Логотип
Күңелеңә җыйма

Улым, бәхетле бул! - 4

(дәвамы)

 башы:

https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ulym-baxetle-bul

https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ulym-baxetle-bul-1740605360

https:// https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ulym-baxetle-bul-3

 

Сәрия бу яңалыкны ничек Маратка әйтәчәген күз алдына китереп, төне буе борчылып чыкты, күзенә йокы кермәде. Егете ничек кабул итәр бу хәбәрне? Әти булачагын белгәч, шатланырмы, әллә югалып калырмы? Сәрияне кайнар кочагында иркәләгәндә Марат кызга вәгъдәләрне күп бирде бирүен... «Мин сине яратам, без бергә булачакбыз, өйләнешәчәкбез», – диде. Ә хәзер, балага узуын ишеткәч, үзгәрмәсме, ниятеннән кире кайтмасмы? 
Сәрия кич җитүен түземсезлек белән көтте. Марат каршында тагын да матур булып күренәсе килде аның: шкафтан иң матур ал төстәге ефәк күлмәген алып киде, биленә җитеп килгән кара озын чәчен толымлап үреп, алсу тасма белән бизәде. 
Сәрия әнисе белән кирпеч йортның беренче катында яши. Кичке сигезләр тирәсендә Марат урам яктан кыз бүлмәсенең тәрәзәсен шакый. Кайвакытта аягы белән тимер торбага басып, үрмәләп диярлек, фатирга да керә.
Сәрияләр тәрәзәсе каршында сирень куаклары үсеп утыра. Төн уртасында тәрәзне киң итеп ачып, урам якка сикергән кара шәүләне беркем дә күрми кала. 
Сәрия егетен әнисе белән бик таныштырырга теләсә дә, Марат бик ашыкмады, мең төрле сәбәп табып, очрашуны кичектереп килде. Ә бүген башкача булачак: Сәрия аның кулыннан тотып, үзе фатирга алып керәчәк. Алар өчәүләшеп кухняда чәй эчәчәк, киләчәккә якты планнар корачак, никах турында сөйләшәчәк!
Менә, ниһаять, тәрәзәгә сак кына чиерттеләр. Авыр пәрдәне күтәреп, Сәрия тышкы якка күз салды. Сирень куагы арасында Марат бер кочак чәчәк күтәреп елмаеп басып тора: кызны урамга чыгарга дәшеп, кул изи.
Сәрия ишек каршындагы идәндә алдан әзерләп куйган ак туфлиен аягына киде дә урамга атылды. 
Марат кызны сагынган иде, чәчәкләрне кулына тоттырды да, көчле куллары белән күтәреп алып, «зыр-зыр» итеп әйләндерә башлады.
– Марат, алтыным, мине каты әйләндермә, башым әйләнә! Минем сиңа яңалыгым бар! Мин тиздән әни булам! Мин балага узганмын! Без өйләнешәчәкбез, без бер гаилә булып яши башлаячакбыз!
Егет бу сүзләрне ишеткәч, агарып китте, йөзеннән кисәк кенә елмаю юкка чыкты. Ул шок халәте кичерә иде. 
– Нәрсә дисең, нинди бала? – дип кенә сорый алды ул.
– Марат, мин бала көтәм. Мин врачка күрендем. 
Бер мизгел эчендә егетне алыштырып куйдылармыни: ияк сөякләре селкенә башлады, кашлары җыерылды, күз карашы караңгыланды.
– Нинди бала? Мин өйләнергә җыенмыйм! Мин сиңа әйтмәдем бугай – мин бит өйләнгән кеше, өч балам бар... Аборт ясат!
Сәрия өчен кинәт җир убылгандай булды, тамагы кипте, ул үзенең чайкала башлаганын тойды. Бер минут һәм кыз һуштан язып егылачак иде.
– Марат, син шаяртасыңмы? Син бит миңа өйләнмәгән дидең? Син мине алдадыңмы?
Сәриянең күзләреннән елга булып яшь бәреп чыкты. Егетне үзеннән этеп җибәрде.
– Оятсыз, кит, янымнан! Башка күземә күренмә! Минем сине башка күрәсем килми!
Марат ничек кенә Сәрияне тынычландырырга тырышмасын, кыз ярсуын баса алмады. Учларын йодрыкка йомарлап, егетнең күкрәген төя башлады, иңрәп елавы бар урамга яңгырады – узып баручылар барган җирләреннән туктап калып, тамаша кыла башлады. Ниһаять, Сәрия Маратның кулларыннан ычкынып, подъезд ишегенә таба йөгерде...
Кыз ике көн урыннан тора алмый ятты, әйтерсең тере мәеткә әверелде. Әнисе ничек кенә юатырга тырышмасын, файдасы булмады – кыз аны ишетмәде. 
Кыз өчен яшәүнең мәгънәсе югалды. Ул үз-үзенә кул салырга омтылып, төрле планнар корды. Әнисенең даруларын эчеп агуланырга яисә бау алып асылынырга иде исәбе. 
Рабига апа кызы янында үзен бик тыныч тотты. Сәрияне берьялгызын калдырмас өчен эшеннән көннәр алды. Кызының караваты яныннан китмәде, башын юрган астыннан чыгармаган кызына нәсыйхәтләр яудырды:
– Кызым, ил бетмәсә, илдә ир бетмәс, бәргәләнмә. Мин яныңда булганда ничек булса да аякка бастырырбыз баланы. Борчылма. Фатирыбыз бар, эшләп торам. Ачтан үлмәбез. Ул Марат исемле адәм актыгы башка яныңда күренмәсен. Күренсә, иң беренче булып үзем сугып үтерәм, – диде...
Бер-ике көннән Сәрия әнисеннән токмачлы аш пешерүен сорады. Кызның аппетиты ачылды, кәефе күтәререлде. Баласы өчен яшәргә дип, үз-үзенә сүз бирде. 
Авыр вакытта терәк булганы, киңәш биргәне өчен әнисенә гомер буе рәхмәт укыды Сәрия... 
Шушы кичтән соң Марат кыз янында башка күренмәде. Уртак танышлар егетнең эштәге контрактын өзеп, шәһәрдән чыгып киткәнен хәбәр иттеләр.
Сәрия өчен беренче мәхәббәт аянычлы булды, аның ачы җимешен татыды. Яшьлек ялгышуыннан туган бала атасының копиясе булып дөньяга килде: кап-кара чәчле, кара күзле иде ул. Сәрия Маратка булган мәхәббәтен баласына күчерде, улын яратып, иркәләп туймады.
Рабига апа кызын бервакытта да авыр сүзләр әйтеп кимсетмәде, оныгын да бик яратты. Баланы тәрбияләде: бакчага илтте, каршы алды, мәктәпкә әзерләргә дә булышты. 
Айрат әнисе белән әбисе тәрбиясендә үсте – спортны яратты, мәктәптә тырышып укыды. Кызганыч, 8 нче сыйныфта укыганда Рабига апа авырып китте. Хастаханәдә дәваланды, ләкин файдасы гына булмады – берәр ай урын өстендә яткач, кисәк кенә якты йөрәк өянәге белән якты дөньядан китеп барды…
Менә хәзер, үсеп җиткәч, ниндидер кыз әнисе кулыннан улын тартып алырга җыена! Хәзер Айрат анасын «күрми» дә: кайчан карама, телефонына капланган: туалетка да үзе белән алып керә. Нәрсә турында сөйләшеп, нәрсә турында язышып бетмиләрдер! Элек Айраты «әнием» дип өзелеп тора иде, бер сәбәпсез килеп кочаклап ала иде. Ә хәзер әйтерсең сихерләгәннәр: әйткәнне ишетми, бер сорауны ике-өч тапкыр кабатларга туры килә...

(Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ulym-baxetle-bul-5.)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар