Логотип
Проза

Донор

(хикәя)

(хикәя)


      Яше арта барган ялгызак Гөлләрия   үзе өчен бердәнбер бала табарга карар кылды.  Һаман да үз ярын очратмаган кыз,   инде кайчан да булса үз оясын корачагына, үз кошчыкларын сөеп-назлап үстерәчәгенә өмете өзелгән егерме тугыз яшьлек Гөлләрия,  гомере буена ялгызы калмас өчен бала табарга булды. Чарасыздан кылган бу адымының бигүк дөрес гамәл  булмавы, үзен алда күп авырлыклар көтәчәге хакында күп уйланды Гөлләрия.  Тик гомерлек кысыр калудан, баласыз калудан,  ялгызлыктан куркуы барлык шик-шөбһәләреннән көчлерәк булып чыкты. Күптәнге танышы  буйдак Мидхәт,   миңа бала гына кирәк, алиментка да, бернинди ярдәмгә дә дәгъва кылмыйм,  дигән сүзләрне ишеткәч, Гөлләриягә донор булырга ризалашты. Яше утызга якынлашып килгән Гөлләриянең һаман да сафлыгын югалтмавына Мидхәт исе китеп  гаҗәпләнде хәтта. Авырга калуы төгәл билгеле булуга, Гөлләрия Мидхәт белән очрашуларга нокта куйды. Югыйсә ата булуның зур  җаваплыгыннан азат ителгән Мидхәт арадагы рәхәт-җайлы сукмакны суытырга уйламаган иде...   Мәхәббәткә нигезләнгән гаилә бәхете турында Гөлләрия дә хыялланмады түгел. Мәктәптә укып йөргәндә күңеленә ошаган бер егет тә бар иде. Тик өч яшькә олырак   Самир чибәрлеге белән аерылып тормаган  Гөлләрияне күрмәде, ә кыз үзе башлап йөрәген ачуны мөмкин санамады. Самир башка кызлар белән йөргәндә Гөлләрия эчтән сызды, янды-көйде. Чибәр-чая,  кыюраклар егетләрне бик тиз үзенеке иттеләр, гаилә кордылар, бала таптылар.  Ә артык тыйнак холыклы, егетләргә күтәрелеп карарга да базмаган  Гөлләрия  ялгызы олыгая барды.  Кызганычкамы, түгелме, язмышын бәйләрлек ышанычлы ир-ат аңа очрамады. 


          Кечкенә Салаватын Гөлләрия тулай торакның кысан бүлмәсенә алып кайтты. Һөнәр көллиятендә укучыларны эшкә өйрәтүче мастер булып  күп еллар хезмәт куйган кыз тулай торакта аерым бүлмә алуга ирешкән иде ирешүен. Шулай да тулай торак барлык шартлары да булган фатир түгел – аш пешерү бүлмәсе, юыну урыны, бәдрәф, коридор – барысы да күршеләр белән уртак. Аннары, күршеләрең нинди бит әле! Ярый ла үзең кебек башкаларның тынычлыгын саклый, кеше санлый торганнардан булса.  Дүрт гаиләлек секциядә яшәгән күршеләр арасында төрлесе бар иде. Уң як кулда ире эчкече, тавыш-ызгыштан арынмаган  гаилә яшәсә, сул якта   фатир күрмичә картайган, идәнен елга бер юган  шапшак  хатын  ялгызы   яши иде. Тагын бер зур бүлмәдә күп балалы гаилә көн күрә – көне-төне коридордан кермәгән  өч кыз, бер малай күбесенчә анда шау-гөр килеп үсәләр.  Тулай торакның кандала-тараканнары турында әйтеп торасы да юк. Кандаласын ничек тә көч-хәл белән җиңсәләр, тараканнарын бетерерлек чара табучы булмады.


      Бу шартларда Гөлләриянең бердәнбер улын үстерәсе килеп тормый иде, әлбәттә. Ун еллап элек тол калган әтисе район үзәге саналган шәһәрчектә үз фатирында яши яшәвен. Оныгы туганын белгәч тә Гөлләрияне үз янына алып кайтырга куш куллап риза булды. Тик Гөлләрия,   икенче хатын белән яшәгән әтисенә  комачаулыйсы килмичә, анда күчәргә ризалашмады.  Бераздан Гөлләриягә бәхет елмайды кебек. Аны ялгызы яшәгән бер карчык белән таныштырдылар. Җитмешне узган Ирина Анатольевнаның ире дә, үз балалалары да юк иде.  Азаккы көнемә хәтле  яхшы гына   тәрбияләсәң, фатирымны сиңа язам, дип, карчык  Гөлләриягә вәгъдә бирде. Башта  алар әйбәт кенә яшәп киттеләр кебек. Гөлләрия баласын тартып кибеткә дә йөрде, ашарга да пешерде, идәнен, керен дә юды. Тик бала күрмәгән, бала үстермәгән карчыкны кечкенә Салават тиз туйдырды. Мине карамыйсың, балаңнан арынмыйсың, дип сүзли үк башлады. Бераздан, ирең бардыр, ялгыз түгелсеңдер, фатир өчен ирең белән мине алай-болай итәрсез, дип,  тузга язмаган гаепләр тагып,  Гөлләрияне баласы белән куып ук чыгарды. Бу вакытта Гөлләриянең тулай торактагы бүлмәсен алганнар иде инде. Гөлләрия берничә көн вокзалда кунып йөрде.  Чын-чынлап урамда калган балалы хатынны әтисе  Хәким вокзалдан барып алды һәм  үзенә сыйдырды.  

 
    Хәкимнең икенче хатыны Сәгыйдә Гөлләрия туып-үскән фатирда үзен күптән тулы хокуклы бердәнбер   хуҗабикә итеп тоя иде инде. Шуңа күрә бала күтәреп кайтып кергән Гөлләриягә әллә ни ачык йөз күрсәтмәде. Мәңге ризасыз  чырай белән үзалдына мыңгырданып йөргән Сәгыйдәгә карап, Гөлләрия  тагын бер кат үз әнисен юксынып искә алды. Әнекәем, син исән булсаң, үз йортымда үземне болай бәхетсез тоймас идем! Юк, юк, үзен бәхетсез тойган минутлары әз иде Гөлләриянең! Янында бәхет төенчеге – Салаваты була торып, бәхетсез була димени?!  Шушы почык борын өчен Гөлләрия барлык авырлыкны җиңеп чыгарга әзер!  Шушы тешсез авыз елмайса,  тормыш күгендәге кургашын болытлар таралып,  баш очында кояш чыга кебек! Шушы кечкенә кеше Гөлләриягә яшәргә көч бирә. Бүгенгесенә мәгънә сала, киләчәккә өмет бирә.


       Караңгы чырайлы  Сәгыйдәне искә алмаганда, әтисе канаты астында бала үстерүе Гөлләриягә артык авыр түгел иде.  Хатынының ризасызлыгына карамыйча, Хәким оныгын үстерешергә акчалата да ярдәм итә – йә Салаватка кием ала, йә кибеттән сумка тутырып азык-төлек алып кайта. Кирәк чакта оныгы белән дә утыра. Салават  туу белән Хәкимнең дә тормышына ямь, гамь  керде – бала баласы балдан татлы шул. Малайның әтисе кем булуы белән  кызыннан ничә кат сорамасын, Гөлләрия бу хакта сүз озайтмады. “Начар кеше түгел”, − дип кенә җаваплады. Тик “начар кеше булмаган” Мидхәтнең баласы турында бер кат та кызыксынмавы  Хәкимне генә түгел, Гөлләрияне дә гаҗәпкә калдырды. Ярый, донор гына булып ярдәм күрсәтүең баштан ук килешенгән  иде. Тик үсеп килгән бала –  ул бит синең дәвамың, синең каның! Ничек бер генә кат та кызыксынмыйча йөрәгең түзә  икән?! Баштарак, сабыеның  һәр казанышы, һәр адымы тудырган шатлыкны  бүлешү   теләгеннән  Гөлләрия Салаватының фотоларын Мидхәткә  салыштыра иде.  Хәтта Салаватны әтисе белән таныштыру, күрештерү теләге дә бар иде. Тик  таш бәгырьле Мидхәтнең  баласына булган  битарафлыгы бу теләген тора-бара сүндерде. Гөлләрия башкача Мидхәткә язмый, улының фотоларын салмый башлады. Кем белгән, бәлки, улына алиментка бирер дип курыккандыр. Аннары, баштарак   Мидхәттә улы аша  аталык тойгылары кузгалырмы, бәлки, ике арада мәхәббәт хисләре уянырмы,  бәлки,  бергә-бергә үстерәсе килерме дигән  яшерен өмете дә юк түгел иде Гөлләриянең.  Әмма  ул  ике арага сукмак салырга күпме тырышмасын, улы да, Гөлләрия дә Мидхәткә кирәкмәде, ахры. Берничә елдан гына аның  бер яшь кызга өйләнүе хакында ишетелде.     


        Ир балага ата тәрбиясе, ата йогынтысы бик тә кирәк иде, әлбәттә. Теле ачыла башлап,  “әннә” сүзен әйтергә өйрәнү белән, Салават, Гөлләриянең йөрәгенә кан саудырып,  өзми-куймый “әттә”не дә такылдый башлады. Ирсез бала табуның, үзе өчен генә  табуның иң ачы якларын татый башлады Гөлләрия.  Бала урамда  “әттә”, дип, һәр узып киткән ир-атка кул сузганда ни кыла ала соң, ялгыз ана?! Соңрак, үсә төшкәч, әтиле малайларга карап кимсенгәндә аны ничек юата аласың? Әти генә бирә алырлык тәрбияне улыңа ничек бирә аласың? Тамырларында кем канын йөртә, кемгә охшап үсәчәк  – ничек белсен атасыз туган балаң? Башта ук яртылаш ятим итәргә нинди хакың бар иде синең туачак балаңны? Үзем өчен генә табам, диеп башта ук әтисез итәргә? Баланың иң элек  әниле булырга, әтиле булырга хакы, хокукы бар! Ә син аны беренче күзәнәгеннән үк шул хокукыннан яздырдың! Өзми-куймый “әттә” дип тәтелдәгән баласын әтиле итә алмаган өчен Гөлләрия үз гаебен тоеп, әрнеп  яшәде. Шулай да балалы булу бәхете барлык ачынуларыннан зуррак иде.  Кимсетелгән горурлыгын җиңеп, Гөлләрия  Салаваты хакына тагын Мидхәткә язып карады: “Кил, күр балаңның үскән чагын! Иң татлы сабый  чагын  күрүдән  мәхрүм итмә үзеңне”.  Ләкин  аның хатлары тагын җавапсыз калды. Чарасыздан әти булып киткән   кеше һәм малай арасында күпер төзелмәде.


        Бала таза-сау булганда аны үстерүнең авырлыгы бик сизелми. Салават чирләп киткәч, Гөлләриянең башка моң-зары онытылды.  Туктаусыз эче киткән Салават ябыкты, чыра кебек кенә калды.  Хастаханәдә генә балага да, Гөлләриягә дә бераз җан керде. Дару да – ике башлы таяк: файдасыннан зыяны күбрәк. Шулай да  табиблар җаны чыгарга  торган баланы коткарып кала алдылар.  Табиб: “Ни ашатасыз өйдә балага? Ничек бу хәлгә төшердегез?” – дип сорагач кына Гөлләрия  Сәгыйдәдән шикләнә башлады. Аш бүлмәсендә торган   бала ашамлыгының  каплары  кем тарафыннандыр  ачылган булуы  Гөлләрияне шиккә төшерде.  Әтисенең,   аш бүлмәсенә кереп, хатын-кыз эшенә кысылып йөргәне юк. Монда Сәгыйдәнең кулы уйнаганы көн кебек ачык иде.  Моны исбатлар өчен Гөлләрия  гадәттәгечә ботка пешерде дә әтисе белән Сәгыйдәне чакырды.  Тик Сәгыйдәне сынар өчен ялганларга булды. “Ботканы бала ярмасыннан пешердем”, − диде. Моны ишетүгә  йөзе үзгәргән Сәгыйдә табыннан торып китте һәм  мәҗбүри косарга йөгерде.  Шунда моңа хәтле Сәгыйдәнең кыланмышларына түзеп килгән Гөлләрия  чыгырдан чыкты, тавыш күтәрде. Сәгыйдә кызарынды, бүртенде, мин монда гаепле түгел, дип  тотлыкты.  Хәким  хатынының  оныгы азыгына ярамаган нәрсә  салуына ышандымы, юкмы, тик  моннан соң  ул да, Гөлләрия дә Сәгыйдә белән саграк була башладылар.   Җәй көннәрендә Гөлләрия, Сәгыйдәне күрмәс өчен,  ерак булмаган  җимеш бакчасындагы өйдә  яшәде.  Саф һавада туйганчы йоклап, җиләк-җимеш, яшелчә  ашап Салават ныгыды. Малайга  балалар бакчасында урын табылуга,  Гөлләрия эшкә чыкты.  Заманалар үзгәреп,  шәһәрчектә гидроэлектростанция генә диярлек ябылмый калды. Гөлләрия эш сайлап тора алмады. Кайда алдылар, шунда урнашты. Эше хатын-кыз өчен җиңел түгел иде. Шулай да ул зарланмады. –  аңа баласын аякка бастырырга, кеше итәргә кирәк иде.  Әти терәге  булганда шулай да аңа җиңелрәк иде. Алтмыш ике яшендә Хәким йөрәк өянәге белән китеп баргач,  Гөлләриягә бик авырга калды.  Иң кыены, иң авыры  – мәнсез Сәгыйдә белән көрәшү иде.  Үз йорты булса да, Хәким үлгәч,  Сәгыйдә аның фатирыннан чыгып китәргә уйламады да. Гөлләрия,  ишек йозагын алыштырып, фатирны үз исеменә күчерә башлагач, ул  милиция чакыртты, аннары судка бирде. Әтисеннән, әнисеннән калган фатирны бүлмәс өчен Гөлләриягә бакчаны сатарга һәм шул акча белән Сәгыйдәнең  өнен тыгарга туры килде. Баласына бирәсе көчен, вакытын шулай нәфесен тыя белмәгән хатын алды Гөлләриянең.   Ялгызы бу эшләрне ерып чыгуы Гөлләриягә җиңел булмады.


      Кыр казларыдай тезелеп, бер-бер артлы еллар очып үтә торды.  Әтисеннән язгач, Гөлләрия улын алты яшеннән башлап ялгызы гына үстерде.   Үзе өчен генә  тапкан улына Гөлләрия ата да, ана да булды. Кирәк чакта яклады, кирәк чакта аклады. Салават,   бәләкәйдән  әнисенең  өзлегә язып тырышканын күреп, аңлап,  акыллы бала булып үсте. Сигез  яше тулыр-тулмас ул кибеткә йөри, әнисе эштән  кайтуына чәй кайнатып, бәрәңге  булса да пешереп   тора иде. Ә ун яшьтә ул башка малайлар белән урамда машина юды. Шулай Салават әз булса да акча табарга, әнисенә ярдәм итәргә  тырышты.  Акыл яшьтә түгел, башта шул ул. Улы әтисе турында сораганда әнисе, ул үлде, дип алдап килде. Ә  Сәгыйдә үткән-сүткәндә малайны, чагып-чагып алырга онытмады: “Үз атасына кирәкмәгән артык бала син! Мать-одиночка баласы!”  Салават үсеп җиткәч кенә ана белән улы арасында җитди аңлашу булды.  Гөлләрия: “Улым, мин сине яшьлегем белән әтисез генә,   үзем өчен генә таптым. Тумышыңнан әтисез иткән өчен  кичер мине, балам”,  −  дип  улы алдындагы гаебен таныды.  Ялгышы аша  үз язмышын үзе төзеде Гөлләрия. Ә Салават аңлар ул әнисен бервакыт. Бүген булмаса, иртәгә аңлар. Гөлләрияне иң куркытканы –  ирсез бала табуның гөнаһысы гына баласына, бала баласына төшмәсен иде! Кылганнарының әҗерен Гөлләрия үзе күрсен иде. Башыннан үткән  михнәтләре балалы булу хакына кылган гөнаһысын юмаса да, әз булса да киметкәндер дип ышанасы килә Гөлләриянең. Бик тә ышанасы килә.


      Салаватка егерме биш яшь тулган көнне моңа хәтле тавышы-тыны ишетелмәгән, баласының барлыгын-юклыгын белмәгән  Мидхәттән    кыска гына котлау хаты килеп төште. Егерме еллап элек алган булса, Гөлләрия кулындагы бу хатны,  күз яшьләренә чылата-чылата, күкрәгенә кысып сөенер иде. Ә бүген котлау теләкләре тулы, азагына, улым, синең белән күрешеп сөйләшәсем  килә, дип язылган хат  исә күңелендә каршылыклы  тойгылар  уятты. Бик соң  килде шул хатың, Мидхәт! Тормыш авырлыгыннан өметемне өзә  язып, таянырга терәк эзләгән чагымда кирәк иде бу хатың!  Кайда яшәргә, кемгә барып сыенырга  белмичә бала күтәреп  урамда каңгырып йөргәндә кирәк идең! Улым,  тилмереп, әтисен эзләгән  чакта кирәк иде хат-хәбәрең! Дөньяның сәгыйдәләренә каршы ялгызым көрәшкәндә  терәк-таянычың  кирәк иде! Синнән башка бер генә ир-атны белмәсәм дә,   җәмгыять таккан   “мать-одиночка” кушаматына кимсенгәндә,  күпләр мине зина кылучы  азгынга санаганда кайда идең?! Ялгыз хатыннан парлылар шикләнеп читләшкәндә кайда идең?! Улым ач-ялангач түгелме, дип, бер генә  тапкыр булса да сорадыңмы? Очны-очка ялгап интеккәндә, акчагыз бармы, дип, бер генә  булса да кызыксындыңмы? Салаватны урам малайлары “ятим бәрән", дип кыерсытканда кайда булдың?!  Улың  сиңа ничә еллар кирәкмәде, ә менә ул үсеп җиткәч, кеше булгач  кирәк булдымы?  Ата икәнлегең исеңә төштеме? “Улым” дип әйтергә хакың бармы? Хәер, нинди ата кеше син? Улың туу шатлыгын йөрәгең аша үткәрмәгән,  кулларыңа алып тибрәтмәгән, ул чирләгәндә аның белән бергә үлеп терелмәгән?! Беренче адымнарын күрүдән үзең теләп баш тарткан?! Бала үстерү михнәтләрен-рәхәтләрен  татымаган?! Килешкәнчә, бары тик орлык  доноры булып кына  калдың. Үзеңә тартылган балаңа битараф булдың,  әти булырга теләмәдең! Әйе, күргән авырлыкларымның сәбәпчесе үзем, бары тик үзем генә.  Үзем теләп, ялгыз ана камытын кидем. Шулай да...  Алданасын белсә дә, авыр чакларда  көчле затка – ир-атка ниндидер өмет баглау хатын-кыз табигатенә хас шул.  Хәер, күп очракта ирләр түгел, ә ялгыз хатын-кызлар көчлерәк. Тормыш моны Гөлләрия мисалында гына исбатламый. Юк, Мидхәт, син безне өметләндереп ташлап китмәдең. Өстеңә үтәлмәс йөкләмәләр алмадың. Син бары тик минем үтенечемне генә үтәдең. Шулай булгач, улым да,  мин дә сиңа карата  нинди дәгъвалар кылырга хаклы идек?!  Бары тик, кайчандыр улың исеңә төшәрлек булгач, элегрәк тә аның барлыгын  онытмаска кирәк иде. Хаклымы-түгелменме, мин хәзер күзеңә туры карап әйтә алам: “Үзем өчен таптым, үзем өчен үстердем баламны! Синең өчен түгел!”   Мидхәтнең бик соң,  Гөлләриянең тормышы көйләнгәч, кыенлыклар артта калгач кына  пәйда булуы  хатынның  кыерсытылган мин-минлегенә  тиде. Инде аның авыр яуланган бәхете белән һич тә бүлешәсе килеп тормый  иде. Беренче теләге Мидхәтнең котлау хатын ертып ташлау булса да,   аны бу адымнан  нидер тыеп калды.  “Әти” дип әйтергә тилмереп үскән улының хакын хакларга омтылудыр,   бәлки.  Ә бәлки, уллы иткән өчен,   еллар үтә барган саен көчәя генә барган Мидхәткә булган чиксез рәхмәт хиседер.  Бар катнашлыгы орлык салып китүдә булса да, Гөлләрия Мидхәтне  барыбер  үзенчә ярата иде. Ни дисәң дә, Мидхәт Гөлләриянең   тормышындагы бердәнбер ир-ат булып калды.  Өзелгән дә төшкәндәй  Мидхәткә тарткан   улының атасы итеп  ярата иде аны Гөлләрия. Ниндидер бер сөйкемле сөяге булмаса, Мидхәтне үзенә якын китертә, орындыра  алыр идеме икән Гөлләрия?  Үткәненә борылып караган саен, Гөлләрия үкенү хисе тоймый, ә киресенчә, белеп  кылган ялгыш адымының язмышына әйләнүе белән килешә. Бәлки, Салават  Мидхәткә “әти” дип авыз да ачып әйтмәс, кем белә! Аңа бүген егерме биш яшь!  Ул инде һәр ир-атта атасын эзләгән нарасый бала түгел, ә күпне аңлаган, шактый гына тормыш сынауларын  үткән  ир-егет, әнисенең терәк-таянычы. Донор белән  күрешергәме, юкмы – үзе уйласын.  Гөлләрия  бик тә соңлап килгән,  тынычлана төшкән күңелен ярсындырган, учын утлы күмердәй пешергән хатны тиздән  кайтасы улының өстәленә куйды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе бердэ жинел булмаган белэсен иде нигэ дэште икэн донор

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дәвамы булсын иде. Бу бит тормоштан алынган .

      Хәзер укыйлар