Логотип
Проза

Ант

(хикәя)


(хикәя)
 
       Гаиләсе, балалары булуына, яше  акыл утырырлык чорга якынлашып килүгә  карамастан, азгынлыкта йөргән ир-атлар булуы һәркемгә билгеле.  Кайсын “өйләнәм”, дип алдап, кайсының күңелен  өч тиенлек әз-мәз ярдәм аша күреп,  берничә сөяркә тотканнар бар.  Кырык яшен узган Рафаил да шундыйларның берсе иде. Дәрт-дәрман җитә, ә нигә тотмаска?!  Сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да ир-атларның җитмәгән чоры. Хатын-кызлар, ялгызлыктан куркып, үзләре ир-ат муенына асылына. 
        Рафаилның Гөлүсәсе  беренче күрүдә үк ирнең муенына ташланмаса да, каш-күзләрен мут  уйнатуы белән бик тә якыннан танышырга ниятле икәнен тиз сиздерде. Ә Рафаил ник каршы килсен?!  Ялгыз хатынга атнага бер  кат кереп чыга – иргә дә, хатынга да рәхәт! 
      Гөлүсәдән аермалы, Рәмиләнең күңелен яулау өчен  бераз гына тырышырга туры килде.  Буш вакытында үз машинасында таксида йөргән Рафаил Рәмилә атлы татлы  җиләкне  беренче күрүдән үк ошатты. Нечкә бил, калку күкрәк!  Авылдан яңа килгән, бозылырга өлгермәгән!  Тимерне кызу чагында сугарга өйрәнгән ир тәүге күрүдә үк кызның телефон номерын сораса да, тегесе башта гаҗәпсенеп кенә куйды. Мондый өлгергән татлы җимешне кулдан ычкындырасы килмичә, Рафаил  кызның кайда эшләгәнен, кайда яшәгәнен исендә калдырды һәм машинасы белән кирәксә-кирәкмәсә ул турыдан әйләнгәләде. Вакыты  туры килеп, эшеннән чыккан кыз да Рафаилга, әлбәттә, очрамый калмады.  Рәмилә кул күтәрмәсә дә, ир аның   янына барып туктады. Машинага түләргә акчам юк, дисә, бушлай илтеп куйды.  Тәмле-татлы сүзләр әйтеп, кызның башын әйләндерергә,  күңелен яуларга да онытмады. Тәртипле, азмаган-тузмаган кызга, билгеле, турыдан-туры сөяркәм бул, дип әйтү ахмаклык булыр иде –  агачны кинәт бөксәң,  шарт сынар. Шуңа күрә Рафаил кыз белән гыйшык-мыйшык уены уйнады. Гаиләм юк, аерылдым, бакчамда ялгыз яшим, диде. Яратам, диде, алдына тезләнде. Мин синең өчен барысын да эшләячәкмен, дип,  тау хәтле вәгъдәләр бирде.  Ярату тулы назга, хис-тойгылы  кайнар сүзләргә  нинди кызның җаны каршы тора алсын?! Тәненә моңа хәтле ир-ат кулы кагылмаган, җанын егет-җилән җилкендермәгән  Рәмилә дә, әлбәттә, биреште.  Рафаилның татлы  вәгъдәләреннән башы әйләнеп, үзеннән ике  тапкыр диярлек  олы  ир белән бәйләнде кыз. Башта Рафаилның ташландык бакчасында очрашып йөрделәр. Аннары дәртле ир  кызның фатир яллап торган бүлмәсенә ешлады. Ике балалы “буйдак” ир эчкерсез авыл кызын шулай  алдап яулады. Саклана белмичә, авырга калып, бала табарга йөрүе генә җайсыз килеп чыкты Рафаил өчен. Ир күпме үгетләп караса да, баламны төшертмим, дип чат ябышкан кыз бик үҗәт булып чыкты. Рафаилның  уйламаган-көтмәгән бу “мәхәббәт җимеше” белән тормышын катлауландырасы килми иде. Ул Рәмилә белән башкача очрашмаска карар кылды.  Алданган кызның күз яшьләре дә Рафаилга әллә ни тәэсир итмәде. Рафаилның монда ни гаебе бар? Кыз үзе ялгышты! Алдын-артын уйласын иде! Рафаил аңардан бала тап, дип сорамады бит! Матур чәчәкне кырау тиз ала, үзе гаепле.  Рафаил  шулай уйлады.
        Мәңге айнымаган иреннән аерылган Мәдинәне яулау Рафаилга берни дә тормады диярлек. Мәдинә алдында буйдакмын, дип кәмит  уйныйсы юк. Ул ирнең гаиләле,  ике балалы икәнен яхшы белә. Атна-ун көнгә бер кереп чыккан Рафаилдан бар эшен эшләтеп калдырырга тырыша: “Җаным, краннан су агып тора бит әле. Карамассыңмы? Менә бу урындыклар да какшаган, ташлыйсы килми. Кагып бирмәссеңме?  Коридорда никтер ут янмый. Кайчанрак карарсың икән? Зур бүлмәдә ремонт башларбыз  дигән идем...”  Хәйләкәр  “җаный”, әлбәттә, бер килгәндә бар эшне дә бетереп китми, берсекөнгә  калдыра  – тагын килергә сәбәп кирәк бит. Үз бакчасында аркылы яткан агачны буйга да алып салмаган Рафаил теләсә-теләмәсә дә  Мәдинә бакчасында көч түгә. Мәдинә  “ышана” – ә бит барысы да мәхәббәт хакына!
        Ирле хатыннар Язгөл һәм  Нәдирә белән Рафаил качып-посып кына очраша. Ни дисәң дә, “мөгезле” ирләре белеп калса, рәхмәт әйтмәячәкләр!  Шулай да кеше күзеннән качып кына очрашуларның да үз тәме, үз сере бар. Рафаилның күңелен шул яшерен серлелек җилкетә. 
    Гөлүсә, Рәмилә, Мәдинә, Язгөл, Нәдирә, Венера... Рафаил  бу исемлекне горурлык белән дәвам итә алыр иде. Кызыгы беткән күбесен хәтереннән сызып ташлый бара. Хатыны Минзиләгә  иренең бу шуклыклары күптән билгеле кебек.  Шулай да  ике бала белән ташлап чыгып китәр  дип куркудан тавыш-ызгыш чыгармады, түзә килде.  Рафаил исә хатынына да, башкаларга да җитә дип саный. Дәрт-дәрман бар икән, нигә аны җикмәскә?  Шәһәр зур булса да, күрше-күлән, таныш-белеш, туганнар да   Рафаилның кемлеген  яхшы белә. Хатын-кызга туймас ирне үзара  “ловелас” дип йөртәләр. Рафаил да үзенең бу кушаматы хакында белми түгел. Тик бу  кушаматы аны тырнак очы хәтле дә кимсетми, ә киресенчә,  шундый “атказанган” ир булуы аңа  эчке горурлык өсти. Кылган гамәлләренең гөнаһ булуы турында уйлап, башын юкка катырасы килми Рафаилның. Кем генә гөнаһсыз бу дөньяда, янәсе! Агач ботаксыз, кеше гөнаһсыз булмый. Аннары, гөнаһ кылмый, тәүбә итмисең. Ә Рафаилга тәүбә итәргә әле?! Ул яшь, ул көчле, ул дәртле, ул чибәр! Тәүбә – иң ахыргы гөнаһтан соң. Менә көч-дәрманы бетәр,  ак сакаллы картка әйләнер, ул чакта тәүбә итәр Рафаил да! Хатын-кызлар алар барысы да бер чыбыктан сөрелгән! Файдаланырга була икән, нигә бу мөмкинчелекне кулдан ычкындырырга?! Нәрсәгәдер дәгъва кылган хатын-кызлардан да Рафаил тиз котыла килде. Мин бит сезне көчләмәдем, янәсе! Мин килүгә,  үзегез йомшак түшәк әзерләп куя идегез! Урман  − чытырман, качсам тоттырмам дигәндәй,  тәҗрибәле кешегә зур шәһәрдә эзеңне югалту берни дә түгел. Вөҗдан атлы кирәксез нәрсә аны борчымады. Сарымсак хаҗга барып кайтса да татлыланмас  −  моңа хәтле  азгын Рафаилны үзгәртерлек, акылга утыртырлык  вакыйга  яки чара табылмады. 
        Менә шушы  азгын Рафаил, “ловелас”, хатын-кызны перчатка урынына алыштырган ир, язгы бер  көндә, барлык таныш-белешләрен, хәтта хатынын да аптырашта калдырып, читкә йөрүен кинәт кенә ташлады да куйды! Була икән могҗизалар бу тормышта!  Вакытында эштән кайта башлаган, хезмәт хакын тулысынча кайтарып тоттырган, балалары өчен өзелеп торган, читкә йөрүне оныткан  иренең дәрт-дәрманлы  җиренә көч килгәнме әллә дип тә гаҗәпләнде  Минзилә. Юк кебек. Бер-ике атна,  нигәдер авыртынып, аерым йоклап йөрде йөрүен. Гөлүсә, Мәдинә, Язгөлләре, “җаныкай”ны югалтып, шалтырата башлагач, Рафаил аларга аңлатты: “Булды, кызлар! Җитте! Гафу итегез! Туктадым. Ант бирдем”. Үзен белә-белгәннән бирле  гомере буена хатын-кыз артыннан сөйрәлгән ирне туктата алган нинди серле ант ул да, кем аның иманын укыткан, ант  иттергән, беркем берни аңламады. Яз аенда март песиенең иң дәртле, иң тыела белмәс чагы, ә бу ниндидер ант турында сөйли. Исләрең китәрлек!  Ә Рафаил исә, барлык дусларын, таныш-белешләрен, туганнарын  гаҗәпкә калдырып, мулла песие рәвешенә керде дә, хатынын гына “ярата” башлады. Бишенче дистәне ваклаган ирнең, ялгышларын аңлап,  төзәлүе шул булдымы, кинәт кенә хакыйкать башына бәрдеме, белмәссең, әмма ул башкача ялгышып та “уҗымга кермәде”. Баласын ялгызы үстергән Рәмиләгә генә барып кичерүен сорады һәм акчалата ярдәм итте – шул гына. Ә гомере буена күңелен уйнаткан чит-ят хатыннар аның өчен бармы да юкмы хәзер. Кинәт кенә ипкә килгән ир,   мәчеткә кереп, гөнаһаларын ярлыкау өчен  хәер  биреп, дога да  укытып чыкты.  Бер көн эчендә кеше алыштырып куйгандай  үзгәрсә дә үзгәрер  икән!  
      Бер мизгел эчендә “ловеласны” хатын-кыздан биздерә алган антны ничек  бирүен Рафаил үзе генә белә. Юк, тагын өч   кеше белә икән. Бар тормышын үзгәрткән бу вакыйганы искә алырга яратмаса да, Рафаил аны оныта алмый. Онытырлык ясадылармыни!  
      Ул иртәне Рафаил, гадәттәгечә, ял көнендә  бераз таксида йөреп кайту исәбе белән  гаражын ачты да,  күңелле  көй сызгыра-сызгыра, машинасын  әзерли башлады: маен өстәде, ялтырап торырлык итеп тәрәзәләрен, ишекләрен  сөртте. Ял көнендә дә өйдә утырырга, ул гарип-горабамыни? Бүген Мәдинәкәйгә керәсе булыр, чукынчык Язгөле  дә сагындырды...  Машинасын кабызырга дип сузылган кулы  кинәт һавада эленеп калды – ачык гараж ишегеннән көтмәгәндә  пәһлевандай өч  ир керде дә көчле беләкләр Рафаилны  бер тартуда сөйрәп тә чыгардылар, идәнгә селкеп тә салдылар.  Кычкырырга  дип авызын ачкан ирнең иреннәрен пластырь белән “ямап” куйгач,  Рафаилның корсагына  берничә тапкыр тондырып алдылар. Авыртудан ыңгыраша башлаган ирнең тавышын басу өчен машинаның музыкасын кабызып куйдылар, гараж ишеген бу яктан яптылар.  Күзләрен чытырдатып йомган Рафаил  бу ир-атларның берсен дә танымады. Беләкләре, иңбашлары уйнаклап торуга караганда, өчесе дә бик көчле, куәтле  күренә!  Куркуыннан Рафаил хәтта исемен дә онытты. Бандитларның берсе Рафаилның исемен, син фәлән-фәлән адәмме, дип сорагач, хәтта  аңын җуйгандай җавап бирә алмый торды. Бераз  өнсез  торгач кына баш селкеде.  Әйе, әйе, мин булам Рафаил, янәсе. Тик ни кирәк бу юлбасарларга, Рафаил аңламады. Машинага кызыгалар дисәң, көне-төне таксида йөргән, ямалып беткән  “эш аты” кызыгырлык түгел. Телисез икән, мәгез, алыгыз! Рафаил машина ачкычын аларга үзе тоттырырга әзер! Кесәсендә булган әзме-күпме акчасын сузарга да әзер! Тик үтермәсеннәр генә иде! Гараж идәнендә тыпырчынып яткан Рафаилның күкрәген берсе  күн ботинкалары белән авырттырып изә язды,  ә икенчесенең тупас  аяк киеме ирнең иң кадерле җиренә типте. Авыртудан Рафаил бөгәрләнде, чучка баласыдай чинап җибәрде. Тик аны кызганучы булмады. Берсе Рафаилның өстенә иелде дә: ”Син, “ловелас”  кисәге, башкача аның янына  якын барсаң, тагын да ныграк авыртынырсың!” – дип җикерде.  Кем янына барырга ярамый –  Рафаил аңламады. Шулай да, тизрәк баш селкеде. Ярар, ярар, янәсе. Тик җибәрегез генә мине, зинһар... Тимәгез генә...   Әзмәвердәй таза бу егетләрнең шаяртмауларын Рафаил яхшы аңлады.  Рафаилның өстенә иелгәне, аңладыңмы, ишәк, дип тагын бер кат сорады, ә икенчесе бахыр ирнең   иң авырткан җиренә сытардай итеп басты. Аңламаган кая ул! Бик яхшы аңлаттылар! Рафаил әпә телендә ант итте. Башкача беркайчан да... Ант итәм! Рафаилның борыны алдында саллы йодрыкларын селкеп,  теләкләренә ирешкән өч ир,  ничек пәйда булсалар, шулай ук  тиз генә чыгып киттеләр. Рафаил берникадәр вакыт сызланудан тора алмый ятты. Куркудан  астына җибәргәч, юешләнгән, исләнгән   киеменең  карарлыгы калмаган иде. Машинасында булган әзме-күпме суы белән  юынды да, титаклый-титаклый өенә кайтырга юнәлде.    
     Кем янына якын да барырга ярамый? Рафаил тәки аңламады. Исемен генә дә әйтмәделәр, ичмаса! Кем өчен кисәтүләре булды? Кемнәр булды Рафаилны акылга өйрәтеп киткән бу өч ир?  Ул алдаган берәр хатын-кызның заказын үтәделәрме яисә Рафаил үзе ялгышып искәрмәстән “чит кишәрлеккә” кердеме? Ир  бу турыда күпме уйланса да, уйларының очына чыга алмады.  Кем  өчен кисәтүләре  төгәл генә  билгеле булмагач,  моннан соң сөяркәләренең берсенә дә якын бармаска булды. Кайсы өчен эләккәне билгеле түгел, бәладән башаяк! Яшисе килә бит! Бу юлы кисәттеләр, ә икенче тапкыр җәза бирүләре дә бар! Менә шулай ант иттереп акылга утырттылар азгын Рафаилны. Антны үз гомерендә бер генә кат  бирмәде Рафаил. Бирә торды, боза торды. Төкерә иде Рафаил моңа хәтле биргән вәгъдәсенә!  Ә бу антны һич тә  бозарга ярамый шул. Бу юлы тукран тәүбәсе генә булмады! Ирнең  бу тәүбәсе  куркуга нигезләнгән. Бик бозар иде дә, азаккы  антының асылында Рафаилның аңына-канына сеңгән, бар тормышын үзгәрткән,  бер мизгелдә акылга утырткан,  хәтеренә алу белән җанына-тәненә дерелдек керткән,   җиңеп булмаслык хәйран көчле курку  тойгысы ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Физалия, зур рэхмэт, эчтэлекле хикэя, азгын ирлэрне, акылга укыртырга бик., кирэко-00

    Хәзер укыйлар