Логотип
Күңелеңә җыйма

Яраткан кешем 15 яшькә кечерәк

Күпләр аңламаслар. Аңласыннар димим дә. Йөрәккә әмер биреп булмаганын яратканнар гына аңлар... Ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, әмма әти-әнисе минем хакта ишетергә дә теләми... Юл чатында калдым...

 Күпләр аңламаслар. Аңласыннар димим дә. Йөрәккә әмер биреп булмаганын яратканнар гына аңлар... Ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, әмма әти-әнисе минем хакта ишетергә дә теләми... Юл чатында калдым...


18 яшьтә кияүгә чыктым. Иремә 28 яшь иде. Мин әле  генә институтка укырга кергән кыз, ә аның инде тормыш тәҗрибәсе зур, аягында да нык басып тора. Чынлап яраттым. Ул да бик яратты. Өйләнешүгә үк бала соңрак табабыз дип сөйләштек. Минем укып бетерәсем бар, ирем дә, әниләренә бердәнбер ул, үзе дә бала иде бугай. Артык кирәксенмәде. 


Биш ел шулай яшәгәннән соң кайнанам читләп кенә оныклар турында сүз тишә башлады. Тагын бер елдан соң шикләнүләр китте: әллә балага уза алмыйсың микән?! Беркемгә әйтмичә табибка барып тикшеренеп кайттым. Бар да яхшы иде. Шул елны авырга уздым. Моңа иң шатланганы кайнанам булды. «Сиңа бөгелергә ярамый», – дип, мин эштә чакта килеп идәннәремне юып китә иде хәтта. Әмма ирем генә куанмады. Яше 35кә якынлашса да, аңа бала кирәкми иде. Авырга узганымны белгәч, миннән ерагайды, эштән бик соң кайта башлады.


 Кайнанам мине тынычландырырга кереште: «Ир-ат куркак ул, бала песи баласы түгел, зур җаваплылык. Менә кулына алуга бөтенләй башка кешегә әйләнәчәк. Аның атасы да шулай курыкты башта». Мин инде әллә читкә йөри башлады микән дип борчылдым. Ул әтисе белән бергә эшли иде. Кечкенә гаилә бизнесы. Бөтен кыюлыгымны җыеп, кайнатамнан сорадым. Ул чынлап та фирмаларында проблемалар килеп чыгуын әйтеп, борчылмаска кушты. «Авырлы хатыны өйдә утырганда читкә йөрерлек кабахәт түгел минем улым, килен», – диде.


Авырымның бишенче аенда безнең сәламәтлеккә куркыныч яный башлады. Плацента аерылу куркынычы бар, хастаханәгә ятарга кирәк, диделәр. Әмма мин ятып кына торачакмын дип вәгъдәләр биреп, хастаханәгә кермәдем. Кайнанам белән кайнатам бу хәбәрне ишетүгә үзләренә күчәргә тәкъдим иттеләр. Без шунда яши башладык. Ирем һаман да соң кайта. «Эштә проблемалар зур, банкротлыкка чыгарга мөмкиннәр», – диде кайнанам. 


Ә беркөнне ирем исереп кайтты. Бик сирәк эчә ул. Күрәсең, эштәге проблемалардан онытылырга теләгәндер. Аягында басып тора алмый иде. Ә безгә бүлмәне өйнең икенче катында биргәннәр иде. Аннан соң бу халәттә әниләренең күрүен дә теләмәдем. Сөйрәп диярлек икенче катка алып мендем. Ничек кирәк шулай караватка салгач, эчем кисәк кенә авыртудан кычкырып җибәрдем. Минем тавышка кайнатам белән кайнанам йөгереп килеп керде. 


...Баламны югалттым. Алай гына түгел, башка бала таба алмаячаксың дигән куркыныч диагноз куйдылар. Ирем тезләнеп гафулар үтенде. Әмма баламны югалткач, аңа карата шундый нык үзгәрдем. Күралмас дәрәҗәгә җиттем. Без әле шулай 6 ел яшәдек. Минем мәхәббәтем кире кабынмады. Аннан соң ул да картая. Ул баласыз калырга тиеш түгел дип уйладым. Аерылышырга бирдем. Озак риза булмады. Әмма мин үземнекен иттем. 


Ниһаять, мин иректә! Башка кияүгә чыкмыйм дидем.  Беркемне дә яратмаска үземә сүз бирдем. Күпләр күз атты, очрашулар да булды. Әмма алар озакка сузылмады. Минем тирәдә һаман яшьләр чуалды. Яшь егетләрнең игътибары үземнең бәямне үстерде. Күзләремдә очкыннар уйнады. Эшемдә дә карьера ясый башладым. 


Беркөнне иртән һич кенә дә машинамны кабыза алмадым. Төрлечә кыланып, бөтен кнопкаларына басып чыктым. Кабынмый. Мондый хәлдә беренче калуым. Нишләргә белми аптырап басып торганда күрше подъезддан чыгып машинасына утырган егет, мине кызганды бугай, яныма килеп басты. Капотны ачып каядыр чокынды да, тиз арада машинаны кабызды. Без сөйләшеп киттек. Ничек шулай килеп чыкканын аңламый да калдым: кичен бергәләп кинода утыра идек. Аралаша башладык. Рим әле яңа университет тәмамлаган программист. Спортны бик ярата. Төрле марафоннарда катнаша. Аны карарга  спорт ярышларына йөри башладым. Кеше арасыннан күзләре белән эзләп табып, күз кысып елмаюы, мине җиденче кат күккә күтәрә. Без ныклап очраша башладык. Ул мине дуслары белән таныштырды. Берсендә дә кырын караш сизмәдем. Гашыйк булдым! Беләм, мондый мәхәббәткә хакым юк. Әмма яраттым.

Ярты ел очрашканнан соң Рим миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Әниеңнәр риза булмаячак дигән сүземә: «Үз тормышыма үзем хуҗа», – диде.  Бала таба алмаячагымны да җайлап кына әйтергә туры килде. Ул моңа бөтенләй аптырамады бугай. Хәзерге заманда бу хәл ителә торган проблема, иң мөһиме: орлыгы бар, диде. «Бүген мин сине яратам, минем синең белән буласым килә, синең кочагыңда да йоклап китеп, синең кочагыңда уянасым килә», – дип күңелне ымсыта. Яратуына шикләнмим. Әти-әнисеннән генә уңайсызланам. Бер ана да баласына карт ир, йә карт хатын теләми. Аларны да аңлыйм, әмма яратуыма чик куя алмыйм. Аптыраган вакытым... Нишләргә дә белмим....
                                                                                                                                                              Исемем редакция өчен генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укенерсез....ашыкмагыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сез киядэ тугель ул йолэнмэгэн яраткач кушылыгыз. Андый гаилэлэр БИК куп алар.Анада уз баласына дошман тугель сразу булмасада анлар.Бэхетле булыгыз.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Не ты первая,не ты последняя,рискни!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Әйе, тормышта бөтен кешенең дә язмышы төрлечә. Мин аңлыйм сезне. Мондый яратышу сирәк. Язмыш шулай кушкандыр. Бергә яшәгез, алдагысы турында күп уйларга яратабыз. Бүген яшәгез: яратыгыз, шашыгыз, хыял дөньясында йөзегез!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Еллар уткэч икенче торле сойлэмэскэ ярый, башта утте

            Хәзер укыйлар