Логотип
Проза

Энҗе

Ул дөрес сизенгән булып чыкты. Ренат килде. Тик... Күзләренә генә күренәме? Ренат кинога ниндидер бер кыз белән кереп бара лабаса. Энҗенең иреннәре «Ренат» дип пышылдады. «Ренат, Ренат...» Ләкин ул үз тавышын үзе дә ишетмәде. Күз яшьләренә буылып фатирына йөгерде...

Күрше авылга кайтып төшүгә, Энҗегә, көтмәгәндә, Фәнил очрады. Җилдәй очып барганда күзенә чалынган кызны күреп тормозына басты, ахры, мотоцикл тавышы кинәт тынып калды, аннары тузан эченнән ак тешләрен елтыратып үзе дә килеп чыкты.
– Исәнме, Энҗе, – диде ул, зур кулларын сузып.
Кыз әллә күрешергә теләмичә, әллә кулындагы әйберләрен җиргә куеп пычратудан куркып, күзләре белән генә елмайды да:
– Исәнмесез! – диюдән узмады.
Фәнил шунда ук:
– Ялга кайтып барышыңмы? Озаккамы? Кире тагын шәһәргә китәсеңме?.. – дип, бетмәс-төкәнмәс сораулар белән күмеп ташлады.
Бу сорауларны ул шундый ашыгып әйтте, күрәсең, аның шундый ук ашыгычлык белән барысын да берьюлы беләсе һәм Энҗесен башка беркая да, беркая да җибәрәсе килми иде. Әйе, кодрәтеннән килсә, ул һәммәсен дә хыялындагыча эшләр иде. Энҗесен кичекмәстән һәм гомерлеккә үзенеке итәр иде!.. Менә хәзер дә кочаклап алып, чиядәй иреннәреннән шашып-шашып үбүдән һәм бөтен дөнья халкы ишетерлек итеп: «Мин яратам сине, Энҗе! Яратам, бик яратам!» – дип кычкырудан чак кына тыелып тора.
– Энҗе, кая, авылыгызга үзем илтеп куям, – диде ул, бермәл онытылып карап торганнан соң.
– Рәхмәт, Фәнил, район үзәге бит, машиналар булыр әле.
– Юк-юк, үзем илтәм, – диде дә Фәнил, ашыгып һәм җавап та көтмичә мотоциклын борып алып та килде.
Менә авыл очы. Энҗеләрнең өе янында гына ботакларын киң җәеп мәһабәт ике өянке үсеп утыра. Ай, нинди зур, нинди күркәм ул өянкеләр! Җәй көннәрендә күләгәсенә утырып китап укый-укый бәбкә саклаган, качышлы уйнаган, күңелгә якын истәлекле урыннар...
Фәнилләр күрше авылдан алар мәктәбенә йөреп укый. Иртә дә, кич тә аларның өе турысыннан үтәләр. Фәнилнең әле бишенчегә килә башлаган гына елы иде. Шулай бер тапкыр кайтып барган җиреннән мәктәп сумкаларын җиргә куйды да алар төркеменә уенга кушылды, һәм Энҗене беренче булып ул куып җитте. Куып җитте дә ипләп кенә кулларыннан җитәкләде... Ул вакыйгага хәзер нәкъ дистә ел!..
Фәнил мотоциклын нәкъ шунда, беренче тапкыр очрашкан урыннарына, өянке янына китереп туктатты. Сумкаларын алып, капка төпләренә кадәр илтеп куймакчы булды, әмма Энҗе кире какты.
– Рәхмәт, Фәнил, сау бул.
Фәнил ни дип әйтергә белмичә аптырап калды. Үзеннән ераклаша барган Энҗегә гашыйк күзләре белән сокланып карап торганнан соң гына:
– Энҗе, мин бүген кичкә килеп җитәм, яме, – диде дә тузан туздырып китеп барды.
Ул Энҗенең, куркынып:
– Кирәкми, килмә. Берүк килә күрмә! – дип әйткәнен бөтенләй ишетмәде. Хәер, ишетсә дә, барыбер киләчәк иде ул!
Энҗе шәһәрдән: «Минем монда егетем бар, мине көтмә», – дип хәбәр иткәч тә һаман хатлар язды бит Фәнил. Сеңлесеннән сорашып, йөрәген юатырлык сүзләр эзләде. Әтиләренең утын алып кайтырга йөргән вакытларына туры килгәч, абыйсының машинасын сорап торып, юк вакытын бар итеп утыннарын илтеп кайтты. Энҗенең әти-әнисе дә якын итәләр кебек Фәнилне. Кызларының әллә кая читкә китеп, еракта кияүгә чыгып калуын бер дә теләмиләр.

* * *

Кичке авыл өстенә Энҗенең иң яраткан көе – «Фазыл чишмәсе» моңнары таралган. Адымнарын кызулаткан саен, аның йөрәге ешрак тибә, сулышы тирәнәя. Әйтерсең ул бу көйне бервакытта да тыңлап туя алмас. Аның тизрәк көйнең чыганагын эзләп табасы, табасы да шушы гүзәллекне тудыручыга мөкиббән китеп карап торасы килә. Шушы кадәр сихри тәэсир тудырган кешегә баш иеп рәхмәт әйтәсе килә! Бер уйласаң, аның Фәниле дә моңардан ким уйнамый инде. Күңеленең нечкәргән чагына туры килсә, ул да шулай үзәкләрне өзеп сулкылдата иде. Бу уенчы башка булырга тиеш. Бу уенчының көендә моңа кадәр Энҗе ишетмәгән, ниндидер өздереп ала торган яңа бер аһәң бар.
Энҗе, сеңлесе Денҗү белән икәнлеген дә онытып, ашыгып, дулкынланып клубка барып керде. Ул килеп керүгә үк, көй кинәт туктады. Аны шау-гөр килеп авылдашлары, дус кызлары камап алды. Аннары кабат баян тартылды, кабат җыр яңгырады:
Челтерәп аккан чишмәгә
Суга дип төшкән идем,
Тиз генә әйләнеп өйгә
Кайтырмын дигән идем...

– Шушы Энҗе кайтса, үзе бер шатлык. Ичмасам, юньле вечерлар була, – диде кызларның берсе, баянчы ягына карап. – Юкса үзебезнең авыл егетләреннән ни чыш, ни пыш дигәндәй, юньләп гармун да тарта белмиләр.
Энҗе уйнаучының Фәнил икәнен абайлаган иде инде. Ул шул якка текәлде. Аларның күз карашлары очрашты. Фәнилнең шатлыгы йөзенә чыкты. Әйтерсең Энҗе башкаларга түгел, аңа, бары тик аңа гына елмайды. Һәм шул елмаю аның барлык борчуларын юып алгандай булды... Яңадан тугандай тагын да дәртләнеп, тагын да хисләнебрәк уйный башлады.
Фәнил, ничектер, олыгаеп киткән кебек тоелды Энҗегә. Җилкәсе тагын да киңәя төшкән, йөзе, таза беләкләре каралган. Кайчандыр Энҗе бик яраткан соры чалбары белән сөтле кофе төсендәге күлмәген кигән. Хәзер алар элекке шикелле килешми инде Фәнилгә. Хәзер бит тездән түбән өлеше киңәеп киткән, туфли үкчәсенә тияр-тимәс торган, лавсанлы материалдан тегелгән чалбарлар кияләр. Соңгы мода белән тегелгән мондый чалбарлар егетләрнең гәүдәләренә ниндидер пәһлеванлык өсти. Һәрвакыт кәттә киенеп йөрүче шәһәр егете Ренат янында Фәнил бик гади, бик авылча шул.
Уен тәмамланды. Яшьләр таралыша башлады. Фәнил дә, клубтан чыгуга, Энҗеләр янына килеп басты. Әмма Энҗе аның авызын да ачтырмады. Тик Фәнил, үзен кадерсезләп булса да, аларга тагылып кайтуын дәвам итте.
Энҗе, үз өйләре турысына кайтып җиткәч, әдәпле генә саубуллашты да кереп тә китте. Фәнилнең өтәләнеп яудырган бер генә соравына да җавап бирмәде. Калган көннәрдә исә клубка бөтенләй чыкмады.
Ниһаять тәмам түземе бетте Энҗенең. Ялы иксез-чиксез озын булып тоелды. Ахыр чиктә, соңгы өч көнгә калгач, әллә нинди сәбәпләр табып, авылдан китте. Аны юл буе Ренат белән кайда, ничек очрашу мәсьәләсе борчыды. Чөнки ул бит Энҗене тагын өч көннән соң гына каршы алырга тиеш. Бүген килгәнен аңа ничек белдерергә? Өйләренә барсаң? Юк-юк, уйларга да оят. Хат язсам? Алай да озак. Кинога барып карарга кирәк. Ул бит киноларны бер дә калдырмый.
Энҗе, самолеттан төшеп, әйберләрен фатирына илтеп куйды да, Ренат яраткан юеш асфальт төсендәге күлмәген киеп, чәчләрен рәтләп, кинотеатр бинасы янына йөгерде. Юри ишек төбенә үк килеп басты. Энҗесен күрми калмасын тагын...
Ул дөрес сизенгән булып чыкты. Ренат килде. Тик... Күзләренә генә күренәме? Ренат кинога ниндидер бер кыз белән кереп бара лабаса. Энҗенең иреннәре «Ренат» дип пышылдады. «Ренат, Ренат...» Ләкин ул үз тавышын үзе дә ишетмәде. Күз яшьләренә буылып фатирына йөгерде.
Өч көн вакыт авылда үткәргән бер айдан да озын, ямьсез булып тоелды аңа. Өч көнгә ул бер генә мәртәбә дә елмаймады, өч төннең берсен дә күз яшьләрсез үткәрмәде. Ләкин өч көннән соң, әле таҗ яфраклары да ачылып бетмәгән лилия чәчәкләре күтәреп килгәч, Ренатны бик тиз гафу итте. Гафу итү генәме, хәтта чын асылын белмичә, йөгерек күңеленең егете турында начар уйлавы өчен үзен бик нык битәрләде. Ренат исә кинога апасының кунакка килгән кызы белән барган булып чыкты...

* * *

Кич. Вокзал. Алар соңгы автобус белән ял йортыннан кайтырга тиешле дусларын каршы алырга килгәннәр. Шул вакыт Энҗе үзенә текәлеп карап торганнарын сизде. Йа Алла! Әгәр җир тишеге булса, кереп китәр дә юкка чыгар иде. Ләкин ерактан елмаючы күзләр аны тиз аңлады, якынаерга ашыкмады. Күр, ул да шәһәрчә киенгән. Тукта, Фәнил үзе генә түгел, аның әнисе белән бит. Бу ничек болай? Кинәт Энҗене катып калган җиреннән көчле сагыну куптарып алды. Ул йөгереп барып әнисенең муенына сарылды.
– Әнием!
– Кызым!.. Булыш, балам, – диде ана, бөтен йөкне үзенә җыйган Фәнилгә ымлап.
Фәнил карышып кына бер җиңел сумкасын бирде.
– Әнием, ничек болай?
– Менә Фәнил имтихан бирергә барам диде дә, аңа ияреп мин дә килдем әле. Бик тиз уйлаштык, шуңа күрә хәбәр итеп тә булмады. Тукта әле, кызым, ә син нишләп биредә? Ай-һай, сез безне шаяртып кына йөрмисез микән? – диде әни кеше, бер Энҗегә, бер Фәнилгә карап.
– Әни, син нәрсә сөйлисең?
Энҗене әйтерсең корт чакты. Ул ялт итеп бер кырыйда басып, аларның сүзләрен ишетү түгел, барлыкларын да оныткан кебек сагыз чәйнәп торучы Ренатка карады.
– Без менә Ренатның дусларын каршы алырга килгән идек.
– Ә-ә, Ренат шушы буламыни инде? – диде әнисе, аңа якынрак барып, кулын сузды. – Исәнмесез!
– Исәнмесез!
Арыган юлчылар, Энҗеләрнең кайтасы кешеләрен бер сәгать чамасы көткәннән соң, Ренатны белешеп килергә җибәрделәр. Ул исә: «Бүген кайтмаячаклар, рейслары иртәгә күчерелгән», – дигән хәбәр алып килде.
Шуннан соң инде барысы берьюлы кайту ягына кузгалды.
Әмма баягы кебек үк уңайсыз тынлык дәвам итте. Тик кызының нинди хәлдә калуын аңлаган ана гына, ике якның да күңелен төшерүдән куркып, авыл яңалыкларын сөйли башлады. Әмма Ренатның битарафлыгы Энҗене тәмам аптырашта калдырды. Бу битарафлык та түгел, бу – аның әнисен хөрмәт итмәү, кешегә санамау кебек иде. Трамвайга кереп утыргач, егет Энҗеләр яныннан читкәрәк китеп басты. Кулындагы сумкасын да кемнәндер яшергәндәй, бер кулыннан икенчесенә күчереп газапланды. Трамвайдан төшкәч, түзмәде, Энҗенең җиңеннән тартып:
– Фатирыңны өйрәт тә үзләре барырлар, ә без киттек, кинога соңга калабыз, – диде.
– Һичьюгы кайтарып куйыйк, Ренат.
– Син нәрсә, шәһәрнең үзәк урамыннан төрле төстәге төенчекләр күтәрепме?
Энҗе үз колакларына үзе ышанмады. «Ә» дип әйтергә дә, «җә» дип әйтергә дә теле әйләнмәде. Ул йончыган адымнар белән әкрен генә таш урамнан атлаучы әнисенә карады. Баласы өчен мең җәфалар чигеп, җәһәннәм ераклыгындагы авылдан күтәренеп килгән әнисен ташлап кинога барсынмы? Йә булмаса Ренатын калдырып китсенме?.. Ул, ике якның кайсын сайларга дигән соравына җавап ала алмыйча, атлавын дәвам итте.
Шулчак, сискәндереп, аларны чак кына үтеп китеп, такси туктады. Машинадан теге вакытта Ренат белән кинога кергән кыз килеп чыкты. Чыкты да туп-туры Ренатка килеп сыланды.
– Танышыңмы? – диде ул, Энҗегә ымлап.
– Әйе, танышым иде, – диде Ренат.
Энҗе бер минутка югалып калды да әбиләр кебек үзалдына сөйләнеп: «Вакытында күзләремне ачканың өчен рәхмәт, Ходаем-Аллам!» – диде. Һәм киң итәкле озын күлмәген җилфердәтеп урам кырыеннан атлаган әнисе, авыр сумкаларны чәнти бармагына гына элгәндәй җилләнеп атлаучы Фәниле артыннан йөгерде.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нуль со знаком "!!!!"

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кузлэре ачылды, энженен, без капчыкта ямый дилер бит, бик во время таксидан Ренатын танышы килеп тоште, а то купме алданып йорер иде.

      Хәзер укыйлар