп өям, өстенә парда пешкән калҗалар тезәм. Вак кына туралган яшел суган сибеп, кызыл помидор телемнәре дә төрткәләгәч, бәрәңгем гөлгә әйләнә: ашамас җиреңнән ашарсың...

– Шуннан, шуннан? – дип кызулый яшь кыз.
– Шуннан шул, айга бер елмаючы Һадием бер алдыма, биш артыма төшә, ничекләр итеп күңелемне күрергә белми аптырый. Пальтомны да кидерә, туфлине дә чистарта, түр якта калган сумканы да чыгарып бирә. Мин, эшкә чыгып чабар алдыннан, тегеңә үз йомышымны тезәм: «Чүп чиләген чыгара алмассыңмы?..» «Паласны кагып керергә онытма инде!..» «Гөлләргә су сибәргә вакыт тимәсме?..» «Ипи белән сөт тә кирәк!..»

Башка чакта: «Ә-әй, эшләнер әле-е», – дип котылучы Һадием: «Була ул!» – дип кенә тора. Өлгерәм, өлгерәм, минем эш тугызда гына башлана бит!»

Шулай итеп уртак тел таба башладык без. Якшәмбе якынлаштымы, күчтәнәчләр җыям да кайнанам янына ашыгам. Кайтуыбызның берсендә кайнанам сер итеп кенә әйтә:
– Син, килен, Габделһадиның дус-ишләренә караңгы йөз биреп ялгышып куйма! – ди. – Аннан гына бөлмәссең, бусагаңда күренгән кешегә: «Юк, юк, чәй эчерми җибәрмим!» – дип чат ябыш, ди. – Аннары, килен, тәмсез телләнеп, ваклана күрмә! Тел очыңа усал сүз килсә, аркылы тешләп түз: түзгән түш ите җыйган, диләр.

Кайнанамның иң шәп киңәше бу булды: син, килен, ди, бөтен белгәнеңне берьюлы чыгарып салма. Берәм-берәм күрсәтерлек осталыгыңны һәр көнгә саклап тор! – ди. – Ир күңелен табарлык өр-яңа һәйбәт һөнәрең гомереңнең соңгы көненә кадәр җитсен!
– Кайдан килсен инде, әнкәй, миңа ул кадәре осталыклар? – дим.
– Башта берәүдә дә күп булмый ул, ирне ир иткән хатын өйрәнә: кешедән дә өйрәнә, китаптан укып та белә...

Тагын сыныйм әнкәйнең сүзен. Ачуым чыкканны да сиздермим, иң усалланган чагымда да: «Ярар, матурым!» – дияргә көч табам. Осталыгымны да арттырам. Әле узган айда гына Һади абыеңа свитер бәйләп кидерттем, туган көне иде. Дус-ишләрен хөрмәт итү гадәтемә әйләнеп бетте инде. Менә шуңа күрә ул Һади абыең миңа: «Маһисәрвәрем!» генә дә дими, «Маһисәрвәркәем!» – дип өзелеп тора.

Чибәр кыз утырган урынында сикергәли башлады.
– И-и, Маһи апа-җаным, рәхмәт яусын, булды бу болай булгач! – ди. – Мин дә шулай итәрмен!
– Ничек?
– Иртә торырмын, ашарга пешерермен, дусларын хөрмәтләрмен...
– Җүләр син!
– Ник?
– Соң, бәлки, синең ир булмакчың болар өчен тотып тукмар үзеңне! «Ник эшем кешесе кебек таң тишегеннән торасың?» «Ник ашарга шулкадәр акча тотасың?» «Ниемә дип килгән кешегә авызыңны ерасың?» – дип тетмәңне тетәр. Ир дигәч тә, алар барысы бер калыпта сугылмаган. Әйттем бит, иң элек кайнанаңның күңелен күр, аның серен алырга тырыш!
 – Ә-ә, әйе бит әле!..

Маһи апа кызның, яшь бозау кебек, сикергәли-сикергәли чыгып китүенә елмаеп карап калды. Кулыннан килсә, Маһи җир шарының бөтен кызларына: «Кайнаналарыгызны сердәш итегез!» – дигән изге теләген ирештерер иде. Никме? Ул да тиздән кайнана буласы бит. Улы өйләнергә җыенып йөри.

«Азат хатын». 1978 ел, № 6.

Фото: Изображение от freepik
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар