Кайтып керүгә Гөлүсә телевизорны кабызып җибәрде...
Кайтып керүгә Гөлүсә телевизорны кабызып җибәрде. Әле иртә, өйдә берсе дә юк — бөтен фатирны бер итеп йөрергә була. Чишенә-чишенә каналларны берсеннән икенчесенә күчерә башлады, тик сайлау якынлаша шул, бөтен җирдә сәяси реклама, кая борсаң да депутатларның платформалары белән таныштыралар. Сүндерим дип, бер талпынган иде дә, аннан кире уйлады, әйдә, тик сөйләп торсын, кеше юкта телевизор үзенә күрә бер иптәш ич ул.
Кухня белән бүлмә арасында керә-чыга йөргәндә, алып баручының “Сезнеңчә идеаль хатын-кыз нинди булырга тиеш?” дигән соравын ишетеп, телевизорга күз саласы итте. Булачак депутатларга шундыйрак сораулар да бирәләрме икәнни соң? Кызык, җавап ничегрәк яңгырар икән? Яле, яле, тыңлап карыйк. Һәм кинәт аяк астында җир шуышты. Ул! Тапшыруны алып баручы ханым янәшәсендә экраннан аңа карап елмайган кеше Ул бит! Аның мәхәббәте, Наиле! һәм әнә ул, җете зәңгәр күзләрен Гөлүсәгә төбәп: “Иң беренче чиратта – тугры”, – дип җавап бирә. Дикторга түгел, гүя аңа әйтә.
Кызның тез буыннары йомшады. Диванга утырып, азрак уйлый алырлык хәлгә килеп,кабат телевизорга күз салганда, сүз кандидатның төзелеш компаниясендәге эшчәнлегенә күчкән иде инде. “Юк шул, сүземдә тора алмадым”, – дип уйлады Гөлүсә, һәм теге кич кабат бүгенгедәй күз алдына килеп басты.
...Җете зәңгәр күзле, озын буйлы бу егет белән Гөлүсә дусларының туган көнендә, Идел буендагы дачага баргач танышты. “Наил дә киләчәк... Наил дә буласы...” дигән сүзләр Гөлүсәнең колагына бакча капкасын ачып керүгә чалынса да, кем ул егет, нинди ул, нигә аңа шундый игътибар күрсәтәләр, төпченеп тормады. “Наил килде”, дигәч тә, бер күтәрелеп карады да, кабат үз эшендә булды. Кызлар ашыгып-ашыгып табын әзерлиләр, ә өстәл бизәүне Гөлүсәгә тапшырдылар – аның бу эшкә кулы ятканын беләләр.
Башкалар парлы-парлы булгангамы, ул кичне бөтенесенең дә игътибары нигәдер туган көн уздырган Лилиягә түгел, күбрәк Гөлүсә белән Наилгә юнәлде. Чөнки кыз да үзе генә килгән, егет тә ялгыз иде. Аларны табында да янәшә утырттылар, уеннарда да ничектер икесен бергә туры китерергә тырыштылар. Бигрәк пар килгәнсез, дип әйтеп оялтып бетерделәр. “Капкалы” уйнаганда җәза үтәргә Гөлүсәгә калды. Лилия: “Үзенә иптәшкә бер кеше алып, дачалар артыннан миңа кыңгыраулар җыеп килсен”, – дип белдерде. Бер кеше дигәне, әлбәттә, Наил иде инде. Парлыларның парын алып китмәссең бит!
Дачалар артында гына урман башлана. Кыңгыраулар да үсәдер үсүен анда, ләкин бу караңгыда кыңгырау җыям дисәң, кеше генә түгел, тавыклар көләр. Ләкин җәза җәза инде – киттеләр. Башта сүз ялганмады. Кеше арасында чәчрәп торсалар да, үзләре генә калгач, икесе дә сөйләшмәс булды. Гөлүсә аяк астыннан кыңгыраулар эзләде, ә Наил дәшмичә генә атлады. Бара торгач, ай нурларына коенып утырган кечкенә генә аланга килеп чыктылар. Кыз иелеп бер чәчәк өзүгә Наил телгә килде: “Кирәкми, Гөлүсә, Лилиягә кыңгырауларны аланы белән бүләк итәрбез, алай матуррак бит”.
Кайтыр юлда алар инде күптәнге танышлар шикелле сөйләшәләр иде. Кыз аның икътисадчы булырга әзерләнүен генә түгел, бер компаниядә менеджер булып эшләвеннән алып, мәктәптә укыганда нинди лагерьда ял итүенә кадәр белде.
Шушы көннән соң алар бик еш аралаша башладылар. Кызны Наилнең ачык күңелле булуы, аның теләген ярты сүздән үк аңлый белүе, дөньяга карашларын бүлешә алуы гашыйк итте. Ул көннән-көн егеткә якыная баруын тойды. Инде бер-беребезне белеп бетердек, ике як белән дә таныштык, дип, эшләр туйга килеп төртелде. ЗАГСка гаризалар биргәннән соң, язылышырларына атна-ун көн кала, Наил командировкага китеп барды.
– Гөлем, көн саен шалтыратып торырмын, сагынып көт, яме. Кара аны, минеке булудан баш тартып куя күрмә тагын!
Көтте Гөлүсә Наилне. Ул шалтыратса дип, кесә телефонын минутка да үзеннән калдырмады. Атна буе беркая чыкмады, беркемне күрмәде – эшенә барды да туры өйгә кайтты, туйга әзерләнде, әйберләрен барлады. Беркөнне аның туй алды мәшәкатьләрен телефон шалтыравы бүлде. Группадашы Алмаз икән.
– Котла, кызый, әйләнәм! – дип шар ярды ул трубкага.
– Тукта, кычкырма ул кадәр, колагымны ярасың бит. Кайчан?
– Бу җомгада. Хәзер сиңа чакыру китерәм. Наил белән икегез исеменә язаргадыр инде, әйеме?
– Наил командировкада шул. Белмим, аннан башка бара алмамдыр.
– Гөлүсә, син, нәрсә, иске дустыңның туена килүдән баш тартасың, да?!
Килешүдән башка чара калмады. Биш ел буе бергә укып йөргән иң якын дусларының берсе Алмазның бәйрәмендә катнашмау, чыннан да, аны хөрмәт итмәү булыр иде. “Туй үткәрүнең тәртибен дә чамалап кайтырмын” дип, үз-үзен тынычландырды ул.
Әнисе, “йөрмисеңме әллә, кызым”, дисә дә, шулай итеп, туйга җыенды Гөлүсә. Куе яшел төстәге кичке күлмәген киде, бизәнде, матурланды. Теләсә кайсы ир-егетне акылдан яздырырлык җете яшел күзләр ут чәчеп, балкып карап тора иде көзгедән...
Туй туй инде, һәрчак күңелле. Котлаулар, тостлар тынып тормады. Алмаз ягыннан да, кәләше Рамилә ягыннан да кунаклар күп җыелган иде. Шуларның берсе, Алмазның шаһит егете, туйның буеннан-буена Гөлүсә янында бөтерелде. Ут борчасы кебек бу егетне ник бер дә күргәне булмагандыр аның. Югыйсә Алмазның бөтен дусларын да беләм, дип йөри иде. Фәрит (егетнең исеме шулай иде) уен оештырсалар – уенга, бию башланса, биюгә чакыра Гөлүсәне.
“И, матурым, – дип үртәде аны кыз эченнән генә, — соңгарак калдың. Мин башканыкы шул инде!” Фәрит, аның уйларын сизгәндәй: “Алмаз мине ныклап кисәткән иде инде, кыз буш түгел, дип. Тик синең кебек сылуны егетеннән тартып алу бездәй шәп егетләргә нәрсә ул?!” – дип сөйләнә башлады.
Бераз күңел ачудан гына әллә нәрсә булмас, дип фикер йөртте кыз һәм үзе дә сизмәстән Фәриткә кушылып шаярырга тотынды. Әллә шаһит егетнең бертуктаусыз “син минеке булырга тиеш”, дип пышылдавы, әллә Алмаз белән Рамиләнең бәхетле йөзләре тәэсир итте – кыз үзен тулысынча Фәритнең ихтыярына тапшырды.
Була бит шундый мизгелләр: үзеңнең ни эшләгәнеңне аңламыйсың, тулысынча теләк, хис ихтыярына биреләсең. Мондый чакта акылың гел арттан йөри, ни эшләгәнеңне уйлый башлаганда, гадәттә, инде соңга калган булып чыгасың. Гөлүсә дә бу кичне нәкъ шундый халәттә иде – туй таңга кадәр дәвам итте, таңга кадәр Фәрит аны үз яныннан бер генә минутка да җибәрмәде. Талгын ут яктысында биюләр, бөтенләй таныш түгел кеше белән иреннәр ут булганчы үбешүләр, аның кочагына сеңүләр – Гөлүсә үзен танымый иде. Шул мизгелләрнең берсендә кесә телефоны шалтырады. Фәритнең иркәләвеннән изрәп утырган кыз кечкенә сумкасыннан телефонын таба алмый аптырады. Наил!
– Мин туйда! – дип шәрран ярды әллә шәрабтан, әллә Фәритнең татлы сүзләреннән исергән кыз. – Шундый күңелле, шундый күңелле! Мин гашыйк булдым бугай!
– Кайткач сөйләшербез, – дип өзде Наил.
– Син кайтканчы әле...
– Гөлүсә, бәгърем, кайткач... – дип бүлдерде егет.
– Чыкмыйм мин сиңа кияүгә!
Трубкада өзек-өзек сигналлар яңгырады. Кыз бераздан аңына килеп, ашыгып Наилнең номерын җыйды. Тик анда операторның: “Абонентны алырга мөмкин түгел”, – дигән тавышы гына ишетелде.
Тиз айныды Гөлүсә, шаһит егет белән бөтенләй сөйләшмәс булды. Тик... Наил янына юл ябылган иде инде.
Әти-әниләре ничек кенә килештерергә тырышса да, икесе дә үз сүзләреннән кире кайтмады. Наил кызның үз янына килүен, барысын да аңлатуын көтте, ә Гөлүсәгә искиткеч оят иде. Җилбәзәкләнеп, сөйгәнемнең бөтен ышанычын югалттым дип, үз-үзен битәрләде, үз-үзенә урын таба алмый җәфаланды ул.
Өч ел вакыт узды. Бер-берсенең тормышыннан хәбәрдар булсалар да (уртак дуслар, танышлар кирәк чакта чыбыксыз телефон ролен бик әйбәт үти), кара-каршы очрашмаска тырышалар иде. Наил, бөтен барлыгын эшкә биреп, төзелеш фирмасы төзеде, ә кыз психология өлкәсенә кереп китте, үз офисын, үз клиентларын булдырды. Күпләргә проблемаларыннан чыгарга булышса да, үзен җиңәрлек көч таба алмый иде Гөлүсә, һаман ялгыз иде ул, күңелендә бушлык, беркем дә кирәк тә түгел иде кебек.
* * *
Тапшыру беткән иде инде. Ни эшләгәнен дә аңыштырмыйча, Гөлүсә студия номерын җыйды, яңа гына чыгыш ясаган кандидатны телефонга чакыруларын үтенде. Бераздан трубкада бик тә якын, таныш тавыш ишетелде:
– Мин тыңлыйм.
– Мин сине берәүгә дә алыштырмаган идем, Наил...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк