Логотип
Шәхес

Тукайлы уйлар – Кытайга юллар...

Тукай эзләреннән Казакъстан һәм Кытай илләренә беренче журналистлар экспедициясе оештырылган иде.

Җаекта 

Җаек шәһәре Җаек (Урал) елгасыннан башлана... 
1584 елда нигез салынган шәһәрне төрлечә атап йөрткәннәр: Яик шәһәрчеге – Кайран – Тәкә...

Бервакыт казакълар соравы буенча, Уральскины «Тәкә»гә үзгәртмәкче булганнар. Барып чыкмаган.

Шәһәр безне чисталыгы белән җәлеп итте. Урамда һәр җирдә тәртип. Җаек – Казакъстанның мәдәни үзәге. Мондагы тарихи һәйкәлләрнең күплеген күреп таң калдык! Заманында Җаекка кемнәр генә килмәгән: Владимир Даль, Лев Толстой, Аркадий Столыпин, Федор Шаляпин, Александр Пушкин, бөек шагыйребез Габдулла Тукай, Нәҗип Җи­һанов... Уральски тарихында югалмас эз калдырганнар.

...Габдулла Тукай Җаекка атта килгән, поезд белән киткән. Шагыйрь 27 ел гомеренең 12 елын (1895–1907) Җаек һәм Чаган елгалары буенда үткәргән.
Наҗия Мәхмүт кызы Төхфәтуллина – Җаек татар үзәгенең беренче мөгаллимәсе: «Иремнең әтисе – Кәлимулла Төхфәтуллин Тукай белән бергә җиде ел Уральскида укыган. Әткәй Тукай турында сөйләргә ярата иде. Мин бервакыт шагыйрь турында сорагач, ул сөйләп китте: «Габдулла ябык, уйчан, бик тә акыллы егет иде. Күзләре тулы сагыш иде. Дусларын үзе генә сайлап алды. Ул бик романтик рухлы булды. Егетләр үз авылларына кайтып киткәч, Тукай бүлмәдә үзе генә кала иде. Аның бик моңлы тавыш белән җырлаганы истә. Җеназаларга барырга яратмады. Җаек елгасы буйлап көймәдә йөрергә яратты. Иң яраткан җире – Чаган белән Җаек арасында уйга чумып утыра иде...»

Әүхәриева Суфия Минһаҗ кызы: «40 ел балалар укыттым. Саратов педагогика институтын тәмамлагач, 1950 елны Уральскига кайттым. Ундүрт ел мәктәптә директор булып эшләдем. Әти Тукай белән очрашкан кеше. Аның янына Казан­нан 1947 елларда (хәтерем ялгышмаса) Әхмәт Фәйзи килде. Ул бездә ике тапкыр булды. Ул вакытта без Пуг­ачев урамындагы ике катлы йортта яши идек. Әтием акыллы, кызыксынучан кеше иде. Ул 1898 елда туган. «Тукай мәдрәсә шәкертләре белән укый торган иде», – дип сөйли иде безгә. Ул шагыйрь турында бар белгәнен Әхмәт Фәйзигә сөйләп калдырды».

Мусаев Нәгыйм Зөлкарнай улы: «Әтием Зөлкарнай Мирхәйдәр улы Мусаев өч мәртәбә Тукайны күргән. 

Ул 1880 елда туган, 1964 елда вафат булды. Уральскида Учительский институтны тәмамлаган. Гомере буена рус теле һәм әдәбиятын укытты. 
Уральскида Хәлилов Мөхәммәтҗан дигән мулла булган. Тукай шул мулланың өенә килеп йөргән. Шунда үз шигырьләрен дә иҗат иткән, дип сөйли торган иде әти. 1933 елда шул өйдә мин туганмын. Шулай ук әтинең баҗасы яшәгән йортка Тукай самовар чистартырга йөргән. Достык (Дуслык) проспектындагы агач йорт хәзер дә сакланып калган».

Без исә Җаекны Тукай шәһәрчеге буларак кабул иттек. Биредә Тукай белән бәйле урыннар шактый: Кызыл мәчет, Галиәсгар Госманов, Төхфәтуллиннар йортлары, «Казан» кунакханәсе, Тукай укыган рус мәктәбе, Тукай скверы... Шул скверга 2001 елда куелган Тукай һәйкәле – Җаек татарларына Минтимер Шәймиев бүләге. Шәһәрнең Евразия проспектындагы билбордларда рус язучысы Лев Толстой, казакъ композиторы Кормангази белән беррәттән татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны күргәч, бигрәк тә гаҗәпләндек. Без Тукайны Казанда шулай олылый алмыйбызмы?! 

Җаекның Татар бистәсендәге урамы да Тукай исемен йөртә. Биредә Тукай белән бәйле урыннар әле дә сак­лана. Кечкенә Апушның Җаекта беренче аяк баскан җи­ре – Газизә һәм Галиәсгар Госмановлар йорты була. Тукай әтисенең апасы Газизә йортында биш ел яшә­гән... Җаек­тагы «Габдулла Тукай» үзәге рәисе, профессор Разак Абдрах­ман улы Әбүзәрев белән тарихи бинаны күзә­тәбез. Ике катлы Госмановлар йортыннан 9-10 яшьлек Тукай йөгереп чыгар төсле... 

«Мин биредә инде егерме ел яшим. Элек монда Ти­мерьюл­чылар йорты булган. Өй эчендә Тукай заманыннан берни дә үзгәртелмәгән дип беләм, агач баскычлар да шул ук. Бу йортка күчкәч, капканы гына алыштырдык. Монда сигез гаилә яшибез. Госмановлар йортыннан тарихи музей ясасалар, бик теләп күченер идек», – диде Госмановлар йортында яшәүче Галимҗан Тайбәков. Ра­зак әфәнде дә шул хыял белән янып яши икән: «Гос­ма­нов­лар йортында Тукайның музеен оештырасы килә. Чөнки Тукай яшәгән йорт-җирләр әкренләп җимерелә. Вакытында саклап калсак иде аларны!» – ди профессор.
Тукай яшәгән йорттан ерак түгел Кызыл мәчет кү­ренеп тора. «Тукай әнә шушы юлдан мәчеткә намазга йөргән», – диде Разак әфәнде. Архив мәгълүмат­ларына таянсак, Кызыл мәчет 1864 елда төзелгән. Меценат Ри­шат Хәйруллин һәм Җаек мөселманнары ярдәме белән иман йортында төзекләндерү эшләре үткәрелә. 2006 ел­ның август аенда Кызыл мәчетне ачу тантанасы уза.

Мотыйгулла Төхфәтуллинның «Мотыйгия» мәдрәсә­се­нең нигезе сакланып калмаган. Разак Әбүзәрев әйтүен­чә, Кызыл мәчет янындагы мәдрәсә бинасы «Мотыйгия» түгел. «Мотыйгия» мәдрәсәсе хәзерге 8 Март урамындагы 42 нче йортта булган. Күп кенә китапларда бу турыда ялгыш мәгълүмат бирелгән. Кызыл мәчет янындагы мәдрәсә – «Рәкыйбия». Беренче мулласы – Рә­кыйп Тулбаев, икенчесе Мотыйгулла хәзрәт булган», – ди ул.

Татар бистәсенең рухи үзәге – Кызыл мәчет булса, мәдәни үзәге – Төхфәтуллиннар йорты. Унике ел дәвамында Габдулла Тукай укытучысы Мотыйгулла хәзрәткә килеп йөргән. Биредә ул гарәп, төрек, фарсы телләрен үзләштергән, телескоптан күк җисемнәрен күзәткән, Коръән сүрәләре өйрәнгән. 1905-1906 елларда бу бинадагы типографиядә һәм «Фикер» газетасы, «Әлгасрелҗәдит», «Уклар» журналлары редакциялә­рендә эшләгән. Биш меңгә якын тираж белән чыккан «Фикер» газетасы Төхфәтуллиннар йортыннан Россиянең төрле почмакларына таратылган.

Казакъстан һәм Татарстан президентлары ярдәме белән 2006 елда Җаек татарлары музейлы була. Хәзер исә Төхфәтуллиннар йортында Тукайның күркәм музее һәм Җаек татар үзәге сыенган. Иң сөендергәне: бүген­гәчә Мотыйгулла хәзрәтнең йортыннан халык өзелми. Шуны да искәртик, Җаекта спонсорлар ярдәме белән көн күрә торган ике генә музей бар: берсе – «Иске Уральски», икенчесе – Тукай музее.

Габдулла Тукай Казанга киткәнче, ун айлар чамасы (1906-1907 еллар) Җаекның «Казан» кунакханәсендә яши. Биредә ул дөньяга мәгълүм «Шүрәле» поэмасын, «Пар ат» шигырен иҗат итә. Хәзер кунакханә бинасында Җаек шәһәренең Мәгариф идарәсе урнашкан. 

1932 елда монда Александр Пушкин исемендәге педагогика институты булганы мәгълүм. 
Элеккеге «Казан» кунакханәсенең икенче каттагы залына узабыз. Разак Әбүзәрев: «Тәрәзәдән карагыз әле! Тукай моннан тирә-якны күзәтергә яраткан. Әнә, татар базары мәйданы. Затлы, мәһабәт бинаны күрәсезме? Ул – сәүдәгәр Ванюшиннар йорты. Тукай анда әдәби кичәләргә йөргән», – ди.

Сокландык Җаек татарларына! Тукай белән бәйле һәр җирне күз карасыдай саклап калганнар. «Без «И туган тел»не укып күтәрелдек», – диләр. Тукай иҗатын мәңге­ләштерүдә хәләл көчләрен керткән галим Разак Әбү­зәрев, татар меценаты Ришат Хәйруллин, Тукай музее директоры Марат Баһаутдинов, татар үзәге рәисе урынбасары Әлфия Лежнина кебек әйдәп баручылар булганда, Тукай һәйкәле янындагы бакчада ак акацияләр һәр яз чәчәк атачак! Шагыйрьнең якты рухына тап төшмәс...
 

Казакъ «сахра»ларында

...Җаектан дүрт журналист машинада чыгып киттек. Безне алда бик катлаулы маршрут көтә иде: Җаек –Костанай–Астана–Балхаш–Алматы–Шымкент–Атакент–Кентау–Төркестан–Алматы–Хоргос–Өремче–Чүгүчәк–Голҗа–Хоргос–Алматы–Караганда...

Җаек белән Костанай шәһәрләре арасы – ундүрт сәгатьлек юл. Биредә агач та юк, куак та. Безне бертөрле манзара каршы алды: Казакъстан далалары һәм сикәл­тәле юллар.

Уңда – юллар, сулда – юллар,
Юлларга кемнәр чыгар?..


Уйлы юллар... Тукай да бит 1912 елның язында ка­закъ «сахра»сында «ак күмәч берлән ашарлык саф һава» сулап яткан. Үзе язганча, Троицки шәһәреннән 25 чакрымда казакъ җирләре башлана. Шагыйрь «Мәкаләи махсуса»да болай дип яза: «...Бу – сахра. Бу – казакъ җире. Әүәл «бисмиллаһи» дип бер чишенеп ташладым. Коры степь һавасы. Сөт, каймак, теләсәң коен, әле генә сауган саф кымыз, бөтен нәрсә алдаусыз». Тукайның  канәгатьлек хисе

«Валлаһи» шигырендә дә чагылыш тапкан.


Ак күмәч берлән ашарлык саф һава;
Җир яшел, кошлар да сайрый, валлаһи!
Ак болыт, күчмә казакълардай күчеп, 
 Бер кунышлык күкне сайлый, валлаһи!


Хәер, Тукай заманындагы оҗмахка тиң, кунакчыл «сахралар» безгә тәтемәде. Костанай шәһәренә 200 чакрым кала, бер авыл тирәсендә ике тәгәрмәчебез тынын чыгарды. Инде нишләргә? Тулган айлы кичтә бер дә белмәгән казакъ даласында кал әле син! Костанай татарларына, соңрак килеп җитәбез, дип хәбәр иттек тә, юлдагы үткән-сүткән машинаны туктатып карарга булдык. Җитмәсә, насос та ватылган ахры, керткән һаваны кире чыгара. Ярты сәгатьләп Ирек статуясы кебек кул күтәреп торганбыздыр – узып китә машиналар! Күп­медер вакыттан соң, 35-40 яшьләрдәге бер ир туктады. Безне күрүгә ул: «Һай, абзый! Пенсионер һәм өч япь-яшь кыз. Ничек курыкмыйча далада калдыгыз?! Бу авыл мафиясен бик кырыс, диләр. Ну, Алла ярдәм бирсен! Кичә үзем юл чатында сезнең кебек кул күтәреп тордым, берсе дә туктамады. Бүген сезгә ярдәм итми булдыра алмыйм, иртәгә үзем шул хәлдә калуым бар», – диде дә, тәгәрмәчкә һава тутыра башлады. Аннары: «Камераларыгызны алыштырырга кирәк. 

Сез монда калып торыгыз. Мин тәгәрмәчләрегезне авылга алып кайтып, рәткә китерергә тырышырмын. Иртә белән көтегез мине! Андый-мондый машина күрсәгез, утны сүндереп, машинага кереп качыгыз», – дип «куандырды». Төнге танышыбыздан «җилләр исте», тәгәрмәчләрдән дә... Машина бик кызганыч хәлдә калды: бер тәгәрмәч урынына – зәңгәр төстәге «запаска»ны куйдык, икенче яктан машинаны домкрат белән күтәрттек. Яхшы аңлыйбыз: әгәр дә ул ир килмәсә, без ике тәгәрмәчтә урыннан да кузгала алмаячакбыз...

Далада төнлә суык икән – өшетә башлады. Риман абый: «Тәгәрмәчләрне китерәчәк ул, китерәчәк. Мин ул кешегә ышанам», – дип күңелен юатырга тырышты. 
Без исә үзебезне бик җитди тоттык. «И, Риман абый! Сабыйларча хыялланып утырмагыз! XXI гасырда яшибез, нишләп килсен ул? Без дә инде, журналистлар, имеш, дүртебезнең беребез ни исемен, ни авылын сорамаганбыз», – дип тукыдык.

Иртәнге тугызлар тирәсендә «КамАЗ» туктады. Шоферы бездән хәл сораша. «Тәгәрмәчләрне исемсез иргә биреп җибәрдек», – дибез. «Вәт, җүләрләр!» дигән комплиментлар яуды.
Тагын бер сәгать үтте. Риман абый машина өстен­дәге чык тамчыларын сөрткәләп: «Киләчәк ул!» – дип  кабатлый. Даланың иге-чиге күренми – бар җиһанны томан каплаган. Шул томан эченнән безгә таныш машина күренде. Риман абый сабыйларча куана: «Килде бит, ә! Яхшы кешеләрне аера беләм икән әле...»

Ярдәмчебез Руслан исемле икән. «Минем авыл моннан унбиш чакрымда урнашкан. Камераларны иртә белән яматтым, төнлә кеше табып булмады. Гафу итәрсез», – дип, тәгәрмәчләребезне үз урынына утыртты. Руслан дус безне Костанайга илтә торган юлга кадәр озатып барды. Рәхмәт яусын!
 

Костанай–Алматы юллары

Костанайда безне Габдулла Тукайның апасы Газизә Зәбированың онык-оныкчыклары, милләттәшләребез түгәрәк табын артында көтә иде... Иң дулкынландырганы – Тукайның туганы Суфия ханым Зәбирова белән очрашу булды. Ул безгә гаиләсе, тормышы, балалары хакында сөйләде. Бер җөмләсе бүгенгедәй колакта чыңлап тора:
– Беләсезме, мин бик бәхетле! Ирем милләте буенча казакъ булса да, мин гомер буе татар булуым белән горурланып яшәдем. Мин чит илдә дә үземне ханбикә итеп хис итәм, чөнки мин – Тукайның туганы! Татар!

...Иртә белән Астанага таба юл алдык. Казакъстан башкаласына якынлашуыбыз сизелә: сикәлтәле юлларны майлап куйганнармыни – машина «оча» гына. Чиксез далада әз-мәз яшеллек күренә башлады. Еракта биек тауның карлы бүрекләре калыкты. Без күрергә хыялланган Тянь-Шань тавы микән бу? Шуңа игътибар иттек: казакълар калкулыкларда таштан кош-корт, төрле җанвар сыннары ясап куйган. Бигрәк тә ике метр зурлыктагы бөркет, дөя сыннарына гаҗәпләндек. Әле болай, әле тегеләй фотокамерага елмаерга туры килде.

Машинада барганда бик күп казакъ авыллары очрады. Безнең татар авыллары яшәсен! Биредә йортларның күбесе балчык белән сыланган, койма-капкалар төссез – буялмаган. Халык ишәк җигеп көн күрә. Казакъ­станның төньягында дөя көтүләрен күрә алмадык.
 

Өремчедә

Өч сәгатьлек «сират күперен» – таможняны ерып чыккач, бары тик бер нәрсәгә сөендек, безне шушы шау-шулы, ят илдә түбәтәйләр киеп милләттәшләребез көтеп тора иде. 
Өремче шәһәренә кузгалдык. Борма-борма озын юллар... Ә табигатьне күр әле син! Тукай үзен бу җирләрдә ничек хис итәр иде икән? Мөгаен, моңлы көйләр сузып җибәрер иде. Җаекта Тукай 1896 елның сентябреннән рус классына йөри башлый, һәм, заман­дашларының истәлекләренә караганда, шул чак­лардан ул халык җырларын дәфтәренә язып бара. «Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем... Мәдрәсәдүк мине җырчы диләр иде», – дия торган булган Тукай үзе турында. Әллә Тукайның туганы булганга, Риман абый да, күңеле нечкәреп китеп, «Җидегән чишмә» җырын сузып җибәрде...

Данлыклы Тянь-Шань тавын күрергә хыялланган идек, монда әлеге баһадир тау өстеннән бер сәгать менәргә туры килде. Өремче шәһәре XIX гасыр ахырында Шенҗан-Уйгыр автоном районының башкаласына әверелгән. Биредә яшәүче татарларның саны меңгә якын.
Иң гаҗәпләндергәне: Өремчедә 1500 мәчет бар икән. 
–  Кытайлар мәчеткә йөри мени? Нигә шулхәтле күп мәчет салынган? – дибез.
– Йөрмичә. Бирегә кытай мөселманнары (хуэйлар), уйгырлар һәм казакълар йөри. Шенҗан-Уйгыр автоном районында яшәүчеләрнең күбесе мөселманнар. Биредә һәрбер тыкрыкта мәчет очратып була, – диделәр.

Чыннан да, бер тыкрыкта биш-алты мәчет! Өйлә намазы вакытында урамдагы халык күзгә күренеп әзәя – мөселманнар «Аллаһ йортлары»на ашыга. 
Бигрәк тә Татар мәчете кызыксыну уятты. Хәзер ул рәсми рәвештә Нугай мәчете дип аталса да, халык аны һаман да яратып Татар мәчете дип йөртә. Ул бу исемне төзелешкә татар диаспорасының зур күләмдә акча күчерүе аркасында ала. Мәчет Өремчедә яшәүче уйгырларның, казакъларның, татарларның һәм үзбәкләрнең төп дин йорты. 

Кытайда барлыгы 56 милләт вәкиле яши. Сан буенча татарлар 54 нче урында торса да  (5,5 мең татар), зыялылыклары һәм акыллары белән беренчелекне тота. Татарлар белән аралашкач, моның чыннан да шулай икәненә ышанасың.
 
«Габдулла Тукай — безнең, уйгыр язучыларының — дөньяга күзләребезне ачкан шагыйрь», — ди Мусаҗан Газиз.

Ришат Муллашев – шәхси сәүдә оешмасы ачкан эшмәкәр. Татарлар өчен җан атып тора, татар чараларына акча кызганмый. Татар җырларын ярата. Хәер, моңа аптырыйсы юк, әби-бабалары Казан татарлары. 
– Галиәхмәт бабам бик тә акыллы кеше иде. Әти-әни сөйләвенчә, ул гарәпчә укый-яза торган булган, – ди әңгәмәдәшебез.

Ришат абыйның милли җанлылыгы бизнесында да чагылыш таба. 2004 елда ул ике татар егете – Равил Вәлиев, Нигъмәт Абдулказыр белән «Алтын чишмә» дигән сәүдә оешмасы ачып җибәрә. Бүген алар кытай­ларның яхшы товарларын Россиягә чыгару белән шө­гыльләнә. Ул уналты ел Өремченең бер хастаханә­сендә үпкә авырулары табибы булып эшләгән. Сәүдә белән шөгыльләнергә уйлагач, эшен ташларга мәҗбүр булган. Әтисе дә: «Татар эшен эшлә, улым, татарга ярдәм ит», – дип улының эшен хуплаган. 

Абдулла Аббасов та татарларның Кытайда иң зыялы һәм акыллы кеше булуларын тагын бер кат дәлилли. Ул биология фәннәре докторы, Пекинда уза торган Кытай депутатлары җыелышында депутат, данлыклы Шенҗан университетында укыта. Илле алты аспирант тәрбияләгән, шуларның уналтысы докторлык диссертациясе яклаган. Галим үз гомерендә унсигез илнең университетларында тәҗрибә уртаклашып кайткан. Гарвард университеты һәм Казан (Идел буе) федераль университетында укытуы күңеленә кереп калган. 
– Берничә ел элек биология фәне буенча Казанга укытырга чакырулары минем өчен зур шатлык булды. Дә­ресләрне татар телендә сөйләдем, тәрҗемәче рус теленә тәрҗемә итте. Чакырсалар, тагын барыр идем... – ди ул.

Мәлик Чанышев шәһәрнең Милләтләр эшләре комитетында фәнни хезмәткәр, Кытайда яшәүче татарлар тормышын өйрәнеп, китап чыгарган.
– 1984 елны татарларның кыскача тарихын язу өчен Голҗа каласына бардым. Монда үзбәкләрнең атаклы шагыйре Нәсрулла Пәргати белән таныштым. 
«Без – үзбәк  шагыйрьләре – язарга татар шагыйрьләреннән өйрәнгәнбез. Элек, шигырь иҗат иткәндә, сәяси лириканы белмичә башка темаларга язган булсак, Габдулла Тукай иҗаты белән танышкач, сәяси лириканы аңлап шигырьләр яза башладык», – дип сөйләде. Мәлик абый кечкенәдән татар булуы белән горурланып яши. Татарстаннан икәнебезне белгәч, тыела алмыйча, елап җибәрде. Татар телен камил белүен кечкенәдән үк Габдулла Тукайны укып үсүе, гаиләдә фәкать татар телендә аралашуы белән бәйләде. 

Мусаҗан Газиз уйгыр милләтеннән. Галим радио-телевидение идарәсендә тәрҗемә бүлеген җитәкли. Кытайчадан, татарчадан, русчадан уйгыр теленә әсәрләр тәрҗемә итә. Татар әдәбиятында иң яраткан шагыйрьләре Габдулла Тукай белән Һади Такташ икән.
– 2006 елны Габдулла Тукайның 23 шигырен уйгыр теленә тәрҗемә иттем. «Китмибез!», «Мәхәббәт булмаса», «Даһига», «Теләнче» шигырьләре... Кызганыч, аларны монда нәшер итәр урын юк. Әлеге шигырьләр «Җом­га татарлары» дигән журналда басылды. 2006 ел­да «Дөнья әдәбияты» журналында Тукай лирикасына багышланган мәкаләм чыкты, – ди ул горурланып. 

...Көн кичкә авышканда, татарларның: «Калыгыз! Бик аз тордыгыз бит!» – дип үгетләүләренә карамастан, Чүгүчәк шәһәренә китәргә карар кылдык. 
 

Чүгүчәктә

Шенҗан-Уйгыр автоном районындагы Чүгүчәк шәһәренә Казан татарларыннан без беренче булып аяк бастык. Чүгүчәк – җир астыннан бәреп чыккан чишмә, болак дигән мәгънәгә ия. Уйгырча – Чөчәк, кытайча – Тачән дип атыйлар. Чүгүчәк шәһәре һәм округы элеккеге исеме буенча Россиядә Тарбагатай буларак билгеле. Шәһәр Шенҗан районының төньяк өлешендә, Тарба­гатай сырты итәгендә урнашкан. Чүгүчәктән унҗиде чакрым ераклыктагы Бакту пункты аша Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенә чыгарга мөмкин.

Шәһәр XVI гасырда кашгар һәм атуш уйгырлары тарафыннан төзелгән. Алар сәүдәгәрләр булган. Бүген исә биредә 160 меңгә якын кеше яши. Уйгыр, казакъ, монгол, дүнгәннәр арасында 250 татар гомер кичерә. Кытайның Өремче шәһәренә караганда, Чүгүчәктә татарлар, уйгырлар белән аралашу кыенгарак туры килде. Биредә уйгырлар саны дүрт процент тәшкил итә. Чиста уйгыр телендә сөйләшүчеләр сирәк. Дөресрәге, Чүгүчәктә татарлар да уйгыр-казакъ-кытай телләрен бергә «болгатып» сөйләшә. Яшьләр исә шулар өстенә ике-өч сүз русчадан, биш-алты сүз инглизчәдән куша. Шуннан нәрсә килеп чыкканын үзегез чамалыйсыздыр...

Шәһәргә без 6 сентябрьнең караңгы төнендә Зәйтүнә белән Рәфәт Кәримовларга килеп төштек. Татар җанлы гаилә безне милли ашлар әзерләп көтеп тора иде. Кәримовлар иң беренчеләрдән булып татар җәмгыяте оештырып җибәргәннәр. 
– Татар җәмгыяте булдырырга сезне нәрсә этәрде? – дибез.
– Балаларыбызның кытай телендә генә сөйләшүләре борчуга салды. Аларда татар теленә мәхәббәт уятасы килә! – диде алар бертавыштан.
Чүгүчәк балалар бакчасы мөдире Зәйтүнә апа киләчәктә татар балаларына аерым төркем булдыру хыялы белән янып яши. Рәфәт абый да хәләл җефетенең изге башлангычын хуплый. «Кытайда яшәп тел белмәсәң, хезмәт юк дигән сүз. Шуңа күрә без күбрәк кытайча аралашабыз. Ләкин туган телне онытырга ярамый. Безне, татарларны, Тукай берләштерә. Шулай булгач, без бер-беребезгә кода белән кодагый инде», – ди ул елмаеп.

Чүгүчәктә безнең белән очрашуга Гөләндәм абыстай мәктәбендә укыган, татар мәдәниятен хөрмәт итүче Мәрьям Әбдерәхим кызы Тордыева да килде. Милләте буенча ул уйгыр. 1927 елда Кытайның Кашгар шәһәрендә туган. Аңа өч яшь булганда әти-әнисе белән Чүгүчәккә күченгән. Мәрьям ханым белән уйгырчататарча аралаштык.
 – Әтием Әбдерәхим, әнием Әсәлхан – уйгырлар. 

Әти гүр иясе булгач, әнием һәм кечкенә сеңлем Аемниса белән калдык. Иң элек Чүгүчәктә дүрт ел уйгырча укыдым. Әни: «Укыйсың килсә, татар мәктәбен тәмам­лыйсың», – дигәч, өч ел Гөләндәм абыстай мәк­тә­бендә укыдым. Гөләндәм абыстай мәктәбе укытучылар тәрбия­ли торган мәктәп иде. Аннан соң, Бөтенмил­ләтләр гим­назиясенә кердем, анда да татарча укыдык. 1943 елда гимназияне тәмамлап, кызлар мәктәбендә эшләдем. 1952 елга тикле шул мәктәптә директор вазыйфасын башкардым. Голҗада 2 нче санлы урта мәктәптә мөдир булып эшләдем... Татар мәктәбен­нән башланган хезмәт юлым әле дә дәвам итә, – дип сөйләде ул безгә.

Мәрьям Тордыева – Чүгүчәктәге «Миһербанлы аналар» җәмгыяте рәисе. Бу җәмгыятьне үз хисабына оештырган. Инде тугыз елга якын ятим, укый алмый торган балаларга, авыру кешеләргә ярдәм итә. Ул: «Мин кеч-кенәдән Габдулла Тукай шигырьләрен укып үстем. 

Ул да ятим булган бит. Ятимнәргә ярдәм итүне төп бурычым дип саныйм. Мин Тукайны белә башлаганнан бирле аның бер рәсемен саклыйм, 1912 елда төшерелгән бу фоторәсемне күргәч, күп кеше: «Бабаңның яшь чагымы әллә? Кем бу?» – дип сорыйлар иде. Мин һәрвакыт: «Бу – Габдулла Тукай, безнең вә бөтен татарларның күңелендәге адәм», – дия идем. Тукай шигыре язылган блокнотымны да кечкенә чактан бирле саклыйм», – диде. Борынгы блокнотта гарәп хәрефләре белән пөхтә итеп, әлеге шигырь язылган иде:

Яз, газиз углым, кара тактага сыз акбур белән.
Кара күңелне раушан кыл сызып ак нур белән...


«Кая барсам да, мине татар диләр. Гөләндәм мәктәбендә укыганда аш-су дәресләре була иде. Әле дә чәкчәк, куллама, пәрәмәч, токмач ашы пешерәм. Татар­лар арасында йөреп, уйгырларга кунакка барырга да вакыт калмый. Мин уйгырлар арасында татарчаны бел­гән беренче мөгаллимә булдым. Моның белән чиксез горурланам. Балаларым да Тукай шигырьләрен укып үсте. Гомерем булса, Казанны бер күреп кайтыр 
идем...» – ди Мәрьям ханым.
 

Голҗада

Урамда таныш кешене ерактан ук күреп алдык. Май кояшы кебек балкып, безнең янга дустыбыз Рифкать Фәхретдинов килә иде. Рифкат Казанда укый. Мәдәният һәм сәнгать университеты студенты. Тәртипле, туры сүзле, милләтне хөрмәт итә торган чын татар егете!

«Хуш килдегез, дусларым. Сезне күрмичә, Кытайга килгәнегезгә ышанмадым. Күп кеше, Голҗага киләм, дип, вәгъдә бирә. Берьюлы өч кыз килгәне юк иде әле!» – дип каршы алды. Рифкать үзе генә килмәгән, янәшә­сендә дистәгә якын милләттәшебез, рәхмәт аларга.

Кытайга сәяхәтебезне махсус Ураза гаетенә туры китергән идек. Кытай хөкүмәте рәхсәте белән Гает көнне татарларга ике көн ял бирелә. «Гаеттә кытайлар нишли?» – дигәч, алар эшкә бара, диделәр. Бу көнне Торсынтай әфәнде Галиев белән милләттәшләребезне гаетләп йөрдек. Кичкырын бергәләшеп күңел ачтык. Тукай шигырьләре сөйләнде, татар халык җырлары көйләнде... Аның «Тукайның туган көнендә Голҗада яшәүче 56 милләт вәкиле дә бәйрәмгә киләчәк, һәр­кайсы үз туган телендә Тукай шигырьләрен сөйләя­чәк» дигән хәбәре йөрәкләргә сары май булып ятты. 
 
Кытай дәреслекләрендә шагыйрьнең «Эшкә өндәү» шигыре урын алган. Интернетта хәтта «Габдулла Тукай — Кытай халкының бөек шагыйре» дип язылган!

Тукайлы уйлар... Кытайда һәр татарның теленнән Тукай төшмәде. Һәр йортта – Тукай сурәте, китап киштәләрендә – Тукай җыентыклары. 
Кытай чиген, Торсынтай әфәнденең ярдәме белән, унбиш минутта чыктык. Рифкатьнең: «Сез әле Кытайның бер тамчысын гына күрдегез. Бака һәм елан кыздыра торган җирне күреп шаккатыр идегез. Тагын килегез!» дигән сүзләре колакта чыңлап торды.

Кытайга баруыбыз төш кебек тоелды. Бер нәрсәне ачык аңладык: без асыл максатыбызга ирештек. Габдул­ла Тукай Кытайга барып җитә алмаса да, биредә аның мәңгелек рухы сакланган. Кытайда яшәүче татар, уйгыр, казакъ, кытай халыклары күңелендә ул бүген дә яши!

...Фәлсәфәгә кердек. Тукай әйтмешли, «Язабыз, язабыз – кая көлкесе?! Урман, урман – кая төлкесе?!» Маҗаралы сәяхәтебезнең «төлкесен» Габдулла Тукай­ның туган көнендә дөнья күрәчәк «Истә калганнар» китабында табарсыз...

Дүртәү чыктык ерак юлга: шагыйрьнең дүртенче буын туганы – журналист Риман Гыйлемханов һәм без...

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар